“Ач, шигърият, серләреңне”
классный час

Абдуллина Рамиля Агзамовна

 МАКСАТЛАР:     1)Туган телгә,шигърияткә,туган як мәдәниятына    

                                 мәхәббәт хисе тәрбияләү;

                                2)татар әдәбияты буенча белемнәрне ныгыту;

                               3)сәнгатьле уку, тыңлый белү күнекмәләрен һәм    

                                хәтерне ныгыту;

 Җиһазлау: 1)Сәхнәнең арткы өлешендә “Ач, шигърият,

                         серләреңне..”сүзләре һәм чәчәк рәсемнәре                                    

                         беркетелә.

                         2)укучыларның шигырьләре открытка артына

                         язылган.

                        3) Жюри әгъзалары сайлана, аларга  укучыларның    

                         чыгышын бәяләү өчен бланклар таратыла. Аларга    

                         түбәндәге  пунктлар кертелгән:

  1. Исем, фамилия
  2. Сыйныф
  3. Шигырьнең авторы
  4. Шигырьнең исеме
  5. Текстны әйбәт белү
  6. Сәнгатьчә сөйләү
  7. Образга керү (жест, хәрәкәт, мимика)
  8. Эмоциональлек

4) музыкаль бизәлеш (курай тавышы)

5) Барлык катнашучыларга да шигырь китаплары бирелә.

БӘЙГЕ БАРЫШЫ

Моңлы курай тавышы яңгырый.

Алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле шигырь сөючеләр, кадерле  катнашучылар һәм бәйгебез кунаклары! Без сезне шигърият бакчасында сәламнәргә шатбыз!

Сезнең, кайчан да булса, тезелешеп очкан кыр казларына карап сокланганыгыз,шулар биеклегенә күтәрелергә теләп ашкынганыгыз бармы икән?.. Әгәр булса – сез шагыйрь!

Тезелешеп очкан кошлар зәңгәр күккә ак канатлары белән шигырь язып

китәләр.Язларын алар үз шигырь-җырларын җиргә чәчәк итеп сибәләр.Хәтерләгәнегез бардыр:былы яктан беренче кошлар кайта башлауга җирдә чәчәкләр күренә башлый. Ул чәчәкләрнең кайберәүләре  кошлар йөрәгеннән тау битенә, кайберәүләре карурманнарның яшерен яланнарына төшеп кала. Алсу нурларын тирә-юньгә балкытып, һәр үткән болытка яулык болгап калучы гүзәл тау чәчәге, һичшиксез,йөрәкнең шатлыктан мөлдерәп тулуыннан тугандыр. Ә инде урман эченә качып үскән чәчәк берәр бәхетсез кошның йөрәк ярасыннан тамган каннан яралгандыр. Әйе, дөньяда бәхет белән бергә гайгы, мәхәббәт белән бергә нәфрәт, шәфкать белән бергә мәрхәмәтсезлек яши. Ләкин ничек кенә булмасын, кеше җанына һәрвакыт гүзәллек, матурлык кирәк. Менә шушы кабатланмас гүзәллек өчен ул җиде диңгез кичеп, җитмеш тауны үтеп, югарыга күтәрелергә әзер. Кешене үзе тапкан матурлык кына сокландыра, үзе ачкан серләр генә гаҗәпләндерә. Ә шагыйрь кеше һәркөнне берәр яңалык, берәр матурлык ачучы.

        Бүгенге кичәдә яңгыраячак шигырьләрнең һәрберсенең үз төсе, үз моңы, үз матурлыгы. Аларның күбесен укучылар үзләре, күңелләренә хуш килерлек итеп, сайлап алып ятладылар. Бәйгедә 1дән алып 11нче сыйныфка кадәр булган укучылар катнашачак. Хәерле сәгатьтә!

        Бәйге булгач, җиңүчеләрне билгеләргә кирәк була. Ә моның өчен безгә жюри әгъзаларын сайлап куярга кирәк. Алар түбәндегеләр:

       Хөрмәтле жюри әгъзалары!

              Үлчәвегез төгәл булсын

              Бу сынаулы көрәштә,

              Гадел була күрегез,

              Дөрес бәя бирегез,

              Теләгебез шул Сезгә!

     Әйдәгез, башта сүзне нәни укучыларыбызга бирик.Аларның   иң яраткан шагыйрьләре Г.Гыйльманов белән Ш.Галиев икән. Бәйгебезне әниләр турында шигырь ача:

        Әни безне тудырган,

        Әни безне үстергән,

        Әни сөте гомерлеккә

        Җитә торган көч биргән.

      Г.Гыйльманов “Үлмә генә, әнием” шигыре яңгырый...

Бәйгебезне Г.Гыйльмановның “Кыз булсам” дигән шигыре дәвам итә...Тиздән бусагадан Яңа ел атлап керер. Шул уңайдан укучылар кышкы табигать, Яңа ел турында да шигырьләр ятладылар. Әйдәгез шуларны тыңлап үтик.

     Г.Гыйльманов. “Уңган суык”

     Г.Гыйльманов. “Суык бабай күчергән”

     Ш.Галиев.”Каты салкын”

     Ш.Галиев. “Һай, тешем”

 Башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы шуның белән тәмам. Алдагы сыйныф укучыларының  чыгышына күчкәнче, тамашачылар игътибарына бер уен тәкъдим итәбез. Бу уен “Танып бел” дип атала. Сезгә төрле шигырьләрдән һәм тезмә әсәрләрдән өзекләр укыйм, ә сез аларның авторын я әсәрнең исемен әйтәсез. Һәрбер дөрес җавап өчен мин сезгә “йолдызчык”лар таратам. Кем иң күп “йолдызчык” җыя, шул җиңүче була.     

Өзекләр:

  1. Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре

     Карт бабайларның моны күрсәң, бөтен сауләтләре

     Ачыла алдыңда тарихтан театр пәрдәсе:

     Ах!-дисең,без ник болай соң?

      Без дә хакның бәндәсе.(Г.Тукай “Шүрәле”)

  1. Әни мин уйнаганда

Көчек күрдем урамда.

          Әни, ул туңган иде,

          Урамда кунган иде,

          Әни, салкын яңгыр астында

          Ул бик күшеккән иде.

          Ул бик ачыккан иде.

          Ул бик талчыккан иде.(Р.Миннуллин”Әни,мин көчек күрдем”)

3.   Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт,

      Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт,

      Барлык кардәшләрен кылыр сиңа хөрмәт,-

      Унбере дә сиңа хезмәт итәр имди. (К.Гали “Кыйссаи Йосыф”)

4.    Юлбасарлар таптый җиребезне

  Ватан сугышына мин китәм.

  Менә -балам, син әнкәсе аның,

  Балабызны тотып ант итәм!   (Ф.Кәрим”Ант”)

5.    -Әй, ханиям, ханиям,

Тугыңа кунган Төкле Аяк

Тугыз йортка дан булса,

Синең белән дан булды,

Кичә син дә чал булдың

Бүген ул да чал булды.   (“Идегәй”)

 6. Ул бер үзе сугышты

     Унбиш укчыга каршы.

     Чигенмәде, тик таңда

    Яраланды кул башыю  (М.Җәлил.”Кызыл ромашка”)

7. Кайдан килеп, кайда баруы һичкемгә мәгълүм булмаган бер үткенче мосафир бабай бездә хәл җыярга туктаган вакытта, үлеп калды. Ул бик карт иде.Бөтенләй ялгыз иде.Шуның өчен кызганып яшь түгүче булмады.

     Менә шул бабай үләр алдыннан үзенә чакырып алды да, миңа бер уч тутырып орлыклар бирде.  (Г.Ибраһимов “Кызыл чәчәкләр”)

(Нәтиҗә чыгарыла)

Алып баручы: Р. Миннуллин – балалар психологиясен тирән белүче шагыйрьләрнең берсе. 5 нче сыйныф укучыларының аның шигырьләрен сайлап алуы очраклы хәл түгел. Дәресләрдә шагыйрь иҗатын алар җентекләп өйрәнәләр. Моны алар аны хәзер үзләре расларлар.

Р.Миннуллин.”Балачак бәйрәме”

                         “Бутаган”

                         “ Энекәш кирәк миңа”

                          “Сабантуй”

Укучылар, сез ничек уйлыйсыз,балалар күбрәк кем булырга хыялланалар?.. Әлбәттә, косманавт. Ә Ш. Галиев моның турында нәрсә уйлый икән? Тыңлап карыйк әле.

Ш.Галиев “Косманавт булабыз дип”

Безнең 6 нчы сыйныф укучылары Ф. Яруллинны яраталар икән. Чыннан да, һәрбер кеше Ф.Яруллин поэзиясендә үзенә якын булган хисләр һәм вакыйгалар белән очраша.

      Ф.Яруллин “Әллә кече, әллә зур”

                           “Суык төсе”

                           “Өйдә калам”

Шигъри бәйләмнең бер тәлгәшен Муса Җәлил шигырләре тәшкил итә. Алар “Моабит дәфтәрләре” циклыннан алынган. Әйдәгез, тыңлап үтик.

                     М.Җәлил “Ышанма”

                                       “Ана бәйрәме”

Бай тарихлы, бик борынгы, шул ук вакытта бик яшь тә ул безнең башкалабыз Казан. Аның турындагы шигырьләрне дә укучылар читләтеп үтмәделәр.

      М.Хөсәен “Яңа Казан”

      М.Кәрим “Казан”

                          Туган Илкәй...

                          Бу исемдә язгы таңнар,

                          Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар.

                          Бу исемдә киләчәгем, бәхетем минем

                          Мәңге, яшә, мәңге яшә, и Туган илем!

Туган як темасын бер генә шагыйрь дә ят итми. Сибгат Хәким иҗатында ул аерым бер урын алып тора.

       С.Хәким “Татарстан минем республикам”...

Урта сыйныф укучылары үзләренең чыгышларын тәмамладылар. Әйдәгез тагын бер уен уйнап алыйк. Бу юлы инде сезгә әдипләрне портретлары буенча танып  исемнәрен атарга кирәк. (Ш. Галиев,  И. Юзиев,  Р. Харис, Н. Фәттах,  Р. Фәйзуллин,  Р. Миннуллин,  К. Гали, Ф. Кәрим, М.Җәлил ...портретлары күрсәтелә), нәтиҗәләр ясала.

Шигърият бәйрәмен  Тукай шигырьләреннән башка үткәрү мөмкин түгел. Югары сыйныф укучыларының чыгышын шагыйрьнең “Җәйге таң хатирәсе” белән башлап җибәрәбез.

      Г.Тукай “Бер татар шагыйренең сүзләре”

      Г.Тукай  “Китап”

                           Төнемне көн иттең,

                           Көнемне төн иттең.

                           Яндырдың, көл иттең.

Ничек уйлыйсыз,бу шигырь юллары нәрсә турында? Әйе, дөрес, иң гүзәл мәхәббәт хисе турында. Бу темага мөрәҗәгать итмәгән каләм иясе юктыр. Ләкин һәркем аны үзенчә аңлый,үзенчә кичерә. Ә Фәйрүзә Мөслимова сөю турында нинди фикердә икән?

      Ф.Мөслимова “Син түгел”

                              “”Язар идем”

      Р.Гаташ. “Роль биргәннәр”

Шигырьләр иҗат итүе дә, тормышы да батырлык үрнәге булган Ф.Яруллинның берничә шигырен тыңлап үтик.

      Ф.Яруллин “Бер сүз эзлим”

                          “Ак чәчәк”

                          “Җыр калдырыйк”

    Әгәр бүгенге кичәдә Хәсән Туфан шигырьләре яңгырамаса, бәйрәмебез  тулы булмас иде. Туфан – күкнең зәңгәрлегенә,җирнең җылылыгына, кешенең олылыгына сокланып туймаган шагыйрь.Шуңа күрә кичәбезне Туфан шигырьләре белән тәмамлыйбыз.(чыгышлар тыңланыла)

                             Кемнәр сөйми икән шигъриятне,

                             Шигъриятне һәркем ярата.

                             Шигырь бит ул якты кояш кебек

                             Иҗат нурын илгә тарата.

                           Мин дә гашыйк гүзәл шигърияткә

                           Яратамын сабый чагымнан.

                           Бүген дә әле Тукай иҗатыннан

                           Ялкын алып балкып кабынам.

      Чыннан да, шигърият дигән серле жанр беркемне дә битараф калдырмый, җанны эретә, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтү сәләтенә ия. Барыгыз да тырышып шигырьләр укыдыгыз. Кем белә, бәлки, сезнең арагызда киләчәктә шигърият күгендә якты йолдыз булып янарлык яшь талантлар да бардыр.

                            Бер йөрәккә барып тоташалар

                            Татар каны аккан тамырлар.

                            Киләчәкнең Тукайлары, Галимҗаннары

                            Шушы гимназиядә белем алырлар.

     Амин, шулай булсын, дип югары нотада бәйрәмебезне тәмамлыйбыз, сүзне жюри әгъзаларына бирәбез. (Җиңүчеләргә бүләкләр таратыла)

    Кичәбез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ach_shigriyat_serlrenne.doc60.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                    Рамилә Абдуллина,

                                                       Казан шәһәре Г.Ибраһимов исемендәге                                      

                                                       17 нче татар гимназиясе укытучысы

                                        Ач, шигърият, серләреңне”

 ҮТКӘРҮ ФОРМАСЫ:     Конкурс

 СЫЙНЫФЛАР :   1нчедән алып 11 нче сыйныфка кадәр

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстанның шигъри картасы

Рус төркемнәре өчен эшләнгән татар теле дәреслекләрендә Татарстанга багышланган бүлекләр елдан-елга цикллап кабатланып бара. Татар төркемнәрендә дә туган җиребезгә багышланган сөйләм үстерү дәресләре ...

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүл...

Гимназиядә шигърият кичәсе

Алып баручы. Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь...

"Ач, шигърият, серләреңне!"

Әдәби түгәрәк шөгыле  эшкәртмәсе. Бу шөгыльдә татар шигърияте төзелеше, аның япон танкалары һәм хоккулары белән уртаклыгы өйрәнелә....

“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.

Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....

“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе

Туган тел көненә багышланган шигырьләр сөйләү....