Нуруллина Альфия Разимовна

сайт воспитателя по обучению татарскому и русскому языкам

Ятып калганчы, атып кал!!!

Профессия: Воспитатель по обучению татарскому языку

Профессиональные интересы: Татарский язык и литература

Увлечения: Пение, художественное слово

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Нижнекамск

Место работы: Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Центр развития ребенка - детский сад № 97 «Күчтәнәч» Нижнекамского муниципального района РТ

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/nurullina-alfiya-razimovna
Туган тел — иң татлы тел, Туган тел — иң тәмле тел. Тәмле дип, телең йотма — Туган телне онытма!
Шәүкәт Галиев

Барыгызга да СӘЛАМ!!!

О себе

Я, Нуруллина Альфия Разимовна, закончила «Казанский (Приволжский) федеральный университет», факультет татарской филологии, в надежде того, что стану журналистом. Работала внештатным сотрудником в газете "Туган як", писала статьи, участвовала в республиканско фестивале "Золотое перо".

 В 2009 году начала работать воспитателем группы в МБДОУ №47. Как оказалось, это самая интересная и разносторонняя работа.

В 2013 году начала работать по должности "Воспитатель по обучению татарскому и русскому языкам".  С помощью разных комплектов и ИКТ обучаю детей татарскому языку. Стараюсь чтобы наши занятия были интересными и оригинальными.

Веду работу с детьми по театрализованной деятельности. Так как сюжетно-ролевые игры играют огормню роль в обучении детей как татарскому, так и родному языкам. Инсценируем  разные сказки наших писателй.

Стараюсь участвовать в различных конкурсах и кастингах, веду разные мероприятия. 

С 2019 года начала работать в МБДОУ "ЦРР - детский сад №97 "Күчтәнәч" НМР РТ. В том же году была избрана председателем профкома.

 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

З.Кадыйрова әсәрләре, Гомәр Б. "Намус" романы, "Сүнгән йолдызлар", Т.Галиуллин "Тәүбә", "Албастылар" әсәре, Г.Яхина "Зулейха открывает глаза", Марат Кәбиров "Мәхәббәт яңгыры" һ.б.

Мой взгляд на мир

Әкрен генә ап-ак кар ява... Аяк асты шыгырдый... каядыр машиналар кычкыра, кешеләр йөри – кыскасы, гап-гади дөнья. Бу яңа гына мин булган урынга бер дә охшамаган. Мин көнемне  күңелле әкияти дөньяда үткәреп чыктым, анда бар да башкача. Ышанмыйсызмы?!... Белмим, сезгә ничектер, әмма миңа андый бәхет елмайды, алай гына да түгел, мин анда эшлим!

Кайда соң  ул башка дөнья дип сорасагыз – ул балалар бакчасы. Нәкъ шулай, мин һәр көнемне, әкияттәгедәй, шәһәребезнең 47 нче балалар бакчасында үткәреп кайтам. Иртән зарыгып барам, кич арып кайтам... Белсәгез иде сез, балалар дөньясы шундый гаҗәеп бай, серле, кызыклы,  мавыктаргыч, әйтеп бетергесез...

Тәрбияче булырмын дип мин хәтта башыма китерми идем. Күпчелек балалар кебек үк я сатучы, я җырчы, рәссам булырмын дип хыялландым. Ләкин язмыш үзенекен итә... Чыннан да, ни өчен нәкъ менә бу  эшчәнлеккә килеп эләктем  микән?!..

Әллә язмыш, әллә шулай кирәк булгангамы, тормыш сукмаклары мине  “Чиякәй” балалар бакчасына китереп чыгарды. Әйтергә кирәк, башта тәрбияче һөнәренең җаваплылыгы мине куркытты, ләкин юкка... Мәктәпкә китәсе балалар белән без тиз арада дуслаштык. Без “укытучы һәм аның балаларына” түгел, ә чын дусларга әверелдек. Мин моны тиз аңлап алдым: балалар белән уртак тел табар өчен, аларны нәрсәгә булса да өйрәтер өчен иң элек аларның ышанычларын яулап алырга, ә моның өчен алар белән тигез дәрәҗәдә булырга кирәк.

Зурлар сагындырып китте, алар урнына кечкенәләр килделәр. Балалар ничек кенә күп булмасын, һәрбер бала үзенчәлекле, “индивид”. Бакча тормышы бай. Ул үз эченә күпме бәйрәмнәр, чаралар, әллә нинди кызык-кызык мизгелләр сыйдыра. Балар белән җырлыйбыз да,  биибез дә, көләбез дә шатланабыз да, хәтта бергә елаган вакытлар да була. Беркөнне кинәт кенә мин хыялларымның тормышка ашуын аңладым: тәрбиячеләр бит – алар – җырчылар да, биючеләр дә, оста театр артистлары да, укытучы да, уйнаганда сатучы да, автобус йөртүчесе тагын әллә кемнәр булып бетәсең. Үзең дә сизмәстән,  балаларның күңелен күрер өчен нинди генә рольләргә кермисең. Бәләкәчләрнең көннәре күңелле үтсен дип ниләр генә эшләмисең: урамга чыккач футболистка, я булмаса төзүчегә әйләнәсең, әкият укыганда әкиятчегә, укытканда укытучыга һ.б. (Димәк мин, балалар өчен генә булса да, күп төрле һөнәр иясе.)

Бүгенге көннәрдә мин татар теле тәрбиячесе булып эшлим. Әйе, гел янымда йөгерешеп йөри торган бер төркем балалар юк. Ләкин моңа карамастан, минем бакчадагы нәни дусларым күбәйделәр генә. Алар барлыгы алты төркем.  Елмаеп бүлмәмә килеп керәләр, кайда күрсәләр дә таныйлар, ә иң мөһиме, мин аларның һәрберсен беләм, зарыгып көтеп алам. Башта төркемдәге балаларга күп төрле шөгыльләрдә яңа белемнәр алырга, гомумән тормышны өйрәнергә булышсам, хәзер инде мин балаларга үзебезнең туган телебезне үзләштерергә ярдәм итәм. Мин моның белән бик горурланам. Чөнки үз туган телеңдә рәхәтләнеп сөйләшеп, җырлап биеп эшләү бу зур бәхет, минемчә. Балалар татар телен яратсын һәм аны җиңел кабул итсен өчен, мин нинди генә ысуллар кулланмыйм: кызыклы татар мультфильмнары күрсәтәм, төрле күңелле матур җырлар, моңлы көйләр тыңлыйбыз, уеннар уйныйбыз һәм башка күп төрле эшләр эшлибез.

Менә ни өчен сайлаганмын мин бу һөнәрне: баларга ниндидер авыр дәресләр, “катгый тәрбияви кагыйдәләр”, яшәешне өйрәтер өчен түгел, юк! Киресенчә, болай да авыр булган тормышны өйрәнергә ЯРДӘМ ИТӘР өчен. Шушы  катлаулы  дөньяны балаларрга якты, матур һәм кызыклы итеп ачасы килә!

Балачактан ук әкиятләр яратканга микән, мин әкият персонажлары булып уйнарга бик теләп алынам: Кар кызы, Сөмбелә, Нәүрүзбикә, Кәҗә, Куян, Әтәч, Чыпчык һ.б. Иң кызыгы шунда, роль уйнаганда балалар белән үзең дә сюжетка кереп чумасың.

Ни өчен балалар бакчасы “әкият иле” дисезме? Уйлап кына карагыз әле, “принцлар” һәм «принцессалар», төрле супергеройлар, роботлар, хәтта бүреләр, патша һәм патшабикәләр, тагын әллә кемнәр бар.Чып-чын әкият  бит инде бу. Ә без – тәрбиячеләр – кечкенә каһарманнарга төрле килеп чыккан “авыр сукмакларны” дөрес үтәргә ярдәм итүче “феялар”.

Бу дөньяда һәрбер бала бәхетле булсын иде дә, берсенең бер бөртек күз яше төшмәсен иде! Тормыш дигән нәрсә болай да катлаулы, кечкенә нәниләр үскәч аның авыр якларын татырга әле өлгерерләр. Ә  шундый бергөнаһсыз сабыйлар булганда, алар дөньяны якты һәм рәхәт итеп танырга тиеш, һәм без – тәрбиячеләр- моның өчен тырышырга, аларга ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм.

Нәкъ менә шуның күрә, балаларга балалар бакчасын катгый законнардан, авыр аңлаешсыз шөгыльләрдән, төрле әмер бирүләрдән генә торучы “бина” итеп түгел (дөрес, баларга уңай тәрбия дә бирергә онытмаска кирәк), ә серле әкияти дөнья итеп күрсәтер өчен мин тәрбияче һөнәрен сайладым һәм эшем белән горурланам.

Мои достижения

 

- 2016 г. – участие в муниципальный конкурс профессионального мастерства «Воспитатель года 2016», сертификат.

- 2016 г. – городской муниципальный конкурс “Чибәркәй – 2016”, диплом 3 место.

- 2016 г. –  Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан шәһәр күләмендә тәрбиячеләр өчен оештырылган “Тукай сукмагы буйлап...” бәйгесе, сертификат.

- 2016 г. – муниципальный конкурс “Театр – серле дөнья” среди педагогов образовательных учреждений Нижнекамского муниципального района, сертификат участника.

 - 2019 г. - зональный конкурс авторских методических разработок по обучению детей татарскому языку с использованием учебно-методических комплектов, сертификат участника.

- 2020 г. – муниципальный конкурс авторских методических разработок по обучению детей татарскому языку с использованием учебно-методических комплектов, сертификат участника.

- 2020 г. – участие в городском конкурсе мастеров художественного слова «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең», Посвященного 100-летию образования ТАССР и 134-летию Г.Тукая, диплом 1 место.

- 2020 г. - участие в городском конкурсе мастеров художественного слова «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең», Посвященного 100-летию образования ТАССР и 134-летию Г.Тукая, сертификат участника.

- 2020 г.  – зональный фестиваль-конкурс детских театров “Театральная палитра”, дипломант 2 степени.

 

 

                              

 

Моё портфолио

Бу дөньяда һәрбер бала бәхетле булсын иде дә, берсенең бер бөртек күз яше төшмәсен иде! Тормыш дигән нәрсә болай да катлаулы, кечкенә нәниләр үскәч аның авыр якларын татырга әле өлгерерләр. Ә  шундый бергөнаһсыз сабыйлар булганда, алар дөньяны якты һәм рәхәт итеп танырга тиеш, һәм без – тәрбиячеләр- моның өчен тырышырга, аларга ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм.

Мои публикации:
Воспитательная работа
Материалы для родителей
Разное
Сценарии праздников
Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: