Дәрес эшкәртмәләре

Хусаинова Зульфия Радиковна

Дәрес эшкәртмәләре

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема: Лексикология. Лексика һәм лексикология турында  төшенчә.

Максат:

1. Лексика һәм лексикология төшенчәләрен аңлату, алар арасындагы аерманы ачыклау.

2.Лексикология исемле тел фәненең үзенчәлеген ачыклау.

 Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү.

3. Тәрбияви максат - аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Төркемнәрдә һәм мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен ныгыту.

4. Әхлак тәрбиясе бирү.

П р е д м е т- ш ә х е с к ә кагылышлы балаларда белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, презентация, сүзлекләр, таратма материал

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез!                                                                            

 -Исәнмесез, укучылар.Әйдәгез,бүгенге көнне котлап, бер-беребезгә матур итеп елмайыйк, уңышлы көн телик. Утырыгыз.Бүген класста кем деңур?(1 укучы сөйли)

Ә бүген ничәсе һәм нинди көн?Рәхмәт. Укучылар, бүген безнең дәресебездә кунаклар да бар, аларга үзебезнең белемнәребезне күрсәтербез.

Дәресебезнең эпиграфы итеп мин Шәйхи Маннурның шигыреннән өзекне алдым.

Татарча да яхшы бел

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле , затлы тел.

Укучылар, без үзебезнең туган татар телен өйрәнүне дәвам итәбез, ике телне дә яхшы белергә тырышып, дәресебезне башлап җибәрәбез.

II.Өй эшләрен тикшерү.

Әйдәгез өй эшләрен тикшерәбез. Өйдә сезгә табигат һәм шигыр сүзләренә транскрпсия ясарга иде. Кем бу сүзләрен тактага чыгып  языр?( 2 укучы)

III.Актуалләштерү

Балалар, без сезнең белән нинди бүлекне тәмаладык, ә бүген инде телнең тармакларын өйрәнүне дәвам иттерербез.

Әйдәгез башта дәфтәрләрдә бүгенге числоны язып куек. 

Рәсем диктанты язу, тактага карап, нәрсә икәнен әйтеп, дәфтәргә язабыз.

Рәсем диктанты: тиен, әтәч,арыслан,аккош,үрдәк, чеби, бу сүзләрнең тәрҗемәләрен дә әйтик.Бу сүзләр безнең татар теленең  сүзләре. Тагы да бихисап төрле сүзләр бар безнең туган телебездә. Без сүзләр аша аралашабыз. Бер-беребезне аңлашабыз.  

IV/Яңа теманы өйрәнү.Укучылар, ә Телнең сүзлек байлыгын без ничек дип атыйбыз?как называем словарный запас любого языка? Лексика дибез.Ә  шул байлыкны өйрәнә торган тел тармагын лексикология дип атыйбыз.Димәк, без бүген сезнең белән лексика һәм лексикология турында төшенчә белән танышачакбыз.Нәрсәләргә өйрәнербез икән, ничек уйлыйсыз?

Дәфтәрләргә бүгенге теманың исемен язып куегыз.Китаптагы кагыйдә белән танышып китик(  82 нче бит)Шулай ук лексикологинең тагы да берничә тармагы бар: фразеология, ономастика, семасология,этимология,лексикология.

Дәреслектә бирелгән 179 нчы күнегүне таптык. Рәсемнәр һәм аларга караган сүзләр бирелгән, шуларны безгә төркемләргә кирәк.

Укытучы: Бу  рәсемгә нинди сүзләр ярый?Мәктәп, тапкырлау, кушу, алу, математика, аттестат.Боларны дәфтәргә яздыру.

Табиб

Трамвай йөртүче

Компютер белгече.

Укучылар, һәр сүзнең үзенә генә хас мәгнәсе була.Мәсәлән, Камыр сүзе: онны, суны, сөт һәм башка әйберләр белән катнаштырып изүдән

барлыкка килгән куе массаны белдерә.Сүзләрнең лексик мәгнәсен без аңлатмалы сүзлекләрдән белә алабыз.

Сүзлекләр турында мәгълүмат бирү.

Әйе, укучылар, без сезнең белән "Сүзләр дөньясының никадәр
бай, мавыктыргыч булуын күрдек. Ә бу сүзләр
барысы да кайда очрашалар соң?

-Сүзлекләрдә.

-Әйе, сүзлекләрдә очрашалар алар. Ә сез нинди сүзлекләр беләсез?

Алар ни өчен кирәк? Аның белән ничек эш итәләр?

(Сүзлекләр күргәзмәсеннән файдалану).

Сүзлекләрдә эшләү.Менә сезнең алда татар теленең Аңлатмалы сүзлегенең бер томы, шушыннан Мәктәп, очучы сүзләренең аңлатмасын табып укырга кирәк.(бер укучы эшли)

Ә башкалар белән төркемгә бүленеп  182нче күнегүне үтибез. Ялгыш килеп эләккән сүзләрне табарга.

Ял итеп алу(мултфилм карау)

Сүзлеккә әйләнеп кайту, бу сүз белән җөмлә төзергә.

Укучылар, мин сезгә җөмләләр укыйм, шуларның аермаларын табарга кирәк.1)Балалар бакчага су сибәләр-2)Су буендагы куаклыкта сандугач җыр сибә.Димәк, сибә сүзе ул күп мәгнәле сүз.-многозначное дип әйтәбез русчаТуры мәгнәле(прямое значение) җөмлә кайсысы? Ә икенчесе күчерелмә(переносное) мәгнәле.

Телдән 185 нче күнегүне үтибез.Укыйбыз, 4 җөмләне язып куябыз.

Әйдәгез тизәйткеч белән танышабыз:

Кара карга

Кунган карга,

Карга кунган

Ак карга.

Тел чарлагыч өстендә эшләү.Бергәләп кабатлау, истә калдырырга тырышу.

Карга-грач

Карга-на снег.Бу сүзләрне ничек дип атыйбыз?Омонимнар.Ә ак-кара, матур-ямсез, бу сүзләр ничек дип атала? Антонимнар.Алар нинди сүзләр.(капма-каршы сүзләр)

Матур, чибәр, ямле, болар нинди сүзләр? Синонимнар

Бирелгән сүзләрнең антонимнарын икенче төркемнән сайлап алырга:

Каты, шатлык, арзан, көн, картлык, яз, юмарт, яманлау, китү, биек, керү, тирән, җимерү, менү, авыр, кабызу, якты.

 Кайгы, йомшак, төн, кыйммәт, көз, яшьлек, мактану, саран, тәбәнәк, кайту, чыгу, сай, төзү, төшү, җиңел, сүндерү, караңгы, киң, кыска.

Карточкаларда эшләү:

каты,  шатлык, арзан, көн//кайгы, йомшак, кыйбат, төн

картлык, яз, аз, ак//яшлек, күп, көз, кара

китү,биек,керү, тирән// тәбәнәк, сай, кайту, чыгу

аста, менү, авыр, якты// төшү, өстә, җиңел, караңгы

Сүзлек эше:

Арзан-дешевый

Кыйбат –дорогой

Картлык-старостҗ

Тәбәнәк-низкий

Укучылар, әйдәгез Шәүкәт Галиевның “Сүзләр иленә сәяхәт” дигән шигыре белән танышабыз.

Шәвәли: -Сүзлек бабай, Бай бабай,

Бик күп сүзең бар,бабай.

Сүз иленә керимче,ниләр барын күримче,

сәфәр кылып йөримче?

Сүзлек бабай: -Тере сүзләр иле бу,

Төрле сүзләр җире бу.

Беләсеңдер ич, балам,яши монда өч заман-

Хәзергесе, үткәне, киләчәктә көткәне.

Сәнгатле итеп уку,нинди 3 заман турында сүз бара, элеккеге, әлеге һәм яңа барлыкка киләчәк сүзләр турында әйтергә теләгән автор. Димәк, тормыш алга бару белән, безнең дә сүзлек запасыбыз байый бара, яңара, ә кайберләре кулланудан төшеп кала.

Рефлексия: бүген нәрсәләр турында белдегез? Нәрсәгә өрәндегез?Актив катнашкан укучылар үзләренә билгеләр куя.

Өй эше:5 билгесенә-189 нчы күнегү, 4 билгесенә- 183.Дәрес тәмам, барыгызга да рәхмәт,БАЛАЛАР

Приложение №1

ФИО_________________________________

5

4

3

Диктант

Работа со словарем

Устный ответ

Работа над скороговоркой

Выразительное чтение стихотворения

ФИО_________________________________

5

4

3

Диктант

Работа со словарем

Устный ответ

Работа над скороговоркой

Выразительное чтение стихотворения

Приложение №3

“ Кем күбрәк “ уены. “Китапханә “ сүзеннән яңа сүзләр төзү. (Составить новые слова из слова Китапханә)

“ Кем күбрәк “ уены. “Китапханә “ сүзеннән яңа сүзләр төзү. (Составить новые слова из слова Китапханә)

Приложение №2

Сүзләр иленә сәяхәт

Шәвәли: -Сүзлек бабай, Бай бабай,

Бик күп сүзең бар,бабай.

Сүз иленә керимче,ниләр барын күримче,

сәфәр кылып йөримче?

Сүзлек бабай: -Тере сүзләр иле бу,

Төрле сүзләр җире бу.

Беләсеңдер ич, балам,яши монда өч заман-

Хәзергесе, үткәне, киләчәктә көткәне.

                                                           

                                                             Шәүкәт Галиев



Предварительный просмотр:

«Тамчы шоу» интеллектуаль уены

Алып баручы:

Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

Һәр очрашу шулай башлана.

Исәнмесез, диеп сүз башланса,

 Күңелләрдә ныграк саклана.

  • Исәнмесез , хөрмәтле кунаклар , укучылар!Хәерле көннәр сезгә!

Без бүген сезнең «Тамчы шоу» интеллектуаль уенынына җыелдык.

Бүгенге уенда 7-8 класс укучыларыннан торган ике команда  канаша. Хәзер сүзне үзләре белән якыннанрак таныштырыр өчен мин аларга бирәм.

Укучыларүзләребеләнтаныштыралар.

  1. команда-  ”Өлгерләр” , 2 команда-  “Очкыннар”.

    1  команда “Өлгерләр

 “Тамчы – шоу”да ярышабыз

               Командага бүленеп.

               Жюри дөрес бәяләсен

               Безнең уңышны күреп.

  1. команда  “Очкыннар

 Хөрмәтле жюриебызга да

                 Бар бездән изге теләк:

                 Очколарны бутамагыз,

                 Гадел булу бик кирәк.

Алып баручы :

  • Безнең уенда өченче команда да катнаша , ул –безнең укучыларыбызның чыгышларына бәя бирүче жюри составы . Алар белән таныштырып китәбез.

Шулай итеп,беренче турга кереп китәбез.

Iтур “Батыр- берне, белемле – меңне егар” дип атала.

Беренче турда әдәбиятка  һәм Татарстанның тарихы һәм мәдәниятенә кагылган 8 сорау укыла, командалар шул сорауларга язып җавап бирергә тиеш булалар.

  1. Тукайның автобиографик әсәренең исеме (“ Исемдә калганнар”)
  2. М.Җәлил яшәгән еллар. (1906-1944)
  3.  “Без мәйданга керәбез. Поляк яшьләре безне котлап  үзләренең иң матур җырларын җырлыйлар. Әмма минем күңел еракта” .Кайсы әсәрдән өзек, жанры? (“Сагыну”, нәсер)
  4. Татар телендә балалар өчен чыгучы газета һәм журналлар. ( “Сабантуй”, “Көмеш кыңгырау”, “ Ялкын”, “Салават күпере”, “Түгәрәк уен”)
  5. Сөембикә манарасы ничә яруслы ? (7 яруслы)
  6. “Беренче театр” комедиясенең авторы. (Г.Камал)
  7. “Бирде дөнья кирәкне еламаска өйрәтте,

Күлмәк җиңен ертасымы бәйлисе бар йөрәкне” .

Әлеге шигырь юлларын кайсы шагыйрь язган, аның турында нәрсә әйтә аласыз? (Х.Туфан “Кайсыгызның кулы җылы?”)

  1.  Г.Тукай сүзләренә  язылган җырлар.

I тур нәтиҗәләре белән таныштыру өчен сүзне жюрига бирәбез.

II тур             а)   Игътибарлылык бәйгесе.

  • Менә без икенче турга да аяк бастык. Икенче турда экран сезгә үзенең алты рәсемен күрсәтер. Сез шул рәсемнәрне игътибар белән карап мөмкин кадәр истә калдырырга тырышыгыз.

1 команда . Алтынчы рәсемдә көрәш барышын ничә хөкемдар күзәтә ? ( 3 хөкемдар)

2 команда- 4нче  рәсемдә камзулга ничә ләлә чәчәге чигелгән ?( 6 чәчәк)

        

б) Өй эше. Кем ул Сөембикә ? Аның турында нәрсәләр беләсез ?

III тур  “Сүздән сүз ясау”

Без яңа сүзләр ясалуның күп төрле ысулларын беләбез. Ә хәзер, әйдәгез, үзебез озын гына бер сүздән яңа сүзләр ясап карыйк. Ничә сүз ясый алырбыз икән?

алачбка  сүзеннән яңа сүзләр ясыйбыз. (балачак)

V тур  Блиц – турнир   Капитаннар ярышы

Өлгерләр

  1. Татар телендә 6 килеш бар. (әйе)
  2. Көн һәм төн сүзләре синоним. (юк)
  3. Әйтү максаты ягыннан җөмләләр 3 төрле була. (әйе)
  4. Канат сүзе-  күп мәгънәле сүз.( әйе)
  5. 2019 ел –тарихи-мәдәни мирас елы . ( юк)
  6. О, ө хәрефләре сүз башында гына языла. ( юк)
  7. Б  яңгырау тартык  (әйе)
  8. Мөстәкыйль сүз төркемнәре 7 .(әйе)

Очкыннар

  1. Чыгыш килешенең сораулары кемгә? нәрсәгә? кая? (юк)
  2. Олы, зур. Бу сүзләр синонимнар .( әйе)
  3. Дөнья сүзендә 5 аваз бар. (әйе)
  4. Таш йөрәкле – бу сүз туры мәгънәдә. (юк)
  5. 2019 ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы (әйе)
  6. Ж ның саңгырау пары ч. (юк)
  7. Фонетика сөйләм авазларын өйрәнә. (әйе)
  8. Гына , генә кисәкчәләре һәрвакыт аерып язылалар. (әйе)

  • Безнең ярышыбыз тәмам. Нәтиҗә ясау өчен  сүзне  жюрига бирәбез. Укучылар шуның белән безнең уеныбыз тәмам. Үзегез өчен күп кенә кызыклы мәгълуматлар алгансыздыр дип ышанып калабыз. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт !



Предварительный просмотр:

Тема. Сыйфат. Сыйфатларның ясалышы.

Дәреснең тибы:  Яңа материалны өйрәнү

Дәреснең төзелеше:

I. Оештыру өлеше

II. Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III. Яңа теманы аңлату.

IV. Физкультминутка.

 V. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

VI. Рефлексия.

VI. Йомгаклау.

Максат: 1.Cыйфат төшенчәсе белән һәм аның ясалышы ягыннан тамыр, ясалма, кушма, тезмә, парлысыйфатларбеләнтанышу.

2. Сыйфатларны сөйләмдә һәм язуда дөрес куллану; Сыйфатларның ясалыш ягыннан төрләрен тану күнекмәләрен формалаштыру;

3.Укучыларның диалогик сөйләм телен үстерү;бер-береңә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Дәреснең методы: әңгәмә, репродуктив, өлешчә эзләнү, язма эш.

Җиһазлау: интерактив такта, тестлар, карточкалар,  терәк сүзләр язылган карточкалар

Дәрес барышы.

1. Укучыларны дәрескә оештыру.

Исәнмесез, укучылар.

Хәерле көннәр сезгә.

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә.

Татар теле дәресен башлыйбыз. Дәресебез күңелле һәм файдалы узар дип ышанам.

Мин-шат,бәхетле,киң күңелле укытучы.Ә Сез- нинди?Үзегез турында әйтеп үтегез әле.

-Без-матур,акыллы,тәртипле укучылар.

Бик яхшы.

Ә хәзер игътибар тактага.

Җ С Һ Ы ң Й Ү Ф Ө А Ә Т

Укучылар, монда хәрефләр тезмәсе бирелгән.Әйтегез әле, бу хәрефләрнең кайсылары рус телендә юк.

  • Җ Һ ң Й Ү Ө Ә

Дөрес. Ә нигә ң хәрефе  юл хәрефе белән язылган?

  • Ул хәрефкә сүзләр башланмый.

Дөрес. Ә хәзер калган хәрефләргә кайтыйк. Нинди хәрефләр торып калды?

СЫЙФАТ.Бу сүз сезгә танышмы?Ниләр беләсез сыйфат турында?

  • Дәфтәрләрегезне ачыгыз. Бүгенге числоны һәм теманы язып куегыз.
  • ,,,,,,,,,,,декабр

Сыйфат. Сыйфатларның ясалышы.

Әйтегез әле, сыйфат нинди сорауга җавап бирә.Кем белә?

-Нинди? Кайсы?

Ә хәзер игътибар экранга.Кем әйтер нинди таблица монда?

Тактада эш. Таблица тутыру.

Тамыр

Ясалма

Кушма

Парлы

тезмә

ак-белый, кышкы-зимний, коточкыч-страшный, язгы-көзге-весенне-осенний, зифа буйлы-высокий.

Дәреслектә эш  86күнегү 43нче бит

Нәтиҗә: сыйфат исемне ачыклый. Сыйфат ияреп килгән сүз сыйфатланмыш дип атала.

Физкультминутка.

Укытучы сүзләр әйтә. Сыйфатларга чәбекәй итәбез, башка сүзләргә тыпырдап алабыз.

Матур

яшел

Малай

Яза

Ак

Ишек

Кара

Такта

Ә хәзер мин сезгә мондый бирем бирәм.

Карточкаларда бирелгән диалог репликаларынапартадашыгызның исемен, сыйфатлар белән тулыландырып языгыз..

................! Син матур, ягымлы кеше!Бәхетле бул!

................!Син ягымлы, шат күңелле иптәш. Сиңа шатлыклы көннәр телим!

.................!Синең белән дәрес кызыклы үтә.Сиңа уңышлы көннәр телим!

.................!Син зифа буйлы,чибәр!Сиңа кояшлы көннәр телим!

..................!Син чибәр, аз сүзле. Сиңа күтәренке кәеф телим!

..................!Син тырыш укучы.Сиңа матур-матур теләкләр телим!

..................!Син әдәпле бала.Сиңа тыныч көннәр телим!

..................! Син тәртипле дус. Сиңа озын-озын гомер телим!

..................! Син акыллы укучы. Сиңа яхшы билгеләр телим!

..................! Син бәхетле бала. Сиңа тугры дуслар юлдаш булсын!

................! Син...........................,  ...................... кеше!

 .............................бул!

 матур, ягымлы,Бәхетле

................!Син....................., ........................ иптәш.

Сиңа........................... көннәр телим!

ягымлы, шат күңелле,шатлыклы

.................!Синең белән дәрес ...................... үтә.

Сиңа ....................көннәр телим!

кызыклы,  уңышлы

.................!Син......................................,  ..................!

Сиңа ............................көннәр телим!

зифа буйлы,чибәр,кояшлы

..................!Син....................., ..........................   .

Сиңа........................ кәеф телим!

 чибәр, аз сүзле , күтәренке.

Өй эше. 89нчы күнегү 41нче бит.

1.Укы. Сыйфатларны табып язып ал.Ясалышын аңлат.

2.Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп күчереп яз.

Димәк, укучылар, без бүген нинди тема үттек?

Сыйфат һәм аның ясалышы.

Нәрсәләр иегездә калды?



Предварительный просмотр:

Укучылар өчен сценарий «Аулак өй»

Кыз: Әбием,әнием һәм әтием кунакка киттеләр.Дус кызларымны кунакка чакырсам буламы?

Әби: Әй,кызым,чакыр,чакыр.Без дә яшь чакта,шулай аулак өйләр уздырырга ярата идек.Мин дә Нәфисә апаң янына керермен.

Кыз:Дәү әни,бәлки син безнең белән калырсың,Нәфисә әбине дә чакырырсың.

Әби: Ярый,кызым,килештек.(Нәфисә әбигә шалтырата).Нәфисә,әйдә безгә аулак өйгә,яшь чакларны искә төшереп алырбыз.

Нәфисә:Исәнмесез!Мөмкинме?

Әби:Әйдә,әйдә түрдән уз.

(Ишек шакыйлар).Кызлар керә.

1.Айгөл өйдәме?

Кыз: өйдәмен.Кызлар,исегездәме,мин дәү әнием белән таныштырам дигән идем.Бу минем дәү әнием,монысы - аның ахирәте Нәфисә әби.

Әби: Әйдәгез,кызларым түргә үтегез.

Нәфисә: Әй,без дә яшь чакта шундый матурлар идек.

Айгөл: Кызлар,Әйдәгез җырлап алабыз, әбиемнәр моңсуланмасын әле.

Җыр “Мин үсәм, үсәм”.

(Ишек шакыйлар) кызлар оялалар,матурланып алалар

Әби (ишек ача):Бәй,кызым,егетләр килгән бит.

1.Исәнмесез кызлар-йолдызлар!

2.без кунакка килдек.

3. Халкыбызның йолаларын искә төшерик әле,

Күңелле итеп бүген “Аулак өй үткәрик әле”.

Айгөл: Дәү әнием, сез нинди уеннар уйный идегез?

Әйдәгез борынгы уеннарның берсе

“Йөзек салыш”уенын уйнап алабыз

  1. Җырласын

“Бииләр итек-читекләр”

  1. Әтәч булып кычкырсын
  2. Шигырь сөйләсен
  3. токБиесен

Әби: Рәхмәт, рәхмәт барыгызга

        Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

 Йөрәкләрне җилкеттегез.

“Дустым бар”

 Нәфисә: Бигрәкләр дә күңелле булды.Ярый әле кергәнмен.Болай булгач,безнең гореф-гадәтләребез югалмый.

Дәү әни: Рәхмәт сезгә балалар.

Егетләр җырлап җибәрәләр:

Алай итәргә кирәк,

Болай итәргә кирәк.

Хуҗаларга рәхмәт әйтеп

Кайтыпкитәргәкирәк.

Безгә дә китергә вакыт.



Предварительный просмотр:

Тема.”Сүз төркемнәре иленә сәяхәт”

Дәрес максатлары.

Белем бирү максаты: исем,сыйфат,фигыль сүз туркемнәре турындагы белемнәрне камилләштерү;

Үстерү максаты:укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау, сөйләм күнекмәләрен үстерү, сүзләрне үзләштерү дәрәҗәсен билгеләү.

Тәрбияви максат: укучылар күңелендә бер-берсенә һәм башкаларга карата дуслык мөнәсәбәтен формалаштыру.


Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре.

Шәхси УУГ:

-укуга карата кызыксыну хисе;

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

-нәтиҗәләргә үзанализ һәм үзконтроль.

Метапредмет нәтиҗәләр.

Регулятив УУГ:

-кагыйдәләрне,күрсәтмәләрне истә тотып эшләү;

-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү;

-эшләрне (биремнәрне)таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

-биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү (укытучы ярдәмендә).

Коммуникатив УУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану;

-башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;

-парларда эшли белү (күршең белән хезмәттәшлек итү).

Танып-белү УУГ:

-тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү;

-укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү;

-төрле структураларга нигезләнгән мәгълүматлар белән эшли белү.

Дәрес тибы: уен-дәрес

Җиһазлау: ноутбук,мультимедия проекторы,экран, презентация.

Дәрес планы

I.Оештыру:

1)исәнләшү,хәл сорашу;

2)һава торышы турында сөйләшү;

4)уңай психологик халәт тудыру.

II.Актуальләштерү:

1)дәреснең темасын билгеләү;

2)дәрескә максат һәм бурычлар кую;

3)ярдәмче герой белән танышу;

4)укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру;

5)өй эшен тикшерү

III.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

1)кем?нәрсә? соравына җавап булган сүзләрне төркемләү;

2)төшеп калган фигыльләрне кую;

3)ял минуты

4)сыйфатларның антонимнарын табу;

5) Сүзләрне төркемнәргә аеру.

6)дуслык турында сөйләшү

IV.Өй эше: кроссворд чишәргә.

V.Рефлексия.

VI.Йомгаклау.

Дәрес барышы

I.1. -Исәнмесез,укучылар?! Хәерле көн!

Шигырьне сөйлиләр

-...................

2.-Утырыгыз.Ә хәзер,әйдәгез әле,укучылар,тәрәзәгә күз салыйк.Хәзер нинди ел фасылы?

-.................

-Бүген көн нинди?Һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?

-.................

-Әйе шул,бик дөрес әйтәсез,укучылар. Яз ул табигатьне генә түгел,кешеләрнең дә күңелләрен уята.Кәефне күтәрә. Яз безнең дәресебезгә дә керсен. Сезгә уңышлы көннәр бүләк итсен.

-Хәзер экранга күз салыйк әле.Монда нәрсә күрәсез?

- .................

-Сез бу хәрефләрнең парларын әйтергә тиешсез.

З У С Д О Р Г Ы М Н А Р Ы

(Укучылар парларын әйтәләр.

с ү з т ө р к е м н ә р е )

-Нинди сүз килеп чыкты?

(Сүз төркемнәре.)

-Сез ничек уйлыйсыз,бүгенге дәресебезнең темасы ничек булыр икән?

(Сүз төркемнәре турында)

-Әйе.Без бүген сүз төркемнәре иленә барырбыз.

-Ә без,укучылар,сүз төркемнәрен беләбезме соң? Без кайсыларын өйрәндек?

(Әйе,беләбез.Исем,сыйфат,фигыль сүз төркемнәрен өйрәндек.)

-Ә сез ничек уйлыйсыз,без бүген дәресебездә нәрсәләр эшләрбез икән?

(Сүз төркемнәрен кабатларбыз,кагыйдәләрне искә төшерербез һ.б.)

-Бик дөрес. Без сезнең белән үзебез өйрәнгән сүз төркемнәрен кабатларбыз,кызыклы күнегүләр дә эшләрбез.Иң кызыгы ,без сүз төркемнәре иленә барып кайтырбыз.

(Шулвакыт дәрескәШәвәли килеп керә.)

Шәвәли. Бернәрсә дә эшли алмассыз,кызык та булмас.Мин барысын да бутап бетердем инде.

-Син кем?

Шәвәли. Мин – Шәвәли

-Укучылар, безгә кунак килгән.Ничек каршы алырга кирәк?

(Исәнмесез, Шәвәли)

Шәвәли исәнләшми)Сез нишләп утырасыз монда,барыгыз кайтып китегез.

(.............................)

-Әйдәгез, Шәвәли гә аңлатыйк әле.Без монда нишлибез?

(Без укырга килдек .Һ.б.)

-Ишеттеңме, Шәвәли.Безне алда төрле кызыклы эшләр көтә.

Шәвәли. Эшли алмассыз.Сез эшләрлек ясамадым мин.

-Ә безгә булышырлар.

Шәвәли. Кемнәр?

-Дуслар.

Шәвәли. Дуслар? Ул дуслар нигә кирәк? Нәрсә эшләп була алар белән?Нәрсә ул дуслык? (кулын селти) Әй лә,мин киттем.

-Ә син китмә,Кирлемән. Кал безнең дәресебездә.Бу сорауларыңа да җавап табарсың.

Шәвәли. Юк,калмыйм.

-Ярар,алайса,калма.

Шәвәли. Юк,калам.

-Калсаң,утыр менә шунда.Ә без,укучылар,юлыбызны башлыйк.Иң элек бүгенге числоны язып куегыз.

(Дәфтәргә число языла)

-Үзегез белән юлга китап,дәфтәр,каләм һәм белемнәрегезне алырсыз.

Белүемчә,сүз төркемнәре патшалыгы калын урман уртасында.Юлны тапсак,барып җитәрбез.Безгә карта ярдәм итәр. (Сөйләгәндә Шәвәли картаны яшереп куя.)

-Укучылар,картаны таба алмыйм.

(Укучылар,кирлемән алганын әйтәләр)

-Син алдыңмы, Шәвәли?

Шәвәли.Ю-ю-юк.

-Ә без картасыз да юлны табарбыз.Безгә Акбай ярдәм итәр.

(Экранда Акбай рәсеме чыга. Күбәләкләр белән уйный).

-5-

Шәвәли. Ул бит сезне күрми.Күбәләкләр белән уйный ул.

-Исегез китмәсен,укучылар.Әгәр сез өйдә эшләгән эшләрегезне укысагыз,ул безгә дә игътибар итәр.

Өй эше эт нишли? Һәм нинди эт? сорауларына җавап язарга иде.

-Хәзер сез  Җилкәдәш иптәшегез белән бер-берегезгә чиратлашып әйтеп тикшереп чыгасыз.вакыт куела,игътибарлы булыгыз.

(Парларда эшлиләр.Ахырда ике укучыдан сорала).

-Бик яхшы Өй эшен дөрес эшләгәнсез. Акбай да безне ишетте,безгә карап тора башлады.Ул безнең юлдашыбыз булыр.

-(Слайдта юл күрсәтү билгесе чыга.Тик анда язулар юк).Киттек,укучылар.

Шәвәли. Барыгыз,кая барасыз?Юлны таба алмассыз.

-Карагыз әле,укучылар,Кирлемән начарлык эшләп өлгергән,нишлибез?

Шәвәли Берни эшләмисез.Кайтып китәсез.

(экранда Карлыгач рәсеме һәм бирем чыга.

Бирем. Исемнәрне икегә аерып, дөрес юл күрсәтсәгез, сез дә юлыгызны дәвам итә алырсыз.


Сүзләр. Ат,куян,әни,алма,бабай,агач,аучы,урман,дус,дуслык,малай,укучы.

(Укучылар исемнәрне кем? Нәрсә? сорауларына карап бүләләр.)

-Димәк.укучылар,сез исемнәрне ничек итеп бүлдегез?

(................)

-Ә без кемгә рәхмәт әйтергә тиеш инде?

(Карлыгачка)

-Рәхмәт инде,Калыгач дус,безгә юл күрсәттең.

-Ә бу нәрсә индн тагын.”Моннан үтә алмассыз!”- дип язылган.

Шәвәли Үтә алмыйсыз шул,басманың такталарын сындырып бетердем мин.

(Экранда Су анасы рәсеме һәм бирем чыга.

Бирем. “Мәкальләрне дөрес дәвам итсәгез,бар да яхшы булыр.”


Йөз сум акчаң булганчы,йөз дустың ... .

Дуслык тау ... .

Дус авырлыкта .... .

(беленер,ашый,булсын,йөгерә.күчерә,сөйли)

-Булдырдыгыз,укучылар.Әйтегез әле,сез монда кайсы сүз төркемен кулланып эшләдегез?

(............................)

-Бик дөрес.Ә фигыль нәрсәне белдереп килә?

( ..............................)

-Ә бу мәкальләрдә нәрсә турында сөйләнелә?

(...............................)

-Без Су анасына да рәхмәт әйтик,ул безгә булышты.Рәхмәт инде,Су анасы,син чын дус икәнсең.

-Арыдыгызмы,укучылар?

(..............................)

-Әйдәгез,ял итеп алабыз?Син дә, Шәвәли,кил безнең яныбызга.”Микс-фриз-груп”.Музыка астында биисез,музыка туктагач,мине тыңлыйсыз 1әм биремне үтисез.

1)Без ничә сүз төркеме өйрәндек? (3)

2)Исем сүз төркеменең ничә соравы бар? (2)

3)Сыйфатның ничә билгесен аерабыз? (5)

4)Фигыль сүзе ничә иҗектән тора? (2)

-Булдырдыгыз.Урыннарыгызга утырыгыз.Күрдеңме, Шәвәли,бергә дус булып эшләү һәм ял итү ничек рәхәт?

Шәвәли. Күрдем.

-Юлыбызны дәвам итәбез. Ә бу күбәләк нишләп ятьмәгә эләккән.Әйдәгез,булышыйк әле.

Күбәләкнең сүзләрен укыйлар.”Үрмәкүч сүзләрен югалткан.Мин гаепле ,дип уйлый.Дуслар,ярдәм итегез.Монда язылган сүзләрне капма-каршы мәгънәдәгесен языгыз.”

-кем шулай эшләде икән?

Шәвәли. Кем булсын,мин урладым ул сүзләрне.

-Ә без табарга ярдәм итәрбез. Укучылар дәфтәрләрегезгә бу сүзләрнең капма-каршысын языгыз.

(Укучылар язалар.Бер-берсенә биреп тикшерәләр. Аннары тактадагы белән үзләренекен чагыштыралар.)

-Дәфтәрләрегезне алышып,бер-берегезнекен тикшерегез.

-Хәзер тактадагы белән чагыштырыгыз. Берүк хаталар калмасын Безгә күбәләкне азат итәргә кирәк.

-Күрдегезме.күбәләк безгә рәхмәт әйтеп,киң кырларга очып китте.

- Нинди матур алан! Ә бу сүзләр нишләп кая барырга белмичә басып торалар?(Экранда сүзләр).

Шәвәли Мин бутап бетердем аларны,мин адаштырдым.


-Ә без тәртипкә китерербез.

Шүрәле сүзләрен укыйлар.”Сүзләрне төркемләп,үз өйләренә урнаштырыгыз”.

Мин сезгә әлеге сүзләрне өләшеп чыгам. Сез аларны төркемнәргә аерыгыз. Ничек итеп бүләрсез, ничә төркем килеп чыгар, анысын үзегез уйлыйсыз инде.Ахырда аңлатып бирәсез.

Эшләп бетергәч,укучылар аңлаталар.Ахырда тактада җавап чыга.)

-Булдырдыгыз.Карагыз әле,сүз төркемнәре бергәләшеп,үзара дус булып,менә нинди матур җирдә яшәп яталар икән.Алар бергә дус булып яшәгәнгә,җирдә матур шигырьләр,хикәяләр,әкиятләр барлыкка килә,матур җырлар туа.

-Әйдәгез, Шәвәли гә дуслыкның ни икәнен,дусларның ник кирәген тагын бер тапкыр аңлатып китик әле.Сез аңа нәрсәләр әйтә алырсыз икән?

(Дуслык-ул зур байлык. Дуслар белән бик күңелле. Дуслар авыр вакытта ярдәм итәләр. Һ.б.)

-Я, Шәвәли,аңладыңмы инде,тәртибеңне үзгәртәсеңме,кирелегеңне ташлыйсыңмы?

-Аңладым инде,аңладым. Тик минем бер дустым да юк бит!?

-Гел шундый киребеткән малай булсаң,начарлык кына эшләп йөрсәң,синең беркайчан да дусларың булмаячак.

-Ә мин бүтән андый булмам.Мине дә үзегезгә дус итегез әле?!

-Ярар, Шәвәли Укучылар риза булса,мин риза.

(...............................)

-Мин бит яхшы да була беләм.Мин сезгә кызыклы биремнәр дә әзерләдем. Ә сез сүз төркемнәрен бик яхшы өйрәнгәнсез. Әгәр дә өйрәнмәгән булсагыз,мин куйган киртәләрне җиңә алмас идегез.

-Яхшы, Шәвәли,рәхмәт. Без ул биремнәрне өй эше итеп бирик. Шулай итеп,укучылар,өй эшен язып куябыз.Өй эше:Кроссвордлар чишеп килергә.

-Безнең бүгенге дәресебез тәмамланып килә.Укучылар,бүгенге дәрес турында фикерләрегез ничек? Сезнең алдыгызда өч алмагач. Алар сездән алма көтеп торалар. Сезгә дәрес ошаса,бар да аңлашылган булса,алмаларыгызны беренче агачка куярсыз. Бик ошап бетмәсә,ниндидер авырлыклар булса,икенче агачка эләрсез. Кызык булмаган булса,бернәрсә дә аңлашылмаса, өченче агачка эләрсез.

(Рефлексия. )

Шәвәли Ә миңа дәрес бик ошады мин алмамны менә монда куям.

-Яхшы. Сезнең дәрескә фикерләрегезне белдек.Әйдәгез,бергәләп нәтиҗә ясыйк әле. Бүген без нәрсә турында сөйләштек. Нәрсәләр эшләдек?

-8-

(Сүз төркемнәрен кабатладык. Төрле биремнәр эшләдек.Дуслык турында сөйләштек.

Шәвәли белән таныштык,аны үзебезнең дустыбыз иттек. Һ.б.)

-Ә безгә кемнәр ярдәм итте?

(Акбай,Шүрәле,Су анасы һ.б.)

-Ничек уйлыйсыз,ә алар кайдан килгәннәр?

(Г.Тукай әкиятләреннән,шигырьләреннән)

-Бик дөрес. Әле кичә Тукай абыебызның туган көне дә иде,шулай бит.

- Сез дәресләрдә алган белемнәрегезне кулланып,төрле биремнәр эшләдегез.Без бергәләп кызыклы гына сәяхәттә булдык.Дуслык турында сөйләштек. Сез бүген бик тырышып эшләдегез.Актив булдыгыз.Бигрәк тә ......................................................... . Аларга “4”ле һәм “5”ле билгеләре булыр.

-Дәрес бетте,чыгарга мөмкин. Сау булыгыз.