классные часы
классный час на тему
Предварительный просмотр:
Кереш сүз.
Укучылар – Сез безнең киләчәгебез. Без сезгә карап сокланабыз, ышанабыз. Сезнең чын тормыш алда әле дип, кайвакыт сезнең кимчелекләрне дә күрмәскә тырышабыз. Сез кичерә торган шатлык, кайгы, хыял, иҗат, дуслык мөнәсәбәтләре – болар барысы да зур әһәмияткә ия.
“ Балалык – кеше тормышының иң мөһим чоры, ул - киләчәк тормышка әзерлек кенә түгел, бәлки чын, якты, үзенә генә хас кабатланмас тормыш. Бүгенге нәнинең нинди кеше булып үсүе сабыйның балачагы ничек үтүенә, балалык елларында аны кем тәрбияләвенә, әйләнә- тирә мохиттән аның аңына һәм йөрәгенә нәрсә сеңүенә бәйле”, - дигән Василий Александрович Сухомлинский. Һәр баланың үзенә генә хас сыйфатлары, яхшы һәм кимчелекле яклары була. Һәр класс җитәкчесе, фән укытучысы һәм ата – ана бу үзенчәлекләргә җитди игътибар итәргә тиеш.
Сезгә куелган таләпләр тәрбиянең нигезен тәшкил итә. Ул таләпләр катлаулы тормыш шартларын аңларга, дөрес әхлак нормаларына төшенергә, сезнең тормыш юлында очраган каршылыкларны нинди юл белән җиңеп чыгарга икәнлеген өйрәтә.
Василий Александрович Сухомлинский (1918-1970)
советский педагог украинского происхождения.
Тәрбия сәгате
“Тормыш каршылыклары аша...”
Максат:
1) Үз фикерләрен, карашларын иркен әйтә белү, дискуссия алып бару сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү;
2) балаларга белем бирү белән бергә, аларның фикерләү, иҗади сәләтен үстерү;
3) мәрхәмәтле һәм ихтирамлы булырга өйрәтү, культуралы, нык ихтыярлы, конфликтсыз кеше итеп тәрбияләүне бурыч итеп кую.
Җиһаз: компьютер.
План:
- Оештыру.
1) балаларда психологик халәт тудыру
II Яңа белем формалаштыру
- Кереш сүз
- Яшьләр илнең киләчәге
- Тормыш каршылыклары
III Йомгаклау
1) Каршылыкларны җиңәр өчен кешедә булырга тиешле сыйфатлар.
Барышы:
Укучылар, бүген сезнең белән һәрберегезне дә борчый торган сорау – дөньяда безне көтеп торучы каршылыклар турында сөйләшербез. Ләкин шуны килешеп китик, сөйләшү ачыктан-ачык булса гына, үзебезне борчыган сорауларга җавап алырбыз.
Юкка гына 2009 нчы ел Россиядә - яшьләр, ә Татарстанда – спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы дип игълан ителмәде. Исеменнән күренгәнчә, сезгә, яшьләргә - яшел ут дигән сүз бу. Форсаттан файдалана белергә кирәк. Һәр яшь кеше сәламәт яшәү рәвешен сайлый. Шул очракта гына сез зур каршылыкларсыз куйган максатыгызга ирешерсез.
Зур каршылыкларсыз дидем, чөнки каршылыкларсыз тормыш булмый. Сезнең нинди каршылыклар белән очрашканыгыз бар?
(Укучыларның җаваплары)
Әйдәгез иң беренче әти- әниләр, әби-бабайлар белән булган каршылыклар турында сөйләшеп китик. Нинди очракларда алар сезгә каршы киләләр, һәм ни өчен сез аларны хаксыз дип уйлыйсыз?
Укучылар белән әңгәмә.
Өлкәннәр белән каршылыклар.
Һәрбер без начар дип уйлаган ситуациянең яхшы ягы бар. Өлкәннәрнең безгә ясаган кисәтүләренә, без уйлаган эшләргә каршы килүләренә без бунт белдерсәк тә, акыл белән уйлап карасак аларның хаклы икәнлекләрен беләбез.
Өлкәннәр безне үзләре ясаган хаталарын кабатламасын өчен ялгышлардан саклыйлар.
Сезнең каршыда Лариса Рубальскаяның шигыреннән өзек тәкъдим ителгән:
Мы с дедом проводим вдвоем тренировки
И путаем даже порою кроссовки.
В компьютерах деду все просто и ясно,
И все же он часто ворчит несогласно.
Мой дед современный и вовсе не старый.
Туристские песни поёт под гитару
Он в джинсах, как я, ходит летом на даче.
Мы с дедом друзья, только вот незадача:
Ему всё кажется что мы не то читаем,
Ему всё кажется что мы не то играем,
Ему всё кажется не те поём мы песни,
И у него всё в детстве было интересней.
Безнең рус әдәбиятында Тургеневның “Отцы и дети”, татар әдәбиятында Фатих Әмирханның “Яшьләр” әсәрләре бу каршылыкларга мисал булып торалар. Безнең әниләр дә, без дә, сез дә аларны яратып укыгансыздыр, чөнки бу - классик әсәрләр.
Димәк өлкәннәр белән балалар арасында каршылыклар гомер-гомергә килгән, моны ничек бар, шулай кабул итәргә, дөрес юл сайларга кирәк һәм әлбәттә, өлкәннәр ярдәме белән.
Тагын бер каршылык - укытучылар белән каршылык та бар әле.
Укытучылар белән каршылыклар да сез үзегезне генә хаклы дип уйлаудан килеп чыкмыймы икән?
Укучыларның җаваплары.
Әгәр укытучы һәм укучы арасындагы каршылыкка тукталсак, нинди дә булса бер укытучы белән уртак тел таба алмыйсыз икән, чын күңелегездән уйлап карагыз әле, бу каршылыкка сез үзегез сәбәпче түгелме? Ниндидер уйлап бетерелмәгән гамәлләрегез белән, үз-үзегезне тотышыгыз белән укытучыда үзегезгә карата тискәре караш тудырмыйсызмы икән? Һәм сезгә бу каршылык кирәкме? Ике арага пәрдә корып куеп, сез үзегезне кирәкле белемнән мәхрүм итәсез.
Балалар, ягымлы сүзләрне кулланыгыз. Инсафлы, ягымлы, йомшак күңелле булсагыз, сезне мәктәптә дә, өйдә дә яратырлар.
Иң зур каршылыклар булып, дөнья каршылыклары тора.
Каршылык – кешегә үз-үзен ачарга ярдәм итә. Нинди дә булса максатка ирешергә теләгәнсез икән, җиңел юл сайламагыз. Эз салу өчен кеше таптаган сукмак кына ярамый. Юлны үзең ярырга өйрәнергә кирәк. Моңа никадәр иртәрәк өйрәнсәң, киләчәктә яшәргә шуның кадәр җиңелрәк булыр.
Тормыш безгә ниндидер сынау әзерләгән икән, моны ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Тавышланып йөреп, без бернәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз. Бары тик шушы каршылыктан соң безгә килергә тиешле сөенечне, яхшылыкны гына тоткарлыйбыз. Бу инде галәм законы. Моңа мисал булып кешеләрнең билет алып та автобуска, самолетка соңга калулары, моны бик авыр кичерүләре, күпмедер вакыттан соң, бу транспортның авариягә очраганлыгы мәгълум булуы ачыклана. Һәм әле генә язмышка, бөтен дөньяга ачулы кеше Аллаһка рәхмәт яудыра башлый. Үзегезнең арада да моңа охшаш вакыйгалар шаһите булган укучылар бардыр.
Сезнең яшьтә бик күп гашыйк булалар.
Димәк мәхәббәттә дә каршылыклар булуы бар.
Нинди каршылыклар тәкъдим итәрсез икән?
(Укучылар җаваплары)
Димәк, бүгенге әңгәмәбезне йомгаклап, нинди фикергә киләбез?
(Укучылар фикере)
Дөрес укучылар. Каршылыкларны җиңәр өчен бездә ихтыяр көче, максатчанлык, физик һәм рухи көч, намус кебек сыйфатлар булырга тиеш.
Җил-давыллар үтәр, сулар тынар,
Үз җаена кайтыр тормышлар.
Сынар өчен без бит яратылган,
Язмышлардан юктыр узмышлар.
Киләчәктә сәламәт булып куйган максатларыгызга ирешүегезне телим! Уңышлар сезгә!

