сценарий мероприятия "татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"
материал (старшая группа)

"татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" сценарий мероприятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 12_tatarcha_da_yahshy_bel_ruscha_da_yahshy_bel.docx19.11 КБ

Предварительный просмотр:

Музыка яңгырый (Су буе). Икенче төрле музыкага Су анасы чыга. Нидер эзли, бик борчылган.

С.а. Кайда соң инде, монда гына куйган идем бит.

А.б. Туктагыз әле. Кем сез? Нәрсә булды? Ни эзлисез?...

С.а. Су анасы мин, алтын тарагымны югалттым. (һаман эзләнә)

А.б. Карагыз әле, бер дә кайгырмагыз, бүген бездә бәйрәм..бәлкем табылыр әле шунда....

С.а. Ярар соң.....

А.б. Хәер көн хөрмәтле дуслар, кадерле кунаклар. “«Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел …” дигән девиз белән бәйрәм тантанасын башлап җибәрәбез!

Бар күңеллелек бөтен дөняда, бар бер ям бүген,

Нәрсәдән бу, мин беләм,  бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Барыбыз да белеүбезчә, 2015 ел “Әдәбият” елы буларак иглан ителде. Бәйрәмебезнең бер өлеше әдәби ядкәрләргә кагылса, икенче өлеше якынлашып килүче Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлана.

Су анасы син үзең нинди әкияттән соң әле?

С.а. Мин “Су анасы” әкиятеннән.

А.б. Балалар ә сез беләсезме, кем бу әкиятне язган.

Балалар:.......

А.б. Әйе! Бик дөрес! Бик тиздән 26 нчы апрел көнне бөек шагыйребезнең тууына 129 ел була.

Килә, Килә… Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, 

Бетми торган гомрен 

кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә. 

Бәйрәмнәрең алда икән әле, 

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —

 Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

 Ал чәчәкләр белән күтәреп. 

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

 Ишетәсең «Туган тел»еңне!

«Туган тел» шигыре яңгырый.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Әйдә, Тукай, безнең белән бергә

Син дә шатлан, халкың шатлана;

Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,

Бездә бүген бәйрәм, тантана! 

Әйдәгез әле, шушы  олы бәйрәм хөрмәтенә күңелле бию карап утик.

8 төркем башкаруында татар биюе.

С.а. әкиятен сөйли башлый......

“Су анасы” әкияте.

Әкият тәмамлангач, С.а. тарагы табылуына бик шатлана. Балаларга уен уйнарга тәкдим итә.

Җырлы-биюле уен “Зәңгәр күл”.

С.а. саубуллашып китә.

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле,затлы  тел.

“Сәнгатле уку” конкурсында дипломат булган кызларыбыз ________башкаруында рус телендә “Бала белән күбәләк”шигыре.

Илдә бәйрәм! Өйдә бәйрәм!

Менә шуңа күрә без

Шатланабыз, сөенәбез

Елмаябыз, көләбез.

6, 11 нче төркем балалары башкаруында оркестр.

Песня  “Круглая планета”

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып янсын

Ә безнең шигырләребез сезгә

Бүләк булып яңгырасын.

Ребенок читает стихотворение “Цветы”

Ансамбль “Семь нот» исполняет песню «Мин яратам сине Татарстан»


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Материал по развитию речи «ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ»

«ИҢ ЯХШЫ БАРМАК УЕНЫ» "ЧӘЧӘКЛӘР АРАСЫНДА". ( Бармак уены ике кул белән башкарыла).(Балаларда дуслык хисләре тәрбияләү, шул ук вакытта төсләрне искә төшереп, кабатлау өчен кулланырга яр...

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

Сценарий "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Сценарий мероприятия, который посвящен ко дню родного языка, также включает в себя блог  ко дню ВОВ. При желании можно разделить на части....