"Иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) фикер йөртү алымнары" Мастер - класс
методическая разработка на тему

Насыбуллина Рушания Фандусовна

Хәзерге белем бирү системасында дәресне  заманча укыту алымнарыннан башка оештыруны күз алдына  китереп булмый.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) фикер йөртү алымы турында сөйләшербез. Әдәбият дәресләрендә традицион булмаган критик фикерләү технологиясе ысулларын - синквейн, инсерт, кластер,  идеяләр кәрзине һәм башка критик фикерләү технологиясе ысулларын -  татар теле укытучылары үз эшләрендә бик еш кулланып эшлиләр.                                                                                                                                 

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү (аңлау) → рефлексия.

Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

    Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин бүген  критик фикерләү  технологиясен - “Алты эшләпә” ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим.

Табигатьтә төсләр бик күп.  Аларны без күзләребез, акылыбыз, белемебез белән аерып та бетерә алмыйбыз. Андый сәләткә кайбер шәхесләр генә ия.  Мәсәлән  күренекле рәссам  Рафаэль  яшел төснең 3000 меңгә якын  төсмерен аера белгән. 

              Ләкин төп төсләр – салават күпере спектрындагы төсләрне барлык кеше дә аера  ала. Төсләргә төрле мөнәсәбәт белдереп,   символик мәгънә дә бирә. Мәсәлән  кара  төстәге мәчене күрсә -  юлын начарга юрый, сары  чәчәкләрне  - аерылуга, кызыл розаларны саф мәхәббәт белән  тиңли, ак  төсне бәхеткә юрый .          

    Америка  психологы Эдвард  Де Боно  кешенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен  белдерүдә  шушы төсләрне куллана. 

                   Фикерләүнең төрләрен ул алтыга   бүлә , һәр  төренә бер төсне билгели.  Һәм бер фикерләүдән икенчесенә  җиңел генә күчеп булсын өчен  аларны эшләпәләр белән бәйли.

                    Ни өчен эшләпә? Чөнки , ул беренчедән бар кешедә дә күренә, икенчедән эшләпәләрне алыштыруы бик җиңел.

         Шулай итеп, Эдвард Де Бононың “Алты эшләпә” методы барлыкка килә.

-         Эшләпәне нинди фикер белән бәйләр идегез?

-          Белем белән. Ни өчен?

-         Баш киеме кеше өчен нинди әһәмияткә ия?

-         Татар хатын - кызлары өчен яулык - шәлнең ролен сөйләп тә торасы юктыр. Иң мөһиме баш киеме аларның дәрәҗәсен - статусын билгеләгән.

-         Бер очрашу вакытында Америкадан килгән кунаклар мөселман хатыннарының ни өчен башка ир-атлар белән кул биреп күрешмәвен сорый. Америка кешесенең бер-берсен кочаклап, елмаеп очрашуларыннан соң аңа бу күренеш  бик кыргыйларча, сәер тоелган, күрәсең. Америка кешесенең әлеге соравына Рамил Юныс хәзрәт менә нәрсә дип җавап биргән:

       “Бөекбритания королевасы Елизавета II  нең кулына якындагы 6 кеше генә тия ала. Әтисе, бертуган ир заты, ире, улы, оныгы, әнисе ягыннан ир туганы. Башка кешеләрнең тияргә хокукы юк. Ислам дине хатын-кызны патша дәрәҗәсенә күтәрә.  Мөселман хатын-кызы шундый хөрмәт-ихтирамга лаек.”

-         Бүген “Алты эшләпә” алымы турында сүз алып барганда,  иң күп эшләпәләр киюче һәм эшләпәләрне сөюче англия королевасы мисалында карарбыз.

Ак эшләпә.

Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыга, нинди персонажлар булуын әйтә, аларга кыскача бәя бирә. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк.

Сары эшләпә.

Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар.

Кара эшләпә.

Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр

Кызыл эшләпә.

 Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан хис – кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый.   

Яшел эшләпә.

Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Өстәмә, яңа  фикерләр. Яңа идеяләр. Альтернатива тәкъдим итәләр.

Зәңгәр эшләпә.

Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

-          “Алты эшләпә”не татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кайчан кулланырга була?

-         Образга бәя биргәндә, әсәрне  анализлаганда, язучы  иҗатына бәя биргәндә, үзебезнең эшчәнлеккә бәя биргәндә һ.б.

-         Бүген без бу методны ничек кулланырга мөмкинлеген Гали Рәхимнең  “ Яз әкиятләре”әсәреннән өзек буенча эшләп карыйк.