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Методическая разработка классного часа на тему: «Курение: иллюзия и реальность»
Методическая разработка классного часа на тему: «Курение: иллюзия и реальность» предназначена для студентов НПО и СПО. Разработка пропагандирует здоровый образа жизни, показывает вред и пагубное...
Конспект классного часа по теме «Уроки осторожности на дороге»
Тема воспитания культуры поведения на дороге актуальна в работе куратора группы СПО. Классный час, где предложена познавтельная информация,...
Методическая разработка классного часа "Любимых окон негасимый свет"
Данная методическая разработка относится к разделу "Семейное воспитание". Классный час проводился в студенческой группе третьего курса педагогического колледжа. Цель кураторского часа: рассмотрет...
Классные часы
Классные часы для 10-11 классов...

Методические рекомендации по подготовке и проведению классных часов по профилактике экстремистских проявлений на почве межнациональной розни с учетом возрастных особенностей обучающихся. Методические рекомендации по подготовке и проведению классных часов
Современные условия жизни оказывают на психику ребенка интенсивное воздействие. Поток информации стал обильнее, впечатления разнообразнее, богаче, темп жизни ускорился. При неустойчивой нервной систем...

Сценарий классного часа для участия в конкурсе "Мой лучший классный час 2019"
Классный час "Королева второго плана" посвящен великой талантливой актрисе Фаине Раневской....

С ДНЁМ СОВЕРШЕННОЛЕТИЯ! Методическая разработка классного часа для классных руководителей групп старших курсов
Совершеннолетие непростой этап в жизни каждого студента. Вчерашний ребёнок вдруг становится взрослым и должен принять на свои юные плечи серьёзный груз - взрослую жизнь.Конечно, и до восемнадцатого дн...