Рахматуллина Гюзелия Исламовна

Сайт учителя татарского языка и литературы

Җилкәннәр җилдә сынала

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Участвовать в конкурсах

Увлечения: Чтение книг

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с. Новые Салманы, Алькеевский район

Место работы: МБОУ "Новосалмановская СОШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/rahmatullina-gyuzeliya-islamovna
Җирдә кеше торса торсын, Эзе калсын тирән булып. Үзе үлсә, эше калсын, Мең яшәрлек имән булып.
М. Җәлил.

 

                                                                 Гомеремдә җыйдым гыйлем –

                                                                 Мөгаллимнәр бирде белем.

                                                                  Күңелемә якын итеп

                                                                  Алган сабак – туган телем.

                                                                                   Илдус Гыйләҗев

 

    Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Шуларның берсе – аның туган теле. Ул – кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә.

   Кеше дөьяга аваз салу белән , аны тудырган ана үзенең сабыена туган телендә “балам” дип эндәшә. Баланың беренче әйткән сүзе дә туган телендә яңгырый. Кеше үзенең иң саф хисләрен бары тик туган телендә генә белдерә ала. Бөек Тукай юкка гына үзенең иң кадерле кешеләре әти - әниләренә рәхмәт сүзләрен, алар рухына багышлаган догаларын туган телендә белдермәгән.

 

                             И туган тел! Синдә булган

                             Иң элек кыйлган догам:

                             Ярлыкагыл, дип, үзем һәм

                             Әткәм - әнкәмне, Ходам!

 

   Безнең халкыбызның күңел җәүһәрләре бары тик туган телдә генә сакланып калган. Бары тик туган телдә генә алар күңелнең иң нечкә кылларын тирбәтә алалар.

    Бүген татар теле җөмһүриятебездә тдәүләт теле дип беркетелгән. Шуңа күрә аның кулланылыш даирәсе дә киңәя. Ул инде хәзер -  кешеләр арасында үзара аралашу коралы гына түгел, дәүләт эшләрендә дә хокукка ия булган тел.

 

                              Ул булганда адашмабыз –

                              Юлым туры нурлы көнем. 

                              Күз карасы кебек саклыйм

                              Анам телен – татар телен.

И. Гыйләҗев.

 

  

Авылымның гүзәл табигате

Әсир итте мине үзенә.

Сүнмәс сөю дәрте уятамын

Балаларда туган телемә.

Сиңа булган  изге хисләремне,

Сөю, мәхәббәтнең кайнарын

Мин тапшырыр өчен буыннарга

Укытучы эшен сайладым.

Мин бәхетле әгәр балаларым

Сөйләсәләр ана телендә.

Кайгыларын,шатлыкларын бергә

Бүлешсәләр татар телендә.

 

 

 

 Минем туган телем – татар теле. Шагыйрь Н. Нәҗми аны “җырдай моңлы”, Р. Фәйзуллин “тыйнак, басынкы, түзем”И. Гыйләҗев “тәмле, күркәм, өстен”, ә Х. Туфан исә “күкрәүләр теле, батыр һәм җәүһәр мирас” дип атый.

  

 

И туган тел, и матур тел,

Әткәм - әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы.

 

Үзенең туган телгә мәхәббәтен татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әнә шулай матур итеп әйтеп биргән. Чынлап та, туган телне чын мәгънәсендә ярату – туган илеңне, әткәң - әнкәңне ярату белән бер. Туган телне юкка гына ана теле дип атамаган шул халык!

 

 

                                     

 

 

 

 

 

 

               

 

 

 

 

О себе

Мин 1997 нче елда Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамладым. Үз белгечлегем буенча эш стажым - 28 ел.

Балаларны яратам, хезмәттәшләремне хөрмәт итәм. Дус, тату коллективта эшләвем белән горурланам.

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Ф. Яруллин "Җилкәннәр җилдә сынала", И. Юзеев "Гашыйклар тавы", Ә. Еники "Әйтелмәгән васыять".

Мой взгляд на мир

   Яшәү матур!

Мои достижения

 

 

 

 


 

Моё портфолио

Электрон портфолиомны яңарту өстендә эш бара.

Добавить грамоту в портфолио