«Дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләр һәм актив методлар куллану - шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты”
статья на тему

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга һәм укучыларыбызга төшендерергә тиешбез: даими рәвештә укып, белемебезне күтәреп торганда гына, заманнан артта калмаска мөмкин. Һәм бу уку-белем алу күп очракта мөстәкыйль, үз белемеңне күтәрү рәвешендә барачак. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга үзлектән белем алу, чыганаклар белән эшләргә өйрәнү күнекмәләре бирү мөһим. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

«Дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләр һәм актив методлар куллану - шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты”

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга һәм укучыларыбызга төшендерергә тиешбез: даими рәвештә укып, белемебезне күтәреп торганда гына, заманнан артта калмаска мөмкин. Һәм бу уку-белем алу күп очракта мөстәкыйль, үз белемеңне күтәрү рәвешендә барачак. Нәкъ менә шуңа күрә укучыларга үзлектән белем алу, чыганаклар белән эшләргә өйрәнү күнекмәләре бирү мөһим. Кызганычка каршы, без күп вакыт “ташны тауга таба этүче Сизиф хезмәте” башкарабыз, күпме генә тырышсак та, нәтиҗәсе юк дәрәҗәдә. Белемнең ни өчен кирәген үзе аңламаса, укучы аны үзләштермәячәк. Рус балаларына татар телен укыту нәкъ менә шуңа күрә авыр бара, башка предмет укытучыларына караганда, безгә икеләтә артык тырышлык куярга кирәк дисәм, килешмәүчеләр аз булыр. БРТ кертелү дә файда урынына, киресенчә, “авырткан башка тимер тарак” кебек нәтиҗә бирде, күбебез өчен шушы тестны яхшы бирдерү үзмаксатка әверелде. Ә укучы ул кирәк түгел. Безнең асыл максатыбыз укучыны сөйләмгә алып чыгу, аралашырга өйрәтү, “ватып-җимереп” булса да, үз фикерләрен җиткерә белүләренә ирешү булырга тиеш, минемчә.

Укучыны ничек сөйләмгә, аралашуга алып чыгарга? Дәресләрдә нәрсәләргә игътибар итәргә, нинди яңа алымнар кулланганда нәтиҗәгә ирешеп була? Ничек үзебез биргән мәгълүматны укучы хәтерендә калдырырга, тормышта, яңа шартларда кулланырга өйрәтергә? Алга таба ул бу белемнәрне кайда кулланачак? Башта үзебезгә шушы сорауларга җавап табарга кирәктер, минемчә.

Дәресләрдә иң кирәкле һәм иң авыр эш төрләре ниләр соң? Галимнәр түбәндәгеләрне ассызыклый:

  1. Укучыларның игътибарын җәлеп итү (бүгенге ФГОС таләпләре буенча моны мотивлаштыру дип атыйлар).
  2. Теманың, җиткерергә теләгән идеябезнең актуальлеген формалаштыру (дәрескә бит асылда бу теманың, проблеманың ни өчен кирәген аңламаган укучылар килә. Бу урында Б.Н.Алмазовның “Тәрбия – котылгысыз конфликт, чөнки ул нәрсә телимгә каршы, нәрсә тиешне, кирәкне эшләргә мәҗбүр итү” дигән сүзләрен китереп үтәсем килә. Ягъни без проблемалы ситуация тудырырга, укучыны бу теманың кирәклегенә инандырырга тиешбез).
  3. Нәтиҗәне күрергә өйрәтү (максатларны билгеләтү: моны үзләштерсәк, без нәрсәгә ирешәчәкбез, киләчәктә аны ничек кулланачакбыз? Искәрмә ясап китәсем килә, бу татар теле алдында гына торган бурыч түгел, гомумән, дөнья педагогикасы өйрәнә торган мәсьәлә. Мәсәлән, бу уку елыннан Финляндия мәктәпләрендә шундый предмет керткәннәр: укучылар кечерәк төркемнәргә оешып кросспредмет ягъни предметара проектлар эшлиләр, аларның проект эшендә берничә предмет юнәлеше булырга тиеш: мәсәлән, татар, рус, инглиз телләрендә ниндидер категорияләрне чагыштыру, монда программалаштыру, ораторлык һ.б. мөмкинлекләрне куллану).
  4. Ниндидер гамәлләр эшләргә теләк уяту. Моны ничек эшләргә?

Актив бәяләү методы (метод активной оценки) өлешчә моңа нигез була ала. Нинди эш өчен укучы нинди билге аачагын белергә тиеш. Язма эшләр, презентация, тест һ.б. буенча, әлбәттә, бу критерийлар эшләнгән. Ә телдән җавап өчен нинди критерийлар булырга тиеш? Моны әле эшләргә кирәк. Мин үзем укучыларга дәресләрдә мондый система тәкъдим итәм: тема буенча дөрес оештырылган җаваплар санына карап бәяләү: мәсәлән, 5 дөрес җөмлә әйтте – “5”ле һ.б.

Яңа информацион технологияләр куллану – заман таләбе. Галимнәр хәтердә калдыру мөмкинлекләре пирамидасын төзегәннәр.

Компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр куллану, укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Юкка гына белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тормый.

Дәресләрдә кулланырга мөмкин булган актив методларның тагын берсе – кечкенә төркемнәрдә эш. Моңа шул ук парларда эшне дә кертергә була. Кирәк булганда, ике партага бер эш биреп, аларны берләштерергә, ягъни төркемне зурайтырга була. Бу бигрәк тә проектлар эшләгәндә отышлы.

Югары сыйныфларда “Мозаика” алымын кулланырга була. Бу очракта укучылар кечкенә төркемнәргә берләшәләр һәм информацион блок тәшкил итәләр. Һәр төркемнең үз материалы булырга һәм төркемдәге укучылар башта шуны үзләштереп, иптәшләренә аңлаталар, ягъни һәрберсе укытучы роленә керә. Төркем эчендә эш төгәлләнгәч, башка төркемнәргә күчеп, анда үз материалларын аңлаталар, аларныкын тыңлыйлар. Кире һәрберсе үз төркеменә яңа материал аңлап кайта һәм иптәшләренә аңлата. Вакытны экономияләү максатында сөйләнәчәк материалны өйгә бирергә, класста чыгышларны гына тыңларга да була. Монда укытучының төп эше – чыганаклар (дәреслек, өстәмә әдәбият, сүзлекләр, интернеттагы кирәкле сайтлар) белән тәэмин итү, эш белән җитәкчелек итү.

Яңа технологияләргә нигезләнгәндә, укучы эшчәнлеге продуктив, иҗади, эзләнү характерын ала. Методның нигезендә укучы һәм укытучының диалогы тора. характер. Укытуда актив методлар дигәндә, без А. М. Матюшкин, Т. В. Кудрявцев, М. И. Махмутов, И. Я Лернер, М. М. Леви һәм башкаларны саный алабыз.

Актив методлар кулланып укыту түбәндәге гомуми дидактик принципларга нигезләнә:

  1. укыту методы һәм укытуның эчтәлеге арасында туры килү принцибы

2.   метод һәм эчтәлекнең укыту максатларына туры килү принцибы

3.   проблемалылык принцибы

4.    «тискәре тәҗрибә» принцибы

5.    «Гадидән авырга» принцибы

6.   коллектив эшчәнлекне оештыру принцибы

7.   алгарышлы укыту принцибы

8.  уку вакытын экономияләү принцибы

Укытуның актив методлары белем һәм күнекмәләрне үзләштерү вакытын кыскартырга һәм мөстәкыйль эшкә күбрәк вакыт калдырырга мөмкинлек бирә, чөнки яңа белемнәрне үзләштерү практик күнегүләр белән бергә бара. Мәсәлән, теманы аңлау, биремне үтәү, ситуатив  күнегүләр башкару, эшлекле уен эшен берләштерергә була. Ягъни укучы укытучыны тыңлап кына утырмый, бергә ниндидер күнегү эшли, диалог аша үз фикерен белдерә, нәтиҗә ясый, үзенә бәя бирә.

Укытуның актив методларын 2 типка бүләләр. Беренчесенә проблемалы лекцияләр, практик дәресләр, семинарлар, конференцияләр, олимпиадалар һ.б. керә. Алар барысы да укучының мөстәкыйль эшләвен, проблема куя һәм чишү юлларын эзләвен күз алдында тота. Дәресләрдә иҗади эшләргә дә зур урын бирү сорала. Алар шактый ук вакытны алса да, укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади потенциалын үстерүдә аеруча зур роль уйный. Мәсәлән, әкиятләр, хикәяләр шигырьләр язу, табышмаклар уйлап чыгару, кроссвордлар, ребуслар ясау – аларны чишү, текстларны анализлау, үзгәртеп сөйләү, үзеңчә дәвам итү, схемалар, таблицалар ясау шактый ук кызыклы эшләр булып тора. Рәсемнәр, иллюстрацияләр ясауны да балалар яраталар.

Икенче типны исә имитацион алымнар: конкрет ситуацияне анализлау методы, эшлекле уеннар, рольле уеннар кебек төрләр тәшкил итә. Проблемалы ситуация тудыруда махсус каршылыкка керергә яки укучы ялгышын да файдаланырга була. Мәсәлән, 2 класста “Исем” темасын үткәндә кем? соравы шактый авыр үзләштерелә. Эш шунда: рус телендә бит хайваннарга да, кошларга да, гомумән, җанлы предметларга кем? соравын куябыз. Ә татар телендә кешегә генә. Укучыларны каршылыкка гына керттем: дәлил өчен бөтен кагыйдәләрне үзләштереп бетерделәр, укытучы апаларының хатасын табасылары килә генә бит! Нәтиҗәдә, хәзер берәрсе ялгыш “Аю – кем?” дисә, шундук дәррәү төзәтәләр.

Мультимедия чаралары кулланылмаган дәресләр сирәктер хәзер. Әзерләнү өчен шактый вакытны алса да, дәрестә үзен бик яхшы аклый: укучы укытучыны тыңлау белән бергә, күрү сәләтен дә эшкә җигә, әгәр шул биремнәрне үзе үтәсә, нәтиҗә тагын да арта. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр, материаллар, рәсемнәр, схемалар, диаграммалар табалар, үзләре ясыйлар. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, активлаштыру, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып- белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Яңа мәгълүмати технологияләр проект эшчәнлеген киң җәелдерергә дә мөмкинлек бирә. Дәресләрдә эшләнергә мөмкин булган кечкенә проектлар да, презентация ясау белән төгәлләнүче зурлары да компьютер технологиясен куллануны күздә тота.

Проект эшчәнлегендә компьютер куллану нәтиҗәсендә: үзлектән белем алуга омтылыш арта, креативлык, шәхеснең үзбәясе үсә, уку процессында таләп ителмәгән шәхси сыйфатлар ачыклана һәм үсә (иҗади эшкә осталык, музыка, рәсем сәнгате өлкәсендәге сәләт), яңа күнекмәләр булдырыла (мәгълүмат җыю, эшкәртү, компьютер презентациясе формасында тәкъдим итү, фикерләрен дәлилләү).

Гомумән, ФГОС шартларында дәресләрне төрләндерү өчен таләпләр дә, мөмкинлекләр дә арта. Бәхеткә, без аңа буш кул белән килмәдек: Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе, А.Г.Яхинның әдәбиятны укытудагы үзенчәлекле системасы белән коралланып, КСО методын, М.Мәхмүтовның проблемалы укыту технологиясен үзләштергән хәлдә керәбез. Инде үз заманында ук бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимовның: “Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы” – дигән сүзләрен искә төшерсәк, татар мәгарифенең шактый ук алдынгы позициядә барганлыгын күрербез.  


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Укучыларның игътибарын җәлеп итү (бүгенге ФГОС таләпләре буенча моны мотивлаштыру дип атыйлар). Теманың, җиткерергә теләгән идеябезнең актуальлеген формалаштыру Нәтиҗәне күрергә өйрәтү Ниндидер гамәлләр эшләргә теләк уяту.

Слайд 3

10% 20% 30% 50% 80% 90% Уку аша истә калдыра Күрү аша истә калдыра Ишетү аша истә калдыра Күрү һәм ишетү аша хәтердә кала Үзе сөйләгәнне истә калдыра Үзе эшләгәнне истә калдыра

Слайд 4

укыту методы һәм укытуның эчтәлеге арасында туры килү принцибы метод һәм эчтәлекнең укыту максатларына туры килү принцибы проблемалылык принцибы «тискәре тәҗрибә» принцибы «Гадидән авырга» принцибы коллектив эшчәнлекне оештыру принцибы алгарышлы укыту принцибы уку вакытын экономияләү принцибы

Слайд 5

Әкиятләр, хикәяләр, табышмаклар язу Укытуның актив формалары һәм методлары Иҗади эшләр Диалоглар төзү Шигырьләр иҗат итү Рәсемнәр, иллюстра цияләр ясау Текстны анализлау Кроссвордлар, ребуслар төзү Эзләнү эше Схемалар, табли ц алар төзү Уеннар уйнау Сочинение, изло ж ение, иҗади диктантлар язу

Слайд 6

интеграц ион дәресләр; өлешчә эзләнү характерындагы дәресләр; дәрес-консультация; уен формасындагы дәресләр; мультимедия технологияләре белән дәресләр.

Слайд 7

ә дәби текстны үзгәртеп сөйләү (мәс., 1нче заттан), үзгәртеп дәвам итү, эчтәлеген капма-каршыга үзгәртү һ.б.; проблемалы ситуация тудыру, «ми штурмы», проектлар өстендә эш, проектны яклау; дәрес материалын бер-береңнән сорау; бер-береңнең эшен тикшерү; сыйныфташларың өчен тикшерү эшләре, мөстәкыйль эшләр язу.

Слайд 9

А. Дистервег: “Мәгърифәт һәм алгарыш бер генә кешегә дә алдан бирелә алмый. Аларны үзендә булдырырга теләгән һәркем моңа үз эшчәнлеге, үз көче, үз теләге белән ирешергә тиеш”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Акт. Реквизиты акта. Требования к оформлению текста акта

     Построение урока производственного обучения по методикам развивающего обучения побуждает обучающихся задавать вопросы. Мышление начинается с вопросов и постановки проблем, а...

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре” дәресләрендә Гамил Афзал иҗатын куллану.

“Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияты нигезләре”дәресләрендә  Гамил Афзал иҗатын куллану....

"Иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) фикер йөртү алымнары" Мастер - класс

Хәзерге белем бирү системасында дәресне  заманча укыту алымнарыннан башка оештыруны күз алдына  китереп булмый.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) ...

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы

Татар теле дәресләрендә инновацион технологияләренең кулланылышы...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...