Баланың сәләтен үстерүдә әти-әниләрнең йогынтысы
статья

Балада булган сәләтнең үсүе яки сүнүе гаиләгә нык бәйле. Балада туып килгә торган сәләтне үз вакытында күреп алырга, әлеге сәләтне үстерергә ярдәм итәргә, осталык һәм ныклык күрсәтеп, иҗат өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу – әти-әниләрнең турыдан-туры бурычы. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл statya_balanyn_slten_usterud_ti-ninen_yogyntysy.docx15.31 КБ

Предварительный просмотр:

Баланың сәләтен үстерүдә әти-әниләрнең йогынтысы

С.Ф.Юнысова, Э.Ә.Фәтхриева

“ТР Биектау муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге”

муниципаль казна  учреждениесе методистлары 

Баланың сәләтлелек  билгеләрен дә,  гадәттә, беренче булып әти-әниләр күрә һәм алга таба яшь талантның язмышы аларның  мөнәсәбәтеннән тора. Талантка ышанмасаң, аның иҗади потенциалын ачу турында хыяллану мәгънәсез. Шуны күзәтергә мөмкин: еш кына бик сәләтле балаларның әти-әниләре инде өлкән яшьтә булып, бала алар өчен төп тормыш мәгънәсе булып тора. Сәләтле бала гаиләдә бердәнбер булып, барлык игътибар бу балага юнәлтелгән  очраклар да шактый. Уңай шартлар, уңай мөмкинлекләр булган очракта гына бала үзен сәләтле зат буларак күрсәтә ала.

Сәләтле балалы гаиләләрдә белем алуның югары кыйммәте күзәтелә, еш кына ата-аналар үзләре дә интеллектуаль һөнәрләр белән мәшгуль яки аларның төрле интеллектуаль мавыгулары була. Бала, беренче чиратта, нәкъ менә әти-әниләренә карый, башта аңсыз рәвештә аларны кабатлый, ә аннары, үз-үзен тоту манерасын, кешеләргә, эшкә, вакыйгаларга һәм әйберләргә мөнәсәбәтне аңлап, шактый аңлы рәвештә ориентлаша. Әти-әниләр баланың өйдә һәм аннан читтә иҗади үсеше өчен шартлар тудыра (кирәкле материаллар, иҗат өчен урын белән тәэмин итү; түгәрәкләргә, студияләргә йөртү; индивидуаль дәресләр өчен белгечләр чакыру һ.б.). Гаиләдәге гомуми тәртип, үзара мөнәсәбәтләр үсеп килүче яшь буынның үз-үзен тотышына гаять  зур йогынты ясый. Актив әти-әниләр баланың танып-белү процессында үзләре дә катнашалар:  бергә уеннар уйныйлар, кызыклы урыннарга баралар (музейлар, күргәзмәләр, стадионнар, китапханәләр һ.б.), баланы фикер алышу һәм танып-белү процессына җәлеп итәләр. Уртак танып-белү һәм шәхси мәнфәгатьләрне берләштерү  бала һәм ата-аналар арасында дустанә мөнәсәбәтләр барлыкка китерә.  Сәләтле бала үсешендә гаиләдәге эмоциональ климат гаять зур роль уйный. Бала һәм ата-ана арасында ышаныч, йорттагы дустанә һәм ирекле атмосфера - иҗади шәхесне үстерү өчен уңай психологик база тудыра. Ләкин әти-әниләрнең баланың билгеле бер сәләтен үстерү теләге фанатларча булырга тиеш түгел. Кайберәүләр, үзенең  сабыенда талантның иртә күренешләрен күреп, бөтен тырышлыкларын нәкъ менә шул өлкәне генә үстерүгә юнәлдерәләр. Әйтик, бала көн дәвамында махсус дәресләр  челтәре буенча шөгыльләнә, яшьтәшләре белән аралашырга, үз яшендәгеләр өчен гади, кызыклы уеннар уйнарга вакыты калмый.  Яшьтәшләре белән сюжетлы-рольле уеннарга кертелмәгәнлектән, мондый бала төрле мөнәсәбәтләр күнекмәләрен тиешенчә үзләштерми.  Сәләтле бала үсешендә ата-аналар арасындагы конфликтлы мөнәсәбәтләр дә тискәре чагылыш таба. Мондый гаиләләрдә баланың сәләтенә тиешле игътибар азрак бирелә һәм баланы эчке конфликтка, үз-үзен тотышында үзгәрешләргә китерә: буйсыну, курку яки агрессиягә омтылу. 

Балада булган сәләтнең үсүе яки сүнүе гаиләгә нык бәйле. Балада туып килгә торган сәләтне үз вакытында күреп алырга, әлеге сәләтне үстерергә ярдәм итәргә, осталык һәм ныклык күрсәтеп, иҗат өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу – әти-әниләрнең турыдан-туры бурычы. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның    фикерләү сәләтен һәм иҗади активлыгын үстерү      Бүген җәмгыятьтә укытучы эшчәнлеге – гаять катлаулы һәм җ...

Сценарий Президентского бала

Президентский бал проходит после игры "Выборы в президенты студенческой республики НКСЭ",мероприятие требует дополнительной подготовки в течении 2-3 недель,студентов необходимо обучить танцам,которые ...

Проведение "Осеннего бала" для учащихся - старшеклассников.

Методическая разработка традиционного праздника "Осеннего бала" для учащихся НПО или для старшеклассников общеобразовательных школ. Включает в себя концертную программу и конкурсную развлекательную дл...

Методическая разработка Проведение тематического открытого классного часа Тема: ДЕНЬ КОНСТИТУЦИИ «Перед балом»

На тематический открытый классный час по теме: ДЕНЬ КОНСТИТУЦИИ. Название мероприятия «Перед балом» для группы Ю-12к, подготовленный преподавателями  юр. дисциплин Лебедевой Н.Ф. и...

«Дәресләрдә яңа мәгълүмати технологияләр һәм актив методлар куллану - шәхесне һәрьяклап үстерүнең төп шарты”

Без мәгълүматлар чолганышында яшибез һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмаячакбыз. Шуңа күрә, иң беренче чиратта, без шуны үзебез аңларга...

"Иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) фикер йөртү алымнары" Мастер - класс

Хәзерге белем бирү системасында дәресне  заманча укыту алымнарыннан башка оештыруны күз алдына  китереп булмый.Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә торган критик (тәнкыйди) ...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Минем педагогик эшчәнлегемдәге методик темам: “Туган тел дәресләрендә информацион-коммуникатив технологияләр аша укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү”Әлеге тема бүгенге көндә би...