Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар
учебно-методический материал на тему

Батдалова Сания Ахметовна

Татар әдәбиятын укытуда актуаль проблемалар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл agachlarnyn_role.docx18.72 КБ

Предварительный просмотр:

ӘДӘБИ ӘСӘРЛӘРДӘ АГАЧЛАРНЫҢ РОЛЕ

Батдалова Сания Әхмәт кызы

МАОУ СОШ№4, Яр Чаллы шәһәре.

Төрле культураларда күп кенә агачлар изге һәм магик итеп саналган. Шуңа күрә аларга зур әһәмият биргәннәр. Юкка гына язучылар да хис-кичерешләрне, яисә берәр төсмерне күрсәтергә агачларга таянганнар. Гадәттә каен зәгыйфьлекне, чибәрлекне һәм хәтта ялгызлыкны тасвирлый. Имән агачын күзаллаганда гыйлемлелек ассоциацияләнә. Татар әдәбиятында боларга мисаллар байтак күрергә мөмкин.

Галимҗан Ибраһимовның “Яшь йөрәкләр” романында карт имән хәтта ике функция башкара. Беренчедән, ул ике гашыйк Зыя белән Мәрьям өчен арадашчы ролен үти. Алар бер-берсенә язган хатларын карт имәннең куышлыгында калдыралар. “Язып тәмам итте дә, мөмкин кадәр белдермәскә тырышып, аны теге карт имәнгә кыстырып керде” [Шамов 1975: 231]. Икенчедән, карт имән үзе нидер халыкка җиткерергә тели: “Инде кабер өстендәге карт имән төн җиле белән шауларга тотына... Ул кемнедер шелтәли, ни нәрсә хакында... дәһернең кызганычсызлыгы тугрысындадыр...” [Шунда ук : 318].

Закир Һадиның “Бәхетсез кыз” әсәрендә агач кыз тормышының өзелү мизгелендә катнаша: “...дөньяда тормактан өмиде киселде, урманга барып, Кирелмар елгасы буенда бер агачка асылды” [Гайнуллин 1957: 92]. Ә Марсель Галиевның “Нигез”ендә киресенчә тормыш кайнаганы, агачның үз гомер агышы бар: “Өянкенең дә бала чагы, үткәне була” [Галиев 1996: 4].

Иҗатларында агачларга зур мәгънә бирүчеләр – шагыйрьләр. Алар үз хис-тойгыларын табигатькә мөрә, алмагҗәгать итеп белдерә. Мисал итеп, Рәдиф Гаташ шигырьләрендә каен, тал, кипарис кебек агачларны күзаллый, алар белән әңгәмә кора, чагыштыра. Ул агач атамаларын кулланып, кызларның уңай сыйфатларын, тагын да азсызыклый төшә: “Каеннарны кочаклап үп,

Талларны сөй” [Гаташ 1978 :44]. Бу очракта шагыйрь гади генә итеп каен, тал, − дип язса, икенче шигырендә төз, ак каеннар, кызыл таллар, − дип күрсәтә. “Төз, ак каеннар, кызыл таллар,/Төньяк һәм көньяк бергә кушылганнар” [Шунда ук : 50].

Шагыйрь буларак әдәбиятка 60 нчы елларда килеп кергән һәм шуннан соң бер-бер артлы берничә шигырь китабы бастырып чыгарган шагыйрь − Фәнис Яруллин. Аның шигырьләре гади сүзләр, җөмләләр, строфалар аша укучы күңелен били алды. Аларда якты хисләр, пакь уйлар, саф мәхәббәт чиксез. Шагыйрьнең шигырьләрендә дә агачлар атамалары күп икәненә инанырга була: “Гөлләр сиңа соклансыннар,/ Алмагачлар көнләшсен.” [Яруллин 1988: 91]. Фәнис Яруллин өчен һәрбер агач әңгәмәдәш һәм алар җөмләдә эндәш сүз булып киләләр: “Әй имәннәр, имәннәр!/ Сезгә быел ни булган?/ Әйтерсең лә һәммәгез,/ Үле суда коенган” [Шунда ук: 122]. “Ак каеннар селкенергә куркып торасыз,/ Яңа кием киеп чыккан бала кебек.” [Шунда ук: 174]. “Ян бакчада карт нарат,/ Ботаклары ап-ак кар” [Шунда ук: 188]. Шагыйрь татар халкына хас сыйфатларны нарат атамасына сала. Татар халкының нинди генә авырлыкларга очрамаса да, яшәүгә омтылышны югалтмавын күрсәтә.

Ильдар Юзеевта агач атамаларының күпләп очравы, аның туып-үскән табигатьнең матурлыгы белән аңлатырга мөмкин булыр иде. Ул табигатькә гашыйк шагыйрь. Шигырьләрендә иң күп очраган агач атамасы – каен. Бу турыда Ильдар Юзеев үзе болай дип яза: “Каеннар” ны мин телим!/ “Каеннар” ны!/ Андый җыр бездә юк! Дисез?/ Табыгыз! Мә − мең булсын!/ Ул җыр булмаса, башкасын./ Но... Безнеңчә моң булсын,/ Барыбер каен булсын” [Юзеев 2002: 32]. Шагыйрь хәтта үзен дә каен итеп күрсәтә: “Мин бер яфрак ярган/ Әнкәй дигән каеннан,/ Язмышым тик изгелектән,/ Ак нурлардан коелган” [Шунда ук : 84].

Димәк, агачны гади генә бер үсемлек итеп карарга кирәк түгел. Ул татар халкының тормышын күрсәтү “коралы”. Аны язучы ни дәрәҗәдә куллануга карап, әсәр шул кадәр баерык, мавыктыргыч һәм нәфисрәк була. Моны аңлар өчен, әсәргә зур игътибар бирү зарури.

Әдәбият

Галиев М. Нигез/ Родной очаг. Повести и рассказы (на татарском языке). –Казань: Тат.книгоиздат., 1996. – 368 с.

Гаташ Р. Ирләр булыйк. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. −281 б.

Гайнуллин М. Закир Һади сайланма әсәрләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1957. – 186 б.

Шамов А.Ш., Гобәйдуллин Х.Я. Галимҗан Ибраһимов әсәрләр: 8 томда.− Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – Т.2. – 478 б.

Юзеев И. Сайланма әсәрләр. − Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – Т.5. − 383 б.

Яруллин Ф. Тозлы тамчы. − Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. − 351 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 класс рус төркеме өчен

"Алтын алмалар" татар халык әкияте текстында лексик-грамматик материал. 9 сыйныф рус тйркеме өчен презентация....

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф, татар төркеме.ФГОС

Татар теленнән эш программасы.1сыйныф,татар төркеме. Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек “Әлифба” (татар балалары өчен) Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова....

Тема: Татар халык ашлары (2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту).

Тема: Татар халык ашлары(2 нче сыйныф рус телле балаларга татар телен укыту)....

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ НӘТИҖӘЛЕ ҺӘМ ҮСЕШЛЕ УКЫТУ СИСТЕМАСЫ

Аннотация доклада на русском и английском языках:Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм үсешле булдыру өчен укытучылар белем бирү процессында традицион һәм инновацион технологияләр кулланалар...

7 нче сыйныф укучылары өчен (татар төркеме)Туган (татар)телдәге әдәбияттан "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" (дәрес – сәяхәт) темасына дәрес планы.

Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес – сәяхәт.Максат:1.Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү...