Эссе "Авыл исемнәре ни сөйли?"
статья на тему

Нуруллина Альфия Разимовна

Әлеге эсседа сүз Балтач районындагы  авыл исемнәре турында бара. Балтач районындагы кайбер авылларының исемнәре килеп чыгышлары.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon avyl_isemnre_ni_soyli.doc31.5 КБ

Предварительный просмотр:

Авыл исемнәре ни сөйли?..

Җәйге көннәрнең берсендә авылда дустым белән сөйләшәм: “...Мы сегодня сначала идём в «Черную дугу», а потом в другую деревню, ну забыла я, там название  как-то с горой связано…” Ул кичне иптәшем анда барганмы юкмы, ансын һич белмим. Ләкин минем бөтен уем “Черная дуга” турында иде – нигә “черная”, ник “дуга”...

Һәр җәйне, туганнан бирле, гаиләм белән Татарстанның таулы-чишмәле ямьле Балтач районына кайтабыз. Әлеге район Казан класына бик якын булу сәбәпле, кунакка күбрәк русча сөйләшә торган шәһәр кызлары кайта иде. Теге дустым шуларның берсе. Миңа бик тә серле кебек тоелган авылның чын дөрес исеме Карадуган булып чыкты. Күрәсең, иптәшем үзенчә русчага тәрҗемә ясаган. Баксаң, әлеге авыл исеме нигезендә, чынан да, кызыклы тарихи фактлар ята. Халык арасында йөргән легендаларның берсе түбәндәгечә сөйли.

Элек, Әби Патша  заманында, шушы авыл җирлегендә төрмә булган ди. Кемнәрдер шушыннан сөргенгә китә торган юл узган дип тә сөйлиләр. Менә шунда, ниндидер сәбәпләр аркасында гаепле булган кешеләрне  “кара дуга”да җәзалый торган булганнар. Шунысы кызык, мондый легенданы ишеткәч, бу авылна гел читләтеп үтәсе генә килә башлады. Кем белә бит, ничек булгандыр...

Дус кызым сөйләгән икенче авыл “Таузар” исемле булып чыкты. Минемчә, бик матур эчтәлекле исем. Исемен әйткәндә үк, бу авылның зур бай тарихлы икәне сизелә. Ни өчен шулай атаганнар микән? Авыл халкының күбрәге менә болай сөйли.

Борын-борын заманда бу авылда байтак халык яшәгән ди, заманнары бик авыр булган ди. Авыл ике яклап биниһая гүзәл таулар белән уратылган. Шунда яшәгән кешеләр үзләренең моң-зарларын бер-берсенә түгел, ә тауларга барып сөйләгәннәр имеш. Бу таулар еллар буена үз эчләренә бик күп зар алган ди, һәм инде кайвакытларын кешеләргә, киресенчә, тау зарлары ишетелә башлаган ди. Шулай итеп авылның исеме “тау зарыннан” таузар дип килеп чыкан ди имеш..

Чынмы юкмы, әмма искиткеч матур эчтәлекле легенда, тыңлавы рәхәт, тауларга да гел карап кына торасы килә.

        Ә менә мин үзем кайтып йөри торган авыл – Кенә. Анысы да бик кызык. Гап-гади модаль сүз төркеме (үзләре ияреп килгән сүзгә чикләү мәгънәсен өстәп киләләр) зуп-зур авылның тамасы булып тора.

         18-19 гасырларда бу авыл китапларда Московский, Байчуринский ключ буларак теркәлгән. Юкка гына да түгел, чөнки авылда чишмәләр биһисап күп. Болынга җиләк җыярга чыксаң, барган саен тау астыннан челтерәп аккан чишмә суы тавышы килә (ключ – чишмә). Ә нигә Московский, Байчуринский, элек бу авылда Московий, Байчурин фамилияле кешеләр яшәгәннәр. Халык арасында авыл исеме турында төрле фикерләр йөри. Иң башлап авылга Биккүнә исемле мари (чирмеш) килеп урнашкан. Кенә исеме шуннан калган дип тә сөйли торган булганнар борынгылар. Шуны әйтергә кирәк, элек электән  Балтач районы җирлегендә татарлар белән бергә мари халкы да яшәгән. Кайбер хезмәтләргә караганда, мари телендә “кенә” сүзе инеш-су дигәнне аңлата. Шуңа күрә табигате күпчелек инешләргә һәм тәмле чишмә сулары белән бай булганга, авылыбыз Кенә дип аталган.

Билгеле, кызыклы исемле авыллар дөнья буйлап санасаң, бик күп. Әйтик, мәсәлән мин белгәне генә – Керхайван, Бикәсаз, Чытыр, Мирҗәм, Пшәңгәр  һәм башкалар... Кайсысын гына алып  карама, һәрберсенең нигезендә кызыклы фактлар я инде ниндер серле бай тарих ятадыр. Кызыксынып карагыз әле – авыл исемнәре ни сөйли?..

(Автор: Нуруллина Альфия Разимовна)