Эшләпәнең функцияләрен аңлатып, төркемнәргә бүлеп бирәбез.

Мәгълүмат бирү. Текст белән эш.

Гали Рәхим  (1892  - 1943) — язучы, тел галиме, тарихчы.

Гали Рәхим 1892 елда Казанда туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

Г. Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза.

Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдырды.Ул 1943 елда вафат булды.

 

 

Ак эшләпә Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыга, нинди персонажлар булуын әйтә, аларга кыскача бәя бирә. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк.

Яз көне иде. Канәфер агачының янында юеш бакча туфрагыннан эт эчәгесе тишелеп чыкты. Эт эчәгесе, кояшка үрелергә тотынды. Ул, кояшка бик тиз җитәрмен, тиздән аны кочармын, дип уйлый.

Эт эчәгесе йокыга талган кечкенә генә канәфер агачын күрде. Ул салына алган чаклы салынып җиргә ятты да, кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь канәфер агачына таба үрмәли башлады. Ул башын күтәрде дә, тавышына дәртле аһәң биреп:

 Сөям!..диде.

Эт эчәгесе канәфер агачының бер ботагын кочаклап кысып, чолгана барды. Менә беркөнне канәфер агачының яфраклары аркылы кояш нурлары үтми башлады. Эт эчәгесе канәфер яфракларын үтеп, кояш яктылыгына чыкты. Чыккач, ул чиксез мәхәббәт белән кояшка карап торды.

 Сөям!. . Кояш, сине генә сөям! Никадәр мәшәкать чиксәмһәммәсен синең өчен генә чиктем,диде.

Эт эчәгесенең яфраклары, канәфер агачының бөтен яфракларын күләгәдә калдырганнар иде. Канәфер агачы актык чиккә кадәр түзде. Ахырдан чыдый алмады:

 Мин үләм!.. Миңа кояш калмады!.. Мине аз гына сөйсәң, бер генә ботагымны кояш астына чыгар,диде.

Эт эчәгесе аңа җавап бирмәде.

 Үләм!.. Бер генә тамчы кояш нуры!..дип кычкырды. Аның кычкыруыннан бакчадагы агач яфраклары сискәнделәр. Сандугач, куркып, сайравыннан туктады. Тик эт эчәгесенең яфраклары шаркылдашып көлештеләр генә. Канәфер агачының эчендә актык мәхәббәт очкыны сүнде. Аның яфраклары шиңеп, ботаклары салынып төштеләр. Ул үлде...

 

 

 

Кызыл эшләпә фикере.Күк йөзе ялтыравыклы йолдызлар белән бизәлгән. Бу йомшак җил барысын иркәләр өчен генә. Бу сандугач сайравы мәхәббәт өчен .Канәфер агачы белән эт эчәгесенең мәхәббәтенә ышанмый мөмкин түгел! Яшәргә теләү, бу тормышта үзеңә уңай шартларны эзләп табу -һәркемнең кулыннан килми бит! Кояш яктылыгына чыгарга омтылу, биеклеккә, югарыга күтәрелергә телгү - яшәешнең асылы түгелмени!?

 

 

Сары эшләпә Фикере Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә, һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар. Мәсәлән,Эт эчәгесе уңдырышлы җирдә бик тирәнгә тамырларын җибәреп үсә. Яшәү көче, яшәү дәрте шундый көчле. Күпләргә үрнәк булырлык аның бу сыйфаты. Кояш астында һәркемгә урын бар, һәркем үзенчә югарыга юл таба.

 

Кара эшләпә фикере Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр. МәсәләнҖир өстендә шуышып, кемнеңдер өстеннән үрмәләп үзенә юл салган эт эт эчәгесе кебек затлар алдашуны да зур гөнаһ дип санамый. Бүген канәфер куагына, иртәгә кояшка мәхаббәттә ант итә.Җирдән югары күтәрелерлек мөмкинлеге булмаса да, башкаларның, мәсәлән канәфер куагын үз мәнфәгатендә оста файдалана.

 

Яшел эшләпә Фикере Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.Мәсәлән, эт эчәгесе карап торуга гап - гади үсемлек. Чәчәкләре дә үзенчә матурлар. Сабаклары канәфер куагыныкы төсле калын, ныклы булсалар, сирень куагы кебек сөйкемле булыр иде. Эт эчәгесенең чәчәкләре хуш исле булса, сирень чәчәкләре кебек затлы булыр иде.

 

Зәнгәр эшләпә Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч - барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Азмы безнең тирә - ягыбызда, тормышта эт эчәгесе кебек шуышып та яши алмагач, икенче берәүнең муенына асылынып яки иңбашына утырып йөрүчеләр. Үз максатларына ирешү өчен башкалар көченнән корткочларча файдаланучы затлар. Әсәрдән өзек безне тирә ягыбызга игътибарлы булырга, кемнеңдер намуссыз мәнфәгатенә хезмәт итеп түгел, үз көчеңә таянып намус белән яшәргә өйрәтә.

Рефликсия.

Әсәргә мондый анализ бирү укучыларга әсәрне төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Геройлар, аларның уңай һәм тискәре яклары турында белергә,  истә калдырырга, нинди булырга ярый һәм ярамый икәнлеген белергә ярдәм итә. Нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә.

 

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

 

 

 

Гали Рәхим  (1892  - 1943) — язучы, тел галиме, тарихчы.

Гали Рәхим 1892 елда Казанда туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

Г. Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза.

Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдырды.

Ул 1943 елда вафат булды.

 

“Яз әкиятләре”

Яз көне иде.  Канәфер  агачының бөреләре ярылып, кояшка  сузыла башладылар. Шул чакта канәфер агачының янында  юеш бакча туфрагыннан эт эчәгесе куркынып кына тишелеп чыкты. Тишелеп чыкты да, гаҗәпләнеп, тирә-ягына карана башлады.

Эт эчәгесе, яфракларын җәеп, кояшка үрелергә тотынды. Ул, кояшка бик тиз җитәрмен,  тиздән аны кочармын, дип уйлый иде. Ул түбән таба карады. Ул җирдән әллә никадәрле ерак киткән булырга тиеш иде. Ләкин  җирдән бер генә карыш күтәрелгән икән.  Күз алды караңгыланып китте. Аның нигә булса да таянасы, тотынасы килде. Эт эчәгесе үзенең җиргә ауганын сизми дә калды. Ул  бик зәгыйфь, көчсез иде. Ул көчкә генә башын күтәреп, батып барган кояшка карады, ишетелер-ишетелмәс аваз белән:

— Ник мине калдырасың? Ник мине күтәрмисең? Ник мине алмыйсың? —диде.

Кояш батты. Чык төшеп, әлсерәгән үләннәрне, сусаган яфракларны чылатты. Алар кыйбладан искән кичке җылы җил белән акрын гына  йоклый башладылар.

Эт эчәгесе хәл алды да тагын башын күтәрде. Каршы бакчада сандугач сайрарга тотынган иде. Ул әллә нинди билгесез тойгылар,  хыяллар турында җырлый иде.

Эт эчәгесе як-ягына каранды да  йокыга талган кечкенә генә канәфер агачын күрде. Салкын чык, төннең караңгылыгы аңа көч бирде.Ул салына алган чаклы салынып җиргә ятты да, кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь канәфер агачына таба үрмәли башлады. Менә ул аның төбендә инде. Ул башын күтәрде дә, тавышына дәртле аһәң биреп:

— Сөям!.. — диде. Башка сүз әйтмәде.

Канәфер агачы сизелмәслек кенә калтыранып китте. Ул төш күрә иде.

Төшендә кояшка сарыла иде, аны үбә иде, аңар мәхәббәт сүзләре сөйли иде

—Сөям!..

Бу тавыш аны әллә нишләтеп җибәрде. Бөтен төшенә электр йөгергән төсле булды. Ул уянды.

—Сөям!.

Канәфер агачы гаҗәпләнеп аска таба карады. Бу сихерле тавыш түбәннән килә иде. Эт эчәгесе белән зифа канәфер агачы күзгә-күз очраштылар. Канәфер агачы:

— Кем син? Син әллә чынлап та  сөйгәнемме? Син миңа төшемдә дә килгән идең түгелме? Ник җавап бирмисең?

Аның ялкынлы сүзләренә эт эчәгесе бер сүз белән җавап бирде:

— Сөям!

Канәфер агачы тагын дерелдәде.

— Сөямсең?.. Алдашмыйсыңмы?.. Мин ышанмыйм сиңа.

— Син ышанмыйсың? Кара күккә, безне котлар өчен ялтыравыклы йолдызлар белән бизәлгән. Бу йомшак җил безнең икебезне иркәләр өчен генә. Бу сандугач сайравы безнең мәхәббәт өчен генә.

Канәфер агачы эт эчәгесенең сүзләренә ышанды. Төнге һава һәм мәхәббәт аны бөтенләй исерткәннәр иде. Ул эт эчәгесенең сүзләрендә алдау булыр дип уйлый алмый иде. Ул калтыранган һәм чак ишетелерлек тавыш белән:

— Соң ни өчен алай булгач мине кочагыңа алырга ашыкмыйсың? — диде.

Эт эчәгесе канәфер агачының бер ботагын кочаклап кысты. Канәфер агачының бөтен төше ут белән тулды. Иртә белән чыккан кояш аларны бер-берсенә сарылышкан хәлдә күрде.

Көннәр үтте. Эт эчәгесе канәфер агачының ботакларына чолгана барды. Ул канәфер агачының чыбыкларына җан ачысы белән  тотына вә өскә чыгарга тырмаша иде.

Менә беркөнне канәфер агачының яфраклары аркылы кояш нурлары үтми башлады. Эт эчәгесе  канәфер яфракларын үтеп, кояш яктылыгына чыкты. Чыккач, ул чиксез мәхәббәт белән кояшка карап торды. Озак карап торды да:

— Сөям!.. Кояш, сине генә сөям! Никадәр мәшәкать чиксәм — һәммәсен синең өчен генә чиктем, — диде.

Эт эчәгесенең яфраклары як-якка тарала башладылар. Алар канәфер агачының бөтен яфракларын күләгәдә калдырганнар иде. Канәфер агачы актык чиккә кадәр түзде. Ахырдан чыдый алмады:

— Мин үләм!.. Миңа кояш калмады!.. Мине аз гына сөйсәң, бер генә ботагымны кояш астына чыгар, — диде.

Эт эчәгесе аңар сөкүт (эндәшмәү) белән җавап бирде.

— Үләм!.. Бер генә тамчы кояш нуры!.. — дип кычкырды. Аның кычкыруыннан бакчадагы агач яфраклары сискәнделәр. Сандугач, куркып, сайравыннан туктады. Ул инде артык сайрый алмады, чөнки, куркуыннан, саташкан, сакауланган иде. Тик эт эчәгесенең яфраклары шаркылдашып көлештеләр генә. Канәфер агачының эчендә актык мәхәббәт очкыны сүнде. Аның яфраклары шиңеп, нәфис яшел ботаклары салынып төштеләр. Ул үлде...    

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master_klass.docx36.91 КБ

Предварительный просмотр:

Лениногорски районы Тимәш урта гомуми белем бирү мәктәбенең

 I  категорияле татар теле  һәм әдәбият укытучысы

 Насыбуллина Рушания Фәндүс кызының

мастер – класс планы

 Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләрем, кунаклар!

Хәзерге белем бирү системасында дәресне  заманча укыту алымнарыннан башка оештыруны күз алдына  китереп булмый.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) фикер йөртү алымы турында сөйләшербез. Әдәбият дәресләрендә традицион булмаган критик фикерләү технологиясе ысулларын - синквейн, инсерт, кластер,  идеяләр кәрзине һәм башка критик фикерләү технологиясе ысулларын -  татар теле укытучылары үз эшләрендә бик еш кулланып эшлиләр.                                                                                                                                

Критик фикерләү технологиясенә корылган дәрес өч этаптан тора: өйрәнелә торган темага кызыксыну уяту → төшенү (аңлау) → рефлексия.

Кызыксыну уяту һәр дәрестә була. Бу өйрәнелә торган тема яки проблема буенча укучының элекке белемнәрен актуальләштерү һәм гомумиләштерү һәм актив эшчәнлеккә (уку эшчәнлегенә) ныклы кызыксыну уяту өчен кирәк.

Төшенү (аңлау) этабында укучы өйрәнелә торган материал буенча яңа мәгълүмат ала, төшенчәләрне, фактларны аңлап, элегрәк алган белемнәрен яңалары белән бәйли, тулыландыра.

Рефлексия этабында укучы өйрәнгәннәрне бербөтен итеп күзаллый, аңлап гомумиләштерә, яңа мәгълүматны тулысынча үзләштерә, иҗади фикер йөртә һәм өйрәнелә торган материалга карата аның шәхси мөнәсәбәте формалаша.

    Укучылар күп төрле булган кебек, аларның фикерләре дә төрле. Мин бүген  критик фикерләү  технологиясен - “Алты эшләпә” ярдәмендә фикерләүнең алты ысулын күрсәтергә телим.

Табигатьтә төсләр бик күп.  Аларны без күзләребез, акылыбыз, белемебез белән аерып та бетерә алмыйбыз. Андый сәләткә кайбер шәхесләр генә ия.  Мәсәлән  күренекле рәссам  Рафаэль  яшел төснең 3000 меңгә якын  төсмерен аера белгән.  
             Ләкин төп төсләр – салават күпере спектрындагы төсләрне барлык кеше дә аера  ала. Төсләргә төрле мөнәсәбәт белдереп,   символик мәгънә дә бирә. Мәсәлән  кара  төстәге мәчене күрсә -  юлын начарга юрый, сары  чәчәкләрне  - аерылуга, кызыл розаларны саф мәхәббәт белән  тиңли, ак  төсне бәхеткә юрый .          

    Америка  психологы Эдвард  Де Боно  кешенең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтен  белдерүдә  шушы төсләрне куллана.  

                   Фикерләүнең төрләрен ул алтыга   бүлә , һәр  төренә бер төсне билгели.  Һәм бер фикерләүдән икенчесенә  җиңел генә күчеп булсын өчен  аларны эшләпәләр белән бәйли.

                    Ни өчен эшләпә? Чөнки , ул беренчедән бар кешедә дә күренә, икенчедән эшләпәләрне алыштыруы бик җиңел.

         Шулай итеп, Эдвард Де Бононың “Алты эшләпә” методы барлыкка килә.

  • Эшләпәне нинди фикер белән бәйләр идегез?
  •  Белем белән. Ни өчен?
  • Баш киеме кеше өчен нинди әһәмияткә ия?
  • Татар хатын - кызлары өчен яулык - шәлнең ролен сөйләп тә торасы юктыр. Иң мөһиме баш киеме аларның дәрәҗәсен - статусын билгеләгән.
  • Бер очрашу вакытында Америкадан килгән кунаклар мөселман хатыннарының ни өчен башка ир-атлар белән кул биреп күрешмәвен сорый. Америка кешесенең бер-берсен кочаклап, елмаеп очрашуларыннан соң аңа бу күренеш  бик кыргыйларча, сәер тоелган, күрәсең. Америка кешесенең әлеге соравына Рамил Юныс хәзрәт менә нәрсә дип җавап биргән:

       “Бөекбритания королевасы Елизавета II  нең кулына якындагы 6 кеше генә тия ала. Әтисе, бертуган ир заты, ире, улы, оныгы, әнисе ягыннан ир туганы. Башка кешеләрнең тияргә хокукы юк. Ислам дине хатын-кызны патша дәрәҗәсенә күтәрә.  Мөселман хатын-кызы шундый хөрмәт-ихтирамга лаек.”

  • Бүген “Алты эшләпә” алымы турында сүз алып барганда,  иң күп эшләпәләр киюче һәм эшләпәләрне сөюче англия королевасы мисалында карарбыз.

Ак эшләпә.

Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыга, нинди персонажлар булуын әйтә, аларга кыскача бәя бирә. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк.

Сары эшләпә.

Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә. Һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар.

Кара эшләпә.

Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр

Кызыл эшләпә.

 Бу эшләпә эмоциональ фикерләүне таләп итә. Тексттан хис – кичерешләргә бай урыннарны үзенә туплый.    

Яшел эшләпә.

Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш. Өстәмә, яңа  фикерләр. Яңа идеяләр. Альтернатива тәкъдим итәләр.

Зәңгәр эшләпә.

Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч – барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

  •  “Алты эшләпә”не татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кайчан кулланырга була?
  • Образга бәя биргәндә, әсәрне  анализлаганда, язучы  иҗатына бәя биргәндә, үзебезнең эшчәнлеккә бәя биргәндә һ.б.
  • Бүген без бу методны ничек кулланырга мөмкинлеген Гали Рәхимнең  “ Яз әкиятләре”әсәреннән өзек буенча эшләп карыйк.

Эшләпәнең функцияләрен аңлатып, төркемнәргә бүлеп бирәбез.

Мәгълүмат бирү. Текст белән эш.

Гали Рәхим  (1892  - 1943) — язучы, тел галиме, тарихчы.

Гали Рәхим 1892 елда Казанда туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

Г. Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза.

Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдырды.Ул 1943 елда вафат булды.

 

Ак эшләпә Укучы бары тик фактлар белән генә эшли. Әсәрнең төп вакыйгаларын санап чыга, нинди персонажлар булуын әйтә, аларга кыскача бәя бирә. Хисләр, субъектив бәяләр бирүнең кирәге юк.

Яз көне иде. Канәфер агачының янында юеш бакча туфрагыннан эт эчәгесе тишелеп чыкты. Эт эчәгесе, кояшка үрелергә тотынды. Ул, кояшка бик тиз җитәрмен, тиздән аны кочармын, дип уйлый.

Эт эчәгесе йокыга талган кечкенә генә канәфер агачын күрде. Ул салына алган чаклы салынып җиргә ятты да, кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь канәфер агачына таба үрмәли башлады. Ул башын күтәрде дә, тавышына дәртле аһәң биреп:

 Сөям!..диде.

Эт эчәгесе канәфер агачының бер ботагын кочаклап кысып, чолгана барды. Менә беркөнне канәфер агачының яфраклары аркылы кояш нурлары үтми башлады. Эт эчәгесе канәфер яфракларын үтеп, кояш яктылыгына чыкты. Чыккач, ул чиксез мәхәббәт белән кояшка карап торды.

 Сөям!. . Кояш, сине генә сөям! Никадәр мәшәкать чиксәм — һәммәсен синең өчен генә чиктем, — диде.

Эт эчәгесенең яфраклары, канәфер агачының бөтен яфракларын күләгәдә калдырганнар иде. Канәфер агачы актык чиккә кадәр түзде. Ахырдан чыдый алмады:

 Мин үләм!.. Миңа кояш калмады!.. Мине аз гына сөйсәң, бер генә ботагымны кояш астына чыгар, — диде.

Эт эчәгесе аңа җавап бирмәде.

 Үләм!.. Бер генә тамчы кояш нуры!.. — дип кычкырды. Аның кычкыруыннан бакчадагы агач яфраклары сискәнделәр. Сандугач, куркып, сайравыннан туктады. Тик эт эчәгесенең яфраклары шаркылдашып көлештеләр генә. Канәфер агачының эчендә актык мәхәббәт очкыны сүнде. Аның яфраклары шиңеп, ботаклары салынып төштеләр. Ул үлде...

Кызыл эшләпә фикере.Күк йөзе ялтыравыклы йолдызлар белән бизәлгән. Бу йомшак җил барысын иркәләр өчен генә. Бу сандугач сайравы мәхәббәт өчен .Канәфер агачы белән эт эчәгесенең мәхәббәтенә ышанмый мөмкин түгел! Яшәргә теләү, бу тормышта үзеңә уңай шартларны эзләп табу -һәркемнең кулыннан килми бит! Кояш яктылыгына чыгарга омтылу, биеклеккә, югарыга күтәрелергә телгү - яшәешнең асылы түгелмени!?

Сары эшләпә Фикере Бары тик уңай фикерләр генә әйтелә, һәр вакыйганың, образның позитив яклары турында сөйләнә. Ни өчен шулай уйлаулары турында аңлаталар. Мәсәлән,Эт эчәгесе уңдырышлы җирдә бик тирәнгә тамырларын җибәреп үсә. Яшәү көче, яшәү дәрте шундый көчле. Күпләргә үрнәк булырлык аның бу сыйфаты. Кояш астында һәркемгә урын бар, һәркем үзенчә югарыга юл таба.

Кара эшләпә фикере Бу эшләпәне алган төркем нәкъ киресен, ягъни вакыйгаларның тискәре якларын гына сөйлиләр. Килеп чыккан проблемаларга бәя бирәләр. МәсәләнҖир өстендә шуышып, кемнеңдер өстеннән үрмәләп үзенә юл салган эт эт эчәгесе кебек затлар алдашуны да зур гөнаһ дип санамый. Бүген канәфер куагына, иртәгә кояшка мәхаббәттә ант итә.Җирдән югары күтәрелерлек мөмкинлеге булмаса да, башкаларның, мәсәлән канәфер куагын үз мәнфәгатендә оста файдалана.

Яшел эшләпә Фикере Бу эшләпәне алган төркем башкалардан иҗади булуы белән аерылып торырга тиеш.Мәсәлән, эт эчәгесе карап торуга гап - гади үсемлек. Чәчәкләре дә үзенчә матурлар. Сабаклары канәфер куагыныкы төсле калын, ныклы булсалар, сирень куагы кебек сөйкемле булыр иде. Эт эчәгесенең чәчәкләре хуш исле булса, сирень чәчәкләре кебек затлы булыр иде.

Зәнгәр эшләпә Бу эшләпә фәлсәфи фикер йөртү турында. Ул дәрескә йомгак ясарга ярдәм итә. Гомуми нәтиҗәләр чыгарыла. Бу эшләпә “хуҗалары” башкаларның фикерләрен игътибар белән тыңларга тиешләр, чөнки алар алдында иң җаваплы бурыч - барлык төркемнәрнең җавапларын берләштереп, нәтиҗә чыгару тора.

Азмы безнең тирә - ягыбызда, тормышта эт эчәгесе кебек шуышып та яши алмагач, икенче берәүнең муенына асылынып яки иңбашына утырып йөрүчеләр. Үз максатларына ирешү өчен башкалар көченнән корткочларча файдаланучы затлар. Әсәрдән өзек безне тирә ягыбызга игътибарлы булырга, кемнеңдер намуссыз мәнфәгатенә хезмәт итеп түгел, үз көчеңә таянып намус белән яшәргә өйрәтә.

Рефликсия.

Әсәргә мондый анализ бирү укучыларга әсәрне төрле яклап тикшерергә мөмкинлек бирә. Геройлар, аларның уңай һәм тискәре яклары турында белергә,  истә калдырырга, нинди булырга ярый һәм ярамый икәнлеген белергә ярдәм итә. Нәтиҗә чыгарырга, үз фикереңне әйтә белергә өйрәтә.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Гали Рәхим  (1892  - 1943) — язучы, тел галиме, тарихчы.

Гали Рәхим 1892 елда Казанда туа. Башта «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә, аннары Казандагы коммерция училищесында белем ала. Шуннан соң Мәскәү сәүдә институтын тәмамлый. 1919-1930 елларда фәнни-педагогик хезмәт белән шөгыльләнә. Төрле педагогик курсларда, Көнчыгыш академиясендә һәм педагогика институтында укыта. 1936–1938 елларда Казандагы Дәүләт банкында эшли.

Г. Рәхимнең 1909 елда «Җир йөзе» дигән беренче фәнни-популяр жанрдагы китабы дөнья күрә. 1913 елдан башлап, «Ак юл» журналында аның байтак кына әкият-хикәяләре басыла. Октябрь революциясеннән соң әдип шигырьләр, «Җанвар» дигән пьеса, «Бер шагыйрьнең өйләнүе» исемле хикәя һәм «Идел» дигән повесть яза.

Гали Рәхим фәнни эш белән дә шөгыльләнә. Бу өлкәдә ул «Татар әдәбияты тарихы өчен материаллар җыю юлында бер тәҗрибә», «Татар әдәбияты тарихы» (Г. Газиз белән бергә язылган), «Утыз еллык хезмәт», «Беренче тюркология корылтае һәм аның тикшергән мәсьәләләре» дигән хезмәтләр калдырды.

Ул 1943 елда вафат булды.

“Яз әкиятләре”

Яз көне иде.  Канәфер  агачының бөреләре ярылып, кояшка  сузыла башладылар. Шул чакта канәфер агачының янында  юеш бакча туфрагыннан эт эчәгесе куркынып кына тишелеп чыкты. Тишелеп чыкты да, гаҗәпләнеп, тирә-ягына карана башлады.

Эт эчәгесе, яфракларын җәеп, кояшка үрелергә тотынды. Ул, кояшка бик тиз җитәрмен,  тиздән аны кочармын, дип уйлый иде. Ул түбән таба карады. Ул җирдән әллә никадәрле ерак киткән булырга тиеш иде. Ләкин  җирдән бер генә карыш күтәрелгән икән.  Күз алды караңгыланып китте. Аның нигә булса да таянасы, тотынасы килде. Эт эчәгесе үзенең җиргә ауганын сизми дә калды. Ул  бик зәгыйфь, көчсез иде. Ул көчкә генә башын күтәреп, батып барган кояшка карады, ишетелер-ишетелмәс аваз белән:

— Ник мине калдырасың? Ник мине күтәрмисең? Ник мине алмыйсың? —диде.

Кояш батты. Чык төшеп, әлсерәгән үләннәрне, сусаган яфракларны чылатты. Алар кыйбладан искән кичке җылы җил белән акрын гына  йоклый башладылар.

Эт эчәгесе хәл алды да тагын башын күтәрде. Каршы бакчада сандугач сайрарга тотынган иде. Ул әллә нинди билгесез тойгылар,  хыяллар турында җырлый иде.

Эт эчәгесе як-ягына каранды да  йокыга талган кечкенә генә канәфер агачын күрде. Салкын чык, төннең караңгылыгы аңа көч бирде.Ул салына алган чаклы салынып җиргә ятты да, кара елан шикелле борылып-сарылып, яшь канәфер агачына таба үрмәли башлады. Менә ул аның төбендә инде. Ул башын күтәрде дә, тавышына дәртле аһәң биреп:

— Сөям!.. — диде. Башка сүз әйтмәде.

Канәфер агачы сизелмәслек кенә калтыранып китте. Ул төш күрә иде.

Төшендә кояшка сарыла иде, аны үбә иде, аңар мәхәббәт сүзләре сөйли иде

—Сөям!..

Бу тавыш аны әллә нишләтеп җибәрде. Бөтен төшенә электр йөгергән төсле булды. Ул уянды.

—Сөям!.

Канәфер агачы гаҗәпләнеп аска таба карады. Бу сихерле тавыш түбәннән килә иде. Эт эчәгесе белән зифа канәфер агачы күзгә-күз очраштылар. Канәфер агачы:

— Кем син? Син әллә чынлап та  сөйгәнемме? Син миңа төшемдә дә килгән идең түгелме? Ник җавап бирмисең?

Аның ялкынлы сүзләренә эт эчәгесе бер сүз белән җавап бирде:

— Сөям!

Канәфер агачы тагын дерелдәде.

— Сөямсең?.. Алдашмыйсыңмы?.. Мин ышанмыйм сиңа.

— Син ышанмыйсың? Кара күккә, безне котлар өчен ялтыравыклы йолдызлар белән бизәлгән. Бу йомшак җил безнең икебезне иркәләр өчен генә. Бу сандугач сайравы безнең мәхәббәт өчен генә.

Канәфер агачы эт эчәгесенең сүзләренә ышанды. Төнге һава һәм мәхәббәт аны бөтенләй исерткәннәр иде. Ул эт эчәгесенең сүзләрендә алдау булыр дип уйлый алмый иде. Ул калтыранган һәм чак ишетелерлек тавыш белән:

— Соң ни өчен алай булгач мине кочагыңа алырга ашыкмыйсың? — диде.

Эт эчәгесе канәфер агачының бер ботагын кочаклап кысты. Канәфер агачының бөтен төше ут белән тулды. Иртә белән чыккан кояш аларны бер-берсенә сарылышкан хәлдә күрде.

Көннәр үтте. Эт эчәгесе канәфер агачының ботакларына чолгана барды. Ул канәфер агачының чыбыкларына җан ачысы белән  тотына вә өскә чыгарга тырмаша иде.

Менә беркөнне канәфер агачының яфраклары аркылы кояш нурлары үтми башлады. Эт эчәгесе  канәфер яфракларын үтеп, кояш яктылыгына чыкты. Чыккач, ул чиксез мәхәббәт белән кояшка карап торды. Озак карап торды да:

— Сөям!.. Кояш, сине генә сөям! Никадәр мәшәкать чиксәм — һәммәсен синең өчен генә чиктем, — диде.

Эт эчәгесенең яфраклары як-якка тарала башладылар. Алар канәфер агачының бөтен яфракларын күләгәдә калдырганнар иде. Канәфер агачы актык чиккә кадәр түзде. Ахырдан чыдый алмады:

— Мин үләм!.. Миңа кояш калмады!.. Мине аз гына сөйсәң, бер генә ботагымны кояш астына чыгар, — диде.

Эт эчәгесе аңар сөкүт (эндәшмәү) белән җавап бирде.

— Үләм!.. Бер генә тамчы кояш нуры!.. — дип кычкырды. Аның кычкыруыннан бакчадагы агач яфраклары сискәнделәр. Сандугач, куркып, сайравыннан туктады. Ул инде артык сайрый алмады, чөнки, куркуыннан, саташкан, сакауланган иде. Тик эт эчәгесенең яфраклары шаркылдашып көлештеләр генә. Канәфер агачының эчендә актык мәхәббәт очкыны сүнде. Аның яфраклары шиңеп, нәфис яшел ботаклары салынып төштеләр. Ул үлде...    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Проект" Я поэт критик" День рождения.

Задание для проекта - сочинить стихотворение с использованием  литературных приемов....

«Дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләр һәм актив методлар куллану - шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты”

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга...

Материал по теме: "Тренинг конструктивной критики"

В презентации представлен материал для практического занятия по направлению подготовки 39.02.01 "Социальная работа" для дисциплины ОП.10 "Конфликтология в социальной работе" по тем...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...

Баланың сәләтен үстерүдә әти-әниләрнең йогынтысы

Балада булган сәләтнең үсүе яки сүнүе гаиләгә нык бәйле. Балада туып килгә торган сәләтне үз вакытында күреп алырга, әлеге сәләтне үстерергә ярдәм итәргә, осталык һәм ныклык күрсәтеп, иҗат өчен шартла...