Эссе "Укытучы - компетент шәхес"("Бәхет китерүче хезмәт)
проект на тему

Камалиева Гулия Вазыгуллаевна

Бәхетле кеше- ул үз һөнәрен яратып, куанып башкаручы.Укытучы һөнәре шундыйлардан.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_pedagog_kompetent_shhes.doc30 КБ

Предварительный просмотр:

“Бәхет китерүче хезмәт”.

Яхшы укытучы булу өчен, укыткан фәнеңне һәм укучыларыңны яратырга кирәк.

 (Василий Ключевский)

             Василий  Ключевский сүзләре белән мин тулысынча килешәм.Әйе, чыннан да, балаларны яратмаган кеше укытучы була алмыйдыр.Күңелеңне биреп  эшләгән эш кенә бәхет китерә, куанырлык нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Әлбәттә укытучы булу, җиңел эш түгел.Аның үз авырлыклары бар. Профессиональ белем,  иң мөһиме ,бала шәхесен ярату  барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Сиңа күзләрен мөлдерәтеп  карап торган, синнән күп нәрсәләр турында белергә омтылган сабыйларны ничек яратмаска мөмкин?  Һәр бала үзенчәлекле.Аларның карашлары, холыклары, фикерләү-уйлау сәләтләре дә төрле. Безнең максатыбыз - аларның һәрберсен сау-сәламәт, тәрбияле һәм төпле белемле итеп тәрбияләү.  1 нче сыйныфка төрле үсешкә ия булган балалар килә. Әлбәттә, сәбәпләр дә юк түгел.Авыл җирлегендәге балаларның барысы да балалар бакчасына йөрми, психик һәм физик сәламәтлекләрендә тайпылыш булганнары бар. Әмма алар барысы да бер сыйныфта  укырга мәҗбүр булалар.

 Нинди генә бала булмасын , ул белем алырга хаклы. Һәм уку елы башында , җиң сызганып укытучы эшкә керешә. Әлеге балаларны ничек укытырга, нинди белем бирергә, ничек уртак тел табарга дигән сорауга укытучының җавабы әзер булырга тиеш.

Соңгы елларда компетентлы укытучы  дигән сүзләр еш кулланыла башлады. Нинди булырга тиеш сон ул компетентлы укытучы? Без алга киткән җәмгыятьтә яшибез,заманнан артта калырга ярамый. Укытучы да үз өстендә күп эшләргә тиеш. Компетентлы укытучы – ул күпне белүче генә түгел, ә белгән материалның иң мөһимен, иң кирәген аерып алып, балаларга  җиткерә белүче  булырга тиеш.

Бүгенге көндә мәгълүмат чаралары бик күп.Шуларның иң киң таралганы – интернет челтәре. Төрле мәгълүмат базасыннан үзебезгә  кирәклесен генә  эзләп табып, информацияне сайлап алабыз, һәм укучыларыбызны да шуңа өйрәтергә тырышабыз.

Хәзер мәктәптә иң актуаль проблемаларның берсе –  кайбер укучыларның укуга мотивацияләре  булмау. Бу хәлне чишәргә?Нинди юллар эзләргә? Әлбәттә, укуга кызыксыну уяту, ул 1-2 көндә, 1-2 айда гына була торган нәрсә түгел.Шактый вакыт сарыф ителә.

Мин мәктәптә инде 18 ел рус балаларына  татар теле өйрәтәм.Үз фәнемне бик яратам һәм рус баласының да татар  телен, гореф- гадәтләрен белүен , аның белән кызыксынуын телим. Һәр бала, һәр сыйныф белән татар теленең  тагын да бай, кызык икәненә төшенәм.

 “Миңа татар теле кирәкми”, дигән укучылар булгалый. Ни өчен, кайда ялгышлык киткән, ни өчен укучы шундый фикердә? Бу һәр укытучыны уйланырга мәҗбүр итә. Мин дә шушы проблеманы хәл итәргә тырышам. Укучыларым татар телен кызыксынып өйрәнсен өчен , көчемнән килгәнен барысын да эшлим. Иң беренче чиратта дәреснең максатын төгәл куярга, укучыдан ни көткәнеңне  белергә кирәк. Һәр дәресемне файдалы, кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрергә тырышам. Дәресемне ниндидер бер табышмак формасында төгәлләү дә уңышка ирешүнең бер адымы дип саныйм.Чөнки укучыларым киләсе дәресне көтеп алалар, ниндидер яңалык көтәләр.

Хәзер һәр мәктәптә Сингапур методикасы элементлары кертелде дияргә була.Мин дә аны дәресләремдә уңышлы кулланам.. Бала төркемдә эшли, җаваплылык хисе тоя башлый, үз фикерен әйтергә өйрәнә. “Миңа татар теле кирәкми” дигән бала да уйга кала.Үз фикерен әйтергә тырышып карый.Шул вакытта балага 1-2 мактау сүзе җитә кала, балада канатлар  үсә.Телне өйрәткәндә мактау сүзләрен еш кулланам. Һәрбер балага якын килергә тырышам, бергәләп сорауларга җавап эзлибез.

Информацион-компьютер технологиясен, интерактив кулланамаларны дәресләрдә куллану да уңай нәтиҗәләр бирә. Дәресләрдә тестлар кулланам, үзем төзегән презентацияләрне кулланып, башлангыч сыйныфларда белем һәм тәрбия бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп була.

Нәтиҗәләребез дә юк түгел.Укучыларым татар теле буенча үткәрелгән район, республика, илкүләм олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Укытучы өчен бу бик зур бәхет. Мин һәр укучым белән бары тик татар телендә генә сөйләшәм.Аңламаган бала да дустыннан сорап булса да аңларга тырыша.Димәк аңа кызык. Бергәләп әкиятләр язу, проект эшләре яклау, музей театрларга йөрү – татар телен өйрәнүгә тагын бер адым дип саныйм. Укучыларымны эзләнергә өндим, өйрәтәм.Алар өйгә бирелгән эшләрне ничек тә булса , төрле  чыганакларга таянып эшләргә тырышалар.Минем өчен бу бик зур куаныч.

 Дәрес күңелле үтсен өчен, укытучы бик күп көч түгәргә тиеш дип саныйм.Шулай булганда гына син ниндидер нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Һәр дәресемнән балаларым “рәхмәт  сезгә дәрес өчен”дип  чыгып китәләр.Бу сүзләр миңа канат өсти. Балаларым татар телен яратып, кызыксынып өйрәнсен өчен , бар көчемне кулланачакмын укучыларымнан да шуны ук таләп итәчәкмен.

Һәр укытучы компетент булырга тиеш.Бары тик компетентлы укытучы гына мөстәкыйль һәм белем алуга җаваплы карашлы шәхес тәрбияләргә мөмкин. Андый укытучылар авылның йөзе дә, ата – аналар, укучы өчен үрнәк тә, зур хәзинә дә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Ключевые профессианальные компетентости педагога в условиях модернизации российского образования».

Выступление на педагогическом совете 8.10.11Тема: «Ключевые профессианальные компетентости педагога в условиях модернизации российского образования».Борисова М.Н., зам. директора по УВР 2-3 ступени....

10 нчы сыйныф өчен математикадан дәрес эшкәртмәсе "Китерү формулалары"

1. Актуальләштерү.- Өй эшләрен тикшерү (Мордкович дәреслегеннән күнегү)- Сораулар буенча кабатлау:ü Китерү формулаларын нинди почмаклар өчен кулланырга була?ü Китерү формулалары нинди алгебраик ...

ИСПОЛЬЗОВАНИЕ ПРИЕМОВ ТЕХНОЛОГИИ РАЗВИТИЯ КРИТИЧЕСКОГО МЫШЛЕНИЯ ДЛЯ ФОРМИРОВАНИЯ КЛЮЧЕВЫХ КОМПЕТЕНТОСТЕЙ УЧАЩИХСЯ НА УРОКАХ ГЕОГРАФИИ

Компетентностный подход в обучении сосредоточивается на том, чтобы не увеличивать объем информированности человека в различных предметных областях, а помочь людям самостоятельно решать проблемы в незн...

Яратып эшләгән эш кенә куаныч китерә. Куанып эшләр өчен нинди һөнәр сайларга?

11 нче сыйныфта Кукмара электр челтәре вәкилләре белән үткәрелгән очрашу үрнәге...

материал для диагностики уровня коммуникативной компетентости

В работе предлагается ключ, с помощью которого можно определить, к какому типу реагирования относится выбранный вариант ответа: уверенному, зависимому или агрессивному. Подсчёт числа правильных и непр...

Китерии оценивания по информатике и ИКТ

Критерии и нормы оценки знаний, умений и навыков обучающихсяпо курсу «Информатика и ИКТ»...