Ачык дәресләр

Хуснутдинова Гульзира Гилемхановна

итт

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shukt_galiev_kunaklar_shigyre_achyk_dres.docx21.93 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Шәүкәт Галиевның “Кунаклар” шигыре.

Максат. 1) Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре буенча

сәнгатьле, дөрес уку күнекмәләрен булдыру.

2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3) Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту,

ризыкка карата сак караш тәрбияләү.

Җиһазлау. Презентацияләр, укытучылар өчен методик

кулланма, дәреслек “Күңелле татар теле”,

3 сыйныф.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

а) исәнләшү

1)Укучылар белән исәнләшү.

Хәлләребез яхшы, дәресебезне башлыйбыз.

II. Актуальләштерү.

  1. фонетик зарядка
  • Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән фонетик зарядка ясап алыйк.

([ө]- өлеш, гөбәдия, )

([w]-бавырсак,)

([қ]-кыстыбый, коймак, кош теле)

([ә]-бәлеш, чәкчәк)

  • Ә хәзер бергәләп дәресебезнең темасын билгелик әле.
  • Экарандагы рәсемнәргә карап эшләү. Бәйрәмнәр. Бәйрәмнәргә кунаклар килә. Кунакларга тәмле- тәмле ризыклар әзерлибез.
  • III. Яңа тема өстендә эш.

1)-Укучылар, без бүген дәрестә Ш. Галиевның “Кунаклар” шигыре өстендә эшлибез, татар халыкының милли ризыклары темасын кабатлыйбыз.

Әйдәгез хәзер Ш. Галиевның “Кунаклар” шигырен укып китик

-Укытучы укый.

(“Кунаклар” шигыренең презентациясен күрсәтү).

4) Шигырь өстендә эш.

Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

б)Сорауга җавап (Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?)

в) Укучыларның мөстәкыйль укуы.

Таблица өстендә эш.

Кунаклар кемнәр?/әби, бабай, дәү әни, дәү әти, апа/

Табынны кем Әзерли?/Без

Кем ул без?/әни, әти, апа, абый, мин /

Әни, Әби нәрсә пешерә?/бәлеш, кыстыбый/

Әни пешергән коймак нинди?/тәмле, файдалы/

Кунакка кемнәр килә?/әби, бабай/

Раяз сезгә кунакка кемнәр киләме?

Таблицаны бетерәбез. Хикәя төзибез.

IV. Физкультминутка.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.

V. Өйрәнелгән тема буенча күнекмәләр булдыру.

а) Парларда эшләү.

Укучы белән укучы таблиөа буенча  диалог төзи.

Б) “Кибет” уены.

Сатучы, сатып алучы

д) –Укучылар, без бүген дәрестә нинди шигырь турында сөйләштек?

- “Кунаклар” шигырен кем язган?

- Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?

- Ә сез, кунаклар килгәндә табынны ничек әзерлисез?

VI. Өй эше бирү.

1)Таблица буенча 5 җөмләдән торган хикэя төзергә.

2)Шигырь эчтәлеге буенча диалог төзү

3)Шигырь эчтәлеге буенча рәсем ясау.

VII. Йомгаклау.

а) билгеләр кую