“Халыкара туган тел” көненә багышланган әдәби кичә
материал на тему

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yoldyz_ap_beln_ochrashu.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                   Хәерле көн укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар!    

“Халыкара туган тел”  көненә багышланган  әдәби кичәбезне башлыйбыз.

Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә.
1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 нче елның 21 февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән сон? Эш шунда: 1952 нче елның 21 февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә. 
ЮНЕСКО Халыкара Туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара. 
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия-Тын Океан регионында кулланыла. Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала. 
Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. 

Татар теле… Тугач та иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык

тарихы булган, дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән, чит илләрдә

дә өйрәнелә торган, җитлеккән, камилләшкән горур татар теле!

      Ушинский: «Халыкның теле-аның бөтен рухи тормышының иң яхшы,

беркайчан да шиңми, мәңге яшәреп тора торган иң матур чәчәге.Телдә бөтен халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла»,-дигән.

      Һәр халыкның буыннан-буынга күчеп милләтне милләт итеп яшәткән гореф-гадәтләр, әхлак кагыйдәләре булган, һәр буын шуларны сакларга,камилләштерергә тиеш.

   Бүгенге кичәбезгә без Балалар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Мәдәният министрлыгының  А.Алиш исемендәге әдәби бүләге иясе    “Сабантуй” гәзитенең бүлек мөдире, Татарстанның сәнгать эшлеклесе – Йолдыз Әдип кызы  Шәрәпованы да чакырдык.

Мәктәптә укыган елларыннан ук балалар өчен  шигырьләр, мәкаләләр яза башлаган  Йолдыз Әдип кызы үзенең иҗади эшчәнлеген балалар  әдәбиятенә багышлый. Шагыйрәнең балалар психологиясен тоеп, бала аңындагы үзенчәлеләрне  үз күңеле  аша уздырып язылган шигырьләрен барыбыз да беләбез. Әйдәгез әле балалар, кайберләрен сөйләп китик әле.(Балалар өйрәнгән шигырьләрен сөйлиләр)

Әйдәгез әле балалар, Йолдыз апа белән  якыннанрак  танышу өчен сүзне аңа бирик.

(балалар белән шагыйрә арасында әңгәмә.)

Балалар биргән сораулар:

Әни буларак сез балаларыгызга нинди тәрбия бирәсез?

Балаларыгыз турында сөйләп үтмәссезме?

Гаиләдә сез татарча сөйләшәсезме?

Кызыклы хәлләр тормышта булмый калмый, иң кызыклысын сөйләп үтмәсезме?

“Сабантуй” газетасында эшләү сезгә кайсы ягы белән кызыклы? Һ.б.

Шигырь язу-   күпләребез нең теләге.  Укучыларыбыз арасында да каләм тибрәтүчеләр бар. Күңелдәге якты хисләрне шигырь юлларына тезү- үзе бер җавплылык, шул ук вакытта бер горурлык та. Әйдәгез әле балалар, яраткан газетабыз  “Сабантуй” газетасында басылган һәм басылачак шигъри тәлгәшләрне  тәгъдим итик әле. (Укучылар үзләре язган шигырьләрне сөйлиләр)

Кадерле балалар, укытучылар, килгән кунаклар! Халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты.

Телнең нечкәлекләрен белү өчен, аны һәрвакыт куллану кирәк.

Күңел байлыгы җанга телебез аша туплана. Әгәр син үз телеңне белмисең икән, үз халкыңның мәдәниятен, аның рухи байлыгын үзләштерә алмыйсың. Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар. Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.

Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!

Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 февраль – Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

21 февраль –     Халыкара туган тел көненә багышланган кичә   (1, 2 нче слайдлар)Шигырь сөйлим туган телемдә1 нче укучы.  Үз телемдә шигырь укыйм, (3 нче слайд...

Халыкара туган теллләр көненә багышланган кичәгә сценарий

Туган тел көненә багышланган кичәгә сценарий...

"Халыкара Туган тел көне"нә багышланган әдәби-музыкаль кичә

21нче февральдә мәктәбебездә үткәрелгән кичә -очрашу авылыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, данлыклы кешеләрен, буыннар арасындагы дәвамчанлыкны сурәтли....

Халыкара туган тел көненә багышланган чара

Кичәдә туган тел турында шигырьләр, җырлар яңгырый. Төрле милләт вәкилләре үз телләрендә сөйлиләр...

Халыкара туган тел көненә багышланган КВН.

Халыкара туган тел көненә багышланган КВН эшкәртмәсе...

Халыкара туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә

Укучыларны мәдәниятле сөйләм күнекмәләренә өйрәтү, туган тел көне турында мәгълүматларын арттыру, төрле телләрдәге җырлар, шигырьләр аша  укучыларга ана телләрен өйрәтү. Эчке матурлыкка омты...