“Ап-ак кышта ак чәчәкләр оча, Җиргә төшә, мең кат куанып...” ( Һади Такташның “Ак чәчәкләр ява”шигырен өйрәнү)
план-конспект занятия (5 класс)

Абдуллина Рамиля Агзамовна

                       Ак урамнар буйлап киләм

                      Ак бураннар эченнән.

                      Гомеремдә әнә шулай

                      Күпме буран кичелгән.

                      Бураннарга буйсынам мин...

                      Буйсындыра да алам.

                      Торган саен якыная

                      Бураннар белән арам.

                      Бик риза мин язмышыма

                      Бураннар язганына.

                      Ак бураннар белән барам

                      Мин якты язларыма.

     Исәнмесез, кадерле укучыларым, килгән кунакларыбыз!

     Бүгенге дәресебезне шигъри юллар белән башлавым тикмәгә генә түгел. Табигатьтә ак кыш хакимлек итә. Ак могҗиза. Аклык. Пакьлек... Дәресебездә дә табигатьнең бар нечкәлеген, нәфис бизәкләрен күреп, тоеп, шигъри рәсем иҗат итүче, татар әдәбиятында табигать җырчысы, матурлык җырчысы буларак танылган Һади Такташның “Ак чәчәкләр ява” шигырен анализларбыз.

    Шагыйрь булып булмый, шагыйрь булып туалар, диләр. Бу фикердә чыннан да дөреслек бар. Тамбов урманнарының гүзәл табигате, Сыркыды авылынның ал таңнары, Парча елгасының серле ашкынлыгы Такташка шагыйранә тәэсир иткән, нечкә-нәфис күңелле шагыйрь итеп үстергән. Аклык дөньясына алып кереп киткән “Ак чәчәкләр ява” шигыре белән , әйдәгез, якыннанрак танышыйк. (Китапларны ачабыз) Логик басымнарны, паузаларны куеп барабыз.(Укытучы укый)

  1. укучыдан шигырьне бүлеп  укыту

   -Шигырь матурмы?

( матур...)

    - Укуга күзгә нәрсә ташлана?

(Тышта кар ява. Салкын.Дүрт кеше күзлегеннән табигатькә бәя бирелә.)

  • Шигырьне ничә өлешкә бүлә алыр идек һәм ниндиләргә?

(  4 өлешкә: “УЛ”, “БЕРӘҮ”, “АЛАР”, “МИН”)              

   -Өлешләргә берәм-берәм анализ ясыйк. Беренче кисәкне кычкырып укыйбыз:   

      Ул

Эретеп туңган тәрәзәне,

Моштым гына карый урамга,

Ак чәчәкләр ява урамда...

-Укучылар, күз алдыгызга нинди картина килеп баса?

(укучылар фикере тыңлана)

Тактада рәсем ачыла.

-“Ул” дигән кешегә бәя бирик.Нинди кеше ул?

(Ул мыштым, димәк куркак, астыртын, салмак кеше. Өеннән  салкынга чыкмый, урамдагы матурлыкны тәрәзәдән бозны эретеп кенә карый. Матурлык аңа шул көенчә дә күренә.)

-Бу өлештә нинди хис бар?

(Курку хисе, чөнки мыштым гына күзәтә)

-Курку хисенең сәбәбе бар, ләкин тасвирланмый. Ә ничек юана?

(Ак чәчәкләр ява урамда...-ди.Матурлыкка –кар явуга карап юана.)

Икенче өлешне укыйбыз.

-“Берәү”гә нинди бәя бирер идек?

(Берәү курыкмыйча урамга чыккан. Салкынга битараф кеше түгел, аны сүгә. Ул матурлыкка карамый, сокланмый. Ул аны салкын булганга ямьсез итеп күрә.

-“Берәү” “Ул”дан нәрсәсе белән аерыла?

        “Берәү”                                                     “Ул”

 матурлыкны күрми, ачулы,                         матурлыкны  күрә

-“Берәү”дигән өлештәге хис бирелешенә бәя бирик әле.

(Ачу хисе, чөнки ачулана, сүгенә.)

  -Хиснең сәбәбе нидә?

(Көн салкын, җил ияреп йөри)

  • Ә ничек юана?

(Ул сүгенеп юана)

Өченче өлешне укыйбыз.(Рәсем ачыла.)

-“Алар “ өлешендә нинди фикер әйтелә? Ни өчен “Җырлый-җырлый” урамга чыгалар?

(Күрәсең, тәрәзәдән матур итеп кар яуганын күргәннәрдер. Кар матур булгач, урам да матур булырга тиеш дип исәпләгәннәр. Әмма чыккач, алданганлыкларын белгәннәр.)

-Димәк, алар беркатлы, ышанучан кешеләр. белән нәрсәсе белән аерылалар?

         “Алар”                                                          “Ул”

 урамга чыкканнар                                          өйдә  утыра

-Ә охшаш яклары бармы?

(Бар, икесе дә матурлыкка ышаналар)

-“Берәү” белән Алар “ның охшаш яклары бармы?

(Икесе дә урамда, аерма шунда: “Берәү”салкынны сүгә, ачуланалар.)

-Өченче өлештә нинди хис?

(Шатлык хисе, чөнки җырлый-җырлый чыгалар)

-Хиснең сәбәбе нидә?

(Алар икәү)

-Юану ничек тасвирлана?

(Матур дип ышаналар да, көн суык була, өйгә кайтып китәләр)

Дүртенче өлешне укыйбыз.(рәсем ачыла)

-Лирик геройның кичерешләре ничек тасвирлана?

(Ул матурлыкны күрә. Дөнья матур, ди, ләкин “тоела” дип басым ясый. Шатлана да, сукрана да.)

-Беренче өлештән нәрсәсе белән аера?

(Тәрәзәдән күргән матурлыкка ышанмый, “тоела” ди)

-“Мин” салкынга ничек карый: шатланамы, сөенәме?

(Салкынны салкын итеп күрә. Аңа риза түгел. Матурлыкны боза , ди. Сүгенә.)

Әйе, сүгенә. “Берәү” дә сүгенә иде. Аңардан нәрсәсе белән аерыла?

         “Берәү”                                                 “Мин”

          ( сүгенә,                                                 ( сүгенә,

 матурлыкны күрми)                                       матурлыкны күрә)

-Охшашлыклары нидә?

(Аларның икесе артыннан да җил ияреп йөри)

-Җил нигә башка кешеләргә иярми?

(Ул салкынны сүккән кешеләргә генә ияреп йөри)

-Беренче кисәк белән охшашлыгы бармы?

(Әйе, икесе дә өйдә утыралар)

-Лирик геройның хисе турында нәрсә әйтә аласыз?

(Шатлана да, сукрана да. Дөнья матур булганга шатлана, матурлыкны бозучы салкынны сүгә)

-Димәк аның хисләре икегә  бүленә.Ә хиснең сәбәбе нидә?

(Салкынлык һәм матурлык)

-Әсәрне дә икегә бүлик әле:

матур чәчәкләр                                              ямьсез салкын

-Димәк, алар арасында каршылык бар, аңлатыйк әле...

(Салкын матурлыкны боза, кешеләр гүзәллекне күрә алмыйлар).

-Матурлыкны сурәтләгән урынарны табып укыйк әле.

 (Дөнья матур.кар матур,ак чәчәкләркебек, ди.Күк матур.Зәңгәр йолдызлы)

- Ямьсезлек, салкынлык турында ничек языла?

(Кышкы салкын(салкынны сүгәләр, аннан качалар.Урамнар кар астында.Буран.Җил ямьсез)

-Кыш кемгә ошый?

(“Ул” дигән кешегә.Калганнарга ошамый)

-Әлеге өлешләрне аерып тора торган образ бар, нәрсә ул?

(Тәрәзә образы.Ул кешеләрнең хисен дә икегә аера)

-Такташ дөнья матур, ди, ләкин тормыш матур дими бит. Димәк, яшәү бигүк матур түгел икән. Лирик герой “Ул” кебек тәрәзәдән карап тора, “Аның” кебек “Ак чәчәкләр ява”,  ди һәм шунда ук “тоела”, ди.

                           Өстәмә мәгълүмат:

                             Укучылар, әлеге әсәр 1929 елда язылган. Бу еллар -                 

                             илебездә шактый авыр, болгавыр еллар: тормыш

                             авырлыгы, ачлык, ялангачлык, наданлык...Артык   

                             сүз сөйләргә ярамаган.Моның өчен эзәрлекләгәннәр,

                              төрмәләргә япканнар, юк иткәннәр. Шигырьдәге  

                             салкынлык -  шул елларның хаксызлыгы, ҖИЛ     

                                образы эзәрлекләүче, ул салкынны салкын диючеләрне   

                              эзәрлекли.

-ИКЕ ӨЛЕШНЕ ИКЕГӘ АЕРЫП ТОРУЧЫ ОБРАЗ БАР, НӘРСӘ УЛ?

(тәрәзә образы.Ул кешеләрнең дә хисен икегә аера)

-Әйдәгез, нәтиҗә чыгарыйк.Кышкы могҗизага кем ничек бәя бирә?

“УЛ”-җылыда утырып, салкын тыштагы матурлыкны    

             күрергә теләүче

“БЕРӘҮ”- тышның салкынын гына күрүче

“АЛАР”-матурлыкка беркатлы ышанучылар

“МИН”-тышта да, өйдә дә матурлыкны күрүче,тоючы

      Ә менә без, укчылар,матурлыкны ничек күрәбез соң? Тын гына агылган музыка астында   “Ап-ак кышта ак чәчәкләр оча, җиргә төшә, мең кат куанып...” темасына дәфтәрләргә фикерләребезне язып китик. (Музыка яңгырый)

Укучылар фикере тыңлана.(Илгә иминлек теләп карлар очсын...)

УКЫТУЧЫ:

       Такташ  кышның матурлыгына дүрт кеше күзлегеннән чыгып бәя бирә. Һәркем дөньяны үзенчә күрә, бәяли. Тышта салкын, ләкин аннан да матурлык эзли ул. Сезнең матурлыкны тоеп язган язмаларыгыз Такташның хыялы, язылмаган шигыре ул.

       Сезгә дә, кадерле балалар, табигать матурлыгын гына түгел, рухи матурлыкны, күңел  матурлыгын , күркәм гамәлләрне  тудыра, күрә һәм саклый белүче милләтебезнең киләчәге булуыгызны теләр идем. Тормыш авыр дип зар еламыйк, ул беркайчан да җиңел булмаган. Матурлык дөньяны коткарыр. Ышаныйк.

      Дәресебезне шигъри тәлгәшләр белән башлаган идем, үзем язган шигырь белән төгәллисем дә килә: ..

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ak_chchklr_dbiyat_drese.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                                       Рамилә Абдуллина,

                                     Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге                                      

                                      17 нче татар гимназиясе укытучысы

   “Ап-ак кышта ак чәчәкләр оча,

         Җиргә төшә, мең кат куанып...”

( Һади Такташның “Ак чәчәкләр ява”шигырен өйрәнү)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ

А.Яхин технологиясе буенча шигырьгә ясалган анализ татар әдәбияты дәресләренә файдалы булыр дип уйлыйм. "Ак чәчәкләр" дәге сурәтләү чаралары, образлар бирелешенә игътибар ителде....

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигыренә анализ.

Һ. Такташның "Иптәшләр" шигырен анализлауга дәрес эшкәртмәсе. 6 нчы сыйныф. Татар төркеме....

Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә. Куанып эшләр өчен нинди һөнәр сайларга?

11 нче сыйныфта Кукмара электр челтәре вәкилләре белән үткәрелгән очрашу үрнәге...

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 6нчы сыйныф.

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү. 1)Һади Таткашның тормышы һәм иҗаты белән танышу;2) Сәнгатьле укуны, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү, шигырьнең рифмасын би...

Һади Такташның тормышы һәм иҗаты. “Иптәшләр” шигырен өйрәнү.

Һади Такташның тормыш юлы белән танышу, “Иптәшләр” шигырен уку....

Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация

laquo;Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары» (Казан, “Мәгариф”, 2010) буенча бу дәрескә бер сәгать вакыт бирелә. Һади Такташның тормышы һәм иҗат юлын, “Мокамай&rdqu...