7. Татар әдәбияты дәресләре өчен презентацияләр

Абдуллина Рамиля Агзамовна

Әлеге презентацияне татар әдәбияты дәресләрендә файдаланырга мөмкин. 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Йосыф Баласагунлы . « Котадгу белек» « Бәхет турында белем » Гарәп -уйгур язуындагы кулъязмалары бар. -лиро-эпик әсәр -ике строфалы. -гадел патша идеясе уздырыла. -белемлелек-наданлык антитезага куела. Әхмәт Йүгнәки Әхмәд Ясәви Сөләйман Бакырганый -шагыйрьләр -Урта Азиядә яшәгәннәр. -дини-суфичыл -дөнья барлыкка килүне, кеше яшәвен Алла белән бәйлиләр. -үгет-нәсыйхәт -фани дөнья белән бакый дөнья антитезага куела. -бу дөнья вакытлыча. -теге дөнья- мәңгелек.

Слайд 2

Болгар-Хазәр чоры әдәбияты - IX-XIII гасырның 1нче чиреге. Чорның күренекле әсәре: Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре Ул шигъри поэма. Бик күп вариантлары бар. Коръәннең 12 сүрәсе. 18 гасыр шагыйре Утыз-Имәни поэманы эшкәртә, халык теленә якынайта. Йосыф-Зөләйха мәхәббәте Йосыф-әтисе Ягъкуб мәхәббәте Алтын Урда әдәбияты XIII гасырның уртасы- XV гасыр уртасына кадәр -ярлыклар -каберташ язмалары -фән Сүзлекләр -сәяхәтнамәләр -суфичылык көчле Котбның “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы Харәзминең “Мәхәббәтнамә” поэмасы -Сәйф Сараи “Сөһәйл вә Гөлдерсен”, “Гөлстан бит-төрки” әсәрләре

Слайд 3

Казан ханлыгы чоры әдәбияты XV гасыр уртасы- XVI гасыр уртасына кадәр Күренекле шагыйрь – Мөхәммәдьяр. Аның “Төхвәи мәрдан” (егетләр бүләге), “Нуры содур” (Күңелләр нуры”), “Нәсыйхәт” шигыре билгеле. -гуманистик идея -гадел хөкемдар


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Алтын Урда әдәбияты Дәүләт 1242-43 елларда оеша. Төп халкы – төркиләр, угро-финнар, Кавказ халыклары, славяннар Төп сәяси һәм хәрби көч – татарлар Аралашу теле – татар теле, шуңа күрә татар атамасы киң чагылыш таба. Шәһәрләре – Хаҗитархан, Сарытау, Камышлы, Болгар, Казан, Үргәнеч, Гөлестан, Сарай, Кафа (Феодосия)

Слайд 3

Алтын Урда чоры әдәбияты истәлекләре 1. Ярлыклар (указ, приказ, грамота) Туктамыш хан ярлыгы, Тимер Котлыг ярлыгы 2. Каберташ язмалары 3.Фән ( галим Котбеддин Рази, философ Тәфтәзани, табиб Ибне Нәҗам, астроном Камледдин Төркмәни) 4.Сәяхәтнамәләр (Плано Карпини, Вильям Рубрук, Марко Поло, Ибне Батута сәяхәтчеләр Алтын Урда турында язып калдыралар) 5.Сүзлекләр . Ике, өч телле сүзлекләр төзелә. ”Кодекс-куманикус”( 1303) - латинча- фарсыча –команча сүзлек. Коман дип кыпчакларны(половец) әйткәннәр.

Слайд 4

Хас сыйфатлар: Жанр төрлелеге (хикәя, дастан, шигъри роман, мәсәл, поэма) Поэзия дә, проза да үсә. Нәзыйрә формасында язалар. Бу охшатып язу дип атала. Суфыйчылык хас.

Слайд 5

Суфыйчылык – шәрык телләрендә суфый “акыллы кеше”, “изге” мәгънәсендә йөри. Кеше үз-үзен рухи яктан камилләштерү юлы белән Аллага якынаюы.Ул дини карашлар җыелмасы. Аларга пассивлык хас. Илаһи мәхәббәтне мактыйлар, ялгызлыкны яраталар, төшенкелеккә биреләләр. Юмартлык, гаделлекне идеаллаштыралар. Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Камал. Утыз Имәни, Шәмседдин Зәки иҗатларында суфыйчылык бар.

Слайд 6

Русча мәгълүмат : Корень " суфи " имеет значение "чистый". Оно соответствует сути суфийского учения и духовному облику лучших его представителей. Подлинные мастера суфизма, подлинные суфии, действительно чисты от догматизма и фанатизма, свободны от кастовых, вероисповедных, национальных предрассудков. Присущее суфиям сильное стремление к этической чистоте и безупречности способствовало закреплению за ними в арабском мире ещё одного названия — Рыцари Чистоты ( Сахаба-и-Сафа ).

Слайд 7

Алтын Урда шагыйрьләре Рабгузый. Чын исеме Борһанеддин углы Насреддин. “Кыйссасел-әнбия”(Пәйгамбәрләр тарихы”) дигән әсәре бар. Пәйгамбәрләр турында яза. Элек ул мәдрәсләрдә уку китабы булган. Харәзми “Мәхәббәтнамә” поэмасын яза. (намә –китап, хат, әсәр) Котб – иң танылган шагыйрь. “Хөсрәү вә Ширин” поэмасы бар. Поэманың кулъязмасы Парижда саклана. Мәхәббәт поэмасы. Әсәр Алтын Урда ханы Тенибәккә һәм аның хатынына багышланган. Хисам Кятиб – “Җөмҗөмә солтан” поэмасы бар. “кисекбаш” поэмасы- халык авыз иҗаты әсәре Әхмәт Үргәнчи –сукыр шагыйрь. Өч шигыре билгеле. Иң күренекле язучылар – Сәйф Сараи, Мәхмүд Болгари.

Слайд 8

Көнчыгыш рәсемнәре “Хөсрәү вә Ширин” буенча


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

XVII гасыр әдәбияты Руслаштыру сәясәте көчәя. Чукындыру. Керәшен татарларының саны арта. Татар тормышында торгынлык чоры башлана. Суфичылык киң тарала. Бигрәк тә Әхмәт Ясәви, Сөләйман Бакырганый, Өмми Камал әсәрләре укыла. Бәет жанры үсә. “Манара”, “Сөембикә”, “Түкәл бәете”, “Казан алыну” бәетләрендә татар халкының авыр язмышы, олы хәсрәте, зур югалтулары сурәтләнгән. Сәяхәтнамәләр татар әдәбиятында яңа жанр буларак барлыкка киләләр, чөнки төрле илләр белән бәйләнеш көчәя, сәяхәтчеләр күргәннәрен кәгазьгә төшерә барганнар .

Слайд 2

С үзлекләр патша хөкүмәтенең рус булмаган халыклар арасында христиан динен тарату белән бәйле рәвештә барлыкка килә. Христиан динен халыклар арасында үз телләрендә кертү җиңелрәк булыр дип санап, ягъни дини китапларны өйрәнү татарча оештырылса яхшырак булыр дип, патша хөкүмәте татар мәктәпләре ачу, татарча китаплар чыгаруга юнәлеш тота башлый. Рус дәүләтенең халыкара мөнәсәбәтләрендә дә татар телен белү кирәклеге көн кебек ачык, чөнки башка мөселман халыкларын (Урта Азия күздә тотыла, патша хөкүмәте бу турыда хыяллана һәм аны яшереп тә тормый) басып алгач, алар белән идарә итү эшләрен оештырганда да, татар теле алыштыргысыз булачагын аңлый рус хөкүмәте. Рус грамоталары татарча да, русча да языла торган булган, тылмачлар да кирәк булган. Бу чорда телара сүзлекләр : татар-рус, гарәп-татар, фарсы-татар, рус-татар сүзлекләре күпләп чыгарылган.

Слайд 3

Бу чорда тарихи мәгълүматларны туплаган җыентыклар чыгаруга да зур әһәмият бирелгән. 1602 елда Касыйм шәһәрендә Кадыйр Галибәк дигән кеше “Гомуми тарихлар” (“Җәмигъ эт-тәварих”) җыентыгын чыгара. Җыентыкны өч өлешкә бүлеп карарга була. Кереш өлешендә автор Борис Годуновны мактый, данлый. Бу үзенә күрә хәйләкәр алым була, китапның башында урыс патшасын мактау аны каршылыксыз бастырып чыгырырга мөмкинлек бирә. Икенче өлешендә автор төрки һәм монгол кабиләләренең тарихы турында язган. Чыңгыз хан турындагы язмаларга да урын бирелгән. Өченче өлештә татар ханнары турында сөйләнә. Монда Идегәй һәм Туктамыш хан турында дастаннар бар .

Слайд 4

“Дәфтәре Чыңгызнамә” җыентыгының авторы билгесез, ләкин ул ватанпәрвәр булырга тиеш, чөнки татар дөньясының бәйсез чорын, рәхәт вакытларын данлаган. Китапта Чыңгыз хан һәм Аксак Тимер турында да дастаннар бар.

Слайд 5

XVII гасырның әдипләргә бик ярлы. Бу чорның төп шагыйрьләре - М. Колый һәм Габди М. Колый – суфый шагыйрь. Ул С. Бакырганыйны һәм Кол Габдины үзенең төп остазлары дип санаган. М. Колый язган әсәрләрен “ хикмәт ” дип атаган. Хикмәт – фәлсәфи-дидактик эчтәлектәге афористик яңгырашлы лирик әсәр. Аның 100 гә якын хикмәте билгеле. Шагыйрьнең соңгы елларда Әгерҗедә табылган ике поэмасы бар: “Береккәннәр сыйфаты” һәм “Хәләл ризык теләүчеләр”.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

XIX гасырның I яртысында әдәбият Әдәбиятка йогынты ясаган иҗтимагый тарихи факторлар : - 1812 елгы Ватан сугышы , - 1825 елгы Декабристлар восстаниесе , гасыр башында ук татарча китаплар басыла башлау , («Азия» типографиясе ) - 1804 елда Казан университеты ачылу .

Слайд 2

Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте формалаша . Мәгърифәтчелек идеологиясе: милләтне агарту , аң-белемле итү , һөнәрле итү , әхлаклы итеп тәрбияләү , уку-укыту системасын үзгәртеп кору.

Слайд 3

Кулъязма китаплар Басма китаплар Хаттатлар –каллиграфия осталары 1800елда типография ачыла. К.Насыйриның бабасы шундый оста була. Беренче татар китабы Петр 1 кушуы буенча 1722 елда Әстерхан типографиясендә басыла. Ул “Манифест” дип атала, Петр1 нең Иранга походка баруын аңлатып языла.

Слайд 4

Бу кем?

Слайд 5

Державин Гавриил Романович (1743-1816) Чыгышы белән татар морзалары нәселеннән. Бәһрәм морза Руська хезмәткә күчә. “Арфа” Чыңла, сазым, моңлы сазым, эчем ялкын! Казаннарда ниләр барын тынмый сүзлә! Үз ягымның җилләре дә җанга якын: Тәмле, татлы туган җирнең төтене дә. (Отечества и дым нам сладок и приятен”)

Слайд 6

Сәгыйть Хәлфин - Казан гимназиясенең татар теле укытучысы. Губернаның баш тылмачы дигән исем бирелә. 1778елда “Татар теле әлифбасы”бастыра.“Татарча-русча сүзлек” төзи. Аның эшен улы Исхак Хәлфин дәвам итә. Ә Исхакның улы Ибраһим Хәлфин (1778–1829) заманында дөньякүләм танылган галим була . Ибраһимның улы Шаһингәрәй Хәлфин Казан дәүләт университетына укырга керә һәм анда иң беренче татар-мөселман студенты була . Университетны тәмамлау белән аны гимназиягә татар теле лекторы буларак чакыралар . Хәлфиннәр нәселендә Шаһингәрәй дүртенче буын педагогы булып урын ала. Бу зур нәселнең хәзерге буыннары да Урта Азиядә , Себердә , Уфада , Санкт-Петербургта фән , мәгариф өлкәсендә эшлиләр .

Слайд 7

Заһир Бигиев У кымышлы , зыялы , талантлы ә дип романнар белән таныла . Ә дипне борчыган мәсьәләәр - кеше , милләт, җә мгыять, яшәеш хакында уйланулар . " Меңнәр яки гүзә л кыз Хәдичә " романында маҗаралы сюжет. Муса Салихов һәм Габденнасыйр - уртак сыйфатлары , ү зенчәлекле яклары . Кыю , ирекле , максатчан һәм фаҗигале образ - Зөләйха . З. Бигиевның татар ә дәбиятына алып килгән яңалыгы : - тормыш-чынбарлыкның ә дәбиятта моңа кадәр сурәтләнмәгән якларын күрсәтүе. - Детектив жанр

Слайд 8

Р еалистик ә дәбиятка нигез салучыларның берсе - Муса Акъегет . К ү п телләр белүче, гаять укымышлы , морзалар нәселеннән чыккан Акъегет милләт язмышы хакында уйлана , киләчәкне, халыкның яхшы тормышка чыгуын гыйлем-мәгърифәт белән бәйләп карый . " Хисамеддин менла " романы . Автор идеалын чагылдырган геройлар , аларга хас сыйфатлар : Промышленник Гайса Зурколаков , гимназист, булачак чиновник Ә бүзәр бәк Дәүләтгилдиев , мулла Хисамеддин һәм м теләнче Мохтарны берләштергән фикер - татарны наданлыктан коткарып , гыйлем-мәгърифәткә ирештерү . Милләтне алга җ ибәрүгә комачау ясый торган надан мулла Бикбулат образы. Мәгърифәтчелекне аерым кешеләр тырышлыгына гына бәйләп калдырмыйча , акча , капиталның да бу эштә әһә миятен күрә ала. Хисамеддин белән Хәнифә мәхәббәте. Хәнифә - авторның әдәбиятка алып килгән яңалыгы, укымышлы , ирекле хатын-кыз образы. Мәгърифәтчелек әдәбиятында романның урыны зур .


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәбият тарихы Әдәби тәнкыйть Әдәбият теориясе Әдәбият – сүз сәнгате Борынгы чордан алып бүгенге көнгә кадәрле хронологик тәртиптә бирелгән әсәрләр тупланмасы Анализлый, аңлата....... Әдәбиятка хас билгеләрне, сыйфатларны өйрәнә

Слайд 2

Иҗат юнәлеше, иҗат агымы, иҗат тибы (методы) (литературные направления, течения, методы)

Слайд 3

Дөнья әдәбиятындагы иҗат типлары: Реализм Романтизм Модернизм Билгеле бер тарихи чорда алар иҗат юнәлешләре рәвешен алалар.

Слайд 4

Классицизм Сентиментализм Реализм Романтизм модернизм агымнар Агым - билгеле бер тарихи чорда яшәгән бер төркем язучы иҗатындагы фәлсәфи фикер, әдәби-эстетик караш, стиль охшашлыгыннан туган бердәмлек. мәгърифәтчелек реализмы тәнкыйди реализм Социалстик реализм реализм иҗат юнәлеше Мисал өчен: Юнәлешләр:

Слайд 5

Реализм иҗат тибы Романтизм иҗат тибы Модернизм иҗат тибы ХХ гасыр башы татар әдәбиятында модернизм агым булып кала. Агымнары: Символизм Импрессионизм Экзистенциализм XIX-XX гасырларда төп иҗат юнәлеше Агымнары: мәгърифәтчелек реализмы тәнкыйди реализм Социалстик реализм XX гасыр башы. хәзерге заман әдәбияты

Слайд 6

МӘГЪРИФӘТЧЕЛЕК РЕАЛИЗМЫ кешене аң-белемгә өндәүче , югары идеалларга хезмәт итәргә чакыручы , җәмгыятьне үзгәртүне гаиләдән башларга кирәклекне раслый торган иҗат агымы М. Акъегет « Хисаметдин менла », З.Бигиев « Меңнәр , яки Гүзәл кыз Хәдичә », Р. Фәхретдинов « Әсма , яки Гамәл вә җәза », Г. Ильяси « Бичара кыз », Г. Исхакый « Кәләпүшче кыз », « Өч хатын берлән тормыш » ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * гыйлемлелек , мәрхәмәтлелек , тәрбияле булуны мактау , геройның әхлакый камиллеген белем алу белән бәйләнештә карау ; * әсәрләргә шартлылыкның хас булуы ; * геройларның уңай һәм тискәрегә кискен аерылуы , гамәлләренең , язмышларының иҗтимагый шартларга бәйле мотивлаштырылган булуы ; * әхлакый , мәгърифәтчелек идеалларының югары күтәрелүе 7 . РЕАЛИЗМ: КЛАССИК РЕАЛИЗМ, ЯҢАРТЫЛТАН РЕАЛИЗМ КЛАССИК РЕАЛИЗМ

Слайд 7

ТӘНКЫЙДИ РЕАЛИЗМ кешене әхлакый камиллеккә өндәүче , башкаларга ярдәмчел булуга чакыра , типик характерларны типик шартларга куя торган иҗат агымы Г. Камал «Банкрот», « Беренче театр», « Безнең шәһәрнең серләре », Ф. Әмирхан « Фәтхулла хәзрәт », Г. Исхакый « Зиндан » ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * тәнкыйть ярдәмендә татар җәмгыятен « йокыдан уятуга », яшәп килүче иске тәртипләрне кире кагуга йөз тоту ; * аерым шәхесне түгел , тирәлекне , җәмгыятьтәге билгеле бер катламнарны тәнкыйтьләүнең алга чыгуы ; * өч принципка нигезләнүе : кеше тирәлектә яши , аның тормышы җәмгыять белән тыгыз бәйләнгән , ул — тарихи чор җимеше ; * гуманистик һәм җәмгыяви идеалларның югары күтәрелүе

Слайд 8

СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ кешене иҗтимагый көрәшкә якынайта , җәмгыять өчен яшәргә өнди торган , социалистик җәмгыять алга куйган идеалларның җиңәчәгенә ышаныч белән сугарылган иҗат агымы Г . Ибраһимов « Тирән тамырлар », Һ . Такташ « Гасырлар һәм минутлар », М. Әмир « Агыйдел », Г. Бәширов « Намус », Г. Ахунов « Хәзинә » ТӨП СЫЙФАТЛАРЫ: * социалистик җәмгыять кануннарын билгеләргә омтылу ; * кешедәге героизм, корбанчылык сыйфатларының югары күтәрелүе , аның язмышын җәмгыять , халык , чор язмышы белән тәңгәллектә карау ; * типик характерларның иҗтимагый көрәш шартларында күрсәтелүе


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Әдәбият теориясе: газәл, гаруз төшенчәләре

Слайд 2

Гаруз - Шигырь системасы. - Гарәп- фарсы телләре аша үтеп кергән. - Урта гасырдан алып ХХ гасырның беренче чирегенә хәтле кулланыла. - ике юллы шигырь. (ул “бәет” термины белән дә йөртелә). Бер строфа тәшкил итә. Гарузда төп үлчәм: Озын һәм кыска иҗекләрнең билгеле бер тәртиптә чиратлашуына нигезләнә.

Слайд 3

Пар ат Җиктереп пар ат , Казанга туп-туры киттем карап ; Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап . Кич иде . Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый ; Искән әкрен җил белән яфрак , агачлар калтырый . Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый , укый ; Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы . Бер заман ачсам күзем , бер төрле яп-ят кыр күрәм ; Аһ , бу нинди айрылу ? Гомремдә бер тапкыр күрәм . Сау бул инде , хуш , бәхил бул , и минем торган җирем , Мин болай , шулай итәм дип , төрле уй корган җирем .

Слайд 4

Эшкә өндәү Габдулла Тукай шигыре . ( Плещеевтан ) Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә , Аһ ! оят , хурлык , түбәнлекләр иренгәннән килә . Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат , Тир белән тапсын ашарын , итсен , әлбәт , иҗтиһад . Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба , « Уйнады » дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә . И сабыйлар ! Эшләгез сез , иң мөкаддәс нәрсә — эш , Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш . Яшьлегеңдә күп тырышсаң , эшкә бирсәң чын күңел , Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел . Иҗтиһад — тырышлык .

Слайд 5

Гаруз белән бүген дә шигырьләр язалар. Бигрәк тә ГАЗӘЛ жанрында . Газәл - Лирик жанр. - мәхәббәт шигыре. - Гадәттә ир-атлар язалар. - Ул Көнчыгыш әдәбиятында киң таралган. - VII нче гасырда гарәп дөньясында барлыкка килә. Газәлнең исеме булмый. Автор үзен ахыргы яки алдагы строфада исем яки псевдоним формасында әйтә.

Слайд 6

ЗӘЙТҮНӘ МӘУЛҮДОВА -РӘСУЛЕВАГА ГАЗӘЛ-ХАТ Рәдиф ГАТАШ Зәйтүнә ханым ! Сезгә бу — сезгә , Зәйтүнә ханым . Гасыр ахырыннан хат барсын — тагын мәдхия яздым . Тукайга сез биргән илһам чаткысы төште безгә — Кабындым , сезне яд итеп , ихластан уйный сазым ! Гүзәллеккә табынмаган — кайчан,йә , кайсы шагыйрь ? Сезне данларга телемдә энҗе-сүз әллә аз? — дим ... Байрон, Пушкиннар яр сөйсә — шул хакта күпме роман! Сезнең хакта да, ахрысы,бер матур әсәр лазем ?! Сөенерме рухыгыз тик — борчыйсыз , димәссез бит? Мин горур : татарча хисем,Тукайча газәл яздым ! Халкым күңелендә бергә сез —Тукай һәм аның яры... Моннан да зур милли тәхет —бармы, Зәйтүнә ханым ?!

Слайд 7

Мөхәммәт Мирза ( бүгенге татар шигъриятендә газәлләр язучы )


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

“ Уйна әле” хикәясенә технологик карта

Слайд 2

жанры хикәя Авторы Марсель Галиев Нинди тарихи вакыйгага нигезләнгән? Бөек Ватан сугыше белән бәйле вакыйгалар Темасы Үз юлын тапкан көчле рухлы кеше турында Төп сюжет сызыгы Михаил Нагимовичның тормышы Төп герой Ул нинди? Ярдәмче образлар Аталучы образлар Төенләнеш проблема әйбер образлары Ясалма образ Җыр (“Әллүки” җыры) Әдәби алымнар Идея Миндә туган хисләр

Слайд 3

Ретроспекция алымы- әдәби әсәрдә үткәнне искә төшереп сурәтләү алымы