Һади Такташның "Мокамай" шигырен өйрәнү буенча презентация
презентация к уроку (6 класс) на тему

Хәйбунасова Миләүшә Инзил кызы

«Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары» (Казан, “Мәгариф”, 2010) буенча бу дәрескә бер сәгать вакыт бирелә. Һади Такташның тормышы һәм иҗат юлын, “Мокамай” поэмасының образлар системасы аша эчтәлекне сөйләргә  өйрәнү, поэманың идеясен ачыклау, әсәрнең темасын билгеләү кебек бурычлар куела. Дәрес методик яктан дөрес төзелгән.  Бәләбәй татар гимназиясе базасында үткәрелгән Бәләбәй, Ярмәкәй районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курсларында 2011 нче елның 6 нчы декабрендә ачык дәрес итеп күрсәтелде. Белем күтәрү институтының өлкән укытучысы Сөләймәнов Руслан Флүр улының һәм башка мөгаллимнәрнең югары бәясен алды. ИКТ куллану дәрестә кыска вакыт эчендә күп мәгълүмат белән таныштырырга, белемнәрне тулылландырырга, ишетеп, күреп аңлау мөмкичелекләрен булдырырга ярдәм итә. Укытучы ИКТны һәрдаим куллана. Материаллар, презентация, әдипнең тормышын һәм иҗаты турында  белемнәрне ныгыту уңышлы кулланыла. Тест өстендә эш оста оештырыла. Әсәргә анализ ясаганда материаллар бик уңышлы бирелә. Материаллар укучыларның яшь үзенчәлекләрен искә алып төзелгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon h._taktash._mokamay._prezentatsiya.ppt2.43 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Һади Такташ (1901-1931) Мин яралдым серле моңнарым белән бар дөн ьяны еглатырга. Әйе, миндә көчле Байроннар җаны. Һади Такташ

Слайд 2

Тамбов губернасы. Спас өязе. Сыркыды авылы. (хәзерге Мордва республикасының Тарбеево районы)

Слайд 3

Такташ туган изге йорт.

Слайд 4

Әтисе һәм әнисе

Слайд 5

Такташлар гаиләсендәге 9 баланың 6сы исән-сау үсеп җитә. Һади Такташның апасы Фатыйма Һади Такташның олы абыйсы Хафиз Һади Такташ

Слайд 6

Һади Такташның энесе Габидулла Һади Такташның сеңлесе Хәнифә Һади Такташның сеңлесе Мәрзия

Слайд 7

Һади Такташның балачагы белән бәйле истәлекләр. Менә Һадинең 5-6 яш ь лек чагы. Башка малайлар белән бергә Хәсәннәр бакчасына кереп,кыярларын тунап чыкканнар. Зуррак балалар йөгереп качалар. Хәсән абзый Һадины эләктереп ала. Бер колагыннан тотып, икенчнсе белән балага суккалый,кычкырып тирги. Тавышны ишетеп, Шәмсенисә апа урамга йөгереп чыга: “Хәсән абзый , ни өчен кыйныйсың?”-ди. “Әнә үзе әйтсен”,-дип, Хәсән абзый өенә таба китеп бара. “Улым, ник еламыйсың, ичмасам, еласаң, кыйнаудан туктар иде”,ди әнисе. “Еласам, малайлар ишетерләр дә аннары мине беркайчан да разбуйникка алмаслар”,-дип җавап бирә Һади.Әнисе “разбуйникның” корсагына кысып тоткан күлмәк итәген ачып карый. “И балам, бу нәни генә кыярларны ничек ж әлләми өздең соң, борыннарыннан чәчәкләре дә төшмәгән бит әле!” Шул чагында Һади, малайлар ишетү ихтималын онытып, кычкырып елап җибәрә. “Хәзер нәрсәгә елыйсың инде?”-дип сорый әнисе. “Бик нәниләр бит әле-е-е, хәзер үсәлмиләр бит инде-е-е”,-дип такмаклый Һади.

Слайд 8

Кечкенәдән ул әдәбият укырга һәвәс малай булып үсә. Кулына эләккән беренче китапны, журналны - йотлыгып укып бара. Әнисе Шәмсениса апа, улының омтылышларына куанып, китап алып улын шатландырыр өчен чәченә үреп йөри торган кадерле тәнкәләренә кадәр берәм-берәм сата. Һади кечкенәдән җырлар, такмаклар чыгаруга һәвәс булган. Җиде яшендә чакта ук ул авылдашы- дусты Мокамайның йомырка урлап тотылуы уңае белән такмак чыгара. “Соңга таба авыл җырчысы булып киттем. Минем җырларны әле дә Сыркыуында җырлыйлар бугай” дип искә ала шагыйрь соңыннан. Соңрак, йомышчы малай булып йөргәндә, төрле хуҗаларның каралган керләрен, каралган идәннәрен юып көн утә, Бохара кибетчеләренең хезмәтчесе булып тора. Булачак шагыйрь кешене рухи һәм физик изүне үз күзләре белән күрә. Шуңа да аның: “Мин үткәннәрнең караңгы тарихын белә идем, шуның өчен мин үткәннәргә бунт белән чыктым” ,- дип язуы очраклы түгел.

Слайд 9

Пешлә чоры (1911-1913) -“Күңел җимешләре”исемле кулъязма җыентыгын төзи.

Слайд 10

Һадины Сыркыдыдан 30 километр ераклыктагы Пешлә авылына укытырга озаталар. Үз вакытында якын – тирәдә иң атаклы мәдрәсәләрдән саналган Пешлә мәдрәсәсенә күчеп , Һади анда өч кыш укый. Мәдрәсәдә аз - маз хисап, җәгрәфия, тарих укытыла. Һади Пешләдә укыганада укуда зирәклеге белән нык аерыла, укытучылар аны бик яраталар. Ул чакта чыга торган “Вакыт”, “Йолдыз”, “Ялт-йолт” газеталары һәм ж урналларын, мөгәллимнәрдән эләккән әдәбият китапларын укый. Кышларын Пешләдә укып, җәен авылда эшләп вакытын үткәрә.

Слайд 11

Бохара чоры (1914-1917)

Слайд 12

Үз көнен үзе күрсен дип, атасы аны туганрак тиешле сәүдәгәргә ияртеп Бохарага озата.Ул анда бер байның манафактура кибетендә приказчик ярдәмчесе булып эшли. Аның күңелен матурлык илаһилык күрке - әдәбият үзенә тарта. Бохарада Һади белемен күтәрергә омтыла, телләр өйрәнә, күп укый, спектакльләр куюда катнаша. Түбәндәге әсәрләре монда иҗат ителә: 1.”Газраилләр”(1916) 2.”Караңгы төннәрдә (1916) 3. “Төркстан сахраларында (1917)-беренче шигыре (1918 нче елның 21 нче гыйнваренда “Олуг Төркстан”газетасында басыла)

Слайд 13

Сыркыды чоры (1918)

Слайд 14

-1918 нче елда Такташ Урта Азиядән йөреп кайта, мәктәптә үзенең беренче шигырьләрен укый. Бу хәбәр бөтен авылга тарала. Бу чорда язылган әсәрләре: -“Күктән сөрелгәннәр” балладысы -“Үтерелгән пигамбәр” балладысы

Слайд 15

Оренбург чоры (1919-1920)

Слайд 16

Әдәби эш белән чиксез кызыксыну һәм белемен арттырырга теләве 1919 нчы елның көзендә Оренбургка китәргә мәҗбур итә. Ул “Юксыллар сүзе “ газетасында җаваплы секретарь булып эшкә Оренбургта язылган әсәрләр: 1.”Ачлык патша(1920) 2.”Антым” (1920) 3. “ Айның нурлары арасында (1920) 4.(Җил сөйли..)

Слайд 17

Ташкент чоры (1921-1922)

Слайд 18

Идел –Җаек буйларында хөкем сөргән ачлык аны “ипиле” Ташкентка алып китә. Бу вакытта ул анда университетта әдәбият укыта. “ Белем йорты” журналында җаваплы сәркәтип булып эшли.

Слайд 19

Мәскәү чоры(1922) 1922 нче елны Такташ берничә ай Мәскәүдә яши. Һади Такташ Маяковский шигыр ьләр укуын карарга йөри. Аның кебек үз шигырь ләрен укырга өйрәнә.

Слайд 20

Казан чоры (1922-1931)

Слайд 21

1922 нче елның көзендә ул Татарстанның башкаласы Казанга бөтенләйгә күчеп килә.Казанга килгәч, берникадәр вакыт татар театрында суфлер булып эшли, аннары “Чаян”, “Октябрь яшьләре”, “ Авыл яшьләре” журналында һәм 1926 нчы елның октябреннән 1929 нчы елның мартына кадәр “Азат хатын” жуналы редакциясендә җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1929 нчы елның яңадан “Чаян” журналы редакциясенә кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда эшли.

Слайд 22

Һ. Такташның гаиләсе белән дә танышып үтик. -Һади Такташ тормышында өч Гөлчирә була. Берсе-шагыйрь белән бергә “Азат хатын” ж урналында эшләгән Гөлчирә Гафурова. Икенчесе – Гөлчирә Хәмзина – шагыйрнең беренче хатыны, өченчесе – Гөлчирә Мансурова – шагыйрнең икенче хатыны.

Слайд 23

Такташ гаиләсе. Беренче хатыны Гөлчирә Хәмзина белән.

Слайд 24

Улы Рафаил

Слайд 25

Икенче хатыны Гөлчирә һәм улы Аван.

Слайд 26

Такташ уллары: Рафаил -дәрәҗәле академик, профессор, сәнгать белгече. Ташкента яши. Ике югары уку йорты тәмамлаган. Байтак кына милләт рәссамнарының иҗаты турында монографиялар язган. Үзе өчен шигырьләр дә иҗат иткән. Аван – фотога тәшерү белән мавыккан. Озак еллар гәзитнең урыннарда йөречү фотографы булып эшли. Такташның өч оныгы бар: Искәндәр-укытучы, Йолдыз-табиб-хирург, Гузәл-журналист.

Слайд 27

Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә вакытсыз вафат була. Аның гәүдәсе Казан шәһәренең М.Горький исемендәге Үзәк ял паркы янында туганнар каберлегендә җирләнгән.

Слайд 28

Һади Такташның 100 еллыгына чыккан истәлекләр китабы

Слайд 30

Һади Такташ. “ Мокамай” поэмасы.

Слайд 31

1. Поэманы укып чыгу. 2. Язылу тарихын ачыклау. 3. Әсәрнең темасын билгеләү. 4. Поэманың идеясен ачыклау. 5. Әсәрнең төп героен күрсәтү. 6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы аша эчтәлекне сөйләү.

Слайд 32

1. Поэманы укып чыгу. Сүзлек өстендә эш. табан — таба менәлмәдең — менә алмадың йолу — коткару, аралау, саклап калу асылып — асылынып күрәлдем - күрә алдым

Слайд 33

2. Язылу тарихы. Сәнгатьле уку. 99 нчы бит, 2 нче абза ц.

Слайд 34

Сәнгат ь ле уку. 100 нче бит, 2нче абза ц.

Слайд 35

3. Әсәрнең темасы Тема – чикләп алынып, әсәрнең нигезенә салынган вакыйгалар һәм күренешләр берлеге, бөтенлеге. Поэма н әрсә турында?

Слайд 36

4. Поэмаың идеясе Идея – тема куйган мәс ъ әләнең,сорауның җавабы ул. Автор нәрсә әйтергә тели?

Слайд 37

“ Мокамай” поэмасында дуслыкка тугрылык идеясе яңгырый.

Слайд 38

5. Әсәрдәге геройларны һәм образларны системалаштыру. Моделен төзү. Лирик герой Мокамай кичерешләре портреты сыйфатлары кичерешләре портреты сыйфатлары Икеләнә, дулкынлана, борчыла, үкенә. Мокамайны аклауны бурычы итеп куя, аңа ант итә, туган җирен ярата, бала чагын сагына тасвирланмый Кара чәчле, коңгырт кара күзле, кәкре аяклы дустым, җанкисәгем, бәг ъ рем Сары чәчле Нечкә күңелле, үзен җаваплы итеп тоя; әйтерсең авылдашларының мәрхәмәтсезлеге өчен гафу үтенә Яшәргә хаклы булуы; яшәргә теләү, оста булуы, яхшы күңелле, эш сөя

Слайд 39

Төп геройны билгеләгез Әсәрнең исеме “Мокамай” булса да, актив кичерешләре, аңлаешлы эш-гамәлләре белән (хат яза, ант итә; мөнәсәбәтен белдерә, бәяли, үзе сөйли) төп рол ь не лири к герой уйный.

Слайд 40

6. “Мокамай” әсәрендә образлар системасы.

Слайд 41

Образлар мәг ъ нәләре Тамбов урманнары: усак яфраклары; ак каеннар, карт имәннәр, камыш сабаклары Туган җир Әкияттәге ике бала Ак каен Талчыбык ашау Кәсеп, һәлакәт, канлы пычак Хат Ант Чабаталар Балачак дөн ь ясына һәм үзләре танышып йөргән җирләргә үзләрен хуҗа итеп тою; ирек, хөрлек, эчкерсезлек Тормыш юлы; лирик герой белән Мокамайның капма-каршы язмышларының гәүдәләнеше Балачакта гафу ителә торган “гөнаһларның” җәзасын алу Ниндидер фаҗига булуга ишарә; шул фаҗиганең шаһитләре Лирик герой бары тик Мокамай белән генә сөйләшә; аның өчен иң әһәмиятлесе – Мокамай белән аңлашу Лирик герой Мокамай яклы, аны аклый; аңа һәм балачакка, дуслыкка тугры Ярлылык символы; шул ук вакытта эш сөю, осталыкның да гәүдәләнеше

Слайд 42

Ихтыяҗларның, карашларның, фикерләрнең уртаклыгы, үзара рухи якынлык, бер-береңне ихтирам итү хисләренә нигезләнгән мөнәсәбәт.

Слайд 43

Халыклар дуслыгы, Сәяси дуслык, Дәүләтләр арасындагы дуслык, Төрле милләт кешеләре арасындагы дуслык һ.б.

Слайд 44

Дусты күп кеше дала кебек киң, дусты юк кеше уч төбе генә. Дусы күпне яу алмый. Урманда куш тирәк, дөньяда дус кирәк. Дустың үзеңнән яхшырак булсын. Дустың үпкәләсә, дошман куаныр. Дуслык ашаганда беленми, эшләгәндә беленә. Дустын сакламаган дошманга эләгер. Иске дусның берсе – яңа дусның йөзеге. Дуслык – акчадан кыйммәтрәк. Яңа дуслар тап, искесен ташлама. Дуслар эзләмәгән кеше үзенә үзе дошман.

Слайд 45

Биек тау башындагы бер алачыкта көтүче яшәгән. Бервакыт яңгырлы бер төндә өч кеше аның ишеген шакыган. Минем өем бик бәләкәй, берегез генә керегез. Сез кемнәр соң? – дип сораган көтүче. Без – Дуслык, Бәхет һәм Байлык. Иң башлап кайсыбыз керүен үзең хәл ит...

Слайд 46

Дуслар кирәк. Әби белән бабай әйтә: “ Имин булсын еллар, - ди, - Чын дусларча аралашсын Җир шарында илләр”, - ди. Дусар булса, авыр түгел Егылгач та торырга. Дуслар белән генә мөмкин Яхшы тормыш корырга. Дуслар кирәк шул безгә дә Өйдә, мәктәптә, тышта... Кадерен белик дусларның. Үпкәләтмик ялгыш та. Римма Шәехова.

Слайд 47

Синквейн: темасы – Дуслык. 1. 1 исем (кем? Нәрсә? Соравына җавап биргән 1 сүз) 2. 3 сыйфат (нинди? Кайсы? Сорауларына җавап биргән 3 сүз) 3. Фигыл ь ләр (нишли? нишләде? нишләгән? Һ.б. Сорауларына җавап биргән сүзләр) 4. 1 җөмлә белән үз мөнәсәбәтегезне белдерегез

Слайд 48

Һади Такташ иҗаты буенча тест

Слайд 49

1.Һ.Такташ ничәнче елда туа? а)1901; б)1902; в)1903.

Слайд 50

2.Ул кайсы авыл малае? а)Кызыл ъ яр; б)Сыркыды; в)Иске Кармәт.

Слайд 51

3.Ул укырга- язарга кемнән өйрәнә? а)әбисеннән; б)апасыннан; в)әнисеннән.

Слайд 52

4.Үсә төшкәч,аны кайсы авыл мәдрәсәсенә укырга бирәләр? а)Кушлавыч; б) Пешлә; в)Кармәт.

Слайд 53

5.1919 елның көзендә кая китә? а)Казанга; б)Уфага; в)Оренбургка.

Слайд 54

6. “Юксыллар сүзе” газетасында кем булып эшли? а)сәркәтип; б)мөхәррир; в)мөдир.

Слайд 55

7. Һ.Такташ ничәнче елда үлә? а)1928; б)1929; в)1931.

Слайд 56

Укытучы сүзе: Такташ-минем иң яраткан шагыйрем. Гомерем буе мине аның шигырьләре озата йөрде. Рәдиф Гаташ сүзләре белән тәмамлыйсы килә дәресне. Гомерем буе аның тавышын тыңлыйм,- Үлмәс шагыйрь тавышын! Ишетәм һаман да! Гел ишетербез – Йөрәкләр саңгырау булмаса: Ул – безнең арада!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исем темасы буенча презентация

Исем темасын өйрәнгәндә...

"Тәмамлык" темасы буенча презентация материалы

Презентационный материал можно использовать при объяснении темы" Дополнение" в татарских группах...

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация

Беренче сыйныфта "Йорт хайваннары" темасы буенча презентация. Дәрес темасы: "Авылда кунакта" ( рус төркеме өчен)....

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

"Сүзләр патшалыгында кунакта" темасы буенча презентация.

"Сүзләр патшалыгында кунакта"  уен-дәресенә презентация....

"Җиләк - җимешләр"темасы буенча презентация

1 нче сыйныфның рус төркемнәре өчен " Җиләк - җимешләр" темасы буенча презентация"...

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация

11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация...