“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)
материал на тему

Хисамова Нурсия Муллануровна

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлап чыккач, ул 30 елдан артык Татарстан   китап нәшриятының яшьләр –балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Резедә Вәлиева 1983 елдан язучылар союзы члены.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r.valieva_kiche_-_kopiya.docx21.42 КБ
Реклама
Онлайн-тренажёры музыкального слуха
Музыкальная академия

Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей

Современно, удобно, эффективно

Посмотреть >


Предварительный просмотр:

МББУ «Актаныш 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе »

Актаныш муниципаль районы

Татарстан  Республикасы

“Шигърият  бәйрәме

 (әдәби музыкаль кичә)

Төзеде:Актаныш 1 нче гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе

Хисамова Нурсия Мулланур кызы

                                                         Актаныш 2014

“Шигърият  бәйрәме

 (әдәби музыкаль кичә)

Максатлар: Резеда Вәлиева иҗаты белән таныштыру.   Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.  Татар җыр-моңнарына карата уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: проектор, презентация, Резеда Вәлиева портреты,  аудиоязмалар шагыйрәнең портреты, китапларыннан күргәзмә, шигырьләренә иллюстрацияләр.

Кичәнең  барышы:

1нче алып баручы: 

Исәнмесез, хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, шигърият  бәйрәме. Ә шигърият шәхестән башлана. Ул шәхеснең иҗат җимеше. Иҗат – хыял, үз хыялыңны үзең куып җитәргә омтылу.

Ә шәгыйрәләр күңеле бигрәк тә хыялга, хискә бай була. Бүген без – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе танылган шагыйрә Резедә Вәлиева  иҗатына багышланган “Мин – балачак иленнән дип аталган кичәгә җыелдык.

Шагыйрәләр, дисез, нинди була?

Алар эч серләрен җырга салалар,

Эчкерсез саф булып калалар.

Йолдызларга җырлар өләшәләр,

Җилләр белән калып серләшәләр

Сусаганда... шигырь  эчәләр.

2 нче алып баручы:

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. Университетны тәмамлап чыккач, ул 30 елдан артык Татарстан   китап нәшриятының яшьләр –балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Резедә Вәлиева 1983 елдан язучылар союзы члены.

Бу кичә дә без Резедә Вәлиеваның иҗаты белән танышып кына калмабыз, ә аларны балалар белән уйнап та, сөйләп тә, җырлап та күрсәтербез.

1 нче бала.

 Бүген бездә зур бәйрәм.

Инде менә ничә көн

Бик тырышып әзерләдек

Шушы бәйрәм иртәсен.

2 нче бала. 

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр генә икән.

Күңелләрне дәртләндереп,

Кояш та көлә икән!

1 нче алып баручы. Резедә апа шигырьләре белән балалар күңеленә үтеп кергән шәхес.

Әдибә теләсә нинди вакыйгаларга җан өреп, шигъри аһәң сала белә. Шушы әсәрләре белән аларны шатландыра, җырлата, биетә ала. Әйдәгез, хәзер, Резедә апаның шигырьләрен, әкиятләрен  сөйләп китик.

  1. Яңгыр белән кояш.
  2. Хәйләкәр куян.
  3. Ялкау малай әкияте.
  4. Төпчек карга.
  5. Зәңгәр алан әкияте.
  6. Урман мәктәбендә.
  7. Йолдызстан батыры.
  8. Ак песи.

 2 нче алып баручы. Шагыйрәне халыкка киң таныткан бер өлкә ул, әлбәттә, җыр. Композиторларыбыз аның шигырьләрен көйгә салдылар. Аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып тыңлыйлар, җырлыйлар.

1 нче алып баручы.  Резедә Рәлиеваның хикәя һәм әкиятләре  туган як табигатен сакларга, ата-анага ихтирамлы, мәрхәмәтле булырга, дуслык кадерен белергә өйрәтә. Безне чын кешеләр булып үсәргә чакыра.

2 нче алып баручы. 

Балалар һәрвакыт дус, тату яшик.

Дуслыкның кадерен белик.

Шатлыклардан шатлык туа,

Әверелә матур җырга.

Бары тик бер шатлык кирәк

Җир төренсен өчен нурга.

“Яз җыры”,  Р.Вәлиева сүзләре , Луиза Батыр-Болгари музыкасы.

 1 нче алып баручы.  Резедә апаның иҗат чишмәсе  сулмасын, саекмасын!

Менә шундый очрашулардан яңадан яңа аһәңнәр алып, чылтырап агып торсын! Ә иң мөһиме, Резедә апага  саулык, сәламәтлек  телибез.

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. Киләсе очрашуларга кадәр сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган телем - татар теле. Әдәби-музыкаль кичә .

Татар теле атналыгында яки 21 февраль - Туган тел көнендә үткәрү өчен сценарий үрнәге...

Туган тел коненэ эдэби музыкаль монтаж

Внеклассное мероприятие посвященное ко Дню родного языка, которое проводится 21 февраля....

Әдәби-музыкаль кичә "Фәнис Яруллинны искә алу"

Бу кичә Фәнис Яруллинның туган көненә багышлап үткәрелде.Исән булса 9 нчы февральдә аңа 74 яшь тулган булыр иде....

Тарихларда укып ятларлык Муса Җәлилнең тууына106 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә.

“ Бөтен дөнья поэзиясе тарихында күп кенә гүзәл,яхшы һәм зур шагыйрьләр булган... Ләкин аларның бик азы гына исемнәрен зур поэзиясеннән тыш,үзенең геройларча батырлыгы,тарихның явыз кара көчләре...