Фәнни эшләр

Шакирова Алсу Хамитовна

Предварительный просмотр:

Казан  федераль университеты

Педагогика һәм психология институты

Идел буе регионара укытучыларның белемен күтәрү һәм

өстәмә белем бирү үзәге

Йомгаклау проект эше

Тема: Мин өйдә булышчы” бүлегендә дәресләрне планлаштыру

(5 сыйныфта (Р.З. Хәйдарова) татар теленнән ФДГББС таләпләренә туры китереп интерактив белем бирү структураларын кулланып дәресләр эшкәртмәләре)

Башкарды: белем күтәрү курсына килгән тыңлаучылар

                                                          1) Ахметова С.В. Алексевск районы “Алан  

                                                           урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ

                                                          2)Волкова Р.Н. Совет районы немеө телен

                                                          тирәнтен өйрәнүче 72нче Гомуми белем

                                                          бирү мәктәбе,

                                                          3)Галимова Г.Н. Балык бистәсе районы

                                                         “Яңа арыш гомуми белем бирү мәктәбе”,

                                                          4) Гарипова Р.А. Тәтеш райноны “Килдеш

                                                          урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБГББУ

                                                          5) Нафигина Г.А. “Тәтеш 2нче урта мәктәп”

                                                          МБГББУ

                                                          6) Шакирова А.Х. Кама Тамагы районы  

                                                          “Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Вазыйфалары: татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Проект эше яклауга тәкъдим ителде.

Проект эшенең җитәкчесе:

_________________(С.М.Трофимова)

    11   ”    ноябрь     2013 ел.                                                                            

Казан 2013

  1. Эчтәлек

Темалар

Битләр

1. Эчтәлек

2

2. Кереш

3

3. Проект турында

4

3.1. Проектның төп максаты

4

3.2. Фаразлау (гипотеза)

4

3.3. Проектның бурычлары

5

3.4. Көтелгән нәтиҗә

5

3.5. Проектның тикшерү объекты

5

3.6. Проектның фәнни яктан әһәмияте

5

3.7. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы

5

4. “Мин өйдә булышчы” бүлегендә дәресләрне планлаштыру  

6

4.1. Эш программасының эчтәлеге

6

4.2.“Мин өйдә булышчы” бүлегендә универсаль уку гамәлләре  

7

4.3. 5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән “Мин өйдә булышчы” бүлегенә эш программасы

8

5. 3нче дәрес: “Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә.” темасына дәреснең технологик картасы

9

6.  3нче дәрес: “Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә.” темасына эшкәртмә.

16

7.  4-5нче дәрес: “Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең   зат –сан белән төрләнеше ” темасына В.Д.Шадриков методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

23

8. Проектны бәяләү

32

9. Кулланылган әдәбият

33

10. Кушымталар

34

2. Кереш

Гомуми белем бирү системасы үзенең яшәешенә тышкы үзгәрешләрнең көчле йогынтысын тоя. Аңа яңа рухи-әхлакый һәм социаль-икътисади таләпләр куела. Алар дөнья үсеше үзенчәлекләренә бәйле рәвештә арта бара. Ул таләпләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

- җәмгыять үсеше тизләнешенең тиз үзгәрүчән шартларда укучыларны тормышка әзерләү бурычын куюы;

- культураара үзара ярдәмләшү даирәсенең шактый киңәюе барышында мәктәп тәмамлаучыларның белемле булуы, һәркем белән уртак тел таба белүе һәм толерантлы булуы;

- глобаль проблемаларның барлыкка килүе һәм үсеше яшьләрдән заманча фикерләүне таләп итүе;

- җәмгыятьне демократияләштерү, сәяси һәм социаль юнәлешне сайлап алу мәктәпкә гражданнарда шундый сайлап алуга әзерлек формалаштыру кирәклеген искәртүе;

- икътисадның динамик үсеше һәм эш белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәткәрләрнең һөнәри квалификациясен күтәрүдә һәм белемен арттыруда даими ихтыяҗны билгеләүче тирән структур үзгәрешләр мәктәп тәмамлаучыларда гомер буе белемен арттыру теләген һәм сәләтен үстерү зарурлыгына ишарә ясавы.

XX гасыр ахыры һәм XXI гасыр башы мәгълүмати технологияләрнең бик нык үсүе, информацион бушлыкның тиңдәшсез үзгәрүе темплары белән истә калды. Иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре турында мәгълүмат булуы күптән инде гадәти күренешкә әйләнде. Мәгълүмати мохитне проектлаштыру һәм аның белән идарә итүне оештыру мәсьәләләре эшчәнлекнең теләсә кайсы өлкәсендә, шул исәптән мәгариф өлкәсенең дә көндәлек эшенә әверелде.

Хәзерге заман кешесе мәгълүматлар чолганышында яши һәм яңа мәгълүмати технологияләрдән башка ул аларны үзләштерә дә, җәмгыять үсеше өчен файдалана да алмый. Тормышыбызга компьютер һәм шуның белән бергә мәгълүмати технологияләр ныграк үтеп керә бара. Алар укучыга гына түгел, хәтта укытучының үзенә дә үсәргә киң мөмкинлекләр бирә. Белем бирү процессын компьютерлаштыру – мәгариф үсешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Технологик алгарыштагы һәр яңалыкка балалар сокланып карый. Һәм, әлбәттә, аларның кызыксынучанлыгын һәм танып-белү активлыгын үз шәхесләренең максатчан үсешенә юнәлдерү мөһим. Нәкъ менә дәрестә укучылар укытучылары җитәкчелегендә үз интеллектларын һәрьяклап үстерү, белем алу һәм тормыш мәсьәләләрен хәл итү өчен мәгълүмат туплау ысулларына ия булу максатында, компьютер технологияләрен кулланырга өйрәнәләр. Компьютер – белем алу өлкәсендәге максатка ирешү, укыту процессын баету, бала шәхесе һәм укытучының һөнәри осталыгы үсешенә йогынты ясау чарасы ул. Димәк, компьютер технологияләреннән файдалану – укучыларның танып-белү эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк оештыру мөмкинлеге бирә. Бу исә аларның активлыгын һәм зирәклеген, иҗади сәләтен үстерергә, һичшиксез, ярдәм итә.

Проект эшен рус мәктәбендә рус балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары куллана ала.

Проект темасын сайлаганда рус мәктәпләрендә укучы рус балаларының дәрес үзләштерүләренә, андагы мохит тә игътибарга алынды.

3.1. Проектның төп максаты: ФДБС таләпләренә, интерактив технологиягә нигезләнгән “Мин өйдә булышчы ” бүлегенә караган дәрес материалларын эшкәртү һәм кулланышка кертү.

Укучыларны билгеле үткән заман хикәя фигыль формасы белән җөмләләр төзергә, аны сөйләмдә актив кулланырга, мантыйкый фикерләргә, бәйләнешле сөйләм төзергә өйрәтү.

3.2. Фаразлау (гипотеза):

-укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;

-нәзари (теоретик) белемнәрен гамәлдә куллану;

-сәләтләре төрле булуга карамастан, һәрбер укучының катнашуына ирешү.

3.3. Проектның бурычлары:

        - ФДБС таләпләрен өйрәнү

        - ФДБС таләпләренә, интерактив технологиягә нигезләнгән дәрес материалларын эшкәртү

-  дәресләрнең технологик карталарын төзү

- контроль бәяләү материалларын төзү

- татар теле һәм әдәбияты укытучыларның практикасына кулланышка кертү.

3.4. Көтелгән нәтиҗә:  укытучыларга гамәли ярдәмлек булдыру;

укучыларның билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын яхшы үзләштерүенә ирешү һәм тупланган белемнәрен сөйләмдә куллану.

3.5. Проектның тикшерү объекты:

Балалар белем ала торган рус төркемнәре өчен дәресләр, аларда билгеле үткән заман хикәя фигыль темасының бирелеше.

3.6. Проектның фәнни яктан әһәмияте:

Татар теленең грамматикасын өйрәнү белән шөгыльләнүче, эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, рус мәктәбендәге рус төркемнәрендә укытучы мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.

3.7. Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы:

Аның әһәмияте һәм яңалыгы рус мәктәпләрендәге рус балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була алуында.

4. “Мин өйдә булышчы” бүлегендә дәресләрне планлаштыру  

4.1. Эш программасының эчтәлеге

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Мин өйдә ярдәмче 12 сәгать

Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү.

Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү.

Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.

Мин идән юам. Син идән юасыңмы? Идән ю әле.  

Ярый, мин идән юам. Юк, юмыйм. Мин риза. Мин риза түгел.

Айдар эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша.

Әнигә булышырга, идән юарга кирәк. Син булдыргансың, яхшы эшләгәнсең. Син эшчән, тырыш, ярдәмчел.

Тузан суырта, тузан сөртә, кер үтүкли, чүп чыгара, себерә, ашарга әзерли, әрчи, тыңлаучан,  ихтирамлы, җитез, көчле, мактанчык (түгел), алдаша, булышчы, алдашмый, минем фикеремчә, минем уйлавымча, мич, ярдәмчел, иртә тора, алтын, тимер, иртәнге, кичке, көндезге, булдыра.

4.2. “Мин өйдә булышчы” бүлегенә универсаль уку гамәлләре

Регулятив универсаль уку гамәлләре

Танып белү

универсаль уку

 гамәлләре

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

Билгеләгән кретерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү.

Аңлап уку, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү  характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру; объектларны чагыштыру; классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эшчәнлек процессында контроль һәм бәя бирү.

Әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү; әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү, күмәк эшне планлаштыру;

4.3. 5 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен татар теленнән

“Мин өйдә булышчы” бүлегенә тематик план

  Дәреснең темасы

Сәг

саны

Дәрес тибы

Лексика

Грамма- тика

Контроль

формасы

Өй эше

Мин өйдә булышчы 12 сәг.

1-2

Сәгать ничә?

2

Гкк

д\м сөйләм

Сәгать ничә?

Җөмлә төзү, тәрҗемә итү

Сорау-җавап

4 нче күнегү 36 нчы бит

9 нчы күнегү 37 нче бит

3

Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә

1

ЛГКФ

Сөртте, тузан суырттысеберде,

Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Кагый-дәне өйрәнергә, 9 нчы күнегү 39 нчы бит

4-5

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

2

ЛГКФ

 Су сипте, җыйды, җыеш-тырды

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

1) рәсем ясау.

2) диолог төзү.

3) кроссворд төзү.

6

Фигыльләне кабатлау дәресе

1

ГКФ

д\м сөйләм

Фигыль-ләне кабатлау

Сорау-җавап, сүзлек диктанты

7

Контроль эш

1

Контроль

Контроль эш

8

Инфинитив-ның барлык һәм юклык формалары

1

ГКФ

ГКК

Инфини-тив

6 нчы күнегү 51 нче бит

9

Теләк белдерә торган аналитик Фигыль

1

гкф

Ашыйсы килә, эшлисем килә, укыйсым килә һ.б.

Теләк белдерә торган аналитик Фигыль

Диалогик сөйләм

5 нче күнегү 54 нче бит

10

Заманышлы фигыль формаларын куллану

1

Йомгак-лау

дәресе

Алайса, кинәт, аш әзерли, әрче

Заманышлы фигыль формаларын куллану

Индив.\фронт. Сорау, җөмләләр төзү

2 нче күнегү 53 нче бит

11

Фигыль формаларын Рәсимгә бәя биргәдә куллану

1

ГКК

д\м сөйләм

Бәрәнге әрчергә булышам. Мәсьәлә чишәргә кирәк,

әнисен алдады..

Үткән заман хикәя

Фигыльнең ясалышын камилләштерү

Рәсимгә бәя бирү

8 нче күнегү 54 нче бит.

12

Мөстәкыль эш. Мин өйдә булышчы.

1

ГКК

Мөстә-кыль эшли белү

Мөстә-кыль эш

5. 3нче дәрес: “Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә.” темасына дәреснең технологик картасы

Фәне: Татар теле 

Сыйныфы: 5 нче сыйныф

Дәреснең этабы

Укытучының эшчәнлеге

Укучы

эшчәнлеге

Укучының

универсаль уку гамәлләре

I. Оештыру

Исәнләшү; дежур укучы белән әңгәмә кору; уңай хәләт булдыру

Исәнләшү; укытучы белән әңгәмә кору;  уңай хәләт булдыру

Шәхес: мотивация;

Танып – белү: аңлап тыңлау, үз фикерләрге әйтеп бирү

Регулятив: төзәтмәләр кертү, ихтияр көчен җайга салу;

Коммуникатив: Укытучы һәм яшьтәшләр белән уку  хезмәттәшлеген планлаштыру,

дәрескә кирәкле әсбапларны барлау, укучыларның фикерләрен дәрескә юнәлдерү (оештыру мизгеленең төп максаты булып, укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру тора).

II. Актуаль-ләштерү.

Яңа материаны үзләштерү өчен белем дәрәҗәсен билгели.

Гадәти  кимчелекләрне билгели, кирәк булганда дәрес планын төзәтә.                

Белемнәрне телдән әйтеп китәләр, материалны әйтеп куялар.

Биремне формалаштыралар

(Группада эш МИКС ФРИЗ ГРУПП). Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? структураларын искә төшерәләр. Кычкырып җавап бирәләр, бер-берсен тулыландыралар.

Т.б.:  конкрет шартларга бәйле рәвештә, биремнәрне үтәүгә эффектлы ысуллар сайлау;

К.: укытучы һәм әңгәмәдәшләре арасында хезмәттәшлекне булдыру, әңгәмәдәшең белән элемтәне урнаштыра һәм саклый белү, инициатив рәвештә диалог алып бару, репликаларга тиз җавап кайтару;

Р.: контроль,  төзәтмәләр кертү;

III. Проблема-ны форма-лаштыру

 Җөмләләрне чагыштырыгыз Нинди сүз төркеме үзгәрде? Бу үзгәрешләр җөмләнең мәгънәсенә йогынты ясадымы? (предложить перевести на рус. яз. предложения)

 Килеп туган кыенлыкны билгелиләр. Фигыльдә үзгәрешләр барлыкка килде.

Беренче баганадагы эш-хәрәкәт хәзерге вакытта бара, шуңа күрә бу - хәзерге заман, ә икенче баганада инде эш эшләнгән – бу үткән заман.

Т. б:  проблеманы уйлап чыгару; тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү  характерындагы проблеманы билгеләү 

Р.: максатны билгеләү;

К.: коммуникация шартлары һәм бурычлары белән туры килерлек итеп, үз фикереңне тулы һәм төгәл әйтә белү,

карар кабул иткәнче гомуми проблемаларны шәхси проблемаларга караганда өстенлеген билгеләү, төрле карашларны чагыштыра белү.

IV. Дәреснең темасын форма-лаштыру, бурычла-рын билгеләү .

Какой вопрос у вас  возникает? Какова будет тема нашего урока? Чему мы сегодня должны научиться? (окончательный вариант темы записывается на доске и в тетрадях).

Сорауларны формалаштыралар.

Дәрес темасын билгелиләр

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

Бурычы: кушымчаларның ялгану ысулларын белү, сөйләмдә һәм язуда дөрес кулланырга өйрәнү

V. Кыенлык-лардан чыгу проектын төзү

Таблица күрсәтелә, Аның нигезендә кагыйдә һәм алгоритм билгелиләр. Нәтиҗә ясагыз, кагыйдәне әйтегез. Проблеманы хәл итүнең алдан фаразланган чарасын тәкъдим итә.

 Таблицаны өйрәнәләр. Кагыйдәне формалаштыралар (групповая  работа ТАЙМД РАУНД РОБИН),

Нәтиҗә ясап, кагыйдә һәм алгоритмны уйлап чыгаралар. Дәреслекнең 38нче битендәге теоретик материалның эчтәлеге белән чагыштыралар,дәвамын формалаштыралар

 

Т.б.: анализ, синтез, нәтиҗә чыгару, модельләштерү, мөстәкыйль рәвештә  иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны чишү  ысулларын уйлау, тиешле мәгълүматны сайлап алу, төп мәгълүматны аеру, фикерне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү  характерындагы проблеманы билгеләү;

Р.: планлаштыру, фараз итү;

К.: бурычларга һәм  коммуникация шартларына туры килердәй, үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү, сайлаганчы һәм карар кабул иткәнче төрле яклап чагыштыра белү, үз фикереңне  дәлилләү һәм коммуникациядә урыныңны таба белү

VI. Яңа тема буенча беренчел ныгыту

Проблеманы хәл итүнең  чарасын әйтеп карау буенча эшне оештыра.

Укыту бурычларының чишелешенә нигезләнгән ысулны сайлыйлар (СЁ ЗЕ КЛАСС) Кычкырып укып, класс буенча хәрәкәтләнеп, сыйныфташларының идеяләрен үз битләренә кушып, кагыйдәне формалаштыралар.

Алгоритм буенча бурычларны чишү.  3нче күнегү, телдән

 Т.б.: беренчел нәтиҗә чыгаруга ирешү, белемнәрне структуралаштыру,

 тикшерү ысулларын үзләштерү, фикерне логик чылбырга салу, иҗади һәм эзләнү  характерындагы проблеманы билгеләү;

Р.: төзәтмәләр кертү;

К.: фикерне дөрес һәм аңлы итеп төзү, үз фикереңне  дәлилләү һәм коммуникациядә урыныңны таба белү

V. Күнегүләр ярдәмендә ныгыту

Эталон буенча мөстәкыль эшләүне, үз-үзеңне тикшерүне оештыра.

Мөстәкыйль эш, карточкалар белән эталон (үрнәктә күрсәтелгәнчә)  буенча, үз-үзеңне тикшерү 

Р.:   эталоннан тайпылышлы һәм үзлекләрне билгеләү максатыннан контроль эшчәнлекнең ысулларын һәм нәтиҗәне чагыштырып карау формасы; төзәтмәләр кертү :

Бәя бирү (нәрсә үзләштерелгән һәм нәрсә үзләштерелергә тиеш-укучылар тарафыннан билгеләү, үзләштерелү дәрәҗәсен һәм сыйфатын таный белү).

К.: үз фикереңне төгәл һәм дөрес итеп әйтә белү, коммуникация позициясендә үз фикереңне дәлилләү һәм формалаштыру

VI. Үзбәя. Мөстә-кыйль эш, мисал буенча үзбәя кую.

Дифференциаль биремнәрне мөстәкыйль эшләүне оештыра. Сайлап.

Биремнәрне сайлап алып, мөстәкыйль рәвештә эшлиләр.

10 минуттан эшләре эталон буенча  тикшерелә.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                 Эшнең нәтиҗәсен укучылар үзләре билгели. Әгәр укучы биремне “4” яки “5”легә эшләп өлгермәсә, бирем саналмый.

Р.: Планнаштыру: ахыргы нәтиҗәне исәптә тотып йомгаклау максатының тәртибен билгеләү план төзү һәм эшчәнлегенең тәртибен билгеләү;  фаразлау:  (үзләштерү дәрәҗәсен һәм аның вакытлы характеристиканы алдан белү; үз ихтияр көчен тәртипкә салу: Көч һәм энергияне туплау сәләте; ихтияр көчен арттыру сәләте ситуация буенча мотивлаштырылган конфликтны сайлау һәм каршылыкларны җиңү.

VII. Рефлексия.

Укучыларның хәтерендә яңа белемнәрнең билгеләнешен оештыра, киләсе дәресләрдә эшләү өчен авырлыкларны билгеләп кую  

 Куелган бурычлар ярдәмендә үз эшчәнлекләренең нәтиҗәләрен билгелиләр.

Т.б.: эшчәнлек шартлары һәм  рефлексия ысуллары , контроль һәм процессны бәяләү, эшчәнлекнең нәтиҗәләре;

Ш.: уңыш критерийлары нигезендә үзбәя, уку эшчәнлегендә уңышка ирешү- ирешмәүнең сәбәпләрен уңай яктан аңларга тырышу;

К.: үз фикереңне төгәл һәм дөрес итеп әйтә белү, коммуникация позициясендә үз фикереңне дәлилләү һәм формалаштыру, үз  уйларны танып –белү өчен критерийларны куллану. 

Р.: бәя бирү (нәрсә үзләштерелгән һәм нәрсә үзләштерелергә тиеш-укучылар тарафыннан билгеләү, үзләштерелү дәрәҗәсен һәм сыйфатын тану).

VIII. Йомгаклау

 Дәрестә эшчәнлеккә укучылар тарафыннан үзбәя бирү һәм анализлау

Яшьтәшләренең һәм үзләренең эшчәнлекләренә бәя бирәләр

 IX Өй эше

Өй эшенә биремнәр тәкъдим итү

  1. 3нче дәрес: “Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә.” темасына эшкәртмә. 

Тема: “Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында төшенчә бирү”

Дәрес тибы:

Лексик грамматик күнекмәләрне формалаштыру

Максат:

Белем бирү максаты

а) Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең ясалышы турында мәгълүмат алу;

ә) Билгеле үткән заман хикәя фигыль җөмләдә эш яки хәрәкәтнең үтәлү вакытын  белдерү өчен куллануын аңлату;

б) сөйләмдә, язма эшләрдә билгеле үткән заман хикәя фигыльне дөрес куллануга ирешү.

Үстерү максаты

а) билгеле үткән заман хикәя фигыль формаларының куллану күнекмәләрен үстерү;

ә) билгеле үткән заман хикәя фигыль турындагы белемнәрне формалаштыру

Тәрбияви максат

а) Хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләүгә ирешү; әти-әнигә ярдәм итү теләге булдыру.

Җиһазлау:

Проектор, ноутбук, таймер, дәрескә презентация, дәреслек, МЭНЕДЖ МЭТ (кушымта №1), белемнәрне тикшерү өчен карточкалар

Методлар:

Әңгәмә, аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап, интерактив белем алу структураларын куллану (МИКС ПЭА ШЭА, ТАЙМД ПЭА ШЭА, СЁ ЗЕ КЛАСС, КЛАССБИЛДИНГ ).

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше:

1) Исәнләшү (дәрескә кирәкле әсбапларны барлау, укучыларның фикерләрен дәрескә юнәлдерү, оештыру мизгеленең төп максаты булып, укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру тора).

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез саумысыз!

- Кәефләрегез ничек?

-Кояшлы иртә кебек.

- Сез татар теле дәресенә эзерме?

-Әйе, әзер.

-Бик әйбәт, утырыгыз.  

2) Дежур укучы белән әңгәмә

II. Актуальләштерү. (укучыларның сөйләмендә ситуатив конструкцияләрне дөрес куллануга ирешү, татар телендә дөрес сөйләмгә өйрәтергә омтылу)

1) Өй эшләрен тикшерү:

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?  конструкцияләрен үзләштерүне тикшерү. (Структура МИКС ПЭА ШЭА ( укучылар музыка астында әйләнәләр, музыка туктагач, парлашалар, үзләренең җаваплары белән бирелгән тема буенча фикер алышалар, (ТАЙМД ПЭА ШЭА)

Слайд 1

- Спроси у партнера во сколько начинаются уроки?

- Спроси у партнера во сколько заканчиваются уроки в школе?

- Пригласи партнера в три часа сходить в библиотеку; и т.д.

2) Уку мәсьәләсен ачу өчен проблемалы сорау кую

Слайд 2

  • 1нче һәм 2нче баганалардагы җөмләләрне укыгыз. Алар нәрсә белән аерылалар?

Рәсим тора.                                     Рәсим торды.

Рәсим юына.                                   Рәсим юынды.

Рәсим ашый.                                   Рәсим ашады.

Нәсим зарядка ясый.                     Нәсим зарядка ясады.

Нәсим мәктәпкә китә.                   Нәсим мәктәпкә китте.

Нәсим мәктәптән кайта.                  Нәсим мәктәптән кайтты.

- Фигыльләрдәге кушымчалар б\н аерылалар.

- Как эти изменения повлияли на смысл предложений?

(җөмләләрне русчага тәрҗемә итәргә тәкъдим ителә)

  • В 1 столбце действие происходит сейчас. Во 2 столбце действие произошло.

Слайд 3

Закончите предложение:

- Если действие происходит сейчас, то это ... (Настоящее время глагола)

- Если действие произошло, то это ... (Прошедшее время глагола)

 - Прошедшее время глагола в татарском языке имеет две формы: определенное прошедшее время и неопределенное прошедшее время.

И тема нашего урока “Определенное прошедшее время изъявительного наклонения глагола.” - “Билгеле үткән заман хикәя фигыль” Прошедшее опредененное время употребляется тогда, когда реальность передаваемого факта не подлежит сомнению: ул китте (он ушел).

- Какие вопросы у вас возникают по данной теме?

Слайд 4

- Какие окончания имеет определенное прошедшее время изявительного наклонения глагола?

- По какому признаку присоединяются аффиксы к основе глагола?

Именно на эти вопросы мы должны ответить в течении урока, и научится использовать полученные знания в практике.

III.  Кыенлыклардан чыгу проектын төзү.

  1. Посмотрите на таблицу. Что можно сказать по данной таблице?

Какое правило можно составить по таблице? -1 группа.  Кушымта № 2

Cоставьте алгоритм по заданной схеме.  – 2 группа. Кушымта № 3

Проговорите ответ в команде по кругу в течении 1 минуты. Начинает партнер №1.

Слайд 5

Основа оканчивается на

Основы глагола

Аффиксы

гласный или звонкий согласный звук

Яз

-ды

Кил

-де

Аша

-ды

глухой согласный звук

Кит

-те

Кайт

-ты

2) Укучылар нәтиҗә ясый: Әгәр дә сүз сузык авазга яки яңгырау тартыкка бетсә, –ды\-де кушымчалары ялгана. Әгәр дә сүз яки саңгырау тартыкка бетсә, –ты\-те кушымчалары ялгана.  

3) Алгоритм:                           Основа глагола

                                         

                                             Согласный                      Согласный  

Гласный звук                 звонкий звук                      глухой звук

                                 -ды                                                        -ты                            

                                 -де                                                         -те                          

                                      Билгеле үткән заман хикәя фигыль

4) Кагыйдә белән эш (дәреслек 38 бит).

- Представьте, что в тексте уже даны глаголы с аффиксами –ды\-де,-ты\-те. как вы узнаете какое это время?

Если глагол оканчивается на –ды\-де, -ты\-те, то это прошедшее определенное время глагола.

IV. Яңа тема буенча беренчел ныгыту

1) Кагыйдә буенча фикер алышу (Структура СЁ ЗЕ КЛАСС)

Класс буенча хәрәкәтләнеп, иптәшләренең фикерләрен үзләренең битләрендә  теркәп, кагыйдәне уйлап чыгаралар  (2 мин)

2) 3 нче күнегү 39 нчы бит

Укыгыз.Үткән замандагы фигыльләрне табыгыз. Алар ничек ялганган? Бирелгән алгоритм буенча әйтегез.  

Кичә Марат иртәнге сәгать җидедә торды. Салкын су белән юынды. Зарядка ясады. Ул иртәнге ашны ашады һәм мәктәпкә китте. Аннан соң ул өйгә кайтты, дәресләрен әзерләде.

V. Күнегүләр ярдәмендә ныгыту

1) Дәреслек белән эшләү.

Дәреслекнең 39нчы битендәге 4нче күнегүне язмача эшләү (фигыльләр белән җөмләләр төзегез).

Слайдтагы биремне укучылар дәфтәрләрдә башкаралар.

Слайд 6

Бирем: үрнәккә карап хәзерге заман фигыльләрдән үткән заман фигыльләрне төзегез. (5 фигыль сайлап язарга).

 Бара, килә, китә, укый, пешерә, юа, уйный, җыя, сөртә, себерә.

Слайд 7

Үрнәк: яза – яз – язды

Правильные ответы:

Бара –  бар - барды                                

Килә - кил – килде

Китә -  кит - китте

Укый –укы - укыды

Пешерә - пешер - пешерде

Юа – ю - юды

Уйный – уйна - уйнады

Җыя – җый - җыйды

Сөртә - сөрт –сөртте

Себерә - себер –себерде

Килеп чыккан сүзләрне тәрҗемәсен табалар. Сүзлекләргә язып куялар.

3) Өйрәнелгән сүзләрне ныгыту. КЛАССБИЛДИНГ структурасы (төркем (4 укучы) колоннага тезелеп баса, укытучы беренче катнашучыга бирем бирә, бирелгән биремне үтәп, музыка астында хәрәкәтләнә, калганнары аның артыннан кабатлыйлар. Музыка туктагач, укучылар урыннары белән алмашыналар һ.б.) мәсәлән: укытучы “Идәнне ю”дип  әйтә, барысы да әйткәнне үтиләр.

4) Рәсемнәр белән эшләү.

Слайд 8 (Кушымта №4)

Слайдтагы рәсемнәргә карап сорауларга җавап бирегез. МИКС ПЭА ШЭА структурасы (укучылар музыка астында әйләнәләр, музыка туктагач, парлашалар, үзләренең җаваплары белән бирелгән тема буенча фикер алышалар, ТАЙМД ПЭА ШЭА структурасын кулланып)

Малай нишли?

Сез бу эшләрнең барысын да эшлисезме?

Ә кайсыларын эшләмисез?

Малайга исем бирегез.

Ул нишләде?

Рәсемдәге эшләрне иптәшеңә эшләргә куш.

VI. Үзбәя. Мөстәкыйль эш, мисаллар буенча үзбәя кую.

Сезнең каршыгызда биремле карточкалар ята. (Кушымта № 5)  

« 3ле» белән билгеләнгән биремне барысы да эшләргә тиеш.  «4ле» һәм «5ле» белән билгеләнгән биремне теләкләре буенча эшлиләр. Сез бу эшләрне төркемләп яки икенче пар белән эшли аласыз. Эшләү вакыты -10 минут.

Задание «на 3»:

Үткән заман хикәя фигыльне русчага тәрҗемә итегез.

Барды, килде, китте, укыды, пешерде, юды, уйнады, җыйды, сөртте, себерде.

Задание «на 4»:

1.Бирелгән сүзтезмәләрдән билгеле үткән замандагы хикәя фигыльләрне язып алырга,кушымчаларын билгеләргә:

Җөмләләрне язам, бәлеш бешерә, шигыйрь сөйлиләр, дуслар белән аралашам, урынны җыя, тузанны сөртә, сеңле белән уйный.

2. Өйрәнелгән фигыль кушымчалары ярдәмендә сузтезмәләрне алмаштырырга.Бер гади җөмлә төзергә.

Мәктәпкә китә -

     Җыр җырлый -

    Аш пешерә -

    Идән себерә -

Задание «на 5»:

1. Бирелгән фигыльләргә антонимнар уйларга (өйрәнелгән фигыльләр буенча) кушымчаларның астына сызарга.

Килде - китте

Ятты  – торды

Менә - төшә

Баса - утыра

2. Антонимнар белән бер гади җөмлә төзергә.

Күнегү  биремнәре буенча укучылар үзләренә билгеләр куялар, аннары җавапларын тактадагы (экрандагы) дөрес җаваплар белән чагыштыралар  

VII. Рефлексия. Бирелгән фигыльләрне төгәл итеп кабатлап, бүген дәрестә нәрсә эшләгәнне сөйләгез.

Слайд 9

Төзе..ек  - состовляли,образовывали,

өйрән..ек - изучали, тренировались,

файдалан..ык - использовали,

дәлиллә..ек - доказывали,

эшлә..ек - выполняли,

уйна..ык - играли

тикшер..ек – проверяли.

VIII. Йомгаклау.

Дәрескә йомгак ясау.

Аеруча актив катнашкан һәм дөрес җавап биргән укучыларга билгеләр кую һәм игълан итү.

IX. Өй эше.

Слайд 10

а) Билгеле үткән заман хикәя фигыль темасын кабатларга;

ә) Җый, үтүклә, сөрт фигыльләрен билгеле үткән заман хикәя фигыль формасында кулланып, җөмләләр төзеп язарга (9нчы күнегү 39 бит).

X. Дәресне тәмамлау, укучылар белән саубуллашу.

  1. 4-5нче дәрес: “Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең  

 зат –сан белән төрләнеше ” темасына

В.Д. Шадриков методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе.

 

Сыйныф: 5

Төркем: рус төркеме

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова “Татар теле”

Тема: “Билгеле  үткән заман хикәя  фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.”

Дәрес тибы: Лексик грамматик күнекмәләрне формалаштыру.

Максат: 1. Билгеле  үткән заман хикәя фигыльләрне  зат-сан белән төрләндерергә өйрәтү; зат-сан белән  

                    төрләндергән фигыльләрне сөйләмдә, язма эшләрдә дөрес куллана белүләренә ирешү.

                2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгеле  үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру; креатив  фикерләү сәлатләрен үстерү; укучыларны ирекле аралашуга тарту;

                3. Татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру; хезмәткә мәхәббәт тәрбияләүгә ирешү; әти-әнигә ярдәм итү теләге булдыру.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, презентация, индивидуаль карточкалар, дәреслек, аудиоязма. 

Методлар: Әңгәмә, аңлату, биремнәрне аерым-аерым үтәү, сорау-җавап,  интерактив белем алу структураларны куллану (МИКС ПЭА ШЭА, ТАЙМД ПЭА ШЭА, СЁ ЗЕ КЛАСС, КЛАССБИЛДИНГ, ТАЙМД РАУНД РОБИН ).

  

         Дәрес этаплары

Этапның эчтәлеге

I   Оештыру моменты:

Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.

Укучылар өчен максат: дәрескә игътибар булдыру.

− Хәерле иртә, балалар!

− Кәефләрегез әйбәтме? “Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

 -  Хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, яхшы.

 -  Ә, сезнең хәлләрегез ничек?

 -  Рәхмәт, әйбәт

 II  Актуальләштерү:

1.Укытучы өчен максат: Үткән теманы аңлау дәрәҗәләрен ачыклау, үзләштерү. Укучыларга мөстәкыйль рәвештә эшләү өчен  проблемалы ситуация тудыру.

2.Укучылар өчен максат: өй эшенең дөреслеген тикшерү; Уку максатын билгеләү.

Алымнар:

1. Өй эшен карап чыгу

2. Обучаюшая структура ТАЙМД РАУНД РОБИН

3. Хаталарны ачыклау, төзәтү

4. Дөрес итеп уку

1. - Балалар, сезгә өй эше итеп, кагыйдәне истә калдырырга, 39нчы бит 9 нчы күнегүне эшләргә кушылган иде.

- Сез аны эшли алдыгызмы?

- Әйе, эшли алдык.

- Маша, кагыйдәне  аңлатып  бир әле.

- билгеле үткән заман хикәя фиг. – ды,-де, -ты, -те кушымчалары белән ясала, бар-ды, кил-де, ач-ты, эч-те. Юклык формасы – ма,-мә: бармады, эчмәде.

- Балалар, скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –ды, -де?

- Если слова заканчивается на звонкую согласную или на гласный звук.

- Дөрес. А  скажите в каких случаях мы будем к глаголу (фигыль) прибавлять окончание –ты, -те?

- Если слова заканчивается на глухую согласную.

- Бик дөрес, афәрин

(Дәфдәрдәге җөмләләрне укып китәләр)

2. ТАЙМД РАУНД РОБИН  структурасы буенча ситуатив диалоглар төзү

  • Сообщи другу о том, что делала твоя мама вчера.
  • Сообщите другу о том, что ты делал вчера.
  • Сообщите другу о том, что вы с мамой делали вчера.
  • Сездә нинди кыенлыклар туды?
  • -ды/-де,-ты\-те кушымчалы фигылләргә зат алмашлыклары кушымчаларын ялгаганда кыенлыклар туды
  • Без бүген нәрсәгә өйрәнергә тиеш?
  • Билгеле үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләндерергә.

III. Уку максатын адымлап чишү.

Укытучы өчен максат: Үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнешен укучыларга күрсәтү.

Укучылар өчен максат: Тиз һәм дөрес фикер йөртү өчен үткән заман хикәя фигыльнең  зат-сан белән төрләнеше моделен төзү.

40нчы биттәге 1 нче күнегүне карагыз .

  • Фигыльләргә өстәлгән кушымчаларга игътибар итегез әле. Нинди үзгәрешләр күрәсез?
  • ды /-де, -ты/-те үткән заман хикәя фигыль кушымчаларыннан соң –м, -ң, -к, -гыз\-гез, -лар\ләр  кушымчалары ялганган.
  • Сез ничек уйлыйсыз, алар нәрсәләрне аңлата ?
  • Бу кушымчалар фигыльләрнең зат-сан белән төрләнүен аңлата. Мәсәлән:

 Мин уйна-ды-м          Без уйна-ды-к

      Син уйна-ды-ң           Сез уйна-ды-гыз

      Ул уйна-ды                Алар уйна-ды-лар

Посмотрите на таблицу (кушымта№5)

               Билгеле үткән заман хикәя фигыль

Берлек сан

Күплек сан

 I зат - м

 II зат – ң

 III зат -

I зат - к

 II зат – гыз\гез

 III зат – лар\ләр

IV. Гомуми ысулны куллану.

Укытучы өчен максат:  билгеле үткән заман хикәя фигыльне зат-сан белән төрләнүен ныгыту.

Укучылар өчен максат:  билгеле үткән заман хикәя фигыль формасын, зат-сан кушымчаларын дөрес куллана белүләренә ирешү; актив сөйләмгә кертү;

 

III. Теманы  ныгыту.

       1. Дәреслек һәм дәфтәр белән эшләү.

- Балалар, бугенге числоны язабыз, сыйныф эше.

Таблицаны кулланып бар, кил фигыльләрен зат-сан белән төрләндереп языгыз.

Мин бардым          Без бардык

      Син бардың           Сез бардыгыз

      Ул барды                Алар бардылар

Мин килдем            Без килдек

      Син килдең            Сез килдегез

      Ул килде                Алар килделәр

2.Физкультминут.

Әйдәгез укучылар бергәләп ял итеп алабыз.(укучылар парта арасыннан чыгып басалар, хәрәкәтләрне үтиләр)

- Күрсәт әле үскәнем, ничек кошлар очалар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар(очу хәрәкәте күрсәтәләр)

- - Күрсәт әле үскәнем, ничек куян сикерә?

-Менә шулай, менә шулай, шулай куян сикерә( сикерү хәрәкәте күрсәтәләр) һ.б.

 

 V. Ныгыту

Укытучы өчен максат: теманы үзләштерүдә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.

Укучы өчен максат:  үзләштерелгән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә сөйләмдә дөрес куллана белергә өйрәнү; эшләгән эшләренә дөрес үзбәя куярга өйрәтү.

Метод:

ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структурасы.

Аудирование

Дилог төзү

Ситуатив күнегүләр.

 

 

 

 

 

 

 

 

 5. Ныгыту

1) Әфәрин укучылар, ял итеп яңа көчләр тупладык,

ә хәзер барыбыз да слайдка карыйк әле.

Үрнәк буенча бирелгән ситуацияләргә карата ризалыгыгызны яки риза булмавыгызны ТАЙМД-ПЭА-ШЭА структура рәвешендә бер-берегезгә  белдерегез.

Үрнәк: Мин  өйдә булыштым.

             Әйе, мин өйдә  булыштым.

             Юк, мин өйдә булышмадым.

1) Мин физзарядка ясадым.

2) Мин аш пешердем.

3) Мин кибеткә бардым.

4) Мин “ биш”ле алдым.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне юклык формасына куеп зат-сан белән төрләндереп языгыз.

Яз- ?    Сикер- ?    Әйт- ?    Йокла- ?     Кайт- ?

      2. Аудирование

- Ә хәзер, балалар сезнең белән аудиоязма тыңлап үтәбез. (аудиоязма тыңлатыла)

(Алтын көз җитте. Тиен балалары белән чикләвек җыя башлады. Ләкин берсе бик ялкау булды, ашарга яратты. Төнлә ул тиеннәрнең чикләвекләрен урлады)

Тыңлаган җөмләләрдән билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне санап чыгыгыз.

-Җитте, башлады, булды, яратты, урлады.

-Какие окончания прибавлены к этим глаголам?

- те, - ды, - ты.

- Дөрес. Бу фигыльнең нинди формасы?

- Бу форма – билгеле  үткән заман хикәя фигыль.

       3.  Диалог төзү:

Балаларга карточкалар таратыла. Карточкаларда бирем язылган: “Диалогны тулыландырыгыз”

-  ...........?

-  Миша  Мәскәүдән  кайтты.

-  Миша Мәскәүдә кая барды?

-  ............?

       4. Ситуатив күнегү

- Ә, хәзер сезнең белән ситуатив күнегү эшләп үтәбез.

Сообщи другу о том, что:

  • ты сам убрался в комнате;
  • ты открыл форточку;
  • ты мыл пол;
  • у вас квартире чисто.

              5.Үзбәя кую

VI. Өй эше бирү.

Укытучы өчен максат: яңа материалны ныгыту, үзләштерү.

Өй эше бирү моментының төп максаты – билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне  ныгыту. Өй эшен биргәндә укытучы укучыларның иҗади күзаллау күнекмәләрен үстерүне, сүзлек белән эшләү күнекмәләрен ныгытуны күз алдында тота.

Укучылар өчен максат:  структураны мөстәкыйль куллана, аера белү.

 

 

 

 

 

 

 

 6. Өй эше бирү

Һәр укучы үзенә ошаган биремне үтәргә мөмкин.

1) “Мин өйдә булышчы” темасына рәсем ясап килергә.

      2) Бирелгән фигыльләрне билгеле үткән заман хикәя фигыль формасында кулланып  “Мин өйдә булышчы” темасына диалог төзеп килергә: пешер, ю, үтүклә, җый, сөрт.

3)  “Мин өйдә булышчы” темасына кросворд төзегез.

          7. Бәяләү.

 Дәрестә актив катнашкан  укучыларга һәм мөстәкыйль эшләр өчен көндәлеккә билгеләр кую.

 8.  Йомгаклау

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам. Сау булыгыз.

  1. Проектны бәяләү

Татар теленең грамматикасын өйрәнү белән шөгыльләнүче, эзләнүче фәнни хезмәткәрләр, рус мәктәбендәге татар төркемнәрендә укытучы мөгаллимнәр өчен әһәмиятле.

Аның мөһимлеге һәм яңалыгы рус мәктәпләрендәге татар балалары белән эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына кулланма өчен материал була алуында. Сыйфатларны кабатлау темасын үзенчә яктырткан проект булу сәбәпле, ул, гомумән, яңалык булып тора. Рус мәктәбендәге рус төркемнәрендә укытучы мөгаллимнәр бу проектны уңышлы санарлар дип уйлыйбыз.

9. Кулланылган әдәбият.

1.  Асмолов А.Г. “Формирование универсальных учебных действий в основной школе: от дейтвия к мысли” пособие для учителя 3-е издание Москва “Просвещение” 2013

2. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар”, 1 – 11 сыйныфлар, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2011ел.

3. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Дәрес эшкәртмәсе үрнәкләре” (татар теле һәм әдәбият, 1 кисәк), “Школа” нәшрияты, Казан, 2005ел.

4. Ә.Н.Хуҗиәхмәтов “Педагогик технологияләр”, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2008ел.

5. Я.Х.Абдрәхимова “Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр”, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2005ел.

6.  Н.В.Максимов, С.М.Трофимова “Татар теленнән дидактик матери-аллар”, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2005ел.  

7. Ф.М.Хисамова “Татар теле морфологиясе”, “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2006ел.

8. Муяссарова И.Х. “Азрак ял итеп алыйк” Казан. 1998

9. Хәйдәрова Р.З. Татар теле: Рус телендә төп  гомуми белем бирү мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек/ рус телендә сөйләшүче  балалары өчен. – Казан: Татарстан китап нәшрияты. – 2011


Предварительный просмотр:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

КАЗАН (ИДЕЛ БУЕ) ФЕДЕРАЛЬ УНИВЕРСИТЕТЫ

Л. ТОЛСТОЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ФИЛОЛОГИЯ ҺӘМ МӘДӘНИЯТАРА БАГЛАНЫШЛАР ИНСТИТУТЫ

ПСИХОЛОГИЯ ҺӘМ МӘГАРИФ ИНСТИТУТЫ

                                 ПРОЕКТ ЭШЕ

ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ АРАЛАШУ ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНУ ( 5 НЧЕ СЫЙНЫФНЫҢ РУС ТӨРКЕМЕ МИСАЛЫНДА)

                                                                           Башкардылар: 

                                                         Укытучылар  белемен камилләштерү      

                                                                      курсларында укучылар:

                                             

  1. Сафина Айсылу  Исмәгыйль  кызы,

 I кв. категория,  Спас районы “Кузнечиха төп гомуми белем бирү мәктәбе”

  1. Шакирова Алсу Хәмит кызы,

I кв. категория, Кама Тамагы   районы

”Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе”

                                       Проект эше яклауга тәкъдим ителә:

Җитәкче -   татар теле белеме кафедрасы мөдире,

филология фәннәре докторы  Галиуллина Г.Р.

                                               

                                           Казан   2016                                       

ЭЧТӘЛЕК

КЕРЕШ....................................................................................................................3

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.  Аралашуны оештыру һәм үткәрү үзенчәлекләре

          1.1. Аралашу  технологиясе  турында төшенчә..........................................6

1.2. Рус балаларына татар теле укытуда коммуникатив

технологияләр..........................................................................................................7

           1.3. Аралашу  технологиясе  нигезендә оештырылган укыту

принциплары............................................................................................................8

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.  Рус мәктәпләрендә аралашу технологиясен кулланып, төрле дәресләр оештыру

2.1.Сөйләм эшчәнлегенең төрләре...............................................................11

       2.2. Коммуникатив технологияләр нигезендә дәрес төрләре.....................14

       2.3. Аралашу  нигезендә  оештырылучы эш төрләре..................................15

       2.4. Коммуникатив  технология нигезендә үткәрелгән дәресләрнең

нәтиҗәләре.............................................................................................................19

      2.5. Татар телен  өйрәтүдә коммуникатив уеннар........................................20

ЙОМГАК...............................................................................................................22

ӘДӘБИЯТ  ИСЕМЛЕГЕ....................................................................................23

             

КЕРЕШ

Җир йөзендә иң зур байлык –

кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери.

Татарстан Республикасында ике дәүләт теле – татар һәм рус телләренең киләчәктә чын мәгънәсендә тигез хокуклы булып яшәеше өчен, беренче чиратта, татар телен татарларга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә өйрәтү зарури. Рус теле күп дистә еллар милләтара аралашу теле булып яшәгәнгә күрә, аны укыту методикасы да, фәнни-дидактик нигезләре дә, программа һәм дәреслек төзү мәсьәләсе дә, бу телне өйрәнүнең мотивациясе дә ачыкланган. Хәзерге чорда да рус телен укыту методикасы камилләшеп бара, дәреслекләрнең сыйфаты да яхшыра, телгә һәм сөйләмгә өйрәтү проблемалары да эшкәртелә.

Хәзерге көндә рус балаларына татар теле өйрәтү өчен мәктәп программалары һәм дәреслекләре төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде.

Җәмгыятьнең социаль – икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль  үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели.  Заман безнең алга белем алырга, эшләргә һәм эшләп табарга, яшәргә, күмәк тормыш итәргә өйрәтү бурычларын куя. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.

   Бүгенге көндә “Үзенең дәресләрен ничек кызыклы, мавыктыргыч итеп, ничек укучыларны үз дәресең белән кызыксындырырга, ничек итеп һәр укучыга  телне өйрәнүгә теләк булдыру” турында уйланмаган бер генә укытучы да юктыр. Һәм бу очраклы гына уйланулар түгел. Билгеле булганча, укытучының максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү. Шунлыктан, эшебезне актуаль дип саныйбыз.

Проектның  максаты һәм бурычлары.

Проект эшебезнең максаты – рус телле укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру.

Максатыбызга ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

-аралашуның  укыту процессында тоткан ролен ачыклау;

-дәрес  төрләрен билгеләү;

-төрле аралашу формаларын тәкъдим итү.

-сөйләм эшчәнлегенең төрләрен өйрәтү үзенчәлекләрен барлау.

Тикшеренү объекты – татар телен  өйрәнгәндә аралашу технологиясе куллану.

Тикшеренү предметы –аралашу технологиясе нигезендә  дәрес төрләре.

Метод һәм алымнар. Өйрәнелә торган материалның характерына карап, тикшеренүнең төп методы булып татар телен өйрәнгәндә аралашу технологиясен куллану . Әлеге эш төре  үз эченә фәнни һәм методик әдәбиятны туплау һәм  анализлау, фактик материалны өйрәнү, педагогик тәҗрибәне гомумиләштерү, классификацияләү кебек эш алымнарын берләштерә.

Әлеге тема күп кенә авторлар тарафыннан тикшерелгән. Хезмәтне язу барышында, А.Ш.Әсәдуллин, Ф.С.Сафиуллина, Ф.Ф.Харисов, К.С. Фәтхуллова, Р.З. Хәйдәрова кебек галимнәребезнең эшләренә таяндык.

          Проектның фәнни-гамәли әһәмияте: Бу хезмәттән татар теле һәм әдәбият укытучылары дәресләрдә, шулай ук докладлар әзерләгәндә файдалана алалар.

   Проектта катнашучылар: татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

   Көтелгән нәтиҗәләр: Без тәкъдим иткән аралашу чаралары татар теле дәресләрен нәтиҗәле һәм мавыктыргыч итәчәк. Алар ярдәмендә рус телле укучылар тел материалын тизрәк, яхшырак үзләштерәчәк, алардагы сөйләү кимчелекләрен бетерергә һәм телне тизрәк өйрәнүгә ярдәм итәчәк.

   


БЕРЕНЧЕ  БҮЛЕК

АРАЛАШУНЫ ОЕШТЫРУ ҺӘМ ҮТКӘРҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

  1.  Аралашу  технологиясе  турында  төшенчә

     Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә  өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы “гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.

   Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә.  Аралашу- чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г.Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә. Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А.Китайгородская эшли. Бу технология:

Шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;

Эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;

Идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;

Оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин;

Балага якын килү: хезмәттәшлек;

Өстенлекле метод: диалогик+уен;

Модернизацияләү юнәлеше буенча: укучылар эшчәнлеген активлаштыру.

Максатчан юнәлешләр:

  • Аралашу ярдәмендә икенче бер чит телдә аралашырга өйрәтү;
  • Шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерү.  

           1.2.        Рус балаларына татар теле укытуда коммуникатив

технологияләр

Татар телен чит тел буларак гамәли өйрәнүгә бурычларын чишү өчен, методикада беренче планга сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзләштерү буенча белем һәм күнекмәләрне формалаштыру һәм эзлекле итеп үстерү мәсьәләсе куела. Димәк, рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә, беренчедән, укучыларны татар сөйләмен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үз фикерләреңне татарча дөрес итеп җиткерә белергә тиеш.  

      Татар телен чит тел буларак өйрәткәндә, коммуниктив принципны беренче урынга куярга кирәк, чөнки тел укытканда төп бурыч – укучыны иркен аралашырга, ул телдә дөрес итеп сөйләшергә, сөйләргә һәм язарга өйрәтү. Рус телле укучыларны татарчага өйрәтүдә уңышка нәкъ менә коммуникатив принципка нигезләнгән методика белән эшләүче укытучылар ирешәләр дә инде.

        Коммуникатив метод – аралашуга, җанлы сөйләмгә таяна торган методик алымнар комплексы. Бу метод беренче планга укучыларны сөйләшергә өйрәтүне куя, ә теоретик белешмәләр сөйләм процессында, текстны анализлау нәтиҗәсендә чыгарыла. Сөйләмгә өйрәтү фикер эшчәнлеген үстерү белән бергә үрелеп барырга тиеш. Чөнки фикер йөртү сөйләм ихтыяҗын тудыруга ярдәм итә. Коммуникатив методның төп максаты – сөйләмгә мотивация тудыру ярдәмендә өйрәтү. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Бу метод биш төп принципка нигезләнә: сөйләм - фикер активлыгы, функциональлек, индивидуальләштерү, ситуативлык, яңалык. Дәресләрдә шушы методны төп юнәлеш итеп алу телне өйрәнүдә бик нәтиҗәле.

         Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге ныклы белемгә ирешә алулары дәреслекләрнең нинди дидактик һәм методик алымнарга нигезләнгән булуына да бәйле. Русча сөйләшүчеләр өчен татар теле һәм әдәбиятыннан коммуникатив юнәлештәге дәреслекләр белән эш итү укучыларның актив сөйләм осталыгын һәм аралашу сәләтен формалаштыру бурычын уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

        Хәзерге укытучының җәмгыятьтә тоткан урыны үзгәрә бара: ул – мәгълүмат бирү чыганагы гына түгел, ә укучыларның фикерләү сәләтен үстерүче, уку, танып - белү эшчәнлеген актив оештыручы да. Бүген без рус мохитендә балаларга татар телен өйрәтергә, аларның татарча аралашуларына омтылабыз икән, татар телен инновацион технологияләр кулланып укыту көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

Телдән аралашуның тигез хокуклы ике ягы бар - фикерләреңне әйтеп бирү һәм башкаларның сөйләмен аңлау. Рус телендә сөйләшүче балаларны татар сөйләмен аңларга һәм татарча сөйләргә өйрәтү төрлечә көч куюны, практикага төрле вакыт сарыф итүне сорый.

           Бүген методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология укучыларның фикерләү дәрәҗәсен, сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне алымнарны тәкъдим итә. Аларга без төрле темалар буенча изложение, сочинениеләрне, укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын кертә алабыз. Мондый характердагы эшләр укучыларны төп фикерне сайлап ала белергә, логик рәвештә хикәяләргә өйрәтә. Ә иң мөһиме – укучы үз фикерен җиткерү өчен, татар телендә тел чараларын үзе җыя, анда эчке сөйләм эшчәнлеге бара. Ә бу – аралашу процессына өйрәтүдә бик мөһим алым.

1.3. Аралашу технология нигезендә оештырылган укыту принциплары

          Бүгенге көндә   “Үзенең дәресләрен ничек кызыклы,  мавыктыргыч итеп , ничек укучыларны үз дәресең белән кызыксындырырга, ничек итеп һәр укучыга уңыш ситуациясе булдыру  ”  турында уйланмаган бер генә укытучы да юктыр. Һәм бу очраклы гына уйланулар түгел. Чөнки бүгенге укытуның төп максаты булып – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт телендә һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

      Бу максатларга коммуникатив технологияләр аша гына ирешеп була.        Коммуникатив технология нигезендә оештырылган укыту принциплары:

  1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы – башта укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, аларның аралашу сферасы,аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң шул сферада аралаша алырлык материал сайлана. Бу материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген бирә.
  2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы – хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше – укыту процессын укучыларның теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.
  3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү  принцибы – белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләнеп оештыру – педагогика фәнненең алдынгы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе. Уку материалын кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына туры килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль сөйләшүе,тел өйрәтү өчен нәтиҗәле алым булып тора. Аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр булырга тиеш.
  4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы – материал аралашу ихтыяҗыннан һәм кулланыш ешлыгыннан чыгып билгеләнә; материалның күләме, катлаулыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләреннән чыгып билгеләнә;
  5. Ана телен исәпкә алу принцибы – барлык яңа материал бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган.

       Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны.

Текстны өйрәнү өч этаптан тора:

  1. Текст алды;
  2. Текст этабы;
  3. Текстан соңгы этап.

       Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Икенче этапта укучылар текстның үзен укырга күчәләр, бу дәресләрдә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр эшләнә.  Соңгы этапта  текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештыра.


                                           ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

РУС МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ АРАЛАШУ ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, ТӨРЛЕ ДӘРЕСЛӘР ОЕШТЫРУ

  2. 1. Сөйләм эшчәнлегенең төрләре

Сөйләм эшчәнлегенең төрләре рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту системасында аеруча әһәмиятле урын алып тора.Чит телләр укыту методикасында түбәндәге  сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтү төп максат итеп куела:

  1. ишетеп (тыңлап) аңлау;
  2. сөйләү;
  3. уку;
  4. язу;

         Рус телендә сөйләшүче укучыларны татар теленә өйрәтүнең беренче адымнарыннан ук балаларны чит сөйләмне тыңларга һәм аңларга өйрәтергә кирәк. Шуңа да дәресләрдә аудирование зур урын алып тора. Аудирование – әйтелә торган сөйләмне ишетү, тыңлау һәм аңлау. Сөйләүче һәм тыңлаучы сөйләм теленең мәҗбүри өлешләре булып тора, чөнки сөйләүче өчен – тыңлаучы, ә тыңлаучы өчен сөйләүче кирәк.

Чит кеше сөйләмен тыңлап аңларга өйрәтү күнегүләре сөйләм эшчәнлегенә караган башка күнегүләрдән аерылып тора. Чөнки аның төп максаты татар теленең үзенчәлекле авазларын дөрес әйтергә өйрәтүдән, тексттан  лексик берәмлекләрне табу, аларны истә калдыру һәм тиешле урында алыштырып куя белү күнекмәләрен булдырудан  тора.

Ишетеп аңлау аерым авазларны, сүзләрне, грамматик калыпларны  ишетеп таный белү дигән сүз. Бу төр күнекмәләрне  булдыру аеруча мөһим, чөнки кешеләр тел ярдәмендә аралашканда, бер-берсенең сөйләмен укып түгел, ә ишетеп аңлап кына әңгәмә кора алалар. Иң башта укучылар укытучының, соңыннан сыйныфташларының сөйләмен тыңлап аңларга күнегәләр. Аерым диалогларны, кечкенә текстларны  тыңлау, беренчедән, аларның интонацион төзелешен үзләштерергә ярдәм итә, икенчедән, орфоэпик  күнекмәләрне булдыра. Бәйләнешле сөйләм эшчәнлегенең башка төрләренә өйрәткәндә нигез булып тора.

Ишетеп аңлау укыту - тәрбия процессында  телгә өйрәтүнең бер чарасы буларак катнаша һәм төп коммуникатив рольдән тыш та, икенчел, педагогик вазифаларга ия булып тора. Ул укучыларның сөйләм теленә стимул була, телгә өйрәтү процессы белән идарә итүне тәэмин итә, укучыларны яңа тел, сөйләм һәм татар халкының милли - тарихи вакыйгалары, күренешләре белән таныштыра, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру чарасы булып тора, укытучы белән укучы арасында үзара бәйләнешнең нәтиҗәлелеген күтәрә. Шуңа күрә ишетеп (тыңлап) аңлауга өйрәтүне дөрес оештыру, коммуникатив методикага нигезләнеп эшләнгәндә, телне  уңышлы өйрәтүнең иң төп шартларыннан берсе булып тора.

       Сөйләшү – аралашуның икенче бер мөһим өлеше. Сөйләшү аралашу вазифасын үти. Аралашу ике формада – телдән һәм язмача була. Телдән аралашу тыңлап аңлау һәм сөйләшү аша башкарыла. Ә язма аралашу өчен яза һәм укый белү мөһим.

   Сөйләмгә өйрәтүне икегә бүлеп карыйлар: диалогик сөйләмгә өйрәтү һәм монологик сөйләмгә өйрәтү. Барлык лексик-грамматик материал диалоглар һәм аралашу аша үзләштерелә. Үрнәк  диалог белән эшләү этабында түбәндәге биремнәрне тәкъдим итәргә була:

1. Диалогны тыңлау. Сүзләрнең әйтелешен һәм репликаларның интонациясен истә калдыру.

2.  Диалогны рольләргә бүлеп уку.

3.  Диалогны рус теленә тәрҗемә итү.

4.  Тиешле репликаларны өстәп, диалогны уку.

5. Җәяләр эчендә бирелгән сүзләрне тиешле формага куеп, репликаларны уку.

6. Контексттан чыгып, диалогның репликаларын мөстәкыйль рәвештә тулыландыру.

Монологик сөйләмгә өйрәтүдә түбәндәге эш төрләрен кулланырга мөмкин:

1. Текстның  нинди  темага  караганын  әйтү.

2.Текстның төрен  билгеләү(тасвирлау, хикәяләү, хәбәр итү, фикер йөртү, искә төшерү, диалог, полилог һ.б)

3.Тексны укып, төп җөмләне табу.

4.Текстның эчтәлеге буенча сорауларга  җавап  бирү.

5.Текстны кисәкләргә бүлү һәм аларга исемнәр уйлап табу.

6.Текстның төп фикерен билгеләү һ.б.

Укуга өйрәтү дә билгеле бер система тәшкил итә һәм эзлекле рәвештә оештырыла. Башлангыч этапта укучыларны дөрес һәм йөгерек уку максаты куела. Моның өчен кычкырып уку күнекмәләрен тәкъдим итеп була. Эчтән уку – аңлап уку күнекмәләрен үстерә.

Рус баласын татар теленә өйрәтү методикасында укуның тагын ике төренә игътибар ителә:

1. Алдан әзерләнгән уку – укытучы текстны беренче булып үзе укый, таныш булмаган лексик берәмлекләрнең һәм грамматик калыпларның мәгънәләрен аңлата, авыр әйтелешле сүзләрне кабатлаттыра, шуннан соң гына укучыларның сәнгатьле итеп һәм аңлап укуларын тикшерә.

2. Алдан әзерләнмәгән уку – укучылар текстны мөстәкыйль рәвештә үзләре укып чыгалар, сүзлек ярдәмендә текстның эчтәлеген, соңыннан аларның уку күнекмәләре тикшерелә һәм бәяләнә.

 Өйрәнелә торган тема буенча билгеле күләмдә мәгълүмат туплар өчен, укуның түбәндәге формалары була:

   1) текстны  карап  чыгу,

   2) текст белән танышып уку,

   3) текстны өйрәнеп уку,

   4) эзләнеп уку.

Укуга өйрәтүнең төп максаты булып лексик берәмлекләрне үзләштерү тора.

       Коммуникатив методикага нигезләнеп эшләнгән Р.З.Хәйдәрова китабында төп максат итеп аңлау һәм сөйләшү куела. Автор үзе язуга өйрәтүнең максатлары турында түбәндәгечә билгеләп уза: «Язуга өйрәтүнең төп максаты – татар  әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәтү. Без язуны коммуникатив максатларда куллана белү мөмкинлегенә басым ясадык, һәм бу мөмкинлекләр дәреслектә күрсәтелде. Чакыру, иптәшеңә яки әниеңә язу (записка) калдыру, уенга чакыру яки котлау язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен үстерү буенча биремнәр дә дәреслектә урын алды».

       Татар фонемаларын үзләштереп, алдан аңлап, ишетеп, аннары гына язма күнегүләр башкару отышлы булып тора.

       

               2.2. Коммуникатив технологияләр нигезендә дәрес төрләре

  • Иҗат һәм фантазиягә таянучы дәресләр: семинар, сыйныф алдында булган белемнәреңне яклау, зачет – дәрес, укучылар конференциясе, спектакль, коллектив инша, концерт, дәрес-бәхәс.һ.б.
  • Нинди дә булса бер шөгыльне имитацияләү: экскурция, ярминкә,  сәүдә йорты.
  • Дәрес-уен: дидактик, рольле, ярыш-уеннар.
  • Сюжетлы рәсемнәр буенча, бирелгән текст буенча, шәхси тәэсирләргә нигезләнгән иншага әзерләнү дәресләре.
  • Текстны анализлау, аның белән иҗади эшләү, үзеңнең текстыңны уйлау дәресләре.

      Укытучы дәрескә әзерләнгәндә барлык диалог бәйләнешләренең шартларын уйлап эшләгәндә, уку процессының билгеле бер моделен ясый ала. Һәм шуның буенча дәресләр бер-берсе белән үрелеп бара.

      Бу ысулның структурасы 4 технологик этаптан тора:

  1. Коммуникатив ситуация структурасы эшләү;
  2. Укучы белән укытучының бергә эшләвен проектлаштыру;
  3. Диалогларда  катнашу:
  4. Бәйләнешле сөйләм буенча рефлекция;

            Коммуникатив ситуация куеп, без укучыдан дәресләрдә актив катнашу сорыйбыз. Бу тормышчан вакыйга булып, аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт була  ала:

  • Проблемаларны актуальләштерү
  • Кичереш һәм фикерләү шартлары
  • Карарлар кабул итү, альтернатив нигездә үз гамәлләрен сайлау, өстәмә материал эзләү, аларны анализлау.

             Коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, мәдәнияткә өйрәнү,  иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

       2.3. Аралашу  нигезендә  оештырылучы эш төрләре

       Рус телендә сөйләшүче балалар татар теле һәм әдәбияты аша мәдәни компетенциягә ия булсыннар өчен, мәктәп дәреслекләрендә түбәндәге эш төрләре тәкъдим ителә.

  1. Өйрәнелә торган телдә сөйләшүчеләрнең милли-мәдәни

үзенчәлекләрен күз алдына китерергә мөмкинлек бирә торган татар әдәбияты үрнәкләре – әдәби текстлардан алынган өзекләр белән танышу.

  1. Татар халкының мәдәни казанышлары, күренекле шәхесләре

турындагы уку текстлары.

  1. “Сез беләсезме?” рубрикасы кысаларында аерым сүзләрнең, кеше

исемнәренең этимологиясе турында кыскача белешмә бирү.

  1. Җанлы сөйләшү үрнәкләре. Алар , бер яктан, укучыларны татар

телендә кабул ителгән сөйләм этикеты калыплары белән таныштыра, икенче яктан, аларны гамәли үзләштерергә һәм аралашуда куллануга этәрә.

  1. Халык авыз иҗаты үрнәкләре. Алар белән эшләү ике этапка аерыла:

       - Халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәрҗемә итү һәм алар нигезендә тел күнегүләрен эшләү. Бу төр күнегүләр аша укучылар, бер яктан татар мәдәнияте белән таныша, яңа лексик берәмлекләрне үзләштерә, икенче яктан, тел һәм тәрҗемә итү күнегүләрен дөрес башкарырга күнегә. Мәсәлән, “Сынамышларны сүзлек ярдәмендә тәрҗемә итегез”, “Татар халык мәкальләрен тәрҗемә итегез, ия белән хәбәрне табып әйтегез”, “Мәкальләрне укыгыз, иярченле кушма җөмләгә мисал китерегез” һ.б. Шуны да истә тотарга кирәк: бу төр күнегүләр белән эш иткәндә, укучыларның грамматик күнекмәләрен активлаштыру белән беррәттән, кызыклы мәкаль-әйтемнәрне, җор сүзләрне, сынамышларны истә калдыруга да игътибарны арттыру кирәк. Шуңа күрә тел күнегүләре бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән биремнәр белән чиратлашырга тиеш.  Мәсәлән, “Мәкальне кулланып, диалог төзегез”.

       - Халык авыз иҗатының мәгънәсенә төшендерү күнегүләре. Нәкъ менә шундый күнегүләр мәдәни компетенцияне формалаштырырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Татар һәм рус мәкальләрен туры китереп языгыз”, “Сынамышларның русча тиңдәшен әйтегез”, “Бер мәкальнең эчтәлеге буенча кечкенә хикәя языгыз”һ.б.

Бу алда санап кителгән эш төрләре  диалог,  сорау-җавап, уен, рольле уен , әңгәмә төрләре ярдәмендә тормышка ашырыла алалар.

Татар теле дәресләрендә сөйләм культурасын формалаштыру өчен,  дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү өстенә тагын түбәндәге эшләрне дә тәкъдим итәбез:

  1. картина яки төрле фильмнар, презентацияләр күрсәтеп, шуларның эчтәлеген сөйләтү һәм соңыннан инша яздыру, яисә изложение өчен алынган текстны аудиоязмадан тыңлап, аның эчтәлеген сөйләтү, соныннан аны яздыру. Бу алым укучыларны иҗади  эшкә   өйрәтә.
  2. чыгыш ясарга өйрәтү. Моның  өчен укучылар чыгышның планын төзиләр, аннары аны язалар, презентация ясыйлар. Язган текстны укучы элек үзалдына сөйләп карый, соңыннан аны кычкырып сөйли. Болай эшләгәндә, ул үзенең тавышын, интонациясен ишетә, ялгышларын сизә һәм аны төзәтә ала. Мәктәптә һәм мәктәптән тыш урыннарда чыгышлар ясау шулай ук укучылардан ижадилык һәм мөстәкыйльлек таләп итә. Шуңа күрә аларны төрле темаларга (әдәби, әхлак, дуслык) рефератлар язарга һәм соңрак халык арасында чыгыш ясарга өйрәтәбез. Доклад һәм чыгышларның тексты һәрвакытта да гаять әһәмиятле.
  3. сыйныфтагы иптәшләренең чыгышларына яки жавапларына бәя бирү яисә рецензия ясау, аның кимчелекле һәм уңышлы якларын күрсәтү. Бу алым укучыларны игътибарлы булырга, сөйләүчене тыңларга, аны әңгәмәдә катнашырга өйрәтә. Шул рәвешле аларның сөйләм телен, орфоэпик грамоталыкларын үстерергә ярдәм итә, укучы үзенең сөйләмен әдәби тел нормаларына туры китереп төзергә тырыша. Сөйләмнең әдәби тел нормаларына нигезләнгән булуы, аны тиз һәм дөрес аңларга ярдәм итә,  аның матурлыгын, аһәнлеген арттыра.

Укучыларны дөрес сөйләшергә өйрәткәндә,тел байлыгын үстерү буенча татар теле дәресләрендә фонетика белән бәйләнешле эшләр үткәрү мөһим.

Дөрес сөйләүгә өйрәтү максаты белән үткәрелгән аерым дәресләрдә диктор сөйләмендә бирелгэн текстны магнитафон язмасында кат-кат тыңлатырга мөмкин.

Дәрестән тыш эшләр белән бәйләнешле рәвештә, телгә багышланган стена газеталары чыгарабыз. Анда төрле мәкаләләр, шигырьләр, уеннар, башваткычлар урнаштырырга тырышабыз.

      Дәресләр интенсив (тиз арада өйрәнү, истә калдыру һәм үзләштерү) рәвештә, уеннар белән алып барыла, шуңа күрә балалар татар телен бик теләп өйрәнәләр.

        Дәрес-шоу. Дәресне уздыру өчен, сыйныф берничә тәркемгә бүленә. Һәрбер группа үзенең лидерын сайлый. Ул укытучы биргән тема буенча әңгәмә оештыра һәм аны сыйныфка тәкъдим итә белергә тиеш. Теманың эчтәлеге берничә укучының аралашуы, спектакль яки әкият формасында ачылырга мөмкин. Әңгәмәгә башка группа укучылары да кушыла ала. Шундый тәртиптә башка группалар да үз темалары буенча чыгыш ясыйлар.

        Дәрес - аукцион. Мондый характердагы дәресләрендә оештыру башлангыч һәм урта сыйныфларда нәтиҗәлерәк була. Мәсәлән: “Ашамлыклар  кибетендә”, “Ашханәдә” һ.б. шундый темаларны өйрәнгәндә. Аукционда темага караган әйберләр өчен “түләү” түбәндәге формада барырга мөмкин: сораулар бирү, сүзләрне тәрҗемә итү, сүзтезмәләр яки җөмләләр төзү; шулай ук әйберләрнең үзенчәлекле якларын: төсен, тәмен, формасын, күләмен атый белү; репликалар, диалоглар, зур булмаган текстлар төзү. Дәресләрне болай оештыру татар телен өйрәнүгә карата кызыксынуны көчәйтә, балаларның активлыгын арттыра.

        Семинар-дәрес - яшь буынга белем бирүдә кулланылырга тиешле эш формасы. Ул укытуның гамәли юнәлешен көчәйтергә, укучыларны китап һәм башка чыганаклар белән эшләргә күнектерергә, аларда мөстәкыйльлек, үз эшләренә тәнкыйтьчел булу, үз фикерләрен исбатлый алу сәләте тәрбияләргә ярдәм итә.

       Текст белән танышу дәресе – бала текстның эчтәлеге белән кызыксына. Шуңа күрә лексик теманың төп тексты алына һәм аның белән танышу алдыннан проблемалы сорау кую яки тексттан ниндидер кызык мәгълүмат китерү – бик отышлы ысул.

Укучы өйдә дә бу яңа сүзләрне кабатларга, текстны бик яхшы укырга һәм тәрҗемәсен кабатларга тиеш була.    

         Диалогик сөйләм үстерү дәресе.   Тексттан алынган мәгълүмат буенча сорау – җавап формасында эш алып барыла. Таныш лексиканы кулланып, темага караган төрле коммуникатив биремнәр үтәү, шунда диалоглар төзү. Шул арада укучыларның сөйләм теленә яңа грамматик конструкцияләр, яңа лексика да кереп китә, үзләштерелә.

        Монологик сөйләм үстерү дәресендә иң мөһиме – һәр укучы өйрәнелә торган тема буенча я телдән, я язмача бәйләнешле текст төзи белергә тиеш. Белем дәрәҗәсенә карап, һәр укучы эш төрен үзе сайлый: яки хәбәрләмә төзи, яки темага караган рәсемне тасвирлый, яки укылган текстның эчтәлеген кыскача сөйли.

        Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Бу дәрестә укучылар барлык белемнәреннән файдаланып, гомумән тема буенча  әңгәмәдә катнашалар. Биредә иң мөһиме – темага карата  үз фикереңне әйтергә тырышу. Бу дәрестә грамматик материал да системага салына, кабатлана. Укучыда аралашу теләге тусын өчен, балалар дөньясына хас ситуацияләр булдыру, дәресне уен формасында үткәрү зарури.

          2.4. Коммуникатив  технология нигезендә үткәрелгән дәресләрнең нәтиҗәләре

     Рус телле укучылар коммуникатив технология нигезендә үткәрелгән дәресләрдә түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә тиешләр:

а)  -төрле төрдəге тыңлап аңлау күнегүлəрен үти белү;

  • сүзлəрне, җөмлəлəрне аңлап тəрҗемə итə белү;
  • тəкъдим ителгəн текстны тыңлап, эчтəлеге буенча сорау бирə, сорауларга җавап бирə белү;
  • аутентик яки адаптациялəнгəн əдəби əсəрлəрдəн өзеклəрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мəкалəлəрне тыңлап аңлап, эчтəлеге буенча фикереңне əйтə, аралашуга чыга белү;
  • сыйныфташларыңның сөйлəмен тыңлап аңлау һəм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белəн əңгəмə кору, əңгəмəдə катнаша белү.

б) - Диалогик сөйлəм үстерү өчен сорау, җавап, килеш(мə)ү, шиклəнү һəм башка репликаларны дөрес кулланып əңгəмə кору, сөйлəшə белү;

  •  аралашуда катнаша, аны туктата һəм яңадан башлый белү; парда, төркемдə сөйлəшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дəлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйлəм барышын ачыклый белү;
  • терəк схемалар кулланып, ситуация буенча əңгəмə кора белү;
  • татар сөйлəм этикеты үрнəклəреннəн урынлы файдаланып əңгəмə кору, сөйлəшə белү.

в) - Монологик сөйлəмгә ирешү өчен тəкъдим ителгəн темалар буенча тиешле -  эзлеклелектə текст төзи һəм аның эчтəлеген сөйли белү;

- конкрет ситуациягə үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны

хəбəр итə белү;

  • монологик сөйлəмдə кереш, эндəш сүзлəрне кулланып, орфоэпик һəм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгəл җиткерə белү;
  • өйрəнгəн текстны үз сүзлəрең белəн сөйлəп бирə белү;
  • өйрəнгəн шигырьлəрне яттан сəнгатьле сөйли белү.

          2.5. Татар телен  өйрәтүдә коммуникатив уеннар

          Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында  коммуникатив уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга дәртләндерә, анда фән белән кызыксыну уята. Чөнки  балалар уены чын тормышны чагылдыра. Уенда балалар үзләре хыялланган, күз алларына китергән хәлләрне, вакыйгаларны тудыралар. Уен һәрвакыт сүзләр белән бәйләп алып барыла. Хәтта бала бер ялгызы гына уйнаганда да курчагы белән сөйләшеп, әллә никадәр җөмлә әйтеп бетерә. Ә дәрестә балага күп вакыт ике - өч сүзне кушып әйттерү дә бик кыен була, кайберләрен исә бөтенләй сөйләштереп булмый.  Шушы хәлдән чыгу юлыннан коммуникатив уеннарны куллану отышлы. Роза Хәйдәрова дәреслекләре дә коммуникатив уеннар оештыруга тартып тора, чөнки һәр текстны укыганнан соң монологик-диалогик сөйләм үстерү өчен күпсанлы күнегүләр, сөйләм үрнәкләре бирелгән. Әзер диалоглар белән эшләгәннән соң коммуникатив уен дәресләре үткәрү балаларның белемнәрен арттырырга, сөйләмнәрен камилләштерергә ярдәм итә. Мондый уеннар вакытында укучының психологик үзенчәлекләрен искә алу мөмкинлеге арта, ә киеренкелек, начар билге алудан курку хисе  юкка чыга.

         Коммуникатив уен - текстны рольләргә бүлеп уку яки хикәяне сәхнәләштерү дигән генә сүз түгел. Коммуникатив уен - уйланылган (шартлы), проблемалы ситуацияләр барлыкка китерү һәм аларны уйнау (чишү) дигән сүз.

         Ситуация сөйләмгә этәргеч була. Мондый уеннарда укучыда фикерләү процессын активлаштыру нәтиҗәсендә нәрсәдер әйтү ихтыяҗы барлыкка килә. Образлы фикерләү логик фикерләү белән бергә алып барыла. Эш-хәрәкәтләр белән әйтелгән сүзләр хәтердә ныграк сеңеп кала. Хәрәкәтләр белән башкарылган сөйләм әйтелгән, уйланылган образны (сурәтне) җанлырак итеп күз алдына китерергә ярдәм итә. Коммуникатив уеннар- сөйләмне үстерү, камилләштерү өчен баланы җанлы сөйләмгә (диалог) яки күмәк сөйләмгә (полилог) тарту максатыннан үткәрелә.

             Коммуникатив уеннарны оештыру өчен укытучы иң элек балаларнын нинди уеннар белән мавыгуын, кызыксынуын, яшь үзенчәлекләрен белергә, уйный белүләрен өйрәнергә тиеш. Уен - кайбер балалар өчен фантастика, кайберләренә күңелле ял итү чарасы булып тора. Бер бала да уенда белем һәм яңа мәгьлүмат алам дип уйламый. Шуңа күрә укытучы коммуникатив уеннар оештырып, традицион дәрес кысаларыннан читләшергә һәм баланы хыялый уен дөньясында йөртеп, сөйләмгә тартырга тиеш. Коммуникатив уеннар вакытында белемне, белгән сүзләрне төрле шартларда гамәли куллану мөмкинлеге күпкә арта, укучы эзләнә, үз фикерен курыкмыйча әйтә ала. Уен вакытында анда катнашучылар бер-берсенә ярдәм итә, белгәннәре белән уртаклаша. Бу укучыда игьтибарлылык, ярдәмчеллек сыйфатлары һәм горурлык хисе тәрбияли.

          Коммуникатив уеннарны төрле формада үткәрергә мөмкин. Төркемнәргә бүленеп уйнау (әйтик, гаилә, ял итүчеләр), уен – эзләнү (җитмәгән информацияне табу), уен - фантазия  (класс бүлмәсе офиска яки кунакханә бүлмәсенә әйләнә). Коммуникатив уеннар балаларга аралашу өчен реаль шартлар тудыра, шулай итеп, класс бүлмәсеннән чын реаль тормышка күпер сала.


ЙОМГАК

       Хәзерге вакытта укучыларда киң мәгълүматлы җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерү буенча эш дәвам иттерелә. Укучылар текст, күрмә – график рәсемнәр, хәрәкәтле, яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмат чаралары белән эшләү тәҗрибәсен ныгыта; презентация материаллары әзерләп, класс алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерә; укучыларда, компьютер яисә мәгълүмати – коммуникатив технологияләрнең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре камилләшә.

       Коммуникатив алым кулланып үткәрелгән дәресләр  укучыларга телне аралашу чарасы, дөньяны һәм үзен танып белү, иҗади һәм актив, дөрес итеп аралашырга мөмкинлек бирә.

        Йомгак итеп шуны әйтеп була, әгәр укытучы дәресләрендә тиешле алымнар кулланса, төрле уен ситуацияләре, сөйләм күнегүләре, коммуникатив технология элементларын дөрес файдалана белсә, ул, һичшиксез, эшендә уңышка ирешәчәк.

                                                  ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ

Норматив документлар

  1. Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле

һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11нче сыйныфлар. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.

  1. Хайдарова Р.З., Малафеева Р.Л. Урта (тулы) гомуми белем бирү

мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы (1 — 11 нче сыйныфлар). -  Казан, 2014.

Татар телендә

      3 . Әсәдуллин А.Ш. Татар сөйләме: 5 нче с-ф: Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен. – Казан: Мәгариф, 2002. -  231 б.

4.Габдинова З. Заманча технологияләр кулланып // Мәгариф. –

2014 – № 5.     

  1. Сафиуллина Ф.С., Фәтхуллова К.С. Татарский язык. Интенсивный курс. – Казан: Хәтер, 1999.
  2. Хайдарова Р.З., Әхмәтҗанова Г.М. Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту. – Яр Чаллы, 2015. -52б.
  3. Харисов Ф.Ф.Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре /Русчадан Н.К.Нотфуллина тәрҗ.– Казан: Мәгариф, 2002.–367 б.

8. Харисов, Ф.Ф., Ч.М.Харисова. Сүзләр һәм җөмләләр дөньясында: Рәсемле- ситуатив татарча- русча сүзлек – Казан: Мәгариф, 2000 .- 223б.

9.  Харисов Ф. Ф. Заманча белем бирү технологияләре.- Казан,

 2015.- 62 б.

Рус телендә 

     10. Харисов Ф.Ф. Научные основы начального обучения татарскому языку  как  неродному. –  Казань:  Изд-во  ТаРИХ,  2000.  –  479  с.

  1. Харисов Ф.Ф. Основы методики обучения татарскому языку как

неродному. – СПб: филиал издательства «Просвещение», 2001. – 431 с.