Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә. Куанып эшләр өчен нинди һөнәр сайларга?
план-конспект занятия (11 класс) по теме

Шарипова Рамзия Рустамовна

11 нче сыйныфта Кукмара электр челтәре вәкилләре белән үткәрелгән очрашу үрнәге

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon honr.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы

Кукмара муниципаль белем бирү учреждениесе

4 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе

Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә. Куанып эшләр өчен нинди һөнәр сайларга?

(11 нче сыйныфта Кукмара электр челтәре вәкилләре белән үткәрелгән очрашу үрнәге)

Төзеде һәм үткәрде: Кукмара 4 нче гомуми

урта белем бирү мәктәбенең I квалификацион

категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Шәрипова Рәмзия Рөстәм кызы

2010 нчы ел

Тема: Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә.  Куанып эшләү өчен нинди һөнәр сайларга?

Максат: 1. Тема буенча фикер алышу. “Челтәр компаниясе”, энергетиклар хезмәте турында мәгълүмат бирү.

2. Үзара аралашу, һөнәрнең асылына төшенү аша укучыларда һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

3. Энегетиклар хезмәтенә хөрмәт, һөнәр ияләренә карата ихтирам хисе тәрбияләү.

4. Электр энергиясе белән эшләүгә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация.

Тәрбия сәгатенең барышы:

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру.
  2. Актуальләштерү.
  1. – Без быел татар теле дәресләрен нинди тема белән танышудан башладык?
  • Ни өчен бүген һөнәр сайлау, уку йортлары турында киңрәк мәгълүмат алу сезнең өчен мөһим?
  • Без сезнең белән Казандагы югары уку йортлары, һөнәрләр турында күп сөйләштек, язмалар иҗат иттек. Бүгенге дәрескә сыйныфташыгыз Хөсәенов Айдар “Казанның югары уку йорталары” исемле буклет әзерләде. Әйдәгез, шуны күзәтеп китик. (Укучылар белән әңгәмә).
  1. Укучы буклет эчтәлеге белән таныштыра, иптәшләренә өләшә.
  1. Яңа мәгълүмат алу.
  1. Укытучы: - «Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә” диләр. Куанып эшләр өчен, нинди һөнәрне сайларга соң? Без бүген сезнең белән энергетик һөнәре турында сөйләшербез. Югары сыйныф укучылары өчен төрле һөнәр ияләре белән очрашу, фикер алышу бик мөһим.  Безнең белән очрашуга Кукмара электр челтәреннән баш инженер Зиннатуллин Илшат Габдулла улы , исәпкә алу төркеме җитәкчесесе Сафин Рушан Рәфкать улы килделәр. Бүген без Татэнерго җәмгыяте, “Челтәр компаниясе”, аның Кукмарадагы филиалының эшчәнлеге белән танышырбыз.
  2. Укучы: – Бер күрешү – үзе бер гомер бит,

Очрашуга сәбәп табылсын.

Яхшы һөнәр үзләштергән дуслар

Безгә төпле киңәш калдырсын.

  1. Укучы: – Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре монтер булып илгә якты бирә,

Берәүләре төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар,

Бу тормышта үз юлларын табалар.

  1. Укучы: – Якты язлар ямьле булмас иде,

Күк йөзендә кояш янмаса.

Өйләребез якты, җылы булмас иде,

Энергетик дуслар булмаса.

Укытучы: - Яктылык, “яктылыкка кушып шатлык өләшәләр” диләр алар турында.

  • Кемнәр соң алар дисезме? Әйе-әйе, энергетиклар, әлбәттә.
  • Бар җиһанны яктыртып торучы, өйләргә генә түгел, кешеләргә дә җылылык өләшүчеләр – энергетиклар  үзләренең тырыш һәм җаваплы хезмәт башкарулары белән зур ихтирам һәм рәхмәт хисләренә лаек.
  1. – Әйдәгез, хәзер презентация аша бу оешма эшчәнлеге белән танышып китик. (Энергетикларның сөйләве).
  2. - Электр энергиясе безнең өйләрдәге, мәктәпләрдәге, кибет, шифаханәләрдәге розеткага килеп җиткәнче озын юл үтә. Бу юлны ул һава һәм җир асты кабель линияләре аша уза. Подстанцияләрдә көчле энергия агымы бик күп кечкенә чыбыклар буенча тарала. Электр тогы розеткага бик кечкенә көчәнештә килә. Ләкин йортлардагы бу ток та, сакчыл кулланмасаң, “эләктереп” алырга мөмкин. Ә подстанцияләрдәге токның көче һәм куркынычы турында сөйләп тә торасы юк. Анда бары тик махсус саклану киемнәре киеп, махсус укытылган кешеләр – энергетиклар гына керергә тиеш. Электр тогы белән теләсә нинди шаярудан да тормыш өчен куркыныч яный.

Көн саен Татэнергода, энергетика системасында эшләүче меңләгән һөнәр ияләре: машинистлар, инженерлар, монтерлар, һ.б. безнең өйләрдә якты, җылы, уңайлы булсын, электр энергиясе безнең хезмәтебездә һәм ялыбызда ярдәм итәргә әзер булсын дип тырышалар.

  1. Фикер алышу.    
  1. Укучыларның сораулары.

 -Асылда энергетикларның хезмәте нәрсәдән гыйбарәт соң?

  • РЭС оешмасында нинди һөнәр ияләре эшли?
  • Челтәр компаниясендә эшләү өчен нинди уку йортын тәмамларга кирәк?
  • Нинди һөнәр үзләштерергә кирәк?
  • Энергетик булу өчен мәктәптә нинди фәннәрне яхшы үзләштерергә кирәк?
  • Элеккеге һәм хәзерге монтерларның хезмәте нәрсә белән аерыла?
  • Үз хезмәтегездән сез канәгатьлек хисе аласызмы?
  1. - Куркынычсызлык кагыйдәләре нинди? Белгечләренң киңәшләре.
  2. “Челтәр компаниясе кисәтә” кадрларын карау. Укучылар белән әңгәмә.
  • Бу кадрлар нәрсәне кисәтә?
  1. – 22 нче декабрь – Энергетиклар көне. Без бу хөрмәтле һөнәр ияләренә сәламәтлек, хәвеф-хәтәрсез хезмәт телибез, үзегез өләшкән яктылык сезгә кешеләрнең рәхмәте булып кайтсын.

Укучы: - Әкрен генә сүнә шәфәкь,

Эңгергә чума йортлар,

Җиргә сипкән йолдызлардай

Кабына кичке утлар.

Кичке утлар, кичке утлар

Сибә ямь генә.

Күңелләрдә туа җырлар

Дөнья ямьлегә.

  1. Йомгаклау. “Без кабызган утлар” җыры яңгырый.

Укытучы: - Кәримов Таһир Зөфәр улы җитәкчелегендәге Кукмара электр челтәре коллективына, очрашуга килгән белгечләргә бүгенге очрашуны оештыруга мәгълүмати ярдәм күрсәткәннәре, чарада актив катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да бергә-бергә эшләргә язсын.

  • Һөнәрләр күп, бик күп алар. Күңелең теләгәнен сайлап алып, тормышта үз урыныңны табып, намуслы хезмәт белән куанып, башкаларны да куандырып яши белергә генә кирәк.
  • Бүгенге очрашу кичәбез ахырына якынлашты. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Сау булыгыз! (фотога төшү).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Чын дуслар нинди була?" 7нче сыйныфта ачык дәрес үрнәге

Открытый урок  в 7 классе был проведен в рамках конкурса "Учитель года -2009"...

Чын дуслар нинди була?(урок в 7 классе)

Открытый урок в 7 классе, в рамках конкурса "Учитель года-2009"...

Методическая разработка урока "Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы"

Разработка урока татарского языка в 1 классе по методике Р.З.Хайдаровой...

10 нчы сыйныф өчен математикадан дәрес эшкәртмәсе "Китерү формулалары"

1. Актуальләштерү.- Өй эшләрен тикшерү (Мордкович дәреслегеннән күнегү)- Сораулар буенча кабатлау:ü Китерү формулаларын нинди почмаклар өчен кулланырга була?ü Китерү формулалары нинди алгебраик ...

Эссе "Укытучы - компетент шәхес"("Бәхет китерүче хезмәт)

Бәхетле кеше- ул үз һөнәрен яратып, куанып башкаручы.Укытучы һөнәре шундыйлардан....

Китерии оценивания по информатике и ИКТ

Критерии и нормы оценки знаний, умений и навыков обучающихсяпо курсу «Информатика и ИКТ»...