Олимпиадага әзерләнәбез

Хусаинова Зульфия Радиковна

7-9 сыйныфлар өчен

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olimpiada_voprosy_dlya_7-9kl.docx35 КБ

Предварительный просмотр:

Викторина

7 – Р − 2019

1. Фигыльнең юклык формасы -ма/-мә, -мый/-ми кушымчалары белән белдерелә. Бу сүз төркемендә барлык-юклык мәгънәсе тагын ничек белдерелә ала?

2. Исемнәрдәге тартым кушымчаларын билгеләгез.

3. Бер үк яисә якын мәгънәле сүзләрне ничек атыйлар?

4. Татар телендә сыйфатларның нинди дәрәҗә төрләре бар? Рус телендә алар ничек атала?

5. Затланышсыз фигыль төркемчәләрен билгеләгез.

6.“Ишеттем мин кичә: берәү җырлый

Чын безнеңчә матур, милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле, − 

Әллә нинди зарлы, моңлы көй”.

Бу Г. Тукайның нинди шигыреннән?

7.Г. Кутуйның “Сагыну” әсәре нинди жанрда иҗат ителгән?

8. Гәззә белән Алсу образлары Һ. Такташның нинди поэмасыннан?

9. М. Мәһдиев “Без − кырык беренче ел оныклары” дигән повесть язган. Сез бу фикер белән килешәсезме?

10. Башкортстанда татар телендә чыгучы өч татар гәзитен атагыз.

Викторина

8– Р −2019

1. Иярчен кисәкләргә кайсы җөмлә кисәкләре керми?

2. Җөмләдә тезүле бәйләнеш нинди кисәкләр арасында була?

3. Ияртүле бәйләнеш дип нәрсәгә әйтәләр?

4. Җөмләнең грамматик нигезе дигән сүзтезмәне ничек аңлыйсыз?

5. Әйберләрнең сүзен төзелеше ягыннан тикшерегез.

6. Бәет жанры турында кем мондый сүзләр әйткән: “Чү, аз гына нәрсәдер шылт иттеме, инде аның тугърысында иртәгә урамга бәетләр чыга” ?

7. Әнкәй орышты тимер ук өчен,

   Әнкәй орышты бигрәк юк өчен. Бу юллар нинди әсәрдән?

8. Башкортстанда чыккан балалар журналын атагыз.

9. ГалимҗанИбраһимовның “Алмачуар” әсәрендә сурәтләнгәнатның исемен атагыз.

10.Әнисе Маһруй апа коймак пешерергә җыена, ләкин аларның табалары юк. Биктимерне таба алып кайтырга җибәрәләр, әмма ул малайларның тау шууларына кызыгып, кайтасын да онытып, тауда шуа да шуа. Бу вакыйгалар Ф. Хөснинең нинди хикәясендә яктыртыла?

Викторина

9 – Р − 2019

1. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән соң килсә, нинди тыныш билгесе куела?

2. Тезмә кушма җөмлә дип нинди җөмләгә әйтәләр?

3. Акыллы аңлар, ахмак тыңлар. (Мәкаль) Җөмләнең схемасын төзегез, гади җөмләләр арасындагы бәйләнешне билгеләгез.

4. Сизелә: үтте яшь вакытлар. (Г.Тукай) Җөмләнең төрен билгеләгез, схемасын төзегез.

5. Яшь, вакытлар сүзләрен транскрипцияләгез.

6. “Сөямен чын күңел берлән үземнең әткә-әнкәмне;

  Алар олуг, алар матур, алар дөньяда иң ямьле”,− дигән юллар М.Гафуриның нинди әсәреннән алынган?

7. Г. Камалның “Беренче театр” әсәре нинди жанрда язылган?

8. “Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр”. Бу кемнең сүзләре?

9. Ш.Маннурның “Яхшы бел” шигырендә кайсы телләр турында язылган?

10. Әдәби әсәрдә табигать күренешләрен сурәтләү бер сүз белән ничек атала?

Диалоглар

7 –Р − 2019

1. Кунакта.

2. Татар халыкашлары.

3. Туган көндә.

4. Киемнәр кибетендә.

5. Безнең гаилә.

8 –Р −2019

1. Транспортта.

2. Теш врачында.

3. Яңа елга әзерлек.

4. Әнигә ярдәм иткәндә.

5. Телефоннан аралашу.        

9 –Р − 2019

1. Дәрестә.

2. Китапханәдә.

3. Кышкы уеннар.

4. Дүрт аяклы дуслар.

5. Җиләк-җимеш бакчасында.

Cочинение темалары

7 – Р − 2019

1. Без − Тукайлы халык.

2. Туган җирне ул да сагынган (Г. Кутуй иҗатында сагыну мотивы)

3. Шагыйрь белән атлап Алсу килә ( Һ. Такташ иҗаты буенча)

4. Кыш үзенчә матур...

5. Татлы сүзләр беләм мин...

8 – Р − 2019

1. Җырлата да аның гомере, елата да аның гомере (Г. Тукай иҗаты һәм тормышы буенча)

2. Ир канаты – ат (Г. Ибраһимовның “Алмачуар” әсәре буенча)

3. Кунакка барсаң, тыйнак бул.

4. Олыларның киңәшләрен тыңламасаң.

5. Театрда тамаша карадым.

9 – Р − 2019

1. Бәйлисе бар йөрәкне (Х.Туфанның иҗаты буенча).

2. Бер дустымның ачы язмышы (Һ. Такташның “Мокамай” поэмасы буенча).

3. Тормыш бураннары котыра (Ш. Камалның “Буранда” әсәре буенча).

4. Бер җыр керде күңелгә...

5. Гүзәл җирдә тудым...