3. Басма материаллар / Печатные издания

Абдуллина Рамиля Агзамовна

Предварительный просмотр:

Тәрбия бирүдә отышлы чара буларак, заманча технологияләрнең әһәмияте  

Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү,

                                                 изге шәригатьтә аңлатылган күркәм

                                            холыклар белән таныштыру һәм

                                   гадәтләндерү – укытучының

                    беренче эше булыр.

Р. Фәхреддин.

Соңгы елларда барлыкка килгән җәмгыятьтәге үзгәрешләр белем бирү системасына да кагылды. Бүгенге мәктәптә әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады, укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты. Хәзер сүз белем бирү процессын компьютерлаштыру,төрле педагогик, шул исәптән яңа технологияләр кертү турында бара. Замана таләбенә җавап бирүне күздә тоткан белем һәм тәрбия эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә башлады. Бүген тәрбия эчтәлеге дә күпкырлы һәм ул үзенә түбәндәге өстенлекле юнәлешләрне берләштерә: балаларның физик һәм әхлакый сәламәтлеген саклау, ныгыту, интеллектуаль тәрбия бирү һәм үстерү, шәхестә культуралылык сыйфатлары һәм рухи кыйммәтләр (милли культура — Россия культурасы — дөнья культурасы) булдыру; гражданлык тәрбиясе һәм патриотик тәрбия бирү.

 Шушы максаттан чыгып, мәктәпләрдә, белем бирүнең традицион формалары белән беррәттән, югарыда телгә алынган, укытуның сыйфатын сизелерлек дәрәҗәдә күтәрүче яңа (инновацион) технологияләргә аеруча басым ясыйсы килә.

«Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә. Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады. Фәнни әдәбиятта «яңалык» һәм «инновация» төшенчәләре төрлечә аңлатыла.  Яңалык-укыту процессына караган яңа чара (метод, методика, технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип йөртәләр.

Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.  Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.  

  Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя.  Инновацион технологияләр белән укыту-уку процессын яңача оештыру, белем бирү сыйфатын күтәрүдә нәтиҗәле чара дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.  Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала.

 Педагогика фәнендә технологияләр бихисап:

- шәхескә якын килү технологиясе

- тәнкыйди фикерләү технологиясе

- сәламәтлекне саклауга юнәлтелгән технология

- уен-шоу технологиясе

-иҗади үсеш технологиясе

-проект технологиясе

-мәгълүмати-компьютер технологиясе һ.б.

Әлбәттә, барлык педагогик технологияләрне санап чыгу мөмкин эш түгел.    Әмма мәктәп коллективларына тәрбия эшчәнлеге эчтәлеген гамәлгә ашырырга ярдәм итәрлек педагогик технологияләрне билгеләү аеруча мөһим. Алар гадәти (традицион) технологияләр (класс сәгатьләре, телдән журналлар, этик әңгәмәләр); дискуссия (диспут, «Бәхәс» клублары, конференция, рефератлар язу һәм аларны «яклау», проектлар төзү); милли белем һәм тәрбия бирү (Сабантуй, «Нәүруз»); телевизион  («Йолдызлы сәгать», «Тапкырлар һәм зирәкләр» клубы); күмәк иҗади эшләр һәм төп эшләр (фәннәр фестивале); стандарт булмаган технологияләр (эшлекле һәм рольле уеннар, «Мин үзем» дигән ситуатив һәм педагогик мәсьәләләр чишү; «Карт-бланш»,  әдәби-музыкаль салон); педагогика фәннәре докторы Н.Е.Щуркова тәкъдим итә торган технология- импровизацияләр.
   Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята, шуңа күрә уен-шоу технологиясе мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы, сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.    

 Яшәешебезнең бөтен тармагын компьютерлаштырганда, мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә.  Республикабызда мәктәпләрнең информацион ресурслар белән тәэмин ителүе - һәр укытучының ноутбоклы, һәр мәктәпнең интернет челтәргә тоташтырган булуы куанычлы.

 Мәгълүмати-компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә. Мультимедиа чаралары, презентацияләр, электрон уку – укыту ярдәмлекләре файдалану, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү, дәрес эчтәлеклеген баерак һәм кызыклырак итә башлады.

Сыйфатлы белем, тиешле тәрбия бирүне максат итеп куйган замана укытучысы бер генә технологиягә ябышып ятмый, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш.

Дәрес шәхес күңелен кузгатырлык булырга тиеш, диләр. Казан шәһәре Киров һәм Мәскәү районы укытучыларының ел дәвамында уздырылучы семинарларында күрсәткән дәресләрен карагач, күңел сөенә: белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлаучы, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләүче укытучыларыбыз бар! Заманча технологияләр белән эшләүләре  укытучыларның үз эшләренә иҗади якын килүләрен дә таләп итә бит. Укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыралар.

Язмамны  күренекле мәгърифәтче Р. Фәхреддин сүзләре белән төгәллисем килә: «Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр».  Киләчәгебезне өметле һәм якты, укучыларны гыйлемле һәм яхшы тәрбияле итеп күрәсебез   килсә, без – укытучылар да - замана белән бергә атлап,  белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, укыту процессын нәтиҗәлерәк итү өчен педагогик технологияләрне дөрес һәм отышлы кулланырга тиеш.



Предварительный просмотр:

   Укучыларны  китап  укырга ничек өйрәтергә?

 

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

Казан шәһәре Мәскәү районы

Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Китап – белем чишмәсе, - дигән халык. Китап уку, аңа бәя бирергә омтылу процессы төрле дәверләрдә төрлечә барган.

Китап уку культурасы хәзерге көндә дөньякүләм масштабта югары бәяләнә: Моннан 16 ел элек Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2003-2013 еллар грамоталылык, белемлелек унъеллыгы буларак тәкъдим ителгән иде. Кызганыч, күп илләрдә, шул исәптән Россиядә дә белем дәрәҗәсенең, китап уку культурасының төшүе күзәтелә.

Хәзерге вакытта мәктәпләрдә төрледән-төрле тест, мониторинг, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү, аларны уздыру, белем киселешләре алу белән артык мавыгып китеп, уку техникасына игътибарны бермә-бер киметтек. Юкса китап уку компетентлыгын формалаштыру кирәк дип, адым саен әйтеп торсак та, китапка мәхәббәт уяту сүлпән бара. Ә бит укыган яки тыңлаган әсәрне аңлау алымнары, мөстәкыйль рәвештә китапны сайлап алып укый белү, укуга рухи ихтыяҗны тудыра алу китап уку компетентлыгын барлыкка китерә. Әлеге компетентлыкны формалаштыру өчен татар әдәбияты дәресләрендә  нинди генә уку һәм сөйләм эшчәнлеге төрләре кулланылмый: -уку (кычкырып яки үзлектән уку, экраннан уку); төрле текстлар белән эшли белү; библиографик культура; әдәби әсәр белән эшли белү; фәнни-популяр әдәбиятны белү; сөйләм теле;  язма тел; тыңлау (аудирование).

XX йөз ахыры XXI йөз башында яшәешебезгә мәгълүмати технологияләр ныклап үтеп, китап дигән бөек хакимне кысрыклап чыгара башлады, шунлыктан уку һәм сөйләм эшчәнлегенең әлеге төрләрен үстерү эшләре икенче планга калды. Яшь буын тормышын интернет челтәреннән башка күз алдына да китерми: уенын да шунда уйный, музыка, кинофильм да шуннан карауга өстенлек бирә, хәтта кияүгә чыгу яки өйләнү кебек җитди мәсьәләләрне хәл итүне интернет “җилкәсенә” салучылар бар. Бүген татар әдәбияты дәресләрендә заман шаукымына бирелеп, мәгълүмати технологияләр куллану зур өстенлеккә ия. Әлбәттә, ул белем бирү процессын үтемлерәк итәргә, белемне кабул итү тизлеген арттырырга, зур күләмдәге материалны аңлап, тирәнтен үзләштерергә ярдәм итә. Бу уңайдан Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Такташ, Х.Туфан, С.Хәким, Г.Бәширов, Ә.Еники, Р.Фәхретдин иҗатларына караган аудиоресурслар укытучылар тарафыннан яратып кулланылуын да әйтеп үтәргә кирәк.  Кайчагында әлеге технология белән артык мавыгып, әдәбият дәресләрендә әдәби әсәр белән эшли белүне “онытып җибәрәбез”, сөйләм теленең ярлылыгы, библиографик культураның бөтенләй булмавы белән очрашабыз. Шуның өстенә,  укучыларның матур әдәбият китапларын  укымавы беркемгә дә сер түгел.

Моннан ун-унике ел элек балаларга әсәрнең тулы вариантын укытып фикер алышкан булсак, бүгенге мәктәп укучысы дәреслектә кыскартып бирелгән өзекләрне укып, бәйләнешле итеп сөйләп, үз фикерен аңлата алмый. Дөрес, соңгы елларда туган телебезгә карата алып барылган вәзгыять тә, мәктәпләрдә ана теле әдәбияты сәгатьләренең кимүенә, ә кайбер мәктәпләрдә бөтенләй бетүенә китерде. Ата-аналар укучылар өчен кызыксыз булган әсәрләр күп дип саныйлар. Әйе, әдәбият дәреслегенә әсәрләрне кызыклы һәм җиңел булганнарын гына сайлап алу мөмкин түгел, җитди мәсьәләләр күтәргән, уйландыра торганнары да кирәк. Гамәлдәге әдәбият дәреслекләрендә мәгълүматның чамадан тыш күплеген дә, программада каралган темаларның бөтенләй төшеп калуын да беләбез.

“Мәктәп программаларының әдәбияттагы үзгәрешләр артыннан җитешеп бара алмавы, бүгенге әдәбиятның мәктәп дәреслекләрендә аз чагылуы, методиканың укучы ихтыяҗы, кызыксыну даирәсенә карап үзгәрешләр кичерүе өчен шактый вакыт таләп ителү – болар да укучы белән китап арасын ерагайтучы сәбәп булып тора.” [1: 342].

 Китап уку культурасы милли мәсьәләләр  белән дә тыгыз бәйләнештә тора.  “Иң бөек тел – рус теле” дип укыган буынның балаларына татар теле, аның әдәбияты, рухи хәзинәсе, милли сәнгатьнең матурлыгын өйрәтү, ягъни татар әдәбиятын яратырга өйрәтү эше җиңел генә бармый.   Атнасына 1 сәгать булган әдәбият дәресендә балалардан өй эшен сорау, теманы аңлату, әдәби әсәргә үз мөнәсәбәтеңне белдерү тиешле дәрәҗәдә башкарылмый. Укытучыны балаларның сөйләм теле, әдәби әсәрне анализлый белүе түгел, ә программага кертелгән барлык әсәрләрне дә зур тизлек белән үтеп чыгу мәсьәләсе борчый. Мәктәпләрдән китеп тә тормаган күпсанлы тикшерүләр барышында стандартка кертелгән барлык әсәрләрнең дә сыйныф журналына язылуы, эш программаларына теркәлүе таләп ителә, ягъни белем бирү системасы өлкәсендәге контроль даими рәвештә программа материалы кысаларына урнаштырылган материалның журналда һәм эш кәгазьләрендә чагылышын күзәтү астында тота.

Шагыйрь Роберт Миңнуллин үзенең бер мәкаләсендә болай дип язган иде: “Әгәр дә яшь буында әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләмәсәк, мәктәптә үк классикларыбызны тиешенчә өйрәтмәсәк, аларның күбесе әдәбиятка яңадан әйләнеп кайтмаслар дип куркам. Ә инде классикларыбызны укып үсмәгән, бүгенге әдипләребезне белмәгән милләттәшләребез рухи тамырларыбызны да, тарихыбызның асылын да, гореф-гадәтләребезне дә аңламаслар дигән шигем бар...”  [2].

   Китап уку культурасын камилләштерү дәүләти максатларның берсенә әверелергә тиеш.  Хәтерләсәк, моннан берничә ел элек Россия Президенты Владимир Путин һәр укучы мәҗбүри рәвештә укып чыгарга тиешле 100 китаптан торган исемлек төзергә тәкъдим иткән иде. Милли төбәкләрдә милли әдәбият укыту мәсьәләсе кискен торганда, бу ничек хәл ителер, әлегә билгесез.

 Ана телен гариза язып кына укый ала торган чорда яшибез. Бүгенге заман әти-әниләре дә -  югарыда әйтелгәнчә, телсез буын. Андыйлар үз баласына ничек ана телен өйрәтә алсын ди?! Ныклап уйлап карасаң, бу да безнең эш нәтиҗәсе икәненә инанасың. Тик ана телендә сөйләшергә, татар китаплары укырга указ чыгарып кына ирешеп булмый.

Балада китапка карата мәхәббәтне инде ана карынында вакытта ук тәрбияли башларга кирәк. Өйдә әти-әни сабыен кечкенәдән татар халык әкиятләре укып үстерсә, балалар бакчасында тәрбиячеләр көнгә бер генә сәгать булса да китап укыса, балада китапка карата кызыксыну уянмас микәнни?!

Укучыларда китап уку культурасы, аны саклап тоту күнекмәләре булдыру башлангыч сыйныфлардан ук формалашырга тиеш. Бу уңайдан, башлангыч сыйныф укучылары урта сыйныф укучыларына караганда, китапханәләргә ешрак йөриләр, сыйныф җитәкчеләре шәһәр китапханәләре белән таныштыра, җәйге каникулларга укылырга тиешле китаплар исемлеге бирә.  Кызыксынган бала, яки әти-әни күзәтүе астында торганы, һичшиксез, укый, эчтәлекләрен дәфтәргә кыскача терки. Уку елы башлана, укытучы күпсанлы программа, планнарына чума, җәйге ялда укылган китаплар турында сорашу онытыла. Нәтиҗәдә, укучының китап укуга булган  кызыксынуы сүрелә башлый. Ә бит уку тәҗрибәсен исәпкә алып барсаң, эшнең нәтиҗәсе булыр иде.

Бүгенге көндә татар әдәбиятыннан укучы компетентлыгын формалаштыру  буенча эш алып барылмый дип нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Дәресләрдә телдән һәм язма сөйләм культурасы да үстерелә, әдәби әсәрләр дә укып анализлана, фәнни-популяр әдәбият белән дә таныштырыла, төрле иҗади бәйгеләр оештырыла. Моннан кала, укучы компетенлыгын үстерүгә вакытлы матбугат белән таныштырып баруны да ассызыклап үтәсе килә.

Татар телендә чыга торган басмаларны бик аз сандагы балалар гына өйләренә яздырып укый. Безнең гимназиядә һәр ел саен ноябрь, апрель ахырларында “Матбугатка язылу көне” уздырыла. Элемтә хезмәткәрләре гимназиягә килеп, укучыларга төрле басмаларны тәкъдим итәләр, шунда ук язылырга да мөмкин. Матбугатка язылучы һәр баланы, укытучыны кечкенә бүләк көтә. Моннан кала, татар теле кабинеты китапханәсе дә бай, вакытлы матбугатны шунда уку мөмкинлеге дә бар.

 Шуның өстенә әдәбият дәресләрендә яңа басылып чыккан китаплар тәкъдим ителә. Соңгы елларда укучыларда Зифа Кадыйрова, Рәмзия Габделхакова, Роза Мулланурова, Нәбирә Гыйматдинова, Галимҗан Гыйльмановларның хикәя-повестьлары  зур кызыксыну уятты.  

Татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру макксатыннан “Вконтакте” социаль челтәрендә 2017 елдан башлап “Әдәби марафон” китап укучылар бәйгесе уздырыла башлады.  Проект Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты белән бергә оештырылып үткәрелә. Укучылар проект кысаларында көн саен татарча әдәби әсәр укырга һәм укыган әлеге әсәрдән иң кызыклы һәм файдалы өзекләрне социаль челтәрдә үз сәхифәләрендә башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һ.б. төр медиафайллар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанкитапнәшрияты һәм #татнетныүстерүфонды хэштеглары белән урнаштырып баралар. Бәйгегә нәтиҗәләрне оештыру комитеты (Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан китап нәшрияты вәкилләре) ясый. Финалга 21 көн дәвамында онлайн-марафонда барлык таләпләрне үтәп катнашкан китап укучылар чакырулы. Финал тантанасында, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән беррәттән, танылган татар язучылары һәм шагыйрьләр белән очрашу үткәрелә, Татарстан китап нәшриятында яңа нәшер ителгән китаплар белән таныштыру оештырыла. Социаль челтәр кысаларында даими үткәрелә торган әлеге күркәм онлайн-проектның   эшчәнлеге  дәвамлы булсын иде.

 Китап укучы бала – милләтнең киләчәге. Тел-әдәбият дәресләрендә  матур әдәбият укырга яраттыра алсак, ата-аналар тарафыннан ярдәм, киң җәмәгатьчелектән хуплау тапсак, китап уку культурасын камилләштерү дәүләти максатларның берсенә әверелер һәм милләтебезнең зыялылыгы күтәрелер иде.

               Кулланылган әдәбият

  1. Д.Ф.Заһидуллина. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  2. Р.Миннуллин. Мин кулыма китап алам...  - HTTP: /kitap.usoz.ru. 2012, апрель №2.



Предварительный просмотр:

Рәдиф Гаташ иҗатын өйрәнүдә интернет ресурслар

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

 Казан шәһәре Мәскәү районы

Г.Ибраһимов исемендәге

17 нче татар гимназиясенең татар теле

 һәм әдәбияты укуытучысы

Тормышыбызның һәр тармагына мәгълүмати-компьютер технологиясенең үтеп керде, бу җәһәттән, мәгариф системасы да читтә калмады. Бүгенге заман таләбе туган телләрне укытуда зур үзгәрешләр кичерә.  Соңгы елларда мәктәпләрдә интернет ресурслардан иркен файдалану мөмкинлеге туды. Бу укытучыларда да, укучыларда да зур кызыксыну уятты. Укытучыга интернет челтәрендә дәрес өчен шактый күп мәгълүмат табарга мөмкин. Укучыларда әдәбият фәненә кызыксыну тудырыр өчен,  электрон ресурслар куллану төп чаралардан санала: язучыларның  тормыш юлы, иҗаты буенча язмалар, презентацияләр, белемнәрне бәяләү өчен тестлар, видеоязмалар алып була.  

Татар әдәбиятында мәхәббәт җырчысы булып танылган, Урта гасыр әдәбиятының гүзәл үрнәкләре булган Котб, С.Сараилар традицияләрен дәвам итүче нечкә күңелле шагыйрь Рәдиф Гаташ иҗаты да бөтендөнья пәрәвез челтәрендә  үз урыны тапкан. Бу исә татар әдәбияты укытучылары өчен менә дигән кулланма.  Шундыйлардан:

 “Ирекле энциклопедия Википедия” сайтында - https://tt.wikipedia.org/- Р.Гаташның тәрҗемәи хәле, иҗаты, вики-белешмә, берничә электрон сылтамасы бирелә.

Әдипләр. Белем.ру - /http://adiplar.belem.ru/- сайтында да Р.Гаташның тәрҗемәи хәле, библиографиясе, “Аның турында” исеме астында тәнкыйть материаллары бүлекләрендә бәян ителә.

“Яндекс. Картинки” сервисында шагыйрьнең төрле ракурста төшкән фотоларын табарга була.

Мультимедиалы универсаль интернет-ресурс «Tatarica. Татар энцикло-педиясе»ндә - https://tatarica.org/ru/ - Р.Гаташ турында рус һәм татар телләрендә кыскача мәгълүмат бирелә. Шундый ук мәгълүматны “Татар әдәбияты үзәге” сайтында да ике телдә дә алырга мөмкин.

”Тукай дөньясы”  - http://gabdullatukay.ru/ -сайтында, башка сайтлар белән чагыштырганда,  шагыйрь турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат алырга була. Биредә Р.Гаташның тормыш һәм иҗат юлы яктыртыла, төп басма китапларының исемлеге бирелә; иҗаты турында тәнкыйть материалларының библиографиясе тәкъдим ителә.

Р.Гаташ иҗатына бәя биргән тәнкыйть материалларының электрон форматта да бирелә. Мәсәлән: филология фәннәре докторы, профессор

Нурмөхәммәт Хисамовның  Башкортстанның “Кызыл таң”- https://kiziltan.ru/- газетасында 2011 елда басылып чыккан “Рәдиф Гаташның шигъри дөньясы” мәкаләсе бар. Әлеге мәкаләдә мәхәббәткә дан җырлаучы шагыйрьнең иҗатына шактый саллы бәя бирелә. Шул ук газетаның сайтында филология фәннәре докторы Әмир Мәхмүтовның  “Мин дөресен сөйлим...” мәкаләсе //https://kiziltan.ru/articles/calendar/min-dresen-sylim// белән танышырга мөмкин.

Р.Гаташның шигырьләренең иң матур үрнәкләре “Мәдәни җомга” газетасы //http://madanizhomga.ru/,  “Безнең мирас”  - http://beznenmiras.ru/-   “Сөембикә” журналлары //http://syuyumbike.ru/  сайтларында урын алган.

Рәдиф Гаташның иҗаты белән рус телле укучылар да таныша ала: Югарыда телгә алган кайбер интернет ресусларда әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирелсә,  Стихи.ру //https://stihi.ru// сайтында  Рамил Сарчин тәрҗемәсендә Р.Гаташның рус телендә шигырьләрен укырга була. “Литературная газета” сайтында да - https://lgz.ru/ - Р.Гаташның рус теленә тәрҗемә ителгән шигырьләре бирелгән. Ә иҗатына кыскача  күзәтүне “Республика Татарстан” иҗтимагый-сәяси газетаның сайтында  - http://rt-online.ru/p-rubr-kult-35472/ табарга мөмкин.

Россиянең иң алдынгы белем бирү порталы “Инфоурок”та “Рәдиф Гатауллин-мәхәббәт җырчысы” темасына фәнни-тикшеренү эше тәкъдим ителгән. Әлеге хезмәттә хис шагыйренең әдәби үзенчәлекләре яктыртыла: шигырь, поэма, газәл,робагыйлары анализлана. Белем бирү социаль челтәр https://nsportal.ru/ да шагыйрьнең иҗатына караган материалларны очратырга була. Мәсәлән шундыйлардан Гүзәлия Шәрифуллинаның “Рәдиф Гаташ иҗатында газәл һәм робагый жанрлары” мәкаләсе бар.

Р.Гаташ иҗаты буенча Power Point программасында эшләнгән презентацияләр дә  байтак. Интернет челтәрендә язучының тормыш юлы, иҗаты белән танышу өчен  видеоязмаларын карау, мөгаен, иң уңышлысыдыр. Бу җәһәттән, Рәдиф Гаташ – бик бәхетле шагыйрь. Ютуб каналда да, төрле социаль челтәрләрнең видеоязмалар бүлегендә аның үзе укуында шигырьләрен, интервьюларын, аның турында махсус төшерелгән язмаларын табарга була.   https://www.azatliq.org/ сайтында "Калеб" яңа буын җыены әзерләгән "Одиссея: Рәдиф Гаташ диңгезләренә сәяхәт" исемле шигъри-музыкаль спектакленнән 2016 нче елда төшерелгән кайбер өзекләр дә саклана. Бу үзе үк мәктәп укучыларында шагыйрь иҗаты белән кызыксыну тудыра торган язма.

Гомумән алганда, күренекле татар шагыйре, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташ (Гатауллин) иҗатын төрле яклап яктырткан интернет ресурслар байтак.  Аларның һәммәсе шагыйрьнең иҗатын тулы күзалларга булыша. Татар әдәбияты укытучылары  әлеге ресурсларны дәресләрдә отышлы файдалана ала. Киләчәктә шагыйрьнең үз сайты да булса, тагы да шәп булыр иде.



Предварительный просмотр:

Һөнәри компетенцияләрнең берсе буларак

педагогларның информацион (мәгълүмати) грамоталыгы

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге

17 нче татар гимназиясенең югары квалификацион категорияле

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

E-mai: Ramil-abdullina@yandex.ru

  Бүгенге тормышта балалар кече яшьтән үк яңа мәгълүмати (информацион) мохит шартларында үсәләр: телеведение, интернет, компьютер, гаджетларны киң куллану аркасында белем алуда китап уку, укытучы сөйләме кебек традицион чыганаклар үзләренең әһәмиятләрен югалтып баралар. Замана баласы өчен УКЫТУЧЫ  бердәнбер белем чыганагы булып саналмый бүген.

 Дөньякүләм үсеш тенденцияләре мәгариф системасына зур йогынты ясый: мәгариф учреждениеләрен яңа цифрлы форматта мәгълүмат саклау, тапшыру һәм эшкәртү процессларын гамәлгә ашыруны тәэмин итүче техник чаралар белән тәэмин итү;  уку процессында  интернет - глобаль мәгълүмати челтәр ресурсларын куллану кирәк санала.    

Элегрәк технологик революция киләчәктә барлык белем бирү коммуникацияләрен цифрага күчерергә вәгъдә иткән иде, һәм менә бу "прогрессив киләчәк" җитте: цифрлаштыру – безнең хәзерге чынбарлык. Теләсә кайсы башка һөнәр белгече буларак, педагог та цифрлы белемле булырга тиеш һәм цифрлы компетентлыкка ия булырга тиеш.

 Россиядә  «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Мәгариф» милли проектына  6 федераль проект кергән: «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», “Яшь профессионаллар”, «Киләчәк укытучысы», «Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү». Алар арасында иң мөһиме — «Цифрлы белем бирү мохите»

 Цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделен гамәлгә кертүгә белем бирү оешмаларына 79,8 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Бу белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм әлеге оешмаларның яңа булдырыла торган электрон федераль платформаларда онлайн-чараларда катнашуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

   Укытучы+компьютер тандемы уку процессын  кызыклы итсә дә, мәктәпләрне яңа техник җиһазлар белән тәэмин итү, яңа платформалар эшләү белем бирүнең сыйфатын арттырмаска мөмкин, чөнки педагогларның ИКТны тиешенчә белмәве көн кебек ачык. Моннан проблема туа:

-педагоглар гадәттә картинка-слайд күрсәтү, түбән сыйфатлы  анимацион һәм тавыш эффектлары белән гап-гади презентация ясау белән мавыга, дип язалар Россия укытучылар порталында.

- “акбур технологиясе”н үз иткән укытучылар бөтенләй компьютер кулланмыйлар. Инновациягә караганда болай эшләү кайчакта уңышлы да чыга.

-медиаресурсларны куллану да һәрчак нәтиҗә бирми, чөнки конкрет класска ул туры килмәскә дә мөмкин.

Шуңа күрә укытучыга “үзгәртә”, “төзәтә”, яңаны – үзеңнең “авторлык” эшләнмәсе ясый белүе кирәк!

Педагогның информацион грамоталыгы  дигәндә ике нәрсәне аера белү кирәк: укытучының ИКТ-грамоталыгы  һәм  ИКТ –компетентлыгы.

Укытучының ИКТ-грамоталыгы

Персональ компьютерда нинди программалар бар, нәрсә эшләп була, функцияләрен белү, ягьни “кирәкле кнопка”га/төймәгә баса белү.

Укытучының ИКТ –компетентлыгы

Укытучының информацион инструментларны, ягъни ИКТ-грамоталыкны  белү генә түгел, ә аның педагогик эшчәнлектә эффектлы (нәтиҗәле) куллану.

Укытучының ИКТ –компетентлыгы эчтәлегенә нәрсәләр керә соң? Алар түбәндәгеләр:

  • Үз предметы буенча электрон (цифрлы)  кулланмалар исемлеген белү: электрон дәреслекләр, атласлар, Интернетта  цифрлы белем бирү ресурслары коллекцияләре һ. б.

 - яңа материалны үзләштергәндә, уку эшчәнлеген оештырганда, танып белү активлыгын үстерү өчен электрон дәреслек, сүзлек белән эш итә белү;

 - кулланыла торган программаны демонстрацион компьютерга урнаштыру, проект техникасыннан файдалану, шәхси электрон дидактик материалны булдыру методикасына ия булу;

 - уку процессы өчен кирәк булган төрле материалларны оптималь тәкъдим итү өчен (текст һәм таблицаларны редакцияләү, буклетлар, сайтлар булдыру программалары, презентацион программалар (Power Point, Flash) сайлап һәм куллана белү: дәрес өчен материаллар; тематик планлаштыру; үз фәне буенча мониторинг; фән буенча төрле отчетлар эшләү;  укыту процессын анализлау, һ. б.

 - укучыларның уку эшчәнлеген оештыру инструментларын (тест программалары, электрон эш дәфтәрләре, һ.б.) нәтиҗәле куллану;

 - укучы портфолиосын һәм портфолиосын формалаштыра белү;

 -  мәктәп челтәре (школьная сеть),  электрон почта,  социаль челтәрләр, ТР электрон белем бирү порталы, сайт (Сайт бүлеге), рассылка, блог, RSS-поток (предназначен для описания лент новостей, новостная рассылка);  подкаст (новостная рассылка с аудио- или видео-содержанием) һ.б. ларны белү;

- коммуникацион проектлар (олимпиадалар, конкурслар, викториналар) кысаларында укучылар эшен оештыру, уку процессына дистанцион рәвештә ярдәм итү (кирәк булганда);

Укытучы алда санап үтелгән барлык эшләрне дә башкара алсын өчен методик, оештыру, техник һәм мотивацион ярдәм оештыру зарур.



Предварительный просмотр:

Мәктәптә татар теле һәм әдәбиятын укытуда заманча электрон ресурслар  

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге

17 нче татар гимназиясенең югары квалификацион категорияле

 туган тел һәм әдәбияты укытучысы

E-mai: Ramil-abdullina@yandex.ru

 

  Бүгенге тормышта балалар кече яшьтән үк яңа мәгълүмати (информацион) мохит шартларында үсәләр: телеведение, интернет, компьютер, гаджетларны киң куллану аркасында белем алуда китап уку, укытучы сөйләме кебек традицион чыганаклар үзләренең әһәмиятләрен югалтып баралар. Замана баласы өчен УКЫТУЧЫ  бердәнбер белем чыганагы булып саналмый бүген.

 Дөньякүләм үсеш тенденцияләре мәгариф системасына зур йогынты ясый: мәгариф учреждениеләрен яңа цифрлы форматта мәгълүмат саклау, тапшыру һәм эшкәртү процессларын гамәлгә ашыруны тәэмин итүче техник чаралар белән тәэмин итү;  уку процессында  интернет - глобаль мәгълүмати челтәр ресурсларын куллану кирәк санала.    

Элегрәк технологик революция киләчәктә барлык белем бирү коммуникацияләрен цифрага күчерергә вәгъдә иткән иде, һәм менә бу "прогрессив киләчәк" җитте: цифрлаштыру – безнең хәзерге чынбарлык. Теләсә кайсы башка һөнәр белгече буларак, педагог та цифрлы белемле булырга тиеш һәм цифрлы компетентлыкка ия булырга тиеш.

 Россиядә  «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Мәгариф» милли проектына  6 федераль проект кергән: «Заманча мәктәп», «Һәр баланың уңышы», «Цифрлы белем бирү мохите», “Яшь профессионаллар”, «Киләчәк укытучысы», «Балалары булган гаиләләргә ярдәм итү». Алар арасында иң мөһиме — «Цифрлы белем бирү мохите».

 Цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделен гамәлгә кертүгә белем бирү оешмаларына 79,8 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Бу белем бирү программаларын гамәлгә ашыру шартларын сизелерлек яхшыртырга һәм әлеге оешмаларның яңа булдырыла торган электрон федераль платформаларда онлайн-чараларда катнашуын тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

   Укытучы+компьютер тандемы уку процессын  кызыклы итсә дә, мәктәпләрне яңа техник җиһазлар белән тәэмин итү, яңа платформалар эшләү белем бирүнең сыйфатын арттырмаска мөмкин, чөнки педагогларның ИКТны тиешенчә белмәве көн кебек ачык. Моннан проблема туа:

-педагоглар гадәттә картинка-слайд күрсәтү, түбән сыйфатлы  анимацион һәм тавыш эффектлары белән гап-гади презентация ясау белән мавыга, дип язалар Россия укытучылар порталында.

- “акбур технологиясе”н үз иткән укытучылар бөтенләй компьютер кулланмыйлар. Инновациягә караганда болай эшләү кайчакта уңышлы да чыга.

-медиаресурсларны куллану да һәрчак нәтиҗә бирми, чөнки конкрет класска ул туры килмәскә дә мөмкин.

Шуңа күрә укытучыга “үзгәртә”, “төзәтә”, яңаны – үзеңнең “авторлык” эшләнмәсе ясый белүе кирәк!

    Дөньякүләм мәгариф системасында тагын бер  юнәлешне ассызыклау шарт: онлайн уку-укыту көннән көн активлаша бара. 2019-2020 уку елында "үзизоляция" тәртибе кертелү сәбәпле, Россия мәгариф системасында күп проблемнар тудырды: дистанцион платформаларның, электрон ресурсларның, педагогларның әзер булмавы ачыкланды. Мәгариф министрлыгы тарафыннан дистанцион укытуны оештырганда, укытучылар тарафыннан куллану өчен тәкъдим ителгән электрон белем бирү ресурслары  да тиешле таләпләргә җавап биреп бетермәде.

Дистанцион укыту өчен онлайн-платформалар: «Универсариум», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем бирү», «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Якласс», "Инфошкола", «Сириус» белем бирү үзәге мәйданчыгы тәкъдим ителде. Ни кызганыч, аларның берсендә дә татар телле курслар эшләнмәгән. Милли телләр өчен махсус электрон платформалары булдыру  ихтыяҗы ачыкланды.  

Татар телле укучылар  өчен «Электрон журнал һәм көндәлек» дәүләт мәгълүмат системасы, шулай ук «Факультативлар» модуле, "Ана теле", "Бала" һәм "Татар иле", “Google Classrоom” платформалары булса да, туган (татар) телендә белем торган белем бирү оешмалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан программа буенча электрон материалларның булмавы мәгълүм. Республикабызда төрле платформалар кулланган укытучылар байтак, алар һәрберсе күбрәк үз дәресләре өчен материал әзерли. Һәрберсе ничек булдыра, мәсьәләне шулай хәл итә. Кемдер WhatsApp мессенджеры аша, кемдер ВКонтакте аша укыта.

  Соңгы елларда мәктәпләрдә татар теленә балаларның игътибарын җәлеп итү болай да авыррак иде, онлайнга күчкәч, мәсьәлә тагын да катлауланды. Шунлыктан укытучылар махсус   ресурсларда, платформаларда укучыларга дистанцион уку өчен материаллар туплап, шул платформага балаларны беркетеп, аларга татар теле һәм әдәбиятыннан  материал бирсә, белемнәрен бәяләү материаллары урнаштырып, нәтиҗәләр ясап барса яисә татар теле һәм әдәбиятыннан  Ютуб каналда видодәресләр эшләүне максат итеп куйса, азмы-күпме проблема чишелер иде.

Шәхсән үзем, “Мультиурок” сайтында туган (татар) телендә белем торган белем бирү оешмалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан электрон тестларны даими урнаштыра барам. Әмма аның бер уңайсыз ягы бар, минем тарафтан эшләнгән тестны теләсә кайсы укучы кереп эшләсә дә,  чит укытучылар үз сыйныфлары  буенча тулы картинаны күрә алмыйлар,  ә бала үз нәтиҗәсен генә укытучысына күрсәтә ала. Шуның өстенә, бу сайтта бала тестны берничә тапкыр кереп эшли ала, хәтта башка фамилия-исем язып та. Минемчә, бу бик үк  камил эш түгел.

 “Google Classroоm”  платформаларында татар теле һәм әдәбияты буенча материаллар урнаштырырга мөмкин. Бу да укытучының шәхси документлары тора торган сайт һәм аңардан башка чит педагоглар файдалана алмый.

Ютуб каналда татар теле һәм әдбияты буенча материаллар табарга була. Бигрәк тә әдәбият буенча видеоязмалар күп очрый, аларны күчереп алырга яки сылтама аша кереп карарга була. Әмма татар теле грамматикасы буенча Ютуб каналда матераллар бик аз. Ара-тирә “Татар морфологиясе” буенча материалларны дәрестә кулланырга мөмкин.

Шунысы куанычлы: 2020-2021 нче елда туган (татар) телен  укытуны СберКласс электрон белем бирү платформасына беркетү буенча шактый саллы эш башкарылды. Димәк, киләчәктә туган телне укытуда балаларны кызыктыра алырлык заманча технологияләр кулланылачак, сыйфатлы онлайн дәресләр оештыру мөмкинлеге туачак. Укучыларның интернет челтәренә булган уңай мөнәсәбәтләрен күздә тотып, электрон белем бирү ресурслары эшләп, фәнгә карата кызыксыну да уятырга, белем-тәрбия дә бирергә мөмкин дип саныйм.  



Предварительный просмотр:

Татар гаиләсендә кыз бала тәрбияләү: Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы, Казан шәһәре Мәскәү районы

17 нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кыз баланы тәрбияләү көндез йолдыз күрүгә тиң.

(Татар халык мәкале)

      Бала тәрбияләү – мәңгелек мәсьәлә. Тормышта, яшәештә  тәрбия эшеннән дә катлаулы һәм четерекле эш бүтән юктыр. Татар халкы  бала тәрбияләүгә элек-электән җитди караган. Ник дигәндә, бала тәрбияне иң элек гаиләдә ала. Гаиләдәге мөнәсәбәтләр баланы шәхес итеп тәрбияләүгә зур этәргеч бирә. Тикмәгә генә мәшһүр мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин: ”Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дип язмаган.

       Татар халкының гаилә традицияләре, яшәү нормалары борынгы чорлардан килә. Бу бигрәк тә гаилә әгъзалары арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә, ир һәм кыз балаларны тәрбияләүдә чагылыш таба. Җәмгыятебездәге тискәре күренешләр барлыгын аңлаган чорда, бүген дә татар гаиләләрендә тәрбия көнүзәк мәсьәләләрдән санала.

       Ир һәм кыз балаларны тәрбияләүнең аермасын һәм үзенчәлеген ассызыклап үтү кирәк. Бүген гендер һәм шәхси үзенчәлекләрне исәпкә алып, балаларыбызны тәрбияләү киләчәктә аларның нинди ул-кызлар, картлык көнебездә нинди таянычыбыз булулары белән бәйләнгән. Малайлар һәм кызларның дөньяны үзләренчә танып белүләре, төрлечә ишетә, күрүләре, аң һәм фикерләү дәрәҗәсе, чыннан да, төрле.

    Мәктәптә эшләү барышында кызларның дорфа, ә малайларның киресенчә, хатын-кызлар кебек нечкә күңелле, нәзберек булуларын очратабыз. Еш кына әти-әниләрдән “Безне беркем дә карап, тәрбияләп тормады, үзебез белеп үстек” дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Юкса үзләре - әби-бабай тәрбиясендә, әти-әнинең үзара җылы мөнәсәбәтен тоеп үскән кешеләр. Балаларны “мине ничек тәрбияләделәр, мин дә шулай тәрбиялим” принцибы белән эш итү урынсыз. Бигрәк тә кыз балалар тәрбияләгәндә. Без балаларыбызны, мәшһүр мәгърифәтчебез әйткәнчә, киләчәк өчен тәрбияләргә тиешбез. Ә кызлар – безнең милләтебезнең киләчәген тәрбиялисе затлар. , Чыннан да, гаиләдә малайлар белән кызларның тәрбиясе аерыла.

      Беренчедән, әниләр кызларның эч серләрен  тыңларлык иң якын кеше булырга тиеш. Еш кына кызлар үз әниләренең кисәтү ясауларыннан, орышуларыннан куркып үз эчләренә бикләнәләр. Әти белән әни арасындагы самими җылылыкны да, кайгыртучанлык барлыгын да кызлар тоеп үсәргә тиешләр.

      Татар гаиләләрендә әти кешегә хөрмәт аеруча зур. Хәзер дә әти кайтмыйча, өстәл артына утырырга, мөһим мәсьәләләрне аннан башка хәл итәргә киңәш ителми. Бу – буыннан-буынга күчеп килгән, язылмаган закон. Элек-электән татар гаиләләрендә әти-әниләр тыйнак киенгәннәр. Бу өлкәннәргә булган тирән хөрмәтне дә күрсәткән. Кызганыч, соңгы елларда әти-әниләр тәмам “чишенеп беттеләр”: балалар алдында шорты һәм майкадан йөрү гадәти хәлгә әйләнеп бара.

     Икенчедән, әни кеше кызын йорт эшләрен, аш-су серләрен өйрәтүгә зур игътибар бирергә тиеш. Дәү әниләр еш кына “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен” дип әйтә иде. Аш-су белән кызыксыну, өлкәннәргә табын әдәбе күрсәтү кебек шөгыльләргә ия булырга тиеш кызлар. Бу хакта Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре бүген дә актуальләген югалтмый.

    Кызлар, малайларга караганда, игътибарны һәм ярдәмне күбрәк таләп итәләр. Ярдәм итүебез кызларга битараф булмавыбызны, аларны һәрдаим кайгыртуыбызны күрсәтә. Гомумән, хатын-кыз табигате белән шулай: яратуга һәм игътибарга мохтаҗ. Кызларны ничек бар, шулай кабул итәргә һәм яратырга кирәк. Бу фикерне бүгенге көндә психологлар да раслый.

    Атаклы мәгърифәтчебез гаиләдә гендер тәрбиягә караганда, татулыкка күбрәк басым ясый: ”Хатыннарыгыз тәрбияләргә керешкәндә балаларның араларына кермәгез, сез тәрбияләгәндә хатыннарыгыз да арага кермәсен. Бу нәрсә - тәрбия түгел, тәрбиясезлектер. Чөнки, бу хәлне күреп, бала үзен кыерсытылган итеп санар һәм иркәлеккә өйрәнеп, һичбер тәрбия алмыйча, ата белән ана арасында бер-берсеннән качып йөрер”. Димәк, гаиләдәге татулыкны саклау, кайчагында дәшми калу да тәрбия чарасы санала.

   Әйе, балага тәрбияне иң элек әни сеңдерә: ул аңа иманын, телен, яратуын бирә.  Юкка гына  пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәллам: «Ана, Ана, тагын бер тапкыр Ана, бары шуннан соң гына Ата», — димәгән.  Милләтнең рухын саклау, киләчәк буыннарга тапшыру Ана булган бөек затка йөкләнгән. Татарның киләчәге дә иң әүвәл ана карынында, бишектә хәл ителә.  Шуңадыр, Р.Фәхретдин “Бала тәрбияләүне бишектән башларга кирәк” дип яза һәм ана буласы хатын – кызның үзен тәрбияләү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. ”Бала тәрбияләү ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора,” – дип искәртә.  “Тәрбияле ана” (1898), “Тәрбияле хатын” (1899), “Мәшһүр хатыннар” (1903), “Әһле-гыял. Кыз балалар вә хатыннар өчен” (1908) исемендәге энциклопедик хезмәтләре белән  Р.Фәхретдин хатын-кыз тәрбиясенә  басым ясый һәм шәхес тәрбияләүдә хатын-кыз иң күренекле урын били, шуңа күрә ул үзе дә һәрьяклап яхшы тәрбия алган булырга тиеш дигән фикерне үткәрә. Ә 1904 елда Оренбургта басылып чыккан “Мәшһүр хатыннар” китабында Р.Фәхретдин хатын-кыз мәсьәләсен дәүләт һәм милләт дәрәҗәсенә күтәрә.  

  Шулай итеп, милләтебезнең киләчәге – балаларда, ә аларны шәхес итеп тәрбияләүдә хатын-кыз иң күренекле урын тота. Яхшы тәрбия бирүне бары тик үзе яхшы тәрбия алган ана гына булдыра ала.

Башкаларны хөрмәт итүче, кирәк вакытта үзен яклаучы, гаилә учагын киләчәк буыннарга тапшыра алырдай балалар, бигрәк тә кызлар тәрбияләгәндә, халыкыбызның гасырлар буе туплаган хәзинәләренә, шул исәптән галим Р.Фәхретдин хезмәтләренә мөрәҗәгать итсәк, бер дә ялгышмабыз: “Баласыннан кадер-хөрмәт өмет иткән ата һәм ана, балаларын тәрбияләгәндә, бернинди җитешсезлекләр дә җибәрергә тиеш түгел. Вакыт үткәннән соң, үкенүдән бер файда да юк”.

                   

                                  Кулланылган әдәбият исемлеге:

1.А.М.Низамов.Милли мәктәп: тәрбия нигезләре. – Казан:Мәгариф, 2005.

2. Р.Ф. Фәхреддин “Балаларга нәсыйхәт”, төзүче - мөхәррир Әнвәр Хәйри – Казан, Рухи Мәгърифәт Академиясе, 2006.

 



Предварительный просмотр:

Татар мәгърифәтчеләрен өйрәнүдә

Хатыйп Миңнегулов хезмәтләре

 

  Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

Казан шәһәре

Г.Ибраһимов исемендәге

17 нче татар гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ХIX гасырның икенче яртысы ХХ  гасыр башы татар халкы рухи үсешендә гаять тирән үзгәрешләр кичерә: хөрлеккә, азатлыкка ирешү өчен мәгърифәтле булу зарурлыгын аңлый, яшәештә мәгърифәтчелек хәрәкәте җәелә. Татар әдәбиятында мәгърифәтче язучылар тормыштагы чын җирлекне сурәтли башлыйлар, милләтле зыялы, мәдәниятле, белемле итәргә омтылалар. Халык өчен җан аткан әдипләребез әсәрләрендә әхлаклы, һөнәрле яшьләрне үзләренең төп геройлары итеп тасвирлыйлар. Алар арасында Исмәгыйль Гаспралы, Шиһабеддин  Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Каюм Насыйри, Риза Фәхреддин, Фатыйх Кәримиләр бар. Әлеге күренекле шәхесләр турында фәнни мәгълүматны татар укучысы күренекле әдәбият галиме Хатыйп ага Миңнегулов хезмәтләре аша белә. Бүген дә алар борынгы һәм Урта гасыр, ХIX йөз әдәбиятын Х.Миңнегулов авторлыгында чыккан дәреслек-хрестоматияләр аша өйрәнә.

Әдәбият галиме Х.Миңнегулов  төрки халыклар арасында иң беренчеләрдән булып татарларда уяну, яңару хәрәкәтен – мәгърифәтчелекнең XVIII гасыр азакларында ук күренә башлавын ассызыклый. Ш.Мәрҗани, К.Насыйрилар башлаган хәрәкәттән М.Акъегетзадә, З.Бигиев, Г.Ильяси, М.Акмулла, Ф.Кәрими кебек әдипләр үсеп чыга. Галим үзенең хезмәтләрендә татарлардан соң мәгърифәтчелек идеяләренең башка төрки халыкларда да кузгалуын яза. Азәрбайҗанда Мирза Фаталы, Ахундов, Казахстанда Чокан Вәлиханов, Абай Кунанбаев, Кырымда Исмәгыйль Гаспралы (Гаспринский)  күренекле вәкилләре була. Болар хакында бар мәгълүматны мәктәп укучысы дәреслектәге Хатыйп ага мәкаләләреннән укып белә.

 Татар телендә урта белем бирү  оешмалары (X-XI сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан чыккан үрнәк программаларда да (Төзүче-авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Йосыпова, Казан, 2013.) татар мәгърифәтчеләре иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелә. Татар теле укытучылары дәресләрдә өстәмә мәгълүмат Х.Миңнегулов хезмәтләреннән ала. Хатыйп абыйның Шәйхелислам Садретдинов белән берлектә төзегән дәреслекләре  (Х.Миңнегулов. Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): татар телендә төп гомуми белем бирү мәкт.һәм гимназияләрнең 9нчы с-фы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек/ Х.Й.Миңнегулов, Ш.Ә.Садретдинов. – Төзәтелгән 4 нче басма. – Казан : татар.кит. нәшр.2011.- 407б) бүгенге көндә дә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өстәл китабы.  

Татар мәгърифәтчеләре иҗатын өйрәнү өлкәсендә Х.Миңнегуловның роле, чыннан да,  шактый зур. Аның мәгърифәтчеләр турында язган мәкаләләре мәктәп дәреслекләрендә генә урын алмаган, ә махсус китаплар булып дөнья күргән, күп санлы мәкаләләре басылып чыккан.

Бөек мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддиннең мирасын өйрәнеп, халыкка җиткерүдә М.Гайнуллин, М.Госманов, Ә.Хәйри, Г.Хөсәенов, М.Рәхимкулова, Р.Шаһиевлар нәтиҗәле эш алып бардылар. Алар арасында Хатыйп ага аерым бер мәртәбәле урынны алып тора. Әдәбият галимебез Р.Фәхреддин эшчәнлеген, аның бай мирасын өйрәнеп, мәктәп укучысына үтемле итеп, бала аңлый торган итеп ачык, аңлаешлы телдә җиткерә алды. 2009 нчы елда ук аның  «Халкыбызның рухи остазы» мәкаләсе  «Фән һәм тел» журналында (2009.- №2.-51-55б.),  соңрак «Мәдәни җомга» газетасында (2009.-6 март) басылып чыкты. «Ризаэддин Фәхреддиннең рухи мирасы» исемле фәнни хезмәте («Вестник» АГИМС.- 2009.-№19 (февраль) дөнья күрде. «Гасырлар турында уйланулар» (Казан: Татар.кит.нәшр., 2010-320б.) китабында да язылды. Х.Миңнегулов күренекле фикерен иясен «Татар Әбүгалисинасы» дип атый. Милли-рухи, гыйльми-мәдәни тормышыбызны әлеге дин әһеленнән, галименнән башка күз алдына да китереп булмый, ди. Фикерен М.Акмулла  бәяләмәсе белән дәлилләп тә бирә. Чыннан да, Р.Фәхреддин милләттәшләребез арасмында гына түгел, ә бөтен төрки-мөселман дөньясына мәшһүр зат. Күп санлы хезмәтләре белән халыкны аң-белемле, дини-әхлаклы итү принцибын максат итеп куеп иҗат ителгән.  Хатыйп ага - безгә Р.Фәхреддиннең шактый укымышлы нәселдән чыгуын, күренекле әдип Фатыйх Кәриминең әнисе аның бертуганы булуын да җиткерүче. Мәгърифәтче галимнең шәрыкшенаслык (ориенталистика, востоковедение) тармагы белән шөгыльләнүенә дә игътибар итә ул.

Хатыйп аганың мәгърифәтчеләребез Ф.Кәрими, К.Насыйри турында язган фәнни мәкаләләре бар. Мәсәлән шундыйлардан: «Остазыбыз Каюм баба» (Мәшһүр татар галимнәре.- Казан: татар.кит.нәшр., 2011.- 11-20б.), «Халкыбызның зыялы улы» (Ф.Кәрими турында // Казан утлары.- 2010.№3-164-168б.).

Х.Миңнегуловның мәгърифәтчелеккә мөнәсәбәтле күпчелек хезмәтләре иң беренче чиратта студентларга, татар теле укытучыларына адресланган. Әдәбият галиме, гомумән, элеккеге мирасны камил белгән белгечләр тәрбияләүне һәрчак күз уңында тотып килде. Соңгы 20-30 ел эчендә Борынгы һәм Урта гасыр татар әдәбиятын өйрәнүдә җитди эшләр башкарылган икән, болар барысы да Хатыйп аганың тырыш хезмәте, үҗәтлеге, галимлеге аркасында.  

Татар әдәбиятының якты киләчәгенә нык ышанучы, үз халкыңның яшәеше, мәнфәгатьләре өчен фидакарьләрчә көрәшүче остазның хезмәте алдында хөрмәтебез чиксез.



Предварительный просмотр:

Казанда  Г.Ибраһимов музее эшчәнлеге

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

Казан шәһәре Мәскәү районы

Г.Ибраһимов исемендәге  17 нче татар гимназиясенең

татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Халкыбызда бөек шәхесләргә, милли мираска, әдәбият һәм сәнгатькә гомер бакый тирән ихтирам, кадер-хөрмәт хисе яшәп килә. Республикабызда күренекле шәхесләргә багышланган музейлар, музей почмакларының, күргәзмәләрнең эшләве  шул хакта сөйли. Казан шәһәренең Мәсәкү районында урнашкан 17 нче татар гимназиясетатар әдәбиятының күренекле язучысы,  җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимов исемен йөртә.

 1997 нче елның 14нче мартында әлеге бөек шәхеснең 110 еллык юбилее уңаеннан гимназиябез базасында музей ачылды. Ул Татарстан Республикасында әдипнең бердәнбер музее булуы белән уникаль. Гимназия бинасында элек 89 нчы татар мәктәбе эшләп килгән. Музейның нигез ташларын әлеге мәктәпнең директоры Вазыйх Галимович Надриев сала. Документларның күп өлешен Вазыйх ага безгә тапшыра, калган документлар Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, Милли музейдан алына. Музейда язучының тормышы һәм иҗат эшчәнлегенә караган 100дән артык документ, фотосурәтләр, күчермәләр, әдипнең төрле елларда чыккан басмалары, хәтта үзе исән чагында дөнья күргән китаплары да бар. Әмма Г.Ибраһимовның үзенең шәхси әйберләре сакланмый. Биредә язучының  балачагын,  туган  авылы Солтанморатта  һәм  “Галия” мәдрәсәсендә укыган елларын, Ялта, Казан чорын чагылдыручы фотосурәтләр, хатлар, язмалар, иҗтимагый эшчәнлегенә караган уникаль документлар белән танышырга мөмкин.

Музей һаман эзләнүләр юлында: экспозицияләр камилләштерелә, экспонатлар белән тулыландырыла. Г. Ибраһимовның тәрҗемәи хәленә бәйле мөһим документлар хәзерге вакытта да табылып тора. Казанда яшәүче Сәяр ага Әхмәров 2010 нчы елның көз айларында Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив бүлегенә әдипнең медицина картасын тапшыра. Г. Ибраһимовның медицина картасын Александр Иванович Голиков  дигән  ординатор тутырган. Бу документ аша бик кызыклы материаллар белән танышасың, әле ул Галимҗан Ибраһимовның үз сүзләреннән язылган булганга горурлыкны тагын да зурайта. Әлеге уникаль ядкярнең күчермәсен әдәбият галиме Рамил абый Исламов безгә дә бүләк итте.

        Экспонатлар арасында үзе исән вакытында басылып чыккан ике китабы аерым игътибар сорый: берсе – гарәп графикасында басылган “Татар сарфы”(1915) китабы, икенчесе – латин графикасында “Тирән тамырлар” (1930).  

“Татар сарфы” китабы  моннан 107 ел элек  1915 нче елда И.Н.Харитонов типографиясендә басылып чыккан.  Сарыф – Г.Ибраһимов аңлавынча, лексикология, фонетика төшенчәләре катнашкан морфология.   

  Г.Ибраһимовның морфология өлкәсендәге ачышлары да кызыклы: сүзләрне төркемләгәндә, мәгънәви якка, ягъни семантик принципка таяна, морфологик принципны да күздә тота.  Сүз төркемнәрен ул “сүз төрләре” дип атый.   Һәр сүз төренең мәгънәсен, төрләнешен күрсәтә, мисаллар белән дәлилләп бара.  Китапта барлыгы  9 “сүз төре” тәкъдим ителә. Алар – исем, сыйфат, сан, фигыль, кушымта, алмаш, каед, ярдәмлек, ымлык.  Әлеге китап мәктәп дәреслеге буларак мәдрәсәләрдә файдаланыла.  Димәк, бүген без укый торган дәреслекләрнең башында да Г.Ибраһимов тора.

    Соңгы дистә елда гына да әдипнең гарәп графикасында басылган китаплары табылып тора. Безгә узган уку елында Казанда яшәүче Лилия апа Курмаева Г.Ибраһимовның шундый җыентыгын бүләк итте. Бу җыентыкта язучының шактый күп хикәяләре кергән. Әлеге җыентык озын юллар үтеп безгә килеп иреште. Лилия ханымның кайнанасының кайнанасы, репрессия котырган чорда, язучының китабын Коръән белән бергә, Урта Азиягә алып китә, үзе үлгәндә, китапларны  килененә тапшыра.  Әлеге кешеләр 80 нче еллар башында  Татарстанга күченеп кайталар. Бу китапларны кайнанасы Лилия ханыма бирә. Мондый күркәм күренеш татар халкының китапка, язучыга булган тирән хөрмәтен күрсәтә. Нинди генә авыр еллар булмасын, халкыбызның рухи мирасын киләчәк буыннарга тапшыручы шәхесләр булуы куанычлы!

 Музей тарихына күз салсак, биредә кемнәр генә булмаган: әдипнең туганнары, хатыннары Гөлсем Мөхәммәдева, Хәдичә Фәтхулловалар, республикабызның күренекле шәхесләре!

 Музейда Башкортстан дәүләт университеты галиме, Г.Ибраһимов иҗатын өйрәнүче Суфиян Поварисовның үз куллары белән имзалаган хезмәтләре, Мансур Хәсәнов, Мирфатыйх Зәкиев, Ким Миңнуллинның һәм тагын бик күп әдәбият галимнәренең язмалары, фәнни хезмәтләре саклана. Әдипнең туганы Марат Ибраһимовның бүләк иткән стендлары, хезмәтләре дә аерым ихтирамга лаек.

 Гимназиябез коллективы Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән хезмәттәшлектә. Институт галимнәре белән очрашулар оештырабыз, соңгы өч елда гына  алар безгә язучының яңа гына табадан төшкән 15 томлык академик басмаларын бүләк иттеләр.

Әдипнең иҗатын әдәбият дәресләрендә генә өйрәнеп калмыйбыз, ә  фәнни яктан өйрәнүгә дә йөз тотабыз.

Әдипнең музее – гимназиядә фәнни үзәк вазифасын башкара. Биредә “Яшь йөрәкләр” дигән фәнни эшчәнлеккә йөз тоткан түгәрәк эшләп килә. Фән белән кызыксынган сәләтле укучылар заманча проектлар эшләргә өйрәнәләр, эзләнү эшләре алып баралар.

Гимназиядә 2007 елдан башлап, ел аралаш, мәктәп укучылары, студентлар, укытучы-тәрбиячеләр өчен Г.Ибраһимов исемендәге республика фәнни-практик конференция уздырылып килә. Конференциядә татар, рус, инлиз телләре, татар әдәбияты, тарих, табигать фәннәре секцияләре эшли. Башлангыч сыйныф укучылары да көч сынаша ала.    

 Иң беренче елны 18 районнан 168 укучы әдип иҗаты буенча фәнни – практик эшләрен тәкъдим итсә, соңгы елларда  оештыру комиссиясе республика мәктәпләреннән 200дән артык эш кабул ителә. Шунысы куанычлы, Г.Ибраһимовның киңкырлы иҗаты республика укучыларын гына түгел, ә читтә яшәүче татарларны да кызыксындыра. Узган елгы җиңүчеләр арасында Саратов шәһәренең татар гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы да бар.

Гимназия укучылары әдипнең иҗатына һәрдаим мөрәҗәгать итәләр, фәнни-эзләнү эшләре язып төрле конференцияләрдә чыгыш ясыйлар. Соңгы елларда укучылар тарафыннан Галимҗан Ибраһимовның  мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм “Тирән тамырлар”, “Яз башы”, “Кызыл чәчәкләр”, “Алмачуар” әсәрләрендәге поэтик ономастика өйрәнелде, әдипнең медицина карточкасы тикшерелде, “Татар сарфы”на укучылар күзлегеннән чыгып бәя бирелде, фәнни эзләнү эшләре язылды.

 Әдипнең әсәрләрендәге поэтик ономастиканы өйрәнү укучыларга  гаять кызыклы ачышлар бирде:  бөтен балалар да яратып укый торган, күңелгә кереп кала торган  “Алмачуар” хикәяе  әдипнең туган ягында булган вакыйгага нигезләнеп иҗат ителгән. Алмачуар кушаматлы ат, чыннан да, булган. Хикәя геройларының прототиплары булып Солтанморат кешеләре, әдипнең туганнары тора. Хикәядә әдипнең туган авылы Солтанморатның топонимнары кулланылган.  

     Традиция буенча Г.Ибраһимовның туган  көнендә гимназиябездә, язучының музеенда әдәби чаралар үтә: Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә, “Фәнни десант” очрашулары, язучының әсәрләреннән өзекләрне яттан сөйләү бәйгесе, иҗатына кагылышлы рәсемнәр күргәзмәсе, мәктәп радиосыннан чыгышлар, тәрбия сәгатьләре. Бу көнне музейда рус, татар, инглиз телләрендә экскурсияләр уздырыла. Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларында, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларның Г.Ибраһимов бюстына чәчәкләр салалар.

   Туган телебез, аның әдәбияты, сәнгате, күренекле шәхесләре белән тирәнтен кызыксынган, белем офыкларын киңәйтергә теләгән һәркемгә Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең һәм әдипнең музей  ишекләре  һәрчак ачык.

 



Предварительный просмотр:

Глобальләшү һәм цифрлаштыру шартларында

мәктәптә туган (татар) теле укытуда  электрон белем бирү ресурслары

 

Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы,

Казан шәһәре Мәскәү районы

 Г.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясенең

 югары квалификацион категорияле

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

   Бүгенге тормышта балалар кече яшьтән үк информацион мохит шартларында үсәләр: телеведение, интернет, компьютер, гаджетларны киң куллану аркасында белем алуда китап уку, укытучы сөйләме кебек традицион чыганаклар үзләренең әһәмиятләрен югалтып баралар. Замана баласы өчен УКЫТУЧЫ бердәнбер белем чыганагы булып саналмый бүген.

 Дөньякүләм үсеш тенденцияләре мәгариф системасына зур йогынты ясый:  уку процессында  интернет - глобаль мәгълүмати челтәр ресурсларын куллану мөмкинлеге артты.

Элегрәк технологик революция киләчәктә барлык белем бирү коммуникацияләрен цифрлаштыру вәгъдә иткән иде, һәм менә бу "прогрессив киләчәк" җитте: цифрлаштыру – безнең хәзерге чынбарлык. Теләсә кайсы башка һөнәр белгече буларак, педагог та цифрлы белемле булырга тиеш һәм цифрлы компетентлыкка ия булырга тиеш.

 Россиядә  «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Мәгариф» милли проектына  6 федераль проект кергән. Шуларның берсе - «Цифрлы белем бирү мохите».    Бу проект -  иң мөһиме.    

 Дөньякүләм мәгариф системасында тагын бер  юнәлешне ассызыклау шарт: онлайн уку-укыту көннән көн активлаша бара. 2019-2020 уку елында "үзизоляция" тәртибе кертелү сәбәпле, Россия мәгариф системасында күп проблемнар тудырды: дистанцион платформаларның, электрон ресурсларның, педагогларның әзер булмавы ачыкланды. Дистанцион укыту өчен онлайн-платформалар: «Универсариум», «Россия электрон мәктәбе», «Мобиль электрон белем бирү», «Ачык мәктәп», «Учи.ру», «Якласс», "Инфошкола", «Сириус» белем бирү үзәге мәйданчыгы тәкъдим ителде. Ни кызганыч, аларның берсендә дә татар телле курслар эшләнмәгән. Милли телләр өчен махсус электрон платформалары булдыру  ихтыяҗы ачыкланды.  

Татар телен укытуда цифрлы белем бирү ресурслары бар, шунысы куанычлы.

Мин сайтларның мөһимлек дәрәҗәсен билгеләүче белгеч түгел, әмма укытучы буларак, практик күзлектән чыгып үз фикеремне җиткерәсем килә, чөнки мин  - кулланучы.

Кайберләренә күз салсак, түбәндәгеләрне күрергә мөмкин: ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы сайтында ТР Мәгарифне үстерү институты тәкъдим иткән цифрлы белем бирү ресурслары исемлеге бар. Әлеге ресурслар сыйныфлап бүленгән, сылтамалар аша кереп файдаланырга мөмкин.

Иң кулае, шәхсән минем өчен –Tatahscnol сайты. Монда шактый күп мәгълүмат табарга, материалларны укытучыга дәрескә әзерләнгәндә дә, дәрестә дә файдаланырга була.

Белем ру татар мәгариф порталыннан миңа язучыларның сайтларына сылтама бирүләре ошый: Г.Исхакый, Тукай, Х.Халиков, Ф.Садриев, Зөлфәт, М.Кәбиров, Р.Мөхәммәдиев һ.б.  Порталда электрон форматта фонохрестоматия булуы җайлы: Х.Туфан, С.Садыйкова, С.Сәйдәшев, Р.Яхин тур. истәлекләр бирелә, бу -дәресләрдә файдаланырга менә дигән чара.  Булмас димә!” рубрикасы заманча эчтәлекле  текстлар алырга мөмкинлек бирә.

   Әдәбият дәресләрендә иң уңайлы видеоязмаларны мин Татар энциклопедия институты директоры И.А.Гыйләҗев “тавышландыруында” эшләнгәннәрен файдаланам. Ютуб каналында  А.Гыйләҗев, Ф.Яруллин, И.Юзеев, Ш.Галиев һ.б. язучылар тормышы һәм иҗатына тулы һәм шул ук вакытта бик җыйнак, җайлы итеп  күзәтү ясала.

Татар теле укытучыларына тәкъдим ителә торган ресурсларны карап чыккач, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин: Әлеге интернет ресурслар түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  • Татар теле һәм әдәбиятыннан методик һәм дидактик чаралар туплаган сайтлар;
  • Электрон дәреслекләр;
  • Укытучыларның шәхси сайтлары;
  • Өстәмә мәгълүматлар бирүче сайтлар;
  • Еш кына кулланма буларак укытучыларга биремнәр эшләү өчен конструкторлар исемлеге бирелә. Бу  - укытучы өчен иң кирәклесе.

Шәхсән үзем, “Мультиурок” сайтында туган (татар) телендә белем торган белем бирү оешмалары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан электрон тестларны даими урнаштыра барам. Әмма аның бер уңайсыз ягы бар, минем тарафтан эшләнгән тестны теләсә кайсы укучы кереп эшләсә дә, чит укытучылар үз сыйныфлары  буенча тулы картинаны күрә алмыйлар,  ә бала үз нәтиҗәсен генә укытучысына күрсәтә ала. Шуның өстенә, бу сайтта бала тестны берничә тапкыр кереп эшли ала, хәтта башка фамилия-исем язып та.  Бу ресурс бик үк камил булмаса да, башка сайтлардан укытучы өчен катлаулы булмавы, тиз һәм уңайлы булуы белән үзенә җәлеп итә.

 “Google Classroоm”  платформаларында татар теле һәм әдәбияты буенча материаллар урнаштырырга мөмкин. Бу да укытучының шәхси документлары тора торган сайт һәм аңардан башка чит педагоглар файдалана алмый.

Ютуб каналда татар теле һәм әдбияты буенча материаллар табарга була. Бигрәк тә әдәбият буенча видеоязмалар күп очрый, аларны күчереп алырга яки сылтама аша кереп карарга була. Әмма татар теле грамматикасы буенча Ютуб каналда матераллар бик аз. Ара-тирә “Татар морфологиясе” буенча материалларны дәрестә кулланырга мөмкин.

Шунысы куанычлы: 2020-2021 нче уку елында республикада туган (татар) телен  укытуны СберКласс электрон белем бирү платформасына беркетү буенча шактый саллы эш башкарылды, әмма бүгенге көнгә кадәр ул барлык республика мәктәпләре укытучылары өчен ачык түгел.

  Укучыларның интернет челтәренә булган уңай мөнәсәбәтләрен күздә тотып, электрон белем бирү ресурслары аша фәнгә карата кызыксыну уятырга, белем сыйфатын күтәрергә мөмкин. Киләчәктә туган телне укытуда балаларны кызыктыра алырлык заманча технологияләр уңай нәтиҗә бирсен иде дигән теләктә калыйк.