Укучыларымның иҗади эшләре

Шакирова Алсу Хамитовна

Предварительный просмотр:

    МБОУ «Сюкеевская средняя общеобразовательная школа»

Камско – Устьинского муниципального района РТ

Конкурсная работа в номинации

“Сочинение”

посвященная  125-летию

со дня рождения К.Тинчурина

Карим Тинчуринактер, драматург, режиссер

                                             Работу выполнила:

                                              ученица 6 класса   Глинникова Мария.

                                             Руководитель: учитель татарского языка

                                             и литературы

                                             Шакирова Алсу Хамитовна

        

      Карим Галиевич  Тинчурин  - драматург, театральный деятель, актёр, режиссёр,  заслуженный  артист.  Он родился 15 сентября 1887 года в

д. Таракан (Белоозерка) теперешней Пензенской области в семье бедного крестьянина. Самостоятельную жизнь будущий писатель начал в тринадцать лет в Казани. Мальчик мыл в извозчичьем трактире посуду, выполнял другую работу и, подкопив немного денег, поступил в известное тогда учебное заведение - медресе “Мухаммадия ”, в стенах которого провели молодые годы многие известные деятели татарской культуры. За годы учебы (1900-1906) проявилась тяга юноши к литературе и искусству, расширился его кругозор. Карим не довольствовался схоластическими знаниями, которые получал в медресе, много читал сам, общался со студентами, обучавшимися в русских учебных заведениях.

        Революция 1905 года перевернула устоявшуюся жизнь медресе.  “Нас все чаще и чаще посещали социалисты. Однажды меня и еще четырех шакирдов из нашей группы привели на Академическую улицу и познакомили с русскими студентами,- пишет К. Тинчурин в своей автобиографии.- Наше знакомство закрепилось тем, что мы, шакирды обязались по улицам татарской части города расклеивать прокламации, а они, студенты, начали бесплатно обучать нас русскому языку. Одним из наших учителей был известный большевик Гассар ”.

       В 1906 г. в числе 87 товарищей, требовавших реформ в системе обучения, К. Тинчурин покинул в знак протеста “Мухаммадию ”. Некоторое время он работал лесником, позднее ему удалось найти место учителя в Нижнем Новгороде.

          1910 год явился для Тинчурина знаменательным - он стал актером кочующего театра “Сайяр ” - единственной тогда татарской труппы. Для “Сайяр ” он пишет пьесы. Самая первая пьеса “Спор ” была написана им еще в медресе в 1906 г. Молодой писатель работает много и плодотворно. С позицией передовой демократической интеллигенции он развенчивает нравы погрязших в пороках торгашей, индивидуалистическую философию национальной буржуазии, прогнившую мораль этого класса, показывая ее губительное влияние на все слои общества. Пьесы его отличаются глубоким знанием жизни. Написанные до Октября сатирические комедии ( “Святое ремесло ”-1910, “Опасный шаг ”-1910 -1912, “Первые цветы ”- 1913, “Балованный зять ”-1915, “Голодная любовь ”-1915, “Ветрогоны ” -1916, “Юсуф и Зулейха ”-1918) являются яркими и самобытными страницами татарской драматургии.

            В 1918 г, в Казани была организована первая государственная театральная труппа. К. Тинчурин стал ее руководителем и режиссером. С 1920 по 1922 год он занимался организацией театрального дела в Самаре, Оренбурге, Ташкенте. По возвращении в 1922 г. в Казань драматург получил задание подобрать для татарского театра актерский состав. Так, под руководством К.Тин-чурина 8 ноября 1922 г. был открыт Татарский государственный театр (ныне ТГАТ им. Г. Камала).

           Работу актера и режиссера К. Тинчурин сочетал с литературной и журналистской деятельностью. Им были написаны такие замечательные комедии и драмы, как “Смотри, как бы не взорвалось! ”-1918, “Казанское полотенце ”-1923, “Угасшие звезды ”- 1923, “Американец ”-1924, “Без ветрил ”-1925. В этих произведениях драматург продолжает остро сатирическую линию, начатую еще в дореволюционных пьесах. Он высмеивает буржуазно-мещанскую среду нэпманов, бывших хозяев жизни. В особенности удались ему “Американец ” и “Без ветрил ”, отличающиеся идей но-художественным совершенством, свежестью образов.

         В середине двадцатых годов Тинчурин увлеченно работает над музыкальными драмами. Написанные им “Голубая шаль ”-1926, “Родина ” - 1927, “На Кандре ” -1930 навсегда вошли в репертуар татарского театра. Сопровождаемые музыкой восторженно любимого народом композитора Салиха Сайдашева, эти пьесы по сей день пользуются неизменным успехом.
Особой популярностью пользуются спектакли по пьесе “Голубая шаль ”. Простота сюжета, демократичность, выражающаяся в сочувствии к простым людям, доходчивость сценического языка, обилие песен, танцев, насыщенность прекрасной в стиле народных песен музыкой навеки покорили сердца зрителей.

Пьеса «Голубая шаль» стала своего рода символом татарского театра. Каждый новый сезон открывается и завершается «Голубой шалью». Зрительский интерес к ней не ослабевает, пьеса давно обрела легендарный статус. Непреходящая популярность  пьесы, порождает загадки. Принципиальная незатейливость фабулы, ее фрагментарность, расподобление действенно-смысловыми ходами и музыкальными метафорами, тип связи «сцена-зал», предусматривающий активное участие зрителя в действии, арии-монологи главных героев, хоры – воздействуют на подсознание, порождают каскад ассоциаций.
                В этой, пьесе существует поэтический шифр, кодирующий вечно молодые и вечно прекрасные образы мужского и женского национального идеала, бунтарский, свободолюбивый дух народа, объединяющую татар всех российских областей любовь к родной земле. Для того чтобы понять феномен татарского театра – нужно увидеть «Голубую шаль», ощутить ее не на уровне событийного ряда, но настроившись на ее мощную эмоциональную волну.

         Как артист Тинчурин сыграл ряд значит, ролей (Хлестаков в “Ревизоре ” Н.В. Гоголя, Борис Годунов в “Смерти Иоанна Грозного ” А.К.Толстого, Жамалетдин в “Банкроте ” Г.Камала, Сулейман в “Неравных ” Ф.Амирхана)

     В 1926 г. К.Тинчурину присуждается почетное звание “Заслуженный артист Татарстана ”. В 1934 г. его принимают в члены Союза писателей.

        17 сентября 1937 г. К.Тинчурин был арестован, 15 ноября 1938 г. расстрелян. В 1956 г. он был реабилитирован. Стали издаваться его книги, были возобновлены постановки его пьес. В 1988 году театру драмы и комедии присуждено имя К. Тинчурина.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кама Тамагы муниципаль районы

Сөйки  урта гомуми белем  бирү мәктәбе

«Россия тарихында минем якташларым» дип аталган

        Россия күләмендә үткәрелә торган иншалар конкурсына

Сочинение

“Бабамның авыр язмышы”

        Эшне башкарды:

                                                                        6нчы сыйныф укучысы

                                                                          Сорокина Олеся Сергей кызы

                                                                   Җитәкче:

                                                                         I категорияле татар теле һәм          

                                                                         әдәбияты укытучысы

                                                                         Шакирова Алсу Хәмит кызы

         

        Мин әбиемнән еш кына: “Сугыш минем йөрәгем аша үтте”, - дигән сүзләрне ишетәм. Ничек инде сугыш йөрәк аша үтә алсын? Берсендә мин әбиемнән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып бирүен үтендем. “Ай, ул еллар... Күпме кешенең җаннарын өшетте, күпме солдатларыбыз сугыш яланында башларын салды...”- дип башлады сүзен әбием. Ул миңа карт бабам (әбиемнең әтисе) турында сөйләде. Ул Бөек Ватан Сугышында катнашкан.

      Минем карт бабам, Гончаров Михаил Яковлевич, 1925нче елда Кама Тамагы районы Сөйки авылында туган. Сугыш башланганда аңа бары тик 16 яшь кенә була.

   1942 нче елның салкын кышында карт бабамны, башка Сөйки егетләре белән бергә, сугышка алалар. Аларны бөтен авыл халкы озата бара. Тышта 40 градус салкын. Иң якын Каратун станциясе 100 км ераклыкта урнашкан. Карт бабамның әнисе, күз яшьләрен дә яшермичә, улын калын шәлләргә төрә. Ә ул аңа карап:”Әни, елама! Мин бит үләргә китмим. Мин кайтам. Көт мине! Мин сиңа көн дә хатлар язармын,”- дип вәгъдәләр биреп китә. Аңа әле ул вакытта 17 дә тулмаган була! Олы әбиемнең һәр көне хатлар, яхшы хәбәрләр көтеп уза. Ләкин кече улыннан хатлар килми дә, килми... Олы улы Иванның үле хәбәре килеп, әбине аяктан ега. Кече улыннан хәбәр булмау хәлне тагын да катлауландыра.

   Карт бабам Миша башта Мари - Элдә була. Аның  белән бергә Кама Тамагыннан Левагин Александр да монда җибәрелә. Аларны елганы кичәргә  өйрәтәләр. Көннәре салкын суда, ә төннәре салкын землянка уза. Алда аларны нәрсә көтә? Монысын беркем дә белми.

     Ә алда аларны Украина фронты, Днепр елгасын кичү  көтә. Безнең солдатларны җирдән дә, күктән дә һәрвакыт утка тоталар. Кычкырулар, тавыш, авыртуга түзә алмыйча ыңгырашулар, кан... Днепр елгасы кызыл төскә керә, чөнки анда су түгел, ә солдатларның каны ага. Сугышчыларның күбесе үлә ( көчләр тигез булмый), ә исән калганнары немецларга әсирлеккә төшә.

Иң хәтәре әле алда  икән: Германия лагерьлары, җир асты бункерлары... Олы бабам Миша, рус офицеры Алексей белән, берничә тапкыр Туган илгә качарга тырыша. Ләкин барысы да уңышсыз була. Аларны тоталар, Германия эченә, Франция чикләренә таба куалар.

Ә олы әбием Дуня, кече улының исәнлеге өчен, шәмнәр куеп, догалар укып, көн саен хәбәр көтә. Ана йөрәге сизә: улы исән,  ул бик еракта, һәм аңа бик – бик кыен. Ләкин олы әбиемә улын күрергә насыйп булмый. Аның йөрәге түзми, “яралар” бик тә тирән була шул. Ул урамда егылып үлә.

Ә улы ул вакытта Германиядә хәсрәт чигә. Нәрсә генә татымый ул анда:  ачлык, ялангачлык, кыйнаулар, этләрдән талату һ.б. һ.б. Ләкин язмыш аңа Ватанын күрмичә үләргә бирми. Башка әсирләр белән бабамны немецларга хезмәтче итеп эшкә җибәрәләр. Барлык таза, олырак яшьтәге ирләрне бик тиз алып китәләр, ә яшь, ябык Мишаны алырга теләмиләр. (Олы  әбием Дуняның догалары ярдәм иткәндер инде). Менә олы яшьтәге бер пар килә. Алар озак кына егеткә карап торалар, бер – берсе белән немец телендә сөйләшәләр. Бу - Роберт белән Бабет исемле кешеләр. Фашистлар түгел, ә гади немецлар. Аларның Миша яшендәге уллары сугышта үлгән була.

Шулай итеп, олы бабам аларда эшли башлый. Көндез хуҗалыкта эшләсә, төнлә аны пычрак, бетле казармага алып китәләр.

Сугышта үлгән уллары истәлегенә  бу немецлар бөтен назларын шушы рус солдатына бирәләр. Яратып аңа: ”Михеля”,- дип эндәшәләр. Алар көчләреннән килгәнне барын да эшлиләр. Бабамның бетләрен бетерү өчен,  Бабет аны мунчага җибәрә, киемнәрен кайнатып уа, казарма сакчылары белән сөйләшеп, егетне үз өйләрендә кундыра башлый. Роберт белән Бабетның берничә гектар бакчалары була, унлап сыер белән ат. Эш, билгеле, бик күп. Ләкин шуңа да карамастан, бабам Мишага ул вакытта, башкаларга караганда, күпкә җиңелрәк була.

Роберт белән Бабетның күршеләрендә ике карт немец яши. Алар рус әсирен яратмыйлар, бөтен тотышлары белән шуны белдереп торалар, бармак төртеп:”Рус, Иван”,- дип мыскыл итәләр. Ә Роберт белән Бабет аны саклыйлар: ”Михель, сиңа рус армиясе килеп җиткәнче түзәргә кирәк. Әгәр дә сине немецлар хәзер алып китсәләр, туган илеңә кайтып җитә алмаячаксың”,- диләр. Алар куркыныч вакытта  Миша бабамны яшереп тоталар.

Үзенең кыска гомеренең актык минутына кадәр,  олы бабам Роберт белән Бабетка рәхмәтле була.

Икенче фронт ачылгач, бу зонага америкалылар килү белән, әсирләрне үз илләренә кайтара башлыйлар.

Ә Ватаныбыз аларны ничек каршы ала? Унлаган комиссия, санаусыз сорау алулар һ.б. һ.б. Олы бабам Мишаны аклыйлар, лагерьгә җибәрмиләр. Ул 4 ел авиация гаскәрендә машина йөртүче булып хезмәт итә. Бары тик 1949нчы елда гына өенә әйләнеп кайта. Кызганычка каршы, аны анда беркем дә көтми. Әнисе, абыйсы үлгән. Шул вакытта туберкулез авыруы килеп  чыга. Бу – Германия истәлеге. Анда аларга прививкалар ясыйлар. Ул вакытта алар аның нинди прививкалар икәнен белмиләр. Ватанга әйләнеп кайткач  кына, авырый башлагач кына аңлыйлар.

Карт бабамның гомере кыска була, ул 44 яшендә үлә. Ул сугыш герое булырга өлгерә алмый, язмыш шулай язгандыр инде. Әсирлеккә эләккәндә аңа әле 18 дә тулмаган була. Ул рядовой солдат булып кала, ләкин сугышның барлык ачысын үз җилкәсендә татый.

Минем олы бабам җиңүнең 65 еллыгын күрә  алмый. 31нче мартта аның үлгәненә 43 ел була. Ләкин ул безнең йөрәкләрдә һаман да исән. Мин үземнең карт бабам белән бик горурланам. Ул бөтен авырлыкларны намус белән кичерә, Ватаны да аны аңлый, чөнки сугыш - ул инде сугыш.

Мин әле сугыш турында барысын да белмим, миңа әле бик күп укырга кирәк. Ләкин сугышның нәрсә икәнен мин инде төшендем. Сугыш – ул аерылу, газаплы көтү еллары, кан, Днепрдагы кызыл су, чит җирләр, лагерьлар, җир асты бункерлары, әсирлектән качу, немец этләреннән калган яралар, күп санлы комиссияләр, сорау алулар,  ул - солдатның соңгы сулышына кадәрге йөрәк ярасы....

Барлык Бөек Ватан Сугышында катнашучылар, исәннәр һәм үлгәннәр алдында мин башымны иям һәм рәхмәт әйтәм. Мин җир йөзендә сугыш булуын, кан агуын теләмим!  Күк йөзе һәрвакыт якты булсын, бакчаларыбызда матур хуш исле чәчәкләр атсын!

 



Предварительный просмотр:

Эссе “Табигатьнең язмышы безнең кулларда!”

      Мин Татарстан Республикасының гүзәл бер почмагы булган Кама Тамагы районының кечкенә генә Ишем дигән бер авылында тудым. Үземнең туган ягымның матурлыгына сокланып туя алмыйм. Безнең якны икенче төрле Тау ягы дип атыйлар. Чыннан да, тирә –якта таулар, куе урманнар, якында гына җәелеп аккан Идел елгасы, инеш- чишмәләрнең исәбе-хисабы юк... Ә бит без шул матурлыкны күрә белмибез! Табигать  безгә тормыш итәр өчен бөтен уңайлыкларны тудырган: сулар өчен һава, эчәр өчен су, яшәр өчен кояш ... Хәтта ашамлык та, кием дә, төрле җиһазлар да табигатьтән алынган бит. Без хәзер үзебезнең тормышны телефоннарсыз, компьютерсыз, машиналарсыз, завод-фабрикаларсыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә элек бу әйберләрсез дә ничектер яшәгәннәр. Минемчә, ул вакытта табигатькә караш та башкачарак булган: кеше барлык нигъмәтләр өчен табигатькә рәхмәтле була белгән. Без табигатьтән шулкадәр күп әйбер алабыз, ә үзебез нәрсә бирәбез соң? Кешеләрнең тирә-якка китергән зыянын күреп йөрәк әрни. Менә күптән түгел Яңа ел бәйрәме булып узды. Күпчелек өйләрдә чыршы бизәлде. Билгеле, бу искиткеч матур. Ләкин атна-ун көн үткәч нәрсә күрәбез соң: өйнең күрке булып торган чыршылар чүплек тирәсендә аунап яталар. Без агачларның никадәр зур файда китергәнен, ә чыршыларның зур булып үсүе өчен дистәләгән еллар кирәклеген дә табигать белеме дәресләреннән беләбез. Ничәмә еллар үсеп утырган бу гүзәл агачны ун көн өйне ямьләп тору өчен кисәргә кирәк микән?! Моның өчен кибетләрдә ясалма чыршылар сатыла бит!

    Җәй көне без ел саен гаиләбез белән табигать кочагына чыгарга яратабыз. Безнең бик яратып йөри торган гүзәл бер урыныбыз бар. Ул урман аланындагы кечкенә генә күл. Без анда балык тотып, каен җиләге, җир җиләге җыеп, су коенып, кошлар сайравын тыңлап ял итә идек. Узган ел да шунда бардык. Тик безнең гүзәл аланыбыз сөйләп бетермәслек “чүплек базына” әйләнгән. Тирә-якта чүп-чар, шешә ватыклары, консерва савытлары, пластик тәлинкә, стаканнар, кашыклар дисеңме, гомумән нәрсә генә юк анда... Рәхәтләнеп ял иткән урыныңны шундый хәлдә калдырып кирәргә ничек базды икән кеше?!  

      Без, 4нче сыйныф укучылары, табигатьне пычратучыларга каршы көрәш алып барабыз. Ел саен экологик шимбәләр оештырабыз: күлләрне, елга буйларын, тирә-якны чүп-чардан арындырабыз, агач утырту акцияләрендә бик теләп катнашабыз, кыш көне кошларга җимлекләр ясап эләбез, җимлекләргә һәрвакыт ризыклар салып торабыз. Тукталышларга, кибет ишекләренә табигатьне саклау кирәклеге турында плакатлар ябыштырабыз.    

      Без әле кечкенәләр, ләкин табигатьне сакларга кирәклеген беләбез, кулдан килгәнчә тирәлеккә ярдәм итәргә тырышабыз. Дөньяда һәркем үзе кылган эшләре өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнен тоеп яшәсен иде!

        4 класс укучысы        

                                                                                     Хәйретдинова Әдилә