Абдуллина Рамиля Агзамовна

Мөгаллимә Рамилә сайты

Уку- инә белән кое казу

Профессия: учитель родного (татарского) языка и литературы/ татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Профессиональные интересы: искусство, история, литература / сәнгать, тарих, әдәбият

Увлечения: садоводство, букинистика, народный промысел / бакчачылык, китап корты, халык һөнәрчелеге

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: Казань

Место работы: Татарская гимназия №17 имени Г.Ибрагимова

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/ramilya-agzamovna
Мин - гөлчәчәк, җирдән шытып чыккан, җир сулышын тоеп тирәннән. Яшәвемнең кадере арта бара, гөл кадерен былбыл белгәннән.
Рамилә Абдуллина

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Рамилә  Әгъзамовнаның мини-сайты

О себе

                                   Абдуллина Рамиля  Агзамовна

                 Место рождения:   Республика Татарстан,

                                                   Апастовский район

                                                   дер. Н.П.Ишеево

                   Дата рождения: 06.11.1976

                   Образование: высшего образования, Казанский государственный педагогический университет, 1998 г.

                   Квалификация: учитель татарского языка, литературы и истории Татарстана

                   Специальность: татарский язык, литература и история Татарстана

                   Место работы: МБОУ «Татарская гимназия №17 имени Г.Ибрагимова» Московского район г.Казани

                   Предмет:  татарский язык и литература

                  Квалификационная категория: высшая

                  Общий стаж/ педагогический стаж -  24/24

 

                                                               Награды:

- Ведомственная награда МОиН РТ знак отличия «Почетный наставник» (Приказ от 10.02.2021г. №86-н).

- Почетная грамота МОиН РТ  (Приказ от 19.02.2020г. №75-н), 

 - Грамота Министерство образования и науки Республики Татарстан за подготовку призеров заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарской литературе, 2019, 2020, 2021, 2022г.

- Благодарственное письмо Министерство образования и науки Республики Татарстан за вклад в развитие национального образования, неутомимый и добросовестный труд, высокую ответственность и проявленную инициативу при выполнении поставленных задач, 2022г.

- Диплом  ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр» за подготовку школьников к олимпиаде, 14.10.2018, 2019г.

- Благодарственное письмо Оргкомитета XVII Международной молодежной научно-практической конференции имени Каюма Насыри за научное руководство при подготовке призера конференции, 5.03.2019 г.

- Благодарственное письмо ИФИМК КФУ за подготовку научного доклада ученика победителя ХVI Всероссийской научно-практической конференции  «Литературоведение и эстетика в XXI веке»,2018, 2019г.

- Благодарность Управления образования исполнительного комитета г.Казани за подготовку призера XII городской научно-исследовательской конференции школьников имени К.Д.Ушинского, 2019г.

 - Почетная грамота Управления образования исполнительного комитета г.Казани за подготовку призера Межрегионального конкурса «Герои народа- герои страны», 2020г.

- Почетная грамота Управления образования исполнительного комитета г.Казани за высокий уровень подготовки победителя открытого городского конкурса юных переводчиков имени Шарафа Мударриса, 2021г.

- Почетная грамота Депутата Казанской городской Думы, председателя оргкомитета М.Р.Гельмутдиновой, за подготовку победителя конкурса чтецов стихотворений и исполнителей песен на татарском языке «Без булдырабыз» среди учащихся г.Казани с ограниченными возможностями, 2021г.

- Благодарность Управления образования исполнительного комитета г.Казани за подготовку финалиста городского конкурса «Татар кызы. Татар егете- 2021», 2021г.

                                                 

                                                                                           Хезмәтем турында уйланулар...

 

                                                         Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

                                                       Көрәшергә безне өндәде.

                                                      -Яратыгыз җирне! – диде һаман,

                                                      -Мине яратыгыз, - димәде.

                                                      Аңа бүген еллар аша карыйм,

                                                      Көлеп басып тора күңелдә.

                                                       Ай хәйләкәр укытучы!

                                                      Җирне, кешеләрне яраттырып,

                                                      Яраттырган икән үзен дә.

        Язмамны шигъри юллар белән башлавым тикмәгә генә түгел. Шушы сүзләрне ишетүгә, күз алдыма ефәктәй кап-кара чәчле, ачык йөзле гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан әнием килеп баса. Мәктәпне тәмамлаганга күпме  еллар үтсә дә, аның һәр сүзе колагымда әле дә яңгырый. Менә мин дә егерме унөченче ел аның сукмагыннан атлыйм.

       Мәктәп... Минем бар хәятем, яшәешем аның белән бәйләнгән. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, мин әнә шул могҗизалар илендә яшим.  Укучыларның дөньяга күзен ачучы, иҗат офыкларын киңәйтүче, очар өчен иңнәренә канат куючы остаханә ул. Балаларны еш кына тормыш чәчәге белән чагыштыралар, димәк мин әнә шул гүзәллекне, нәфис гөлләрне үстерүче бакчачы да. Бер акыл иясе: “Укучыларның күңелләренә мәрхәмәт орлыклары чәчегез, тик аларның үскәнен ашыгып көтмәгез. Гомерегез дәвамында аларның  уңышларын бәлки күрмәссез дә, әмма алар үз вакытларында, һичшиксез, шытып, җимеш бирерләр”, дигән. Әйе, баланың рухи күңел дөньясын баетучы  әдәбият укытучысы буларак, минем вазифам бик җаваплы.  Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта үз укучыларыңны, аларның шәхси сыйфатларын, мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк. Һәр балага үзенең сәләтен ачарга да шул чакта гына мөмкин. Укытучы тәрбияче, психолог булудан тыш, эзләнүче дә. Ул гомер буе үз өстендә эшләргә, гомер буе укырга, кешелек дөньясына яңалык, белем орлыклары чәчәргә тиеш.

        Еш кына тәүге тапкыр егерме биш пар күз текәлеп көтеп торган сыйныф бүлмәсен ачып кергәч, югалып калганым, эшне каян да башлый алмый торганым исемә төшә. Беренче карлыгачларымны очырганыма быел  тугыз ел була. Укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, азмы-күпме тәҗрибәм дә тупланып килә. Яшермим, хезмәтемнең беренче елларында бик авыр булды миңа. Сыйныфның җитәкчеләре ел саен алмашып торгангамы (мин аларның җиденче сыйныф җитәкчесе идем), укучыларда да, ата-аналарда да педагогларга карата ихтирам-хөрмәт уяту җиңелләрдән бирелмәде. Әти-әниемнең тәрбиясе, остазларымның биргән төпле белемнәре, хезмәттәшләремнең ярдәме иң проблемалы сыйныфта уртак тел табарга, нәтиҗәле эш алып барырга булышты. Мәктәпкә килгән кичәге студент  тикшерү-эзләнү алымнарын - теорияне белсә дә,балалар коллективы белән эшләргә практикасы аксый. Үз гомеремдә бер мәртәбә дә  ата-аналар җыелышын күрмәгәнгәме, аны нәкъ педагогика китабы кушканча уздырганым әле дә хәтердә. Әлбәттә, рәсми булгандыр ул, аның каравы хәзер һәр ата-анага, һәр балага шәхси якын килергә, алар көенечен-сөенечен үземнеке итәргә кирәклеген яхшы аңлыйм. Укытучының укучылар өчен икенче әни, алай гына түгел, ата-ана эшли алмаганны да башкаручы, үзгә бер талант, сәләт  таләп итә торган һөнәр, вазифа икәнен дә беләм.  Әлбәттә, бүгенге балаларны яхшы, заман таләпләренә җавап бирә торган, белемле һәм тәрбияле  укытучыдан  башка тәрбияләп булмый. Гөлләргә үсәр өчен кояшның шифалы нурлары кирәк булган кебек, балаларга да укытучы бар күңел җылысын, бөтен барлыгын, йөрәген бирергә тиеш. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре баланы тормышка әзерләүче, аның рухи күңел дөньясына ачкыч бирүче тормыш дәреслеге, тормыш мәктәбе бит. Укучы үзен укыткан мөгаллимне мәктәп укытучы итеп кенә түгел, ә тормышта юл күрсәтүче укытучы итеп күрергә тели икән, моңа минем  әзер булуым мөһим.

          Тәүлекнең 9-10 сәгатен мәктәптә үткәргән балаларга якын дус, аларның сердәшчеләре булганыма ышанам. Дәресләр беткәч, үзләренең бар “яңалыкларын” түкми-чәчми миңа сөйләргә ашыккан укучыларым бүген - студентлар, элемтәләрен өзмичә, шатлык-сөенечләрен әледән-әле җиткереп торалар, киңәшләр сорыйлар, рәхмәтләрен ирештерәләр.

    Олы тормыш юлына – гаилә тормышына аяк баскан укучыларымның туй мәҗлесләрендә дә булырга туры килә. ”Бу - яраткан укытучым” дип таныштырганда, җиһанда миннән дә бәхетле кеше юк шикелле тоела миңа. Түккән көчем, тырышлыгым бушка китмәгән: бу дөньяда укытучы дигән бөек ЗАТка хөрмәт уята, тәрбияле, инсафлы, кешелекле балалар тәрбияләүгә әз генә өлеш кертә алганыма чиксез шатланам.Бүген инде миңа элек укыткан укучыларым нәни сабыйларын җитәкләп укырга алып киләләр. Куаныч, бәхет түгелмени бу!

Һәр кояшлы иртәне сокланып, шатланып каршылыйм. Гаиләмдәге татулыкка ямь өстәп, яраткан эшем барлыгына рәхмәтлемен. Берсеннән-берсе кечкенә ике йөрәк җимешемне  балалар бакчасына урнаштырып, кояш нурларында бөтерелеп яуган ап-ак могҗизага сокланып, яңа яуган карга басарга да кыймыйча, мәктәбемә ашыгам. Мең борчу - шатлыклары белән көтеп алган укучыларым янына. Халкыбызның иң матур сыйфатларын, рухи байлыгын, күңел гүзәллеген аңлатырга. Мин бары мәктәп өчен, балалар өчен яшим төсле. Укытучылык –  минем өчен намус эше. Бары НАМУС ЭШЕ!  

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Туфан Миңңнуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Миргазиян Юныс истәлекләре - тормышка, яшәешкә булган карашымны үзгәртә алган китаплар.Әфган язучысы Халид Хөсәйни  (Халид Хусейни) әсәрләрен яратып укыйм. Бүгенге әдәбиятта  проза юнәлешендә Марат Кәбиров белән Рәмзия Габделхаковага өстенлек бирәм. 

Мой взгляд на мир

Яраткан шөгылем – шигырьләр уку, тарихи китаплар җыю, канатлы сүзләр туплау.

Табигатем белән нечкә күңелле. Кечкенәдән шигърияткә, табигатькә гашыйк . Илһам килгәндә, күңелләр нечкәргәндә, каләм тибрәтергә, яшьлекнең шашкын хисләре белән тулган йөрәк җырларын шигъри юлларга салырга яратам. Татар сәнгатенә, аның театрларына, әдәбиятына мөкиббәнмен. Буш вакытларым бөтенләй юк, һәр көнем, һәр сәгатем тигез бүленгән. Шулай да көзге урманда яфрак яңгырын, йомшак кар яуган мизгелне күзәтергә, язгы торналар җырын тыңларга, кечкенә кызыма әкиятләр укырга вакыт табам.

*****

    Человек не может ограничиваться интересами только одной профессии. У меня также есть другие интересы, увлечения. От природы любознательная, люблю читать. Особенно мне нравятся книги исторического плана. Собрала хорошую библиотеку книг по исторической тематике.

    Увлекаюсь поэзией. Это моя стихия. В минуты вдохновения пишу стихи сама.

    Развожу цветы. Их пышное цветение, сочная зелень привносят в мою жизнь удивление и радость.

    Люблю кататься на лыжах.  

   Личность воспитывает только личность. А любая личность – это многосторонний человек. 

 

Мои достижения

- Победитель конкурса лучших учителей Российской Федерации в рамках Приоритетного национального проекта «Образование», 2013г.

– Лауреат конкурса лучших учителей Российской Федерации в рамках Приоритетного национального проекта «Образование», 2011г.

-  Победитель гранта «Наш лучший учитель», 2011г. 2012, 2013г.

- Победитель городского конкурса «Лучший учитель года города Казани –  2011» в номинации «Лучший учитель татарского языка и литературы», 2011г.

- Победитель  гранта «Поддержка педагогических работников, осуществляющих преподавание на родном татарском языке», 2020г.

 

•      Казан шәһәренең «Ел укытучысы-2011» шәһәр конкурсында “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә җиңүче, 2011.

•       «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты лауреаты, 2011.

•       «Мәгариф» илкүләм өстенлекле проекты җиңүчесе, 2013.

•       «Иң яхшы укытучы» гранты җиңүчесе,2011, 2012, 2013.

•         «Россия халыкларының телләре һәм мәдәниятләре: саклау һәм үстерү» гомумроссия һәм төбәкара мәгълүмати, практик цикл кысаларынңа иң яхшы практиклар конкурсы җиңүчесе, Мәскәү, 2019.

•       «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант» җиңүчесе, 2020.

•         ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган дәрестән тыш эшчәнлек, проект һәм чара эшкәртмәләренең республика конкурсы җиңүчесе, 2020.

Моё портфолио

Область деятельности:

 – инициатор республиканской НПК имени Г. Ибрагимова.

 – научный руководитель исследовательских работ учащихся среднего и старшего звена.

- Член рабочий группы по выполнению работ по разработке системы тестирования в формате КИМ, обеспечивающих проведение проверочных работ для оценки освоения образовательных программ  начального общего и основного общего образования,  по родному татарскому языку, татарскому языку- как государственному языку  Республики Татарстан, литературному чтению на родном татарском языке и родной татарской литературе для обучающихся 1-11-х классов образовательных организаций Республики Татарстан.  (Приказ МН ВО РФ ФГАОУ ВО «КФУ» № под – 01-03 /1512 от 13.12.2021).

- Член рабочий группы по разработке   примерных рабочих программ по учебным предметам «Родной (татарский) язык», «Родная (татарская) литература», «Государственный язык Республики Татарстан – татарский язык» в соответствии с федеральными государственными образовательными стандартами начального общего и основного общего образования,  утвержденными приказами Министерства просвещения Российской Федерации № 286 от 31.05.2021, № 287 от 31.05.2021, Министерство образования и науки Республики Татарстан. (Приказ № под – 47/21 от 21.01.2022).

 Научно-методические разработки:

–  автор пособия для начальних классов.

1)Татарский язык. Правила и таблицы. – Казань: изд.Гыйлем, 2015.

– соавтор учебного пособия для учащихся начальных классов с татарским языком обучения:

1) Тесты по татарскому языку. 4 класс (для учащихся-татар).  – Казань: изд.Гыйлем, 2012.

2) Татарский язык. 4 класс. Пособие для подготовки к тестированию. – Казань: изд.Гыйлем, 2016.

 

3)Учимся писать сокращённое изложение и сочинение-рассуждение. – Казань: изд.Гыйлем, 2016.

 

- Составитель рабочей программы в предметной области «татарский язык» в соответствии с ФГОС нового поколения:

1)  Методические рекомендации. Рабочие программы по учебным предметам. Татарский язык. (под редакцией Р. И. Шаяхметовой)  – Казань, ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования», 2013.

- рецензент:

1) Методический конструктор культуроведческого компонента в предметных областях «Русский язык» и «Татарский язык», 5-9 классы.  (под редакцией Р. И. Шаяхметовой)  – Казань, ГБУ «Республиканский центр мониторинга качества образования», 2013.

4) Cочинения для начальных классов (на татарском языке) – Казань:изд. Гыйлем, 2017.
- Загадки, пословицы и поговорки, приметы. – Казань: изд. Гыйлем, 2014.

Добавить грамоту в портфолио
Портфолио: