Сыйныфтан тыш чаралар

Шакирова Алсу Хамитовна

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль  районы

Cөйки урта гомуми белем бирү мәктәбе

Район укытучыларының методик киңәшмәсе өчен

кичә

Яраткан ел фасылым - көз

                                                         Кичәне  әзерләделәр:

                                                         Сөйки урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                         татар теле һәм  әдәбият укытучысы

                                                          Шакирова Алсу Хәмит  кызы

                                                           

1 а.б.                    Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген

                             Нәрсәдән бу мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2.а.б.       Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз – тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне, күркәмлекне, муллыкны да   күздә тотабыз.

1  а. б.  Әйе, тышта алтын көз!         Без  бүгенге кичәбезне иң матур ел фасылларының берсе – көз аена багышлыйбыз. Безнең белән бергәләп көзнең матурлыгына, байлыгына сокланып, рәхәтләнеп ял итеп утырырсыз дип өметләнеп калабыз.

2 а. б . Сезнең алда “Сары яфраклар” җыры белән 3- 5 сыйныф укучылары.

1 а.б.  Күңелләргә якты нур өләшеп,

             Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

             Үз муллыгы белән көзләр килде,

             Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

2 а. б. Көз! Син – мәрхәмәтле, тылсымчы, үзеңнең матур төсле буяуларың белән барлык табигать хазинәләрең – төрле төсле яфракларың, чәчкәләрең белән бизәлгән, өстәлләрдә синең уңышларың: җиләк-җимеш, яшелчәләр. Кемнәр генә сокланмас бу уңышларга!

1 а.б.  Көзнең алтынлыгы, аның кадере һэм куркәмлеге көзге муллык белэн билгеләнэ. Борын заманда бер авыл агайеннан:

-Синеңчә ничек, көз яхшымы, әллэ язмы?- дип сораганнар

Ул, һич тэ аптырап тормыйча:

-Күз өчен яз яхшы,  авыз өчен көз яхшы – дип жавап биргән.

2 а.б. Сезнең игътибарыгызга  “Шалкан” әкиятен тәгъдим итәбез.

1 а.б. Табигатьнең моңсу да, шул ук вакытта күңелгә рәхәтлек өсти торган чагы. Шушы матур, алтынсу-ямансу көннәрдә илебез укытучылар көнен билгеләп үтә.
2 а.б. “Үзеңнән соң җирдә мәңгелек эз калдырыйм дисәң–укытучы бул!” дигән бер галим. Хак сүзләр... Укытучыдан башка президент та, патша да, инженер-төзүче, язучы, сатучы да булмас иде. Балаларның иңнәренә канат куеп, һәрберсенә тормышта урын табарга булышкан кеше дә–укытучы!   Һәрберебез тормышта мәктәп бусагасын атлап чыгабыз, гомеребездәге иң күңелле мизгелләрне – мәктәп сукмакларын үтәбез.

1 а.б.      Укытучы – тынгы белмәс кеше,

 Җәй көне дә көзне сагына.

 Балаларын уйлый иртә-кичен,

 Һәркөн күзе мәктәп ягында

2 а.б. Сезнең игътибарыгызга башлангыч сыйныф укучылары башкаруында “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры.

1 а.б. Шушы матур көзге көннәрдә татар халкының иң күңелле бәйрәмнәреннән берсе – каз өмәсе үткәрелә.

2 а.б.      Көзге байлык! Көзге муллык!
              Авылда Каз өмәсе!
              Яше-карты, бала-чага –
              Шау-гөр килә һәммәсе!

1 а.б.    Каз өмәсе – көзге бәйрәм.
            Ул күптән килгән йола.
            Язың ничек булган  булса,
            Көзең дә шулай була.

2 а.б. Көзге яфрак, кыштыр- кыштыр, коеганда  юлларга

                            Матур итеп   биесеннәр сүзне бирик кызларга.

 4 нче сыйныф кызлары башкаруында  “Каз канаы”  биюе.

1 а.б.  Көзнең соңгы көннәрендә үткәрелә торган тагын бер күркәм бәйрәмебез бар, нинди бәйрәм ул, кайсыгыз әйтә?

 Бик дөрес, әниләр бөйрәме.

2 а. б. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

1 а.б. Ана!
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда.

Дөньяга килүенә 1 көн кала, Бала Алладан сораган:

  • Аллам, мин бу дөньяга нигә барам? Мин анда нәрсәләр эшләргә тиеш?

Аллахы Тәгалә болай дип җавап биргән:

  • Курыкма, балам. Мин сиңа фәрештә бүләк итәм, ул  һәрвакыт синең белән бергә булыр. Ул сиңа барысын да аңлатыр.
  • Мин аны ничек аңлармын соң? Мин бит аның телен белмим.
  • Фәрештә сиңа үзенең телен өйрәтер. Ул сине барлык бәла – казалардан саклар, авыр вакытларда ярдәм кулын сузар, шатлыкларыңа сөенер.
  • Аллам, мин синең янга кайчан һәм ничек кайтачакмын соң?
  • Синең фәрештәң сиңа барысын да аңлатыр...
  • Ә минем фәрештәмнең исеме ничек?
  • Монысы мөһим түгел. Аның исемнәре бик күп. Ә син аны ӘНИ дип йөртерсең.

2 а.б. Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык
һәм күңел тойгысы! Әни... һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул!

1 а.б. Әни... Аның куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр мөгаен, ә күзләре шундый мөләем һәм ягымлы, әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез!

2 а.б. Сезнең алда “Әни күзләре” җыры белән ...

1 а.б. Шуның белән сезнең өчен әзерләнгән кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен бик зур рәхмәт.

   

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Владимир Шаинский көе

Михаил Пляцковский сүз

Каләм тотып кулларга,

Хәрефләрне тезәргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Тапкырларга, бүләргә,

Нәниләрне сөяргә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Бишне бишкә кушарга,

Иҗектән сүз ясарга.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Белер өчен бик күпне,

Яратырга китапны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Таңнар ничек атканны,

Кояш ничек батканны.

Аңлаталар мәктәпләрдә,мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Табарга утрауларны,

Биек – биек тауларны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Өтер белән ноктаны,

Кайчан – кайда куйганны.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

Дуслык кадерен белергә,

Сузылсын дип гомергә.

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә

                   



Предварительный просмотр:

                     Татарстан Республикасы

                    Кама Тамагы муниципаль районы

Сөйки  урта гомуми белем  бирү мәктәбе

Әдәби – музыкаль кичә

Сәйдәш безнең йөрәкләрдә

Эшне башкаручы укытучы: 

                  I категорияле татар теле һәм  әдәбияты укытучысы

                           Алсу Хәмит  кызы Шакирова

Әдәби – музыкаль кичә

“Сәйдәш безнең йөрәкләрдә”.

          Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртада С. Сәйдәшев портреты.  Залда әкрен генә “Укучылар вальсы”ның көе (М.Хөсәен сүзләре, С.Сәйдәшев музыкасы) ишетелә. Берничә пар вальс әйләнә. Алып баручылар әкрен генә шигырь укыйлар.

1нче а.б.

                             Бу Шопен да, Бетховен да түгел.

                             Шулар заты, шулар кардәше.

                             Бу- татарның җир-табигать биргән

                             Кабатланмас мәшһүр Сәйдәше.

2нчеа.б.                     

                             Бу көйләрдә Көнбатыш та Көнчыгыш та түгел,

                             Үз аһәңе шушы якларның

                             Бу көйләрдә мин тарихын укыйм,

                             Кан тибешен тоям татарның

   1нче а.б.                  

                             Туган якның табигатен таныйм

                             Бу көйләрдән, Сәйдәш моңыннан

                             Кыйгачлатып әнә киек кошлар

                             Күтәрелә Кандыр буеннан.

   2нче а.б.                  

                        Бу көйләрдә бөтен тулылыгы,

                        Матурлыгы туган якларның...

                        Бу Шопен да Бетховен да түгел,

                        Бу- Сәйдәше безнең татарның.

1.а.б. Сәйдәш моңнары … Алар синең йөрәгеңә үтеп керә дә иң нечкә хисләреңне уята. Бөтен барлыгыңны биләп ала, дәртләндерә, ашкындыра, уйландыра. Күңелең якты, омтылышлы уйлар белән тула.Сине яшәргә чакыра. Хәтта иң зарлы, иң хәрәкәтле, күңелне тетрәткән фаҗигале моңнары да яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә.

Театральләштерелгән күренеш. 20нче йөз башы. Казанда Шиһап Әмиров фатиры.

Кечкенә Салих гармунда уйнап утыра. Шул вакыт Шиһап Әхмәров кайтып керә.

Шиһап. Ә-ә, Салих энем, ни хәлләрдә? Уйныйсыңмы? Җырлыйсыңмы?

Салих. Исәнме, җизни. Уйныйм да, җырлыйм да шунда. Менә бүген тагын бер яңа җыр өйрәндем әле. Уйнап күрсәтимме?

Шиһап. Яле, яле, энем, әйдә, уйна әле, бик рәхәтләнеп тыңлармын. Менә, апаң белән бергәләп тыңларбыз. (Салих гармунда уйнап җырлый).

       Кыйгак- кыйгак каз кычкыра,

       Нинди моңлы каз икән?

       Җырласам, елыйсым килә,

       Әллә гомерем аз микән?

Шиһап. Әйе, бигрәк моңлы җыр икән. Әйбәт җырладың, молодец. Менә, Салих энем, мин сиңа тагын бер уен коралы алып кайттым бит әле. Кил әле монда. Бу – курай. Казан курае дип атала. Шәһәребезнең оста курайчыларыннан алдырттым. Мә, өйрән, гармуныңда уйнаган кебек, оста итеп уйнарга өйрән.

Салих. Рәхмәт, җизни. Әлбәттә, өйрәнермен.

Шиһап. Ә хәзер бар, ял ит, бераз урамда саф һавада йөреп кер. Бигрәк моңлы итеп җырлады, әйеме?

Хатыны. Әйе, күңеле сагышлы инде аның, күңеле моңлы. Эх, әтисе исән булса, үз гаиләсендә бөтенләй икенче булып үсәр иде балакаем.

Шиһап. Ни хәл итәсең бит, сайлаган язмыш түгел. Әле менә бүген Фатих белән сөйләшеп утырдык. Син, ди, Салих андый талантлы бала булгач, Заһидуллага дәшеп кара, ди. Заһидулла Салихка музыка дәресләре бирмәс микән дип әйтүе инде.

Хатыны. И – и, әйбәт булыр иде ул. Заһидулла белән күптән таныш бит сез, тыңламый калмас. Аннары Салихның да музыкага күңеле үсеп тора.

Шиһап. Шулай- шулай, малай музыкага битараф түгел. Заһидулла риза булса, берәр яхшырак инструмент, әйтик, рояль аласы булыр.(пәрдә ябыла).

“Әдрән диңгез” җыры башкарыла.( С. Сәйдәшев музыкасы, Т.Гыйззәт сүзләре)

1 а.б. Шиһап абый Әхмеров истәлекләрен күздән кичергәндә без мондый юлларны күрә алабыз: “Мин Салихта музыкаль сәләт барлыгын, музыканы үзләштерергә омтылуын күрдем һәм, уңайлы шартлар тудыру өчен, кулымнан килгәннең барын да эшләргә булдым. Шулай бер вакыт бер танышымны очратып:

  • Салих өчен пианино яки рояль таба алмассың микән? Кыйммәт булмаса, алыр идек, - дидем. Танышым Салихны белә һәм аны ярата иде. Ул, куанып:
  • Салих өчен рояльне җир астыннан да табарбыз, - диде.

Дүрт- биш көн үтмәгәндер, танышым рояль табып, аны безгә китереп тә куйды. Салих өйдә юк иде. Ул кайткач, мин аны инструмент янына чакырдым да:

  • Менә, энекәш, сиңа бүләгем. Беркемнән дә курыкмыйча рәхәтләнеп уйна, өйрән. Сәнгать юлына сиңа зур уңышлар телим, дидем.

Музыка “Карурман” көе уйнала (С.Сәйдәшев музыкасы, К.Тинчурин сүзләре)

2 а.б.  

Искә төшә шушы пианино

Янына ук килеп утырса,

Нечкә генә бармаклары белән

Баскаларга кинәт тотынса.

        Туктый инде узып баручылар

        Уйный диеп Салих Сәйдәшев.

        Оча иде кебек сандугачлар

        Мең- мең төрле телдә сайрашып.

Гүя алар шушы зур тартмада

Үзләренә оя корганнар.

Җырлашырга кирәк чакларында

Тик Салихны көтеп торганнар.

       Әйе, гади иске пианино,

       Яңаларың торсын бер якта.

       Онытылмас дусның истәлеге-

       Сагыну хисен кабат уята.

1 а.б.  Талантлы композитор музыканың төрле жанр һәм формаларын үстерүгә юл ачты.Халыкка 400 дән артык җыр, романс. биюләр, увертюралар бүләк итте. ,,Галиябану» һәм ,,Сүнгән йолдызлар» спектакльләренә язган увертюралары  татар музыка сәнгатендәге беренче симфоник әсәрләр булып исәпләнә.

,,Галиябану» җыры башкарыла.

2.а.б. Уйнап  җибәр, дустым, Сәйдәш маршын,

           Күтәрелеп китсен күңелләр.

           Ни өчендер, белмим , башка көйләр

            Шушы кадәр дәртле түгелләр. (Гәрәй Рәхим)

1.а.б.  Марш Кызыл  Армиянең 11 еллыгына багышлап язылган. Ул  беренче тапкыр 1929 елның 23 февралендә башкарыла. Аны 60 – 70 кешелек оркестор уйный. Аңа Салих Сәйдәшев үзе дирижерлык итә.Көчле дәрт, энергия, тормышчан рух белән сугарылган  бу марш солдатларга бик ошый. Әсәр уйналып бетүгә залдагы кызылармеецлар аягүрә басып, композиторны бик озак алкышлыйлар. Салих Сәйдәшевне полкның почетлы кызылармеецы итеп кабул итәләр. Аңа солдат мундиры бирәләр. Күрнекле полководец Ворошилов бу маршка югары бәя бирә. Композитор үз исеме язылган сәгать белән бүләкләнә.

,,Совет Армиясе» маршы  яңгырый.

2.а.б. Татар музыка мәдәниятен үстерүгә Салих Сәйдәшев зур өлеш кертте. Ул язган көйләрдә халыкның җаны, моңы, характеры чагыла. Шүңа күрә сагына халкым моңлы Сәйдәшен.

1.а.б.                    Үлде , - диләр.

Ышанасы килми,

Юк үлмәдең, җырчы, үлмәдең.

-Якты йолдыз күктә сүнде, - диләр,

Юк , сүнмәдең, йолдыз сүнмәдең.

- Дәртле җырың,

Моңың тынды , - диләр;

Юк, тынмады алар, тынмады.

-Моңлы сазың синең сынды, - диләр,

Юк, сынмады, җырчы, сынмады.

Мәңге яшәр аның моңнары!

2.а.б. Шуның белән әдәби – музыкаль кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

“Укучылар вальсы”ның көе (М.Хөсәен сүзләре, С.Сәйдәшев музыкасы) яңгырый.