“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе
методическая разработка (8 класс) на тему

Туган тел көненә багышланган шигырьләр сөйләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_a_8b_tugan_telg_bagyshlangan_shigriyat_kichse.docx23.31 КБ

Предварительный просмотр:

“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе - 8 А, 8 Б сыйныфлары

Максат: 1. Халыкара туган тел көне белән таныштыру.

              2. Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү күнекмәләрен үстерү.

              3. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү , телебезне сакларга һәм якларга кирәклегенә төшендерү.

Җиһазлау: презентация «21 нче февраль –Халыкаратуган тел көне»

      21 нче февраль – Халыкаратуган тел көне итеп билгеләнде. 1999 нчы елда 21 нче февраль ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел дип игълан ителде. ЮНЕСКО – бөтендөнья мәгариф, фән hәм мәдәният эшләре буенча шөгыльләнә торган Берләшкән Милләтләр Оешмасы. “Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның hәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, hәркайсы табигый мирас булып тора, hәм без аны, hичшиксез, сакларга тиешбез, - ди ЮНЕСКОның Генераль директоры Коитиро Мацуура.

     Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Безнең туган телебезгә ул куркыныч янамаска тиеш. Чөнки без мәктәптә татар телен өйрәнәбез, гаиләләребездә әти-әниләребез белән үзебезнең туган телебездә сөйләшәбез. Шулай ук татарча китаплар укыйбыз, телевидение тапшыруларын карыйбыз. Без татар булуыбыз белән горурланабыз. Татар теле – дәүләт теле.

(Презентация карау.)

Шагыйрьләребез туган телтурында бик күп шигырьләр иҗат иткәннәр, хәзер шуларны безнең укучыларыбыз сөйләп күрсәтерләр.

  “Яшәр әле телем”Рәзинә Мөхияр

(8 А сыйныфы укучысы Фәррахова Лилия башкара)

       Чәчәк кебек матур бит ул туган тел,

       Гөлләр-гөлләмәләр бизәп торган тел.

       Назлыйсың да, иркәлисең җанымны,

       Ничек итеп күтәрмисең даныңны?

       Сагыш-моңым таратучы назлы тел,

       Иң газизе, будөньяда азмы тел?!

       Сине зурлап күпме җырлар җырланган,

       Иң мөкатдәс шигъри юллар юлланган.

       Рухи яктан үстерүче - туган тел,

      Һәр милләтнеңбердәнбере булган тел.

      Татар барда яшәр әле минем тел!

       Ышана бит, инана бит күңел гел. 

 

         “Туган тел” Габдулла Тукай

(8 А сыйныфы укучысы Обухова Настя башкара)

        И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

        Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

        Иңбэлек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

        Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

        И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең,

        Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

       И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам:

        Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам.

          “Туган тел”  Хәсән Туфан

(8 Б сыйныфы укучысы Мөхәмәтов Марсель башкара)

         Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе

        Җитсен иде һәрбер күңелгә,

        Җилләр, сулар тавышы шикелле үк,

        Үзләренең асыл телендә.

        Атом көче, радио заманында

        Күрсәм иде шуны мин тагын:

        Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә

        Тапса фәкать кардәш, туганын.

        Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын

        Кем аркылы, ничек белдем мин?

        Бишектә үк мине өйрәтүчем,

        Туган телем - бәгърем, син ул, син!

        Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем,

        Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен

        Син аңлаттың миңа, туган телем,

        Син өйрәттең миңа һәммәсен.

 

       “Туган телем” Шәүкәт Галиев      

   (8 А сыйныфы укучысы Якимов Никита башкара)

        Әнкәм сөеп-сөеп әйткән,

        Әткәм чөеп-чөеп әйткән,

        Апам биеп-биеп әйткән

        Матур сүзләр җанымдадыр!

        Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән,

        Бабам сыйлап-сыйлап әйткән,

        Абзам сынап-сынап әйткән

        Зирәк сүзләр адымдадыр!

        Язда уйнап-уйнап үскән,

        Җәйдә буйлап-буйлап үскән,

        Көздә уйлап-уйлап үск

        Туган телем канымдадыр!

        Телгә тимә - аңга тимә,

        Телгә тимә - канга тимә,

        Телгә тимә - намга тимә,

        Телгә тимә - җанга тимә.

            “Тугантелем”Акъегет

     (8 А сыйныфы укучысы Чернышев Никита башкара)

          Бик борынгыдан

           Бабалар аша

        миңа да килеп җиттең.

        Бирдең аң.

        Бирдең белем.

        Хәзер инде

        офыктагы маяк булып

        алга чакыр,

        татар теле,

        Тукай теле,

        Тугант еле

“Туган тел хакында”  Зөлфәт

    (8 А сыйныфы укучысы Мисолина Катя башкара)

      Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

      Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" – дип,

      Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

      Туган телең әле бу булмас.

      Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" - дип,

      Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" - дип -

      Күзләреңә яшьләр тыгылыр - 

     Туган телең әнә шул булыр!

           “Туган телемә”РобертМиңнуллин                                            

    (8 Бсыйныфы укучысы Бекметова Алина башкара)

        Асыл сүзләреңне, туган телем,

        Биреп торчы миңа аз гына.

        Бөтенләйгә түгел - вакытлыча,

        Тик җитәрлек гомер азагыма.

        Синнән алган һәрбер сүземне мин

        Күз карасы кебек саклар идем.

        Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,

        Дога итеп кенә ятлар идем.

        Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,

        Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.

        Исраф булмас ул сүзләрең миндә,

        Җыры булыр алар киләчәкнең.

        Әйтә алмыйм әле – ул сүзләрдән

        Аз булса да дөнья үзгәрерме?

        Тик югалтмам, туган телем, синнән

        Алып торган асыл сүзләремне.

  

Гарәфи Әгъләмҗанның “Ана теле”( Галиуллин Тимур, 8 А), Дибәҗә Каюмованың “И телем”( Крапивина Алена,Талыбова Камила (8Б),

“Горурлыгым”( Мустафин Максим, 8Б),

Энҗе Мөәминованың “Туган телем” (Чижанова Ирина ,8Б) шигырьләрен башкару.

                                  Бергәләп “Туган тел” җырын җырлау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

Туган тел көненә багышланган чара

Иң таталы тел-туган тел...

“Халыкара туган тел” көненә багышланган әдәби кичә

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә....

Туган тел көненә багышланган чара

21нче февраль - халыкара туган тел көне. Игътибарыгызга башлангыч сыйныфта уздыру өчен чара эшкәртмәсен тәкъдим итәм....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган шигъри әдәби кичә.

ldquo;Якташ язучы Радик Фәизовның тормыш һәм иҗат юлы”   дәрестән тыш чара эшкәртмәсе шигырьләр авторы  Күәм урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме  укытучысы Садриев Рав...