"Ач, шигърият, серләреңне!"
план-конспект занятия (10 класс) на тему

Вафина Гулия Илдусовна

Әдәби түгәрәк шөгыле  эшкәртмәсе. Бу шөгыльдә татар шигърияте төзелеше, аның япон танкалары һәм хоккулары белән уртаклыгы өйрәнелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әдәби түгәрәк шөгыле эшкәртмәсе27.69 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы

Биектау муниципаль районы

МБУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”

Ач, шигърият, серләреңне...

Әдәби түгәрәк шөгыле

                                          Төзеде:      I категорияле татар теле

                                                                  һәм әдәбияты укытучысы

                                                                     Вафина Гөлия Илдус кызы.

        2013 нче ел

Тема:  Ач, шигърият, серләреңне...

Максат:

  1. Татар шигырь төзелеше үзенчәлекләре һәм шигырь төрләре белән таныштыру.
  1. Татар һәм япон халкы, шигърияте арасында булган уртак яклар, язу стильләре  турында мәгълүмат бирү.
  2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, иҗатка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау:  Р. Фәйзуллин, Р, Корбан, Л, Шагыйрьҗан китаплары, интернет материаллары: япон халкы һәм шигърияте, презентация.

Шөгыль барышы

1. Оештыру моменты.

Укытучы сүзе.

Белмим, ничек авылдашлар

Бар да шагыйрь түгелдер?

Туган якның гүзәллеген

Җырлыйм әле бүген бер.

Шагыйрь булмый мөмкинмени,

Ту да шундый авылда!

Тау астыннан чишмә чыга,

Җырлап ага ич ул да!

Күреп шушы гүзәллекне –

Бу урман, бу кырларны-

Тәндә җаны булган кеше

Шигырь язмый чыдармы?

- Бүгенге түгәрәк шөгеленә  нәкъ шундый – гүзәллекне күрә белүче, аңа сокланып мәкаләләр, шигырьләр язучы укучыларыбыз җыелды.

- Укучылар, бүген без татар шигырь төзелеше үзенчәлекләре һәм шигырь төрләре белән танышырбыз, татар һәм япон халкы, шигърияте арасында булган уртак яклар, язу стильләре  турында мәгълүмат алырбыз. Шөгылебезнең темасы “Ач, шигърият, серләреңне” дип исемләнер.

Мәктәбебездә атналык газета чыга башлагач, язуга сәләтле укучылар арасында җанлану башланды. Башлангыч сыйныф укучылары арасында да шигырь   язуга сәләтлеләр ачыкланды.  “Беренче коймак төерле була дигәдәй”,  балалар иҗатының да кытыршылыклары бар әле. Шуңа күрә мондый мохтаҗлык туды: без татар шигырь төзелешен, үзенчәлекләрен һәм төрләрен тирәнрәк үзләштерергә тиешбез әле.

Төп эшебезгә күчкәнче, әдәби түгәрәкнең әйдәп баручыларның берсе, инде иҗат эшендә шактый тәҗрибә туплаган укучыбыз Батрханова Айзиләгә сүз бирик. Аның мәкаләләре һәм шигырьләре район, республика матбугатында да дөнья күрде.

2. Батрханова Айзилә чыгышы.  (Ул «Ялкын» журналында басылып чыккан шигырьләрен укый һәм мәкалә язу осталыгына ни рәвешле ирешүе турында сөйли)

3. Хәйруллина Гөлинә яңа шигырьләре белән таныштыра.

4. Татар шигырь төзелеше турында сөйләшү.

      Матур әдәбият әсәрләре барлык халыкларда да диярлек төп өч төрдә языла: чәчмә, капма-каршы сөйләшү (драма әсәрләре) һәм шигъри. Бу төрки халыклар, аерым алганда татар әдәбиятында да шулай. Бездә шигырьнең бик борынгыдан ук килүе күзәтелә. Төрки сүзлек төзегән Мәхмүд Кашгарый (XI йөз) мисал итеп китергән хисси сөйләм үрнәкләре безне бүген дә дулкынландыра. Халкыбыз, моңга һәвәс булган кебек, бәет, җыр чыгаруга да маһирлыгын күрсәткән. Әлбәттә, шигырь үзенең төзелеше, оештырылышы ягыннан әүвәлгедән үзгәреш кичерә барган. Шигырь диюгә, нык тәртип белән берсенең астына икенчесе урнашкан ике, өч, дүрт, биш һәм аннан да күбрәк юлларның тезелеп торулары күз алдына килә. Шуңа күрә шигъри юлларны тезем (гарәпчә: мисраг) дип йөртәләр дә. Кайчак шигъри әсәр диясе урынга тезем белән язылган әсәр диюне ишетергә туры килә. Ике яки аннан да күбрәк юллардан строфа оеша. Строфа —теземнәр оясы — шигырьнең иң беренче күзгә ташланучы билгесе. Ләкин шигырьне шигырь иткән нәрсә бу гына түгел әле. Шигырь — ритмлы сөйләм. Ә ритм нәрсәнеңдер билгеле бер вакыт эчендә кабатлануын белдерә. Ритмсыз музыка булмаган кебек, шигырьне дә аннан башка күз алдына китерү кыен.

      Строфаны бербөтенгә туплаучы бик әһәмиятле чара булып рифма хезмәт итә. Рифма — шигырь юллары (тезмәләре) ахырында аваздаш, охшаш яңгырашлы сүзләр килүеннән гыйбарәт. Дәрес, рифмасыз строфалар да була, аларны ак шигырь дип йөртәләр. Ак шигырь - төрле үлчәмдәге рифмасыз тезмәләрдән төзелгән шигырь формасы.Ак шигырь драматик поэзиядә, хистән бигрәк фикергә өстенлек бирелгән әсәрләргә хас.

Газәл, касыйдә, кыйтга, мәснәви кебек шигъри әсәрләр бәет өслүбе белән языла. Тик алар бер-берсеннән эчтәлекләре, тезмәләрнең саны һәм рифмалашу тәртибе белән аерылалар.

Газәл — мәхәббәтне җырлауга корылган лирик шигырь, гашыйк җыры. Ул өчтән алып унике бәеттән, ягъни алты-егерме дүрт тезмәдән торырга мөмкин. Беренче һәм икенче тезмәләр үзара рифмалашалар, аннан соңгы һәр бәетнең соңгы сүзе шушы беренче бәет рифмасы белән аваздаш була.

                 Рәдиф Гаташның бер газәлен уку.

Касыйдә — мактауга корылган лирик шигырь. Аның ярдәмендә автор аерым бер шәхесне яки күренекле вакыйганы бик күпертеп мактый. Мондый шигырьләрдә гадәттә шагыйрьләр, шул макталган шәхескә яки вакыйгага мөнәсәбәтле рәвештә, үзләренең максатларын,омтылышларын, теләкләрен дә әйтеп биргәннәр. Аларда рифмалашу газәлдәге кебек, ләкин бәетләр саны шактый күп була (уникедән алып йөзләрчә). Касыйдә үзенең рухы буенча мәдхия (мактау шигыре) белән аваздаш. Алар арасында аерма шунда: мәдхия үзен нинди дә булса кысалар, кагыйдәләр белән чикләми, ирекле языла.

Мәснәви — тезмәләре бердәй үлчәмле фәлсәфи-дидактик, романтик, героик әсәр. Һәр бәетнең ике тезмәсе дә үзара мөстәкыйль рифмалаша.Бу жанрлар безгә Көнчыгыш (гарәп, фарсы, төрек) әдәбиятларыннан кергән. Хәзерге шагыйрьләр аларны сирәк очракта гына кулланалар. Бүгенге шигырьдә нинди дә булса төгәл чикләүләр юк.
    Татар шигыре
силлабик (иҗек саны тигез булуга нигезләнгән) шигыренә керә, ягъни анда шигырь юлларында иҗек санының тигез булуы бик әһәмиятле урын тота. (Чагыштыру өчен: грек (антик) шигырендә озын һәм кыска иҗекләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы: русларда
басымлы иҗекләрнең аерым эзлеклелектә килүе (тоник шигырь) төп нигез булып тора.)
 Күргәнебезчә, шигырь төзелеше күп яктан теге яки бу телнең үзенчәлекләренә, аның аһәңе шул милләтнең рухи дөньясына, авазлар яңгырау сыйфатларына бик нык бәйләнгән. Шигъри сурәтлелек, авазлар һәм сүзләр яңгырашының хасиятләре татар шигъриятенең үзенчәлекле йөзен билгели. «Татар теле — бөек шагыйрьләр теле!» дип әйтүе белән төрек язучысы Назим Хикмәт хаклы.

5. Япон шигърияте. Басе традицияләре.

Бер укучы Басе турында кыскача мәгълүмат бирә.

      Мацуо Басе –  шигырь теориясен өйрәнгән бөек япон шагыйре. Аның иҗаты хайкай поэтик жанры үсешендә зур рольуйный.

     Басе самурай гаиләсендә туган. 1664 нче елдан Киотода шигъриятне өйрәнә, 1672 нче елдан Эдо шәһәрендә (хәзерге Токио) дәүләт хезмәтендә була, соңрак Басе - поэзия укытучысы.

      Мацуо Басе- хокку жанрын тудыручы. XVII нче гасырның 80 нче елларында япон шагыйре үз иҗатының нигезе итеп “яктыру” принцибын (принцип “озарения”) ала. Басеның иҗади мирасы үзе һәм укучылары язган 7 антологиядән тора: “Кышкы көннәр”. “Язгы көннәр”, “Бер капчык күмер” һ. б. Шулай ук китапларына һәм аерым шигырьләренә язган кереш сүзләре, сәнгатькә, поэтик иҗат үсешенә  карата фикерләрен чагылдырган хатлары аның иҗатының бер өлеше булып торалар.

     Басеның шигърияте һәм эстетикасы урта гасырлар һәм яңа заман япон әдәбияты үсешенә йогынты ясый.

       Танка – японча бишьюллык кыска җырлар (шигырьләр) дигәнне аңлата. Алар- япон шигъриятенең яраткан традицион формасы. Аларны шагыйрьләр генә түгел, шигырь сөюче һәркем чыгара торган булган. Японнар, гомумән, так саннарны. Аеруча бишле санын яраталар булса кирәк. Япон музыкасының пентатоникага корылуы да шуны раслыый. Бу яктан ул татар музыкасы белән дә охшаш. Япон шигъриятенең нигезендә нәкъ менә танкалар ята, дип аңлаталр белгечләр.  Шигъриятнең бу борынгы төре япон халкының бөтен рухы- җанына туры килеп тора, диләр. Димәк, алар халык йөрәгенән агып чыккан җырлар... “Әлеге төр шигърият ул- барыннан да элек, туган табигатькә тирән мәхәббәт, әйләнә-тирәне мохитне һәм кеше күңелен гаять сизгер тою һәм шулар белән бәйле катлаулы нечкә хисләр поэзиясе”,- дип яза япон танкаларын русчага тәрҗемә иткән Анна Глускина.

    VII – VIII гасырларда ук япон шагыйрьләре мәхәббәт һәм табигать турында танка чыгарганнар. Алар акрынлап әдәбиятта үзәк урынны ала. Тора-бара Коръән сүрәләре язылган шамаилләр шикелле, бизәкле иероглиф белән кәгазь  яки ефәккә язылып, сәнгать әйберләре дә булып киткән. Ә менә 13 нче гасырда танкалар урынына тагын да кыскарак өчьюллыклар – хокку тарала башлый. Шулай да 20 нче гасыр башында танкалар яңадан күтәрелеп китә, халык арасына әйләнеп кайта һәм хәзергәчә яши бирә.

    Бүгенге ккөндә Япониядә ирекле шигырь хөкем сөрә. Шулай да танкалар да онытылмый, матбугатта киң урын били. