Сценарий "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"
классный час (старшая, подготовительная группа) по теме

Нуруллина Альфия Разимовна

Сценарий мероприятия, который посвящен ко дню родного языка, также включает в себя блог  ко дню ВОВ. При желании можно разделить на части.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_tatarcha_da_yahshy_bel_tukay_sugysh.docx19.98 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел …” 22.04.15.   9.30

Музыка яңгырый (Су буе). Икенче төрле музыкага Су анасы чыга. Нидер эзли, бик борчылган.

С.а. Кайда соң инде, монда гына куйган идем бит.

А.б. Туктагыз әле. Кем сез? Нәрсә булды? Ни эзлисез?...

С.а. Су анасы мин, алтын тарагымны югалттым. (һаман эзләнә)

А.б. Карагыз әле, бер дә кайгырмагыз, бүген бездә бәйрәм..бәлкем табылыр әле шунда....

С.а. Ярар соң.....

А.б. Хәер көн хөрмәтле дуслар, кадерле кунаклар. “«Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел …” дигән девиз белән бәйрәм тантанасын башлап җибәрәбез!

Бар күңеллелек бөтен дөняда, бар бер ям бүген,

Нәрсәдән бу, мин беләм,  бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Барыбыз да белеүбезчә, 2015 ел “Әдәбият” елы буларак иглан ителде. Бәйрәмебезнең бер өлеше әдәби ядкәрләргә кагылса, икенче өлеше якынлашып килүче Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Су анасы син үзең нинди әкияттән соң әле?

С.а. Мин “Су анасы” әкиятеннән.

А.б. Балалар ә сез беләсезме, кем бу әкиятне язган.

Балалар:.......

А.б. Әйе! Бик дөрес! Бик тиздән 26 нчы апрел көнне бөек шагыйребезнең тууына 129 ел була.

Килә, Килә… Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, 

Бетми торган гомрен 

кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә. 

Бәйрәмнәрең алда икән әле, 

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —

 Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

 Ал чәчәкләр белән күтәреп. 

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

 Ишетәсең «Туган тел»еңне!

«Туган тел» шигыре яңгырый.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Әйдә, Тукай, безнең белән бергә

Син дә шатлан, халкың шатлана;

Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,

Бездә бүген бәйрәм, тантана! 

Әйдәгез әле, шушы  олы бәйрәм хөрмәтенә күңелле бию карап утик.

8 төркем башкаруында татар биюе.

С.а. әкиятен сөйли башлый......

“Су анасы” әкияте.

Әкият тәмамлангач, С.а. тарагы табылуына бик шатлана. Балаларга уен уйнарга тәкдим итә.

Җырлы-биюле уен “Зәңгәр күл”.

С.а. саубуллашып китә.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле,затлы  тел.

“Сәнгатле уку” конкурсында дипломат булган кызларыбыз Шәймарданова Исламия һәм Хисмиева Азалия башкаруында рус телендә “Бала белән күбәләк”шигыре.

Илдә бәйрәм! Өйдә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без

Шатланабыз, сөенәбез

Елмаябыз, көләбез.

Музыка тәрдиячесе Гөлнара Рашатовна һәм 6, 11 нче төркем балалары башкаруында оркестр.

Күптән түгел фестивалдә дебют чыгыш ясаган бакчабызның “Чиякәй” исемле ансамблен каршы алыгыз! “Круглая планета”

Ал нурларга торенеп кояш байый

        Уткэн юллар килэ кунелгэ

         Жинулэрне яулап алган коннэр

         Онытылмас гомер-гомергэ.

А.б. Еллар,коннэр утэ,гомер утэ

        Доньяда бер нэрсэ дэ бакый тугел

         Тарсынмыйча яшик бер-беребезне

         Донья иркен,иркен булсын кунел.

Климова Софья “Цветы”

Безгэ гомер бирэ вакыт.

        Уз чамасын узе белеп

         Гомер уза,хэтер кала

          Хэтер белэн без мэнгелек!(

Гөлнара Рашатовна: флейта

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын

Ә безнең шигырләребез сезгә

Бүләк булып яңгырасын.

Хисмиева Азалия “Минем бабам”

Альфия Разимовна “Төрмәдә төш”

“Семь нот» Мин яратам сине Татарстан»

Кирәкми безгә кан кою

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк – якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел.

Туган илем,, туган җирем

Тыныч, имин булсын гел.

                 Бөек Җиңүгә 70 ел дип

                 Шатлык белән тибә йөрәкләр.

                 Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

                  Гомерегез озын булсын,

                  Безнең, сезгә шундый теләкләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал по развитию речи «ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»

«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ» "ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА". ( Бармак уены ике кул белән башкарыла).(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга яр...

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

сценарий мероприятия "татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

quot;татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" сценарий мероприятия...