4. Дәрестән тыш эшчәнлек буенча эшкәртмәләр

Абдуллина Рамиля Агзамовна

     Әлеге бүлектә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча эшкәртмәләр урнаштырылды. Шундыйларның берсе - "Дәрестән тыш эшчәнлек өчен танып белү-интеллектуаль уен" эшкәртмәсе . Авторлык хокукларын саклауны истә тотып, проектның беренче бүлекләре генә PDF форматында урнаштырылды. Тулы вариантны алу өчен, автор белән элемтәгә чыга аласыз.

Скачать:

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

                                                                   Рамилә Абдуллина,

                                                       Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге                                      

                                                       17 нче татар гимназиясе укытучысы

           

                     “ШИГЪРИЯТ БАКЧАСЫНДА”

       (ШАГЫЙРЬ РАФИС   КОРБАН БЕЛӘН ОЧРАШУ)

Максат: очрашу оештырып, укучыларны шагыйрь Рафис Корбан  

                иҗаты белән якыннан таныштыру,; татар әдәбиятына,  

                шигърияткә  мәхәббәт тәрбияләү;

Үткәрү формасы: очрашу кичәсе

Әзерләнү этабы: матбугат материалларыннан, шагыйрьнең    

                китапларыннан тема буенча мәгълүматлар җыю, стенгазета      

               чыгару, башлангыч сыйныф укучыларына ятлар өчен                  

               шигырьләр бирү,  шагыйрьнең җырларын һәм “Керпе малае  

                дуслар эзли” пьесасыннан өзек өйрәнү;

Җиһазлау: Сәхнә түренә кисмә хәрефләрдән “ШИГЪРИЯТ                          

                 БАКЧАСЫНДА” дигән язу эленә; шагыйрь өчен махсус        

               урын хәзерләнә, китаплар күргәзмәсе, стенгазета,                            

               пьеса өчен декорация.

                                         

                                            Кичә барышы:

(Кичә Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры белән башлана.)

            Исәнмесез, диеп башлыйк әле,

           Очрашулар шулай башлана.

            Ачык йөз һәм тәмле сүзләр

            Күңелләрдә ныграк саклана.

    Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, яраткан шагыйребез Рафис абый!  Бүген безгә Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләк иясе, Ш.Маннур исемендәге премия лауреаты  Рафис Корбан  белән якыннан танышу, аралашу бәхете елмайды.

Җанында балачакның шуклыгын, шаянлыгын, ярсулы яшьлек дәртен, хисләрендә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назын туплаган, үз шигъри гөлләрен үстерә алучы, шул гөлләрнең орлыкларын балалар, яшьләр күңеленә сеңдерә алучы Рафис агага сүз бирик әле.

-Кайсы якның моңлы чишмәләренең татлы суын эчеп үстегез?Шигырь язу сәләте кайдан бирелде икән?

(СҮЗ ШАГЫЙРЬГӘ БИРЕЛӘ)

Татарстанның халык шагыйре Ш.Галиев шагыйрь турында болай яза: “Рафис - иҗатының табигате белән балалар язучысы. Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызык сынап дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул”.

    Чыннан да, Рафис абый балалар дөньясын бөтен нечкәлеге белән тоеп, сизеп яза. Шигырьләрен укыганда гомернең иң садә, мәшәкатьсез сабый чаклар искә төшә: урман-кырларда йөрисең, су буйларына төшәсең, җиләкле аланнарның татлы сыен авыз итәсең, шомырт исе килеп торган авыл бакчасында да, салкыннан балланган кызыл миләшләрне дә татыйсың. Күңелле дә, серле дә балачак иле... Моның шулай икәнен гимназистлар чыгышы да раслый. Рәхим итегез, балалар!

(Түбәндәге шигырьләр сөйләнә:

 “Куянны рәнҗеткәннәр”

 “Үсәсем килә”

 “Матур көн”

“Буран нигә туктаган?”

“Ялгышканмын”

“Мин бәйрәмнәр яратам”

“Миләш агачы”)

  • Рафис абый, “Син нинди бәхетле, әнием!” парчасында кечкенә чагыгызда рәсем ясарга яратуыгыз турында язгансыз. Рәсем сәнгатенә мәхәббәтегез ничек, сүрелмәдеме? Кайсысына күңел ешрак тартыла: каурый каләмгәме, әллә пумалагамы?

(Сорауга җавап бирү)                

                 Әни, әни газиз балам, диеп,

                  Яшисеңдер уйлап син анда.

                  Әниләрне борчымаслык итеп

                  Яшик әле, дуслар, дөньяда...

Шагыйрь бер җырында әнә шундый юллар китерә. Бер истәлегендә: “...шигырь язу сәләте миңа әниемнән күчкәндер.Ул да яшь вакытында шигырьләр язган” дип яза. Рафис абый, әниләр турында байтак шигырьләрегез бар. Аларны иҗат иткәндә үз әниегезне күздә тотасызмы? Гомумән, Тукайча итеп әйткәндә, “язар өчен азык”кайдан аласыз?

 (Сорауга җавап бирү)      

                   Кайгысын да, шатлыгын да

                   Кеше җирдә җырга салган.

                   Җырлап, хәсрәтен тараткан,

                   Җырлап, җанга ләззәт алган.

                   Җыр – кешенең юлдашы,

                   Җыр ишеткән тумас борын,

                   Елый-елый тыңлаган ул

                  Әнкәсенең бишек җырын...

Гөлнур Сәләхова  башкаруында Рафис Корбан сүзләренә язылган “Балачак”җыры яңгырый.

  • Рафис абый, Сез үз көчегезне драматургиядә дә сынадыгыз. ”Куркуын җиңгән куян”, “Бардым күлгә, салдым кармак”, “Ак күлмәктә кара елан” кебек пьесаларыгыз курчак театрларында яратып уйналды, нәниләр тарафыннан җылы кабул ителде. Кайсысын язу авыр: шигырьнеме, әллә сәхнә әсәренме?

(Сорауларга җавап бирү)

Безнең гимназистлар да театр артистларыннан бер дә ким түгел. Игътибарыгызга “Керпе малае дуслар эзли” пьесасыннан өзек тәкъдим итәбез.

(Өзек күрсәтелә)

  • Каләмдәшегез Г.Гыйльмановның бер героинясы болай ди: “...шигырь язу, җыр язу -... иң зур бәхет. Аның бәхете шунда, ул үз хисләрен, шатлыгын башкаларга да өләшә ала...” Сезнең дә байтак шигырьләрегез көйгә салынган. Җырга әйләнгән шигырьләрегезне беренче тапкыр ишеткәч, нинди хисләр туа? Нинди композиторлар белән эшлисез?         

    (Сорауларга җавап бирү)

Музыка укытучысы Рәмзия Рашатовна Мотыйгуллина башкаруында “Онытма” җырын бүләк итәбез.(Сәхнәдә җыр яңгырый)

Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява, мең сорау...

       Балаларның Сезгә бирер сораулары бар.

       (Залдагылар соравына җавап бирү)

 Һәрнәрсәнең соңы була,

Җырның була ахыры.

Саубуллашыр чаклар җитте,

Аерылабыз ахыры.

Җырларыбыз күп тә күбен,

Яңасын бар отасы.

Ә бүгенгә очрашуның

Шушы булыр ноктасы...

Кичәбез ахырына да якынлашты.

Бер йөрәккә барып тоташалар

Татар каны аккан тамырлар.

Киләчәкнең Тукай, Галимҗаннары

Шушы гимназиядә белем алырлар.

    Амин, шулай булсын дип, югары нотада, хөрмәтле кунаклар, Сезнең белән саубуллашабыз.

    Рафис абый, күркәм шигърият кичәсе бүләк иткәнегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, яңа иҗат үрләре телибез.

     Укытучының төп эш коралы – акбур белән такта.  Соңгы елларда аны да компьютер алмаштыра башлады. Ә менә шагыйрьнең эш коралы алыштыргысыз. Сезгә дә үзебезнең кечкенә генә бүләгебезне - каурый каләм белән куен дәфтәре бүләк итәсебез килә. Сездән – шигырь, бездән – җыр- моң... Кабул итеп алыгыз.

  (“Гөлләр” биюе башкарыла.)



Предварительный просмотр:

 Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты

Казан шәһәре Мәскәү районы

Г.Ибраһимов иемендәге 17 нче татар гимназиясе

 

ЯНАР ТАУЛАР СЕРЕ

(Язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу кичәсе)

               

                         

Сценарий авторы: Абдуллина Р.Ә.,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                    

 

 (Сәхнә артыннан Айдар Галимов башкаруында “Янган тау” җыры яңгырый.)

1а.б.  “...Янар тау” дигән сүз  күңелдә ниндидер ашкынулар уята. Уйлап карасаң, чын шәхес - үзенә күрә   янар тау  ул. Дөрес, кайбер тауларның    яна торган ягулыклары бетә,  икенчеләре, сүнгән килеш туып,  гомер буе бер генә мәртәбә дә кабынмыйча салкынлыкта үләләр. Ә чын шәхес яна. Ут - чын кешелеккә ирешкән шәхеснең   йөрәгендә,  фикер йөртүендә,  гамәлләрендә...”

2а.б. Янар тау... Ул бик сирәк очрый. Җир карынында кайнап, чыгар өчен үзенә юлны тау-ташларны тишеп таба. Дулаган вакытында үзен кызганмый, яшәү өчен һаман югарыга, биеккә омтыла, алга карый... Ут - аның йөрәгендә, ә үзе, кулында каләмен тоткан килеш, һаман юлда. Ярсу йөрәге аны янар тауларга, зәңгәр күк киңлекләренә, чәчәкле болыннарга, тычкан уты җемелдәгән караңгы урман алачыкларына, гыйбрәтле язмыш кичергән кешеләрнең ялгыз утарларына, тәнгә генә түгел, җанга да сихәт бирүче чишмә буйларына чакыра. Шуларга әсәрләнеп, берсеннән - берсе кызыклы хикәя - повесть, бәяннарын иҗат итүче Нәбирә Гыйматдинованың иҗатын  татар әдәбиятында Янар тауга тиңләргә була.  

1а.б. Хәерле көн, хөрмәтле мөгаллимнәр, гимназия укучылары! Бүген безнең бирегә  җыелуыбызның төп сәбәпчесе - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе, “Бәллүр каләм-2002” конкурсында “Журналистикада абруйлы исем” номинациясе  лауреаты Нәбирә Гыйматдинова.

2а.б. Кичәбезне җанында ил гамен, кырыс чынбарлыкны, ярсулы яшьлек дәртен йөртүче,   укучыны тирән уйларга салучы   Нәбирә ханыма сүз бирүдән башлап җибәрик. Иҗатка килеп керүегезгә кем этәргеч бирде? Балачак хыялыгызмы бу?

1.а.б. Нәбирә ханым,  язучылар арасында  Сезнең рейтенгыгыз югары. ТРсының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы белән берлектә һәр елны үткәрелә торган “Ел китабы” конкурсында Сезнең әсәрләрегез 2009 нче ел дәвамында иң күп укылган китап буларак 1 урын яулады.

  Халыкка танылу өчен, яраткан язучы  булыр өчен нишләргә кирәк?  Ничек уйлыйсыз, әсәрләрегезнең уңышы нидә?

 2а.б. “Иҗат – бәхет ул, иң матур, иң көчле бәхет ул!.. Җанның – күңелнең – йөрәкнең – бәгырьнең дөрләгән, кайнаган чагы, уй һәм хиснең аера алмаслык булып кушылып, ташып торган чагы “ – дигән Хәсән Туфан.  Әлеге юлларны  сезгә карата кулланасы килә. Күңелдә, бәгырдә, йөрәктә дөрләгән кайнар фикерләрне, хисләрне  әсәрләрдә  чагылдырып үз тематикагызны булдыру, аларны  киң катлау укучыларына  җиткерә алу белән бәхетледер  сез.  

 1а.б.  Җанның бер тәннән икенче тәнгә күчүе, сихер, каргыш кебек төшенчәләр, убыр, сихерче- күрәзәче әдәби образлар тудырып, Н.Гыйматдинова  үз йөзен, үз тематикасын булдырды. “Сихерче”, “Каракош”, “Болан”, “Күке төкереге”, әсәрләре - шундыйлардан. Бу, бер яктан, сихри магик көчкә ия булган образлар, сәнгати алымнар идея үткәү өчен җирлек тудырса, икенче яктан, укучыда кызыксыну хисен арттыра. Шунысы кызыклы: Н. Гыйматдинова әсәрләрендә кеше ике тормышта: реаль-гадәти һәм танып, аңлап бетереп булмый торган сихри дөньяда яши, ягъни табигый һәм гадәти булмаган вакыйгалар кушылып сурәтләнә.  

 Әсәрләрегездә гайре көчләр, гадәттән тыш хәлләр белән очрашабыз. Аларны каян уйлап табасыз?

  2а.б.  Нәбирә ханым, озак еллар җитәкче булып эшләдегез, сезнең  әсәрләрегез сәхнәдә  куела, мәкаләләрегез даими басылып килә, китапларыгыз дөнья күрә, укучылар алдында чыгышлар ясыйсыз, депутат ярдәмчесе вазифаларын да башкарырга вакыт табасыз. Моңа ничек өлгерәсез соң сез? Гаиләгезгә вакытыгыз кламы?

2.а.б. Татар  әдәбиятында сезне төрлечә бәялиләр: кемдер сезне  сихер, каргыш турында күп яза, бөтен әсәрләре дә бертөслерәк, ди, икенче берәүләр исә, яңалык алып килүче дип бәялиләр. Мондый карашларга, гомумән, тәнкыйтькә ничек карыйсыз?

1а.б.      Ялгыз чорда явыз булу җиңел...

             Явыз чорда ялгыз җаннар бар -

             Җылынасы еллар тарафына

              Өметләнеп аваз салганнар,” – дип яза шагыйрь  Зөлфәт.

Нәбирә ханым, Сезнең әсәрләрегезнең төп геройлары  күбесе хатын-кыз һәм алар рухи яктан көчле шәхесләр. Әсәрләрдә хыянәт ачысын тату, яраткан кешесен югалту кебек тормыш сынауларында да тез чүкмәгән  хатын-кызлар сурәтләнә.   Көчсезлеге белән дә көчле булган хатын-кыздан заман  күпне таләп итә. Ә ир-ат ничектер читтә кала. Әсәрләрегезне укыгач, Нәбирә Гыйматдинова нишләп шулкадәр ир-атны яратмый икән дигән уй туа.  Сере нидә?

2.а.б.    Син – теләп алган сагышым,

             Син – теләп алган ярам...

             Туеп кем дә китәр, ә син –

             Яратып китеп кара!..

 Сезнең “Китәм, димә” повесте буенча телевизион фильм эшләнде. “Алтын Мөнбәр” мөселман кинофестиваленә (хәзер бу фестиваль башка төрле атала) үз әсәрегез буенча  фильм эшләп катнашырга исәбегез юкмы? Гомумән, иҗат планнарыгыз нидән гыйбарәт?

2а.б. Бүгенге очрашуда республикабызның төрле районнарыннан килгән мөгаллимнәр утыра. Нәбирә ханыма сораулары тугандыр. Сүзне аларга да бирик әле.

1а.б.    Әлбәттә, Нәбирә ханым өчен һәрбер герое якын. Ул аларны явызлык булмауга, кешеләргә начарлык кылмауга басым ясый.

2.а.б.    Сез инде үз  укучыларыгызны  тапкан кеше. Иҗат кешеләре –язучылар, җырчылар өчен аңардан да зур бәхет юктыр.  Яшәү ул тормышта үз юлыңны тапкач кына күңелледер дә.

1а.б.  Яшәү өчен җанга җылы кирәк,

        Учак кирәк нәни булса да.

        Таянырга ныклы иңнәр кирәк,

        Кайтып егылырга – бусага.

        Яшәү өчен сөю-сөелү кирәк,

         Елау кирәк җанны бушатып.

        Табыну кирәк бер гөнаһлы җанга

        Пәйгамбәргә аны охшатып.

2.а.б.  Яшәү өчен алданырга кирәк,

          Алда диеп күпме елларым.

          Аңладым да шушы хакыйкатьне

          Иренемне тешләп еладым.

      Нәбирә ханым, күркәм очрашу кичәсе бүләк иткәнегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, яңа иҗат үрләре телибез. Татар  укучысын яңа  әсәрләр белән шатландырып,   уйландырып яшәвегезне телибез.

     Укытучының төп эш коралы – акбур белән такта.  Соңгы елларда аны да компьютер алмаштыра башлады. Ә менә  язучының эш коралы алыштыргысыз. Сезгә дә үзебезнең кечкенә генә бүләгебезне - каурый каләм белән куен дәфтәре бүләк итәсебез килә.

(Бүләк тапшыру. Директор тарафыннан рәхмәт сүзләре җиткерү)

 1.а.б.  Хатын-кызны чәчәкләрдән дә башка күзаллау мөмкин түгел.  Нәбирә ханым, сезгә болын чәчәкләренең серлелеген, бакча гөлләренең назын телибез. Сез бик бәхетле кеше, үз юлыгыз, үз  укучыгыз бар.

          Кеше булса, эшләр эше булсын,

          Борчулары булсын, гамьнәре.

          Киләчәккә ышынычы булсын,

          Үтәр көннәренең ямьнәре.

         Яшьлек булса, тиң сөюе булсын,

         Өзелеп көтәр яры, үз пары.

         Тыелгысыз якты хыяллары,

         Шатлык бүлешергә дуслары.

2.а.б. Картлык булса, үткәннәре булсын –

        Сагынып искә алыр гомере.

        Учагында торсын оныкларга

        Ут алырга кайнар күмере.

        Кеше булса, эшләр эше булсын,

        Тормышының булсын мең яме.

        Изге хисе булсын күңелендә,

       Ә җанында һәрчак ил гаме.

(Рәхмәт сүзләре җиткерү, йомгаклау сүзе)

(Сәхнә артыннан Айдар Галимов башкаруында “Янган тау” җыры яңгырый.)



Предварительный просмотр:

                                                   Рамилә Абдуллина,

                                                       Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге                                      

                                                       17 нче татар гимназиясе укытучысы

           Буыннардан килер безгә кирәк җылы...

Җиһазлау: 1) Укучыларның әби-бабалары, әти-әниләре, үзләре  

                     эшләгән кул эшләре- чигүле ашъяулык, тәрәзә

                     пәрдәләре, тукылган тастымал-сөлгеләр һ.б лардан  

                    торган күргәзмә.                      

                    2)плакат:”ИСӘННӘРНЕҢ КАДЕРЕН БЕЛ,  

                    ҮЛГӘННӘРНЕҢ КАБЕРЕН БЕЛ”

                    3) стенд:”ХАЛКЫБЫЗНЫҢ КҮҢЕЛ БАЙЛЫГЫ”

                   4) Укучыларның чыгыш ясар өчен алып килгән кул  

                   эшләрен куярга өстәл

Балалар ярымтүгәрәк булып  утыралар. Ак күлмәк кигән, ак яулык бөркәнгән кыз бала “ӘБИЕМ ВАСЫЯТЬЛӘРЕ” җырын башкара.

Укытучы:

  •  Исәнмесез, кадерле укучылар,хөрмәтле укытучылар! Бүгенге кичәбезне матурлыккка, гүзәллеккә омтылып, якты эзләр, бай мирас калдырып, безгә белем-тәрбия биргән әбиләребезгә багышланган җыр белән башлап җибәрүебез тикмәгә түгел. Халкыбызда якыннарга, кардәш-ыруга хөрмәт, кайгыртучан мөнәсәбәт, туган илгә тирән мәхәббәт яшәгән. Бу сыйфатлар борынгы бабаларыбыз тарафыннан югары бәяләнгән:

Илен белмәгән - игелексез,

Халкын белмәгән - холыксыз,

Ә нәселен белмәгән - нәселсез,-

дигән тәкъбир безне әхлаклы булырга өнди. Бүгенге тәрбия сәгатендә әнә шулар  хакында сөйләшербез. Борынгылар: “Җиде буыныңны бел”, дигәннәр. Шушы гади, ләкин искиткеч нәсыйхәткә халкыбызның тирән тарихы сыйган. Ни кызганыч, күпләребез үз шәҗәрәсен, нәсел-ыруын белми.Юкка гына балалар шагыйре Ш.Галиев:

                    Исәннәрнең кадерен бел,

                    Үлгәннәрнең каберен бел,-

дип язмаган. Ә нәсел агачының- шәҗәрәнең иң кадерле кешеләре - дәү әни һәм дәү әти. Сезгә әби-бабаларыгыз турында сорашып, үзләре белән очрашып, истәлекләрен уртаклашып килүегезне сораган идем. Ягез әле, балалар, кайсыгыз яраткан кешеләре турында сөйләргә тели? Рәхим итегез!

(5-6 укучы үзләренең шәҗәрәләре, әби-бабалары турында сөйли.)

Укытучы: Күрегез  әле, балалар, сезнең әби-бабаларыгыз нинди олы тормыш юлы үткәннәр.Сугыш елларында, корыч айгырларны иярләп, җирен дә сөргәннәр, ил язмышына кушылып тормыш иткәннәр. Олы йөрәкле, саф күңелле сугыш чоры кешеләре булганнар. Дошман явыннан саклап ,тыныч тормыш өчен, яуда башларын да салганнар.

Мактаулы, ләкин авыр юл үткән әби-бабаларыгыз әле бик матур көндәлек  тормыш та алып барганнар: матур кызлар, батыр уллар үстергәннәр,  тәрбия биргәннәр. Ә тәрбиянең иң яхшысы - хезмәт. Юкка гына татар баласы хезмәттә тәрбияләнә димиләр. Матурлап, бизәкләп эшләнгән савыт-сабалар, күңел нурын биреп чиккән сөлгеләр, бизәкләп тукылган ашъяулыклар дәү әниләребезнең күңел байлыгын, матурлыкны тою сәләтен күрсәтә. Алар төсләрнең ямен, гүзәллекнең бәһасен тирән аңлаганнар. Шуңа күрә бу әйберләрне күңел көзгесе дип атыйбыз. Балалар, Сездән дә әбиләрегезнең кул эшләрен алып килүегезне сораган идем. Бәлки алар вакыт җилләре белән саргайгандыр, төсләре уңгандыр, ләкин мондый байлык искерми, ядкяр булып, буыннан-буынга, гасырлар дәвамында сакланып тапшырылырга тиеш. Рәхим итегез, балалар, сүз сезгә бирелә.

(Укучылар чыгышы тыңланыла. Һәр укучы алып килгән истәлеген кулына алып сөйли, соңыннан махсус хәзерләнгән өстәлгә куя)

Үрнәк өчен укучылар чыгышының кайберләрен тәкъдим ителә:

1нче укучы (кызыл башлы сөлгеләрне кулга алып):

Менә бу сөлгенең башларын әбием үз куллары белән чиккән. Күз нурларын кушып, кабатланмас бизәкләр төшергән. Сөлге - татар хатын-кызларының осталыгына һәйкәл ул. Аның өчен ир-егетләр Сабантуйларда бил алышкан, аргамакларда чабышкан. Яшь  киленнәрнең кызыл башлы сөлгеләре өйне бизәгән.

       Бу сөлгеләр, эскәтерләр

       Тамбур белән чигелгән.

       Әллә инде өсләренә

       Чын чәчәкләр сибелгән.

       Сөртенсәң- сөлге кирәк,

       Көрәшсәң- сөлге кирәк.

       Батырларга Сабантуйда

       Бирелгән сөлге-бүләк.  

2нче укучы:

 Кабатланмас бизәкләр төшерелгән сөлгеләр иң зур бүләк итеп кайнанага бирелә торган булган. Киявенең якыннарына да кәләш сөлге бүләк иткән. Яшь киленнең затлы сөлгесе Сабантуй батырына эләккән. Бу хакта миңа дәү әнием сөйләде...

         Чиккән сөлге - бүләк балаларга,

         Күзләреннән күчкән нурлары.

         Ничәмә төс, ничәмә җыр анда-

         Һәр төсендә әби куллары.

Дәү әни  чиккән сөлгеләр менә алар!  

3 нче укучы (чүпләм сөлге тотып):

 Мин дә бу бәйрәмгә дәү әнием чиккән сөлге-тастымалларны алып килдем. Күп еллар үтсә дә, сөлге аклыгын югалтмаган, ул гүя дәү әниемнең күңел сафлыгын күрсәтә. Дәү әни аны кияүгә чыкканда дәү әтиемә вәгъдә бүләге итеп биргән...

         Сөлге суккан дәү әнием,

         Сөлге чиккән аклыкка.

         Кызыл башлы сөлгеләре

         Язган бәхет-шатлыкка.

4 нче укучы:

Минем әби гомер буе күз нурларын биреп, шәлләр бәйләгән.Аның шәлләрен кемнәр генә алмаган! Күпереп торган ак шәлләрне яшьлегендә бик яратып бәйләп  тә  йөргән. Сезгә дә шуларның берсен алып килдем.

5 нче укучы:

Чаршау, чыбылдык, тәрәзә  пәрдәләре, кашагалар белән бергә, безнең өйдә   әбием чиккән карават һәм өстәл итәгенә куела торган җәймәләр саклана. Чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән әлеге җәймәләр ерактан ук күзгә ташлана.Менә алар.

   

6нчы укучы:

          Беләсезме, безнең өйдә

          Бик тә серле куллар бар.

          Оекбашлар бәйли торган,

         Тегә торган кул алар.

         Бу куллар иркәли, назлый,

         Тәмле ашлар пешерә.

         Дәү әнием куллары ул,

         Бөтен эшкә өлгерә.

Дәү әнием бәйләгән оекбаш, бияләйләрне бик яратып киябез. Күңел җылысын кушып бәйләгәнгә, алар шундый җылы, йомшак. Менә алар!...

(Шушы ук рухта укучылар чыгышы дәвам итә.)

Укытучы:

  Күрәсезме, балалар, халкыбызның шигъри җаны, күңел байлыгы, табигатьне яратуы төрле бизәкләр булып кул эшләренә күчкән. Күңелләре дә, үзләре дә матур  булган. Бу әйберләр гайләгездә иң кадерле истәлек булып саклансын иде. Искә төшкәндә, үткәннәрне уйлап сагышланганда, Җан тынычлыгы алыр өчен, кадерләп кулга алырсыз,исәннәренә җылы сүз, мәрхүмнәренә дога юлларсыз.

  Менә минем дә дәү әнкәйдән калган аяк чолгавы бар.Бөек Ватан сугышына бабамны озаткач, үзе тукып, чигеп, аның  кайтачагына зур өметләр баглап, аяк чолгавы әзерли. Ачлык елларында бар-булган әйберне  сатып, балаларга бәрәңге алганда, әбиемнең куллары бу истәлеккә кат-кат үрелгәндер. Бабай белән очрашу да насыйп булмый:Сослангер дигән хәтәр җирдә  ул мәңгелеккә ятып кала. Җиңүнең 40 еллыгын тантана иткәндә, дәү әнкәй аяк чолгауларын миңа бирде. Бүген ул- гаиләбезнең иң кадерле истәлеге,шуңадыр ирексездән  күңелдә шигырь юллары килә:

-Изге мирас калган бабайлардан,

Эзлик әле,әткәм, бергәләп.

Энҗе-мәрҗән кебек асылташны

Йөрмәгәнме бабам күмгәләп.

Нигез ташларыннан эзлик әле,

Язмаганмы кайда икәнен.

Син беләсең әткәм гарәпчәне,

Укы әле, кайда күмгәнен.

-Их балакай, безнең бабайда

Булмаган шул энҗе-мәрҗәннәр.

Ватанның ул асыл заты булган,

Кирәкмәгән андый нәрсәләр.

Изге ядкяр булып бабаңнан

Калган бары аяк чолгавы.

Асылташлар бабаң табалмаган,

Дөньясы шул булган болгавыр.

Язмыш җиле аңа кырыс була,

Кыйнагач та сыйпап юата.

Изге мирас булган асылташны

Шул чагында бабаң югалта.

Тик югалтмый бабаң иман нурын,

Ташламый ул торган нигезен.

Дөньясының үзгәрүен  теләп,

Кача-поса укый намазын.

Эзләмә син, кызым, мәрҗәннәрне

Вакытларың әрәм булмасын.

Изге ядкяр булган бабаңның

Онытма син изге догасын!

Шигырьне дога сүзе белән тәмамлавым юкка түгел.Әби-бабай догасын халык изге ,ди. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шагыйрь Р.Миңнуллин да :

        Ташлама, әңкәй, ташлама,

        Мине изге догаңнан.

        Ташласаң изге догаңнан

        Мин бәхетле була алмам,- дип язган.

Ә Сезгә дәү әниләрегез догалар өйрәтәме? Ягез, кайсыгыз?

(Укучылар чыгышы тыңланыла.)

Укытучы:

Бай мирас – күңел байлыгын, моңнарын, тәрбия-нәсыйхәтләрен калдырган әби-бабаларыбыз  бар.Матур тормыш белән яшәү үрнәген әллә кайдан – читтән эзлисе юк. Ул- безнең аяклы тарихыбыз булган дәү әниләребездә.Әби-бабабыз мирасын, тәрбиясен буыннан-буынга тапшыру-  безнең бурыч. Үткәннәргә карап,  киләчәккә күз төбәп яшәргә кирәк. Намусыбызны тапламыйча, вөҗданыбызга хыянәт итмичә, тырыш хезмәт куеп, тир түгеп, матур эзләр сызып гомер итәргә.Бүгенге сөйләшүебезгә  нәтиҗә ясарга җыенмыйм. Исәбем: азга гына булса да сезне уй дәрьясына саласым килә. Ә тәрбия сәгатен Дания Гайнетдиннең бер хикәясе белән төгәллисем килә.

 “Белгән догаларыбызны , эчтән генә укый-укый, зират капкасыннан үтәбез. Монда булганыбызга бик аз вакыт үтсә дә, әнә никадәр яңа кабер... Аның берсендә минем энем ята. Иң элек аның янына килеп дога кылабыз. Арырак атлагач, әтием белән әнием кабере. Алар икесе бер чардуган эчендә, истәлеккә куелган ташлары гына аерым. Чардуганын энем матурлап ясатып, яшел – зәңгәр төскә буяган  иде. Илле елдан артык бергә гомер итеп, бер атна эчендә  дөнья куйды алар. Бергә тату яшәгән парлар аерылып озак тормый, диләр. Хактыр. Әти-әни рухына да дога кылабыз. Монда еларга да, кычкырып сөйләшергә  дә ярамый, шуңа күрә пышылдап кына сөйләшәбез.

  • Минем кендек әбием дә шушы йортта , - дим кызыма.
  • Әйдә, аңа да дога багышлыйбыз, - ди кызым.

Рәхмәт  инде аңа, авылга озаграк кайтылмый торылса, зиратка барасын искә төшереп тора.

    -Ә менә монысы – иптәш кызымның әтисе – Хәмит  абый кабере, - дим кызыма. – Без үскәндә, хатын-кызга, бала-чагага зиратка керергә кушмыйлар иде.Шулай да мин күршебез йөзьяшәр Җәмилә әбидән сорар булдым. Ул миңа:

   -Ахирәт йорты ул, инде бик кадерле кешең каберенә барасың килсә, чистарынып, башыңа яулык бәйләп керсәң, гөнаһ булмас дигән иде.

     Иптәш кызымның әтисе Хәмит абый үлгән җәй иде бу. Бик ярата иде  шул әтисен дустым, өзгәләнеп елаулары  әле дә хәтеремдә.

     Көннәрдән беркөнне зиратка -  әтисе каберенә алып төштем. Үзем аңа:

   -Елама яме, зиратта еларга ярамый, әтиең рәнҗер , дим. Җаны исән аның, ул барысын да күрә, белә, дим. Сүзләремә ышана, бәгырь. Кечкенә чакта өйгә очып кергән күбәләкләргә ымлап, әни безгә:

    -Күбәләкләргә тимәгез, җан күбәләкләре ул,- дия иде. Җан мәңгелек , диләр ич. Хактыр.

     Без әкрен генә чыгар юлга борылдык. Зират коймаларын бабаң исән чакта авыл картлары белән,  карап, төзәтеп тора иде; бүген дә төзек алар. Рәхмәт инде авылдашларга.

   -Баймы син, ярлымы, дәрәҗәле урында  эшлисеңме – һәммәбезнең  дә соңгы юлы шушында, дим кызыма. Гөнаһсыз сабыем күзләремә тутырып карый да :

  - Елама, әнием, елама яме, - ди.

     Дәшми генә зират келәсен элеп,  капка төбендә янә бер  дога кылабыз. Монысы – дога  өмет иткән барлык әрвахлар өчен. Әй бу гомер  дигәнең... бары бер мизгел. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел! Үткәнеңә борылып карарга онытма, КЕШЕМ !”



Предварительный просмотр:

                         

                                                                    Рамилә Абдуллина,

                                                       Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге                                      

                                                       17 нче татар гимназиясе укытучысы

                                        Ач, шигърият, серләреңне”

 ҮТКӘРҮ ФОРМАСЫ:     Конкурс

 СЫЙНЫФЛАР :   1нчедән алып 11 нче сыйныфка кадәр

 МАКСАТЛАР:     1)Туган телгә,шигърияткә,туган як мәдәниятына    

                                 мәхәббәт хисе тәрбияләү;

                                2)татар әдәбияты буенча белемнәрне ныгыту;

                               3)сәнгатьле уку, тыңлый белү күнекмәләрен һәм    

                                хәтерне ныгыту;

 Җиһазлау: 1)Сәхнәнең арткы өлешендә “Ач, шигърият,

                         серләреңне..”сүзләре һәм чәчәк рәсемнәре                                    

                         беркетелә.

                         2)укучыларның шигырьләре открытка артына

                         язылган.

                        3) Жюри әгъзалары сайлана, аларга  укучыларның    

                         чыгышын бәяләү өчен бланклар таратыла. Аларга    

                         түбәндәге  пунктлар кертелгән:

  1. Исем, фамилия
  2. Сыйныф
  3. Шигырьнең авторы
  4. Шигырьнең исеме
  5. Текстны әйбәт белү
  6. Сәнгатьчә сөйләү
  7. Образга керү (жест, хәрәкәт, мимика)
  8. Эмоциональлек

4) музыкаль бизәлеш (курай тавышы)

5) Барлык катнашучыларга да шигырь китаплары бирелә.

БӘЙГЕ БАРЫШЫ

Моңлы курай тавышы яңгырый.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле шигырь сөючеләр, кадерле  катнашучылар һәм бәйгебез кунаклары! Без сезне шигърият бакчасында сәламнәргә шатбыз!

Сезнең, кайчан да булса, тезелешеп очкан кыр казларына карап сокланганыгыз,шулар биеклегенә күтәрелергә теләп ашкынганыгыз бармы икән?.. Әгәр булса – сез шагыйрь!

Тезелешеп очкан кошлар зәңгәр күккә ак канатлары белән шигырь язып

китәләр.Язларын алар үз шигырь-җырларын җиргә чәчәк итеп сибәләр.Хәтерләгәнегез бардыр:былы яктан беренче кошлар кайта башлауга җирдә чәчәкләр күренә башлый. Ул чәчәкләрнең кайберәүләре  кошлар йөрәгеннән тау битенә, кайберәүләре карурманнарның яшерен яланнарына төшеп кала. Алсу нурларын тирә-юньгә балкытып, һәр үткән болытка яулык болгап калучы гүзәл тау чәчәге, һичшиксез,йөрәкнең шатлыктан мөлдерәп тулуыннан тугандыр. Ә инде урман эченә качып үскән чәчәк берәр бәхетсез кошның йөрәк ярасыннан тамган каннан яралгандыр. Әйе, дөньяда бәхет белән бергә гайгы, мәхәббәт белән бергә нәфрәт, шәфкать белән бергә мәрхәмәтсезлек яши. Ләкин ничек кенә булмасын, кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк. Менә шушы кабатланмас гүзәллек өчен ул җиде диңгез кичеп, җитмеш тауны үтеп, югарыга күтәрелергә әзер. Кешене үзе тапкан матурлык кына сокландыра, үзе ачкан серләр генә гаҗәпләндерә. Ә шагыйрь кеше һәркөнне берәр яңалык, берәр матурлык ачучы.

        Бүгенге кичәдә яңгыраячак шигырьләрнең һәрберсенең үз төсе, үз моңы, үз матурлыгы. Аларның күбесен укучылар үзләре, күңелләренә хуш килерлек итеп, сайлап алып ятладылар. Бәйгедә 1дән алып 11нче сыйныфка кадәр булган укучылар катнашачак. Хәерле сәгатьтә!

        Бәйге булгач, җиңүчеләрне билгеләргә кирәк була. Ә моның өчен безгә жюри әгъзаларын сайлап куярга кирәк. Алар түбәндегеләр:

       Хөрмәтле жюри әгъзалары!

              Үлчәвегез төгәл булсын

              Бу сынаулы көрәштә,

              Гадел була күрегез,

              Дөрес бәя бирегез,

              Теләгебез шул Сезгә!

     Әйдәгез, башта сүзне нәни укучыларыбызга бирик.Аларның   иң яраткан шагыйрьләре Г.Гыйльманов белән Ш.Галиев икән. Бәйгебезне әниләр турында шигырь ача:

        Әни безне тудырган,

        Әни безне үстергән,

        Әни сөте гомерлеккә

        Җитә торган көч биргән.

      Г.Гыйльманов “Үлмә генә, әнием” шигыре яңгырый...

Бәйгебезне Г.Гыйльмановның “Кыз булсам” дигән шигыре дәвам итә...Тиздән бусагадан Яңа ел атлап керер. Шул уңайдан укучылар кышкы табигать, Яңа ел турында да шигырьләр ятладылар. Әйдәгез шуларны тыңлап үтик.

     Г.Гыйльманов. “Уңган суык”

     Г.Гыйльманов. “Суык бабай күчергән”

     Ш.Галиев.”Каты салкын”

     Ш.Галиев. “Һай, тешем”

 Башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы шуның белән тәмам. Алдагы сыйныф укучыларының  чыгышына күчкәнче, тамашачылар игътибарына бер уен тәкъдим итәбез. Бу уен “Танып бел” дип атала. Сезгә төрле шигырьләрдән һәм тезмә әсәрләрдән өзекләр укыйм, ә сез аларның авторын я әсәрнең исемен әйтәсез. Һәрбер дөрес җавап өчен мин сезгә “йолдызчык”лар таратам. Кем иң күп “йолдызчык” җыя, шул җиңүче була.      

Өзекләр:

  1. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

     Карт бабайларның моны күрсәң, бөтен сауләтләре

     Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:

     Ах!-дисең,без ник болай соң?

      Без дә хакның бәндәсе.(Г.Тукай “Шүрәле”)

  1. Әни мин уйнаганда

Көчек күрдем урамда.

          Әни, ул туңган иде,

          Урамда кунган иде,

          Әни, салкын яңгыр астында

          Ул бик күшеккән иде.

          Ул бик ачыккан иде.

          Ул бик талчыккан иде.(Р.Миннуллин”Әни,мин көчек күрдем”)

3.   Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт,

      Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт,

      Барлык кардәшләрен кылыр сиңа хөрмәт,-

      Унбере дә сиңа хезмәт итәр имди. (К.Гали “Кыйссаи Йосыф”)

4.    Юлбасарлар таптый җиребезне

  Ватан сугышына мин китәм.

  Менә -балам, син әнкәсе аның,

  Балабызны тотып ант итәм!   (Ф.Кәрим”Ант”)

5.    -Әй, ханиям, ханиям,

Тугыңа кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Синең белән дан булды,

Кичә син дә чал булдың

Бүген ул да чал булды.   (“Идегәй”)

 6. Ул бер үзе сугышты

     Унбиш укчыга каршы.

     Чигенмәде, тик таңда

    Яраланды кул башыю  (М.Җәлил.”Кызыл ромашка”)

7. Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мосафир бабай бездә хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде.Бөтенләй ялгыз иде.Шуның өчен кызганып яшь түгүче булмады.

     Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырып алды да, миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.  (Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”)

(Нәтиҗә чыгарыла)

Алып баручы: Р. Миннуллин – балалар психологиясен тирән белүче шагыйрьләрнең берсе. 5 нче сыйныф укучыларының аның шигырьләрен сайлап алуы очраклы хәл түгел. Дәресләрдә шагыйрь иҗатын алар җентекләп өйрәнәләр. Моны алар аны хәзер үзләре расларлар.

Р.Миннуллин.”Балачак бәйрәме”

                         “Бутаган”

                         “ Энекәш кирәк миңа”

                          “Сабантуй”

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,балалар күбрәк кем булырга хыялланалар?.. Әлбәттә, косманавт. Ә Ш. Галиев моның турында нәрсә уйлый икән? Тыңлап карыйк әле.

Ш.Галиев “Косманавт булабыз дип”

Безнең 6 нчы сыйныф укучылары Ф. Яруллинны яраталар икән. Чыннан да, һәрбер кеше Ф.Яруллин поэзиясендә үзенә якын булган хисләр һәм вакыйгалар белән очраша.

      Ф.Яруллин “Әллә кече, әллә зур”

                           “Суык төсе”

                           “Өйдә калам”

Шигъри бәйләмнең бер тәлгәшен Муса Җәлил шигырләре тәшкил итә. Алар “Моабит дәфтәрләре” циклыннан алынган. Әйдәгез, тыңлап үтик.

                     М.Җәлил “Ышанма”

                                       “Ана бәйрәме”

Бай тарихлы, бик борынгы, шул ук вакытта бик яшь тә ул безнең башкалабыз Казан. Аның турындагы шигырьләрне дә укучылар читләтеп үтмәделәр.

      М.Хөсәен “Яңа Казан”

      М.Кәрим “Казан”

                          Туган Илкәй...

                          Бу исемдә язгы таңнар,

                          Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

                          Бу исемдә киләчәгем, бәхетем минем

                          Мәңге, яшә, мәңге яшә, и Туган илем!

Туган як темасын бер генә шагыйрь дә ят итми. Сибгат Хәким иҗатында ул аерым бер урын алып тора.

       С.Хәким “Татарстан минем республикам”... 

Урта сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын тәмамладылар. Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Бу юлы инде сезгә әдипләрне портретлары буенча танып  исемнәрен атарга кирәк. (Ш. Галиев,  И. Юзиев,  Р. Харис, Н. Фәттах,  Р. Фәйзуллин,  Р. Миннуллин,  К. Гали, Ф. Кәрим, М.Җәлил ...портретлары күрсәтелә), нәтиҗәләр ясала.

Шигърият бәйрәмен  Тукай шигырьләреннән башка үткәрү мөмкин түгел. Югары сыйныф укучыларының чыгышын шагыйрьнең “Җәйге таң хатирәсе” белән башлап җибәрәбез.

      Г.Тукай “Бер татар шагыйренең сүзләре”

      Г.Тукай  “Китап”

                           Төнемне көн иттең,

                           Көнемне төн иттең.

                           Яндырдың, көл иттең.

Ничек уйлыйсыз,бу шигырь юллары нәрсә турында? Әйе, дөрес, иң гүзәл мәхәббәт хисе турында. Бу темага мөрәҗәгать итмәгән каләм иясе юктыр. Ләкин һәркем аны үзенчә аңлый,үзенчә кичерә. Ә Фәйрүзә Мөслимова сөю турында нинди фикердә икән?

      Ф.Мөслимова “Син түгел”

                              “”Язар идем”

      Р.Гаташ. “Роль биргәннәр”

Шигырьләр иҗат итүе дә, тормышы да батырлык үрнәге булган Ф.Яруллинның берничә шигырен тыңлап үтик.

      Ф.Яруллин “Бер сүз эзлим”

                          “Ак чәчәк”

                          “Җыр калдырыйк”

    Әгәр бүгенге кичәдә Хәсән Туфан шигырьләре яңгырамаса, бәйрәмебез  тулы булмас иде. Туфан – күкнең зәңгәрлегенә,җирнең җылылыгына, кешенең олылыгына сокланып туймаган шагыйрь.Шуңа күрә кичәбезне Туфан шигырьләре белән тәмамлыйбыз.(чыгышлар тыңланыла)

                             Кемнәр сөйми икән шигъриятне,

                             Шигъриятне һәркем ярата.

                             Шигырь бит ул якты кояш кебек

                             Иҗат нурын илгә тарата.

                           Мин дә гашыйк гүзәл шигърияткә

                           Яратамын сабый чагымнан.

                           Бүген дә әле Тукай иҗатыннан

                           Ялкын алып балкып кабынам.

      Чыннан да, шигърият дигән серле жанр беркемне дә битараф калдырмый, җанны эретә, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтү сәләтенә ия. Барыгыз да тырышып шигырьләр укыдыгыз. Кем белә, бәлки, сезнең арагызда киләчәктә шигърият күгендә якты йолдыз булып янарлык яшь талантлар да бардыр.

                            Бер йөрәккә барып тоташалар

                            Татар каны аккан тамырлар.

                            Киләчәкнең Тукайлары, Галимҗаннары

                            Шушы гимназиядә белем алырлар.

     Амин, шулай булсын, дип югары нотада бәйрәмебезне тәмамлыйбыз, сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. (Җиңүчеләргә бүләкләр таратыла)

    Кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!



Предварительный просмотр:

                 

          Аккош җыры кебек моңлы булсын

      Яшәгәнең, бала бакканың...

                     (Гаилә бәйрәме)

                          Гомер кыска,

                                       Әйтерсең лә тормыш

                                                           Кошлар кебек оча,

                      Калышмый.

 Аккошлар да моңлы итеп җырлый

                                                   Җылы якка очып барышлый.

Гомерләрдән иң-иң кыска ни бар?

                                                     Бармы шуны уйлап бакканың?

Аккош җыры кебек моңлы булсын

                  Яшәгәнең,

                                    Бала бакканың.

                                                                             (М.Гыймазетдинов)

Исәнмесез, хөрмәтле мөгаллимнәр, кадерле кунаклар, яраткан укучыларым! Дәресебезне гомер, гаилә, яшәеш, мәхәббәт турындагы шигъри юллар белән башлап китүем тикмәгә генә түгел. Гомеребезнең чишмә башы гаиләгә барып тоташа. Бүгенге кичәбездә татар гаиләсе, аның тәрбия нигезләре турында сөйләшербез. Тәрбияле, инсафлы, милли җанлы татар балаларын ничек тәрбияләргә - шул сорауларга җавап табарга тырышырбыз.

 Сорауларга күчкәнче, кунакларыбыз белән танышыйк:

   Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТР халык язучысы Нурихан  ага Фәттахның  тормыш иптәше – медицина фәннәре кандидаты, ТР Атказанган табибәсе - Руфина ханым Фәттахова;

Нурихан аганың кызы – “Татарстан яшьләре” газетасы журналисты -Чулпан ханым Камалова;

Нурихан аганың оныклары – Шамил (10 нчы сыйныф укучысы) һәм    Зөләйха(8 нче сыйныф укучысы)

Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Минемчә, кешенең иң зур бәхете дә - гаилә. Хезмәттәге уңышлар да, дәрәҗә дә, байлык та аны алмаштыра алмый.

     Укучылар, әйтегез әле, гаилә тормышында иң мөһиме нәрсә?

(укучылар фикере тыңланыла)

Сез дөрес әйттегез, гаиләдә татулык та, мәхәббәт тә, балалар да, бер-береңне аңлау да, сабырлык та мөһим. Тормышка, яшәешкә һәркемнең үз карашы, үз мөнәсәбәте. Мәхәббәтнең зурлыгын, көчен һәркем үз үлчәве белән үлчи. Руфина апа, менә Сез Нурихан ага белән 43 ел матур гомер кичергәнсез, ике бала – Алмаз абый белән Чулпан апаны үстереп, олы тормыш юлына аяк бастыргансыз. Ата - ана һөнәре – балага мирас, диләр.Улыгыз Алмаз Сезнең юлдан киткән, Чулпан апа әтисе юлын сайлаган. Сез күпләр өчен үрнәк, гаилә тормышыгыз шул ук вакытта сер булып та кала бирә. Бүген менә шул йөрәк серләрен, тәрбия асылын сүтеп, безгә җиткермәссезме икән?

- Сезнеңчә ничек, тату булып яшәүнең төп шарты нәрсәдә?

- Чын татар гаиләсенә хас булган асыл кыйммәтләрне балаларыгызга, оныкларыгызга ничек тапшырдыгыз? Аның төгәл рецепты бармы?

   - Нурихан ага кебек күренекле шәхеснең гомер юлдашы булу җиңелме? Язучы хатыны булу үзе бер сәнгатьтер ул…

   -  Талантлы шәхесләр икенең берен сайлый: я иҗат, я гаилә. Нурихан ага кайсына өстенлек бирә иде?

  • Иҗат кешесен аңлый белү кирәк. Бер-береңә юл бирмәү, аңламау гаиләләрнең таркалуына китерә. Сезнең мисалда ул киресенчә. Зур күләмле әсәрләр язучы Нурихан аганың иҗат газапларын Сез дә бүлешкәнсез. Берәр әсәрнең язылу тарихы белән белән таныштырып китә алмассызмы?
  • Быел октябрь аенда Нурихан аганың тууына 80 ел була. Юбилейга әзерлек ничек? Әдип турында истәлекләр тупланмасы төзергә исәбегездә юкмы?

                (Руфина ханымның укучылар соравына җаваплар бирүе)

- Чулпан апа, Сезгә дә берәр сорау бирәсем килә: “Тәкъдир бәллүр түгел, үтә күренми” диләр.Тормыш көтелмәгән җирдән төрле авырлыклар биреп сыный. Сез шушы сынауларда чыныгу алган кеше. Безнең гимназиядә   412 укучы укый. Һәркайсы уч төбендәге кебек күренә. Сезнең ике алтын бөртегегез дә бездә белем ала. Шамил белән Зөләйха үзләренең рухи дөньяларының киңлеге, карашлары белән башкалардан аерылып торалар. Саф татарча әдәби телдә сөйләшүләренә басым ясавым түгел, ә киң эрудицияле, эчке культуралы алар. Замана баласын бүгенге көндә тәрбияләү бик авыр.

  • Тәрбияле, зыялы бала  ничек тәрбияләнә?

Без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан, дигән Экзюпери. Һәр кеше күңеленең бер почмагында, ул нинди генә җитди булмасын, нәрсә белән генә шөгыльләнмәсен, балачагы яши.

  • Шамил, Зөләйха, балачакның иң күңелле хатирәсен искә төшермәссезме?

Бөек мәгърифәтче Риза Фәхретдин “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” дигән. Тәрбия иң элек гаиләдә салына. Укучыларның иншалары белән танышкач, шуны аңладым: татар гаиләсендә тәрбиянең башында әниләр тора. Әдиатуллина Диана болай яза: (иншадан өзек уку)

Дианага соравым:

- Яшәешебезгә эчкечелек, хәрам, зина кылу, никахсыз тору кебек кыргый афәтләр үтеп керде. Киләчәк татар гаиләсен ничек күзаллыйсың?  Ул нинди булырга тиеш?

  • Ә  Сезнеңчә, укучылар, нинди булырга тиеш соң ул татар гаиләсе?

Әйе, милләтнең киләчәге әниләр кулында. Бүгенге очрашуда өч буын вәкилләренең катнашуы кызыклы дип уйлыйм.

- Руфина апа, чын татар гаиләсе нинди  һәм киләчәктә нинди булырга тиеш?

- Чулпан апа, ничек уйлый?

“Бер генә милләт тә ипи кисәге җитмәгәннән үлеп бетмәгән, ә бәлки телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен югалтканга юкка чыккан”, дип яза Достоевский. Татар гаиләсе булып калыр өчен Татарстанда, татар авылында яшәү мәҗбүри түгел. Татар кеше чит кыйтгада да милли рухын сүндерми, телен, гореф-гадәтләрен саклап татар булып кала ала.

 Бәхетле гаилә төзү һәр кешенең үз кулында. Иң мөһиме – намуска тугры калып, үзең үрнәк булып, тел мохитен саклап,  хезмәт тәрбиясе алып яшәү. Күргәнебезчә, гаилә тәрбиясенең төгәл рецепты юк.

Бүгенге очрашуга килгәне өчен Руфина апага, Чулпан ханыма олы рәхмәтебезне белдерәсе килә.

 1нче укучы: Татар гаиләсен бербөтен итеп җыеп, шатлык-сөенечләрне уртаклашып, киңәш-табыш бирә торган урын бар, ул – табын. Чәйләрегезнең тәмле, шифалы булуын телибез. (чәй сервизы бүләк итү)

 2 нче укучы: Халкыбызның баллы, татлы чәкчәген дә бүләк итәсебез килә. Чәкчәк ул баллы вак бавырсаклардан тора. Гаиләдәге кешеләр дә шулай.  Баллы телле, бердәм булыйк.

Шамил белән Зөләйхага сүз бирелә.(чәчәк бүләк итү)

Гаилә - бәхет ачкычы:

Ир – беләк, хатын – терәк.

Тату гаиләләрдә һәрчак

Ачык йөз, тыныч йөрәк.

Алтын баганаларыбыз булган әти-әниләребезгә, әби –бабаларыбызга мәрхәмәтле булыйк. Бәхет һәркайсыбызның үз кулында. Үрнәк гаиләле булып яшәргә язсын. Очрашуда катнашканыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм.                     Дөньяларда яшәү рәхәт,

          Туганнар бергә булса.

           Гаилә учагы һәрвакыт

             Безне җылытып торса.

          Шатлансын әти - әни,

           Дәвамчыларын күреп.

               Яшик әле тормышларны                                                 

          Гөлчәчәкләргә күмеп.

 

 Сурәтләрдә калган мизгел...