Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел
материал

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

КВН для воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy_pedagogicheskogo_kvn.docx23.24 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара ш.т.п. алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш

төрендәге балалар бакчасы” муниципаль

бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел

ММББУ “ 6 нчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы”   педагоглары белән үткәрелгән  КВНның (УМК) сценариясе

                                                                   Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2021

КВН телетапшыруыннан музыка яңгырый.

Алып баручы:  Исәнмесез, хөрмәтле педагоглар!

                           Бүген була КВН

          Гаҗәп күңелле уен.

          Педагоглар көч сынаша,

          Менә була тамаша!          

Без хәзер үзебезнең “Салават күпере” балалар бакчасы педагоглары белән  “Татарча сөйләшәбез” укыту – методик комплекты буенча әзерләнгән КВН – ярышны башлап җибәрәбез.

УМК ның төп персонажлары Акбай белән Мияу  сезне үз командаларында көтәләр. Кем, кайсы командада чыгыш ясавын җирәбә ярдәмендә билгеләрбез. (Җирәбә ярдәмендә катнашучылар командаларга бүленәләр.)

Командаларның  зирәклеген һәм тапкырлыгын билгеләүче  жюри әгъзалары белән дә танышып үтик:

1. Бакча мөдире – Камалова Лилия Иосифовна.

2. Өлкән тәрбияче – Ямалова Земфира Ильдаровна

3. Музыка җитәкчесе – Юсупова Наилә Накибовна.

Командаларның дөрес җавабы 5 балл белән билгеләнә. Бер команда сорауга җавап бирә алмаса, икенче команданың очка яуларга мөмкинлеге булачак.

I тур

Алып баручы:  Уенга кереп китү өчен, җылыну өчен җиңел сораулар.

 ( Командаларга чиратлап сорау бирелә )

- Уртанчылар төркемендә проект исеме ничек атала? (“Минем өем”)

- Зурлар төркемендә проектның исеме ничек?  (“Уйный – уйный үсәбез”)

- Мәктәпкә әзерлек төркеменең проекты ничек атала?(“Без инде хәзер зурлар- мәктәпкә илтә юллар”)

- УМК озынайтылып  ничек әйтелә? (Укыту – методик комплекты)

- Ничә төрле УМК төзелгән? Исемнәре һәм авторлары кем?

(1. Зарипова З. М., Кидрячева Р. Г. и др.  «Говорим по-татарски» - «Татарча сөйләшәбез» по обучению русскоязычных детей 4-7 лет татарскому языку;  

2. Хазратова Ф. В., Зарипова З. М. «Туган телдә сөйләшәбез» - «Говорим на родном языке»  по обучению детей татарской национальности 2-7 лет родному языку (развитие речи);  3. Гаффарова С. М. «Изучаем русский язык» по обучению детей татарской национальности 4-7 лет русскому языку;  

4. Шаехова Р. К. «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып» по обучению грамоте детей татарской национальности 6-7 лет.  )

- “Татарча сөйләшәбез” УМК сының һәр проектына  нинди методик әсбаплар әзерләнде? Ничәшәр трэк, аннимацион сюжетлар ясалды?

(“Минем өем” проекты: Аудиоматериал – 64 кисәк (ТРЭК),

Анимацион күренешләр – 11 данә, Эш дәфтәре – 17 бирем,

 “Уйный – уйный үсәбез” проекты: Аудиоматериал – 63 кисәк (ТРЭК), Анимацион күренешләр – 15 данә, Эш дәфтәре – 19 бирем,

 “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты:

 Аудиоматериал – 71 кисәк (ТРЭК), Анимацион күренешләр – 19 данә, Эш дәфтәре – 20  бирем)

- Уртанчылар төркемендә балалар ничә сүз белергә тиешләр?( 62)

-  Зурлар төркемендә балалар ничә сүз белергә тиешләр?(62+45=107)

- Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар ничә сүз белергә тиешләр?(62+45+60=167)

- “Минем өем” проектында нинди темалар өйрәнелә?(Гаилә, ашамлыклар, уенчыклар, саннар)

-  “Уйный – уйный үсәбез” проектында нинди темалар өйрәнелә? (Яшелчәләр, ашамлыклар, савыт – саба, киемнәр, шәхси гигиена, өй җиһазлары, бәйрәм “Туган көн”, бәйрәм “Сабантуй”)

- “Матур” сүзе кайсы төркемдә өйрәнелә?(Уртанчылар)

- “Яратам” сүзе кайсы төркемдә өйрәнелә?(Зурлар)

- Зурлар төркемендә балалар бер – берсенә сорау бирәләрме? Бирсәләр нинди сораулар? (Хәлләр ничек?Нинди? Ничә? Нәрсә кирәк?)

- Мәктәпкә әзерлек  төркемендә балалар бер – берсенә сорау бирәләрме? Бирсәләр нинди сораулар? (Нишли? Нишлисең? Нәрсә кирәк? Нинди? Ничә? Син кем? Кая барасың? Бу кем? Бу нәрсә?)

- Уртанчылар төркемендә балалар бер – берсенә сорау бирәләрме? Бирсәләр нинди сораулар? (Юк, бирелми)

II тур - Игътибарлылык бәйгесе

Предметлы картиналар күрсәтелә. Командалар картинаның  кайсы проекттан,  нинди темадан  икәнлеген белергә тиешләр.

   III тур - Сюжетлы – рольле уеннар

Ике команда үзләренә җирәбә юлы белән уеннар сайлап алалар. Тиешле диалогларны кулланып уртанчылар төркемендәге “Уенчыклар кибете”, зурлар төркемендәге “Яшелчәләр кибете” , “Ашханә” һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә  “Телефоннан сөйләшү” уеннарын уйнап күрсәтү.

“Уенчыклар кибете”

Акбай: Исәнме, Мияу!

Мияу: Исәнме, Акбай!

Акбай: Хәлләр ничек?

Мияу: Әйбәт.

Акбай: Аю бир.

Мияу: Нинди аю?

Акбай: Зур аю.

Мияу: Мә, зур аю.

Акбай: Рәхмәт.

Мияу: Сау бул, Акбай!

Мияу: Сау бул, Мияу!

“Яшелчәләр кибете”

Коля: Нәрсә кирәк?

Оля: Кишер кирәк.

Коля: Нинди кишер?

Оля: Тәмле кишер.

Коля: Ничә кишер?

Оля: Ике кишер.

Коля: Мә, ике кишер (кәбестә, суган, бәрәңге, кыяр)

“Ашханә”

Бала: Исәнме, Мияу.

Мияу: Исәнме, Оля. Нәрсә кирәк?

Оля: Аш (ботка, чәй, ипи, сөт) кирәк.

Мияу: Нинди аш (ботка, чәй, ипи, сөт)?

Оля: Тәмле аш (ботка, чәй, ипи, сөт).

Мияу: Мә, аш (ботка, чәй, ипи, сөт) аша.

Оля: Рәхмәт. Аш (ботка, чәй, ипи, сөт) тәмле.

“Телефоннан сөйләшү”

Коля. Исәнме, Оля! Хәерле көн!

Оля. Исәнме, Коля! Хәерле көн!

Коля. Хәлләр ничек?

Оля. Әйбәт. Коля, хәлләр ничек?

Коля. Әйбәт.

Оля. Коля, нишлисең?

Коля. Ботка ашыйм. Син нишлисең?

Оля. Мин уйныйм.

Коля. Сау бул, Оля.

Оля. Сау бул, Коля.

IV тур - Дүртенчесе артык

Командаларга дүрт сүз әйтелә, шуларның берсе артык. Уенчылар артык сүзне табып әйтергә тиешләр.

- Курчак, туп, әтәч, аю.

- Кишер, шалкан, суган, бәрәңге.

- Йөгерә, утыра, сикерә, ята.

- Каз, үрдәк, әтәч, тавык.

- Ипи, сөт, чәй, ботка.

- Кызыл, ак, сары, яшел.

- Төлке, бүре, тиен, керпе.

- Ки, сал, йокла, бие.

- Карават, диван, өстәл, урындык.

- Җырла, җырлыйм, җырлый, җырлады.

V тур - Көйне таны

Уртанчылар төркемендәге 47, 59, 63, зурлар төркемендәге 6, 20, 57, 62 һәм мәктәпкә әзерлек төркемендәге 12, 34, 50 трэкларны тыңлау. Кайсы төркемдә тыңланыла торган трэклар булуын билгеләү.

VI тур – Командир

Командаларга пиктограммалар бүлеп бирелә. Һәр команда шул пиктограммалар белән уенны оештыра.

VII тур- Дидактик уен “Нәрсә, нинди, нишли?”

Командаларга эт, песи, аю,бүре, төлке, керпе уенчыклары бирелә. “Нәрсә, нинди, нишли?” сорауларына җавап биреп шул уенчыклар турында җөмләләр төзү.

Йомгаклау

Уеныбызда  катнашнашуыгыз өчен зур рәхмәт, ә хәзер иң мөһиме – кайсы команда җиңүче булды һәм ничәшәр балл җыйды икән? Йомгаклау сүзен жюрига бирәбез. (жюри җиңүчеләрне билгели, бүләкләр бирә).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

Сценарий "Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Сценарий мероприятия, который посвящен ко дню родного языка, также включает в себя блог  ко дню ВОВ. При желании можно разделить на части....

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...

сценарий мероприятия "татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

quot;татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел" сценарий мероприятия...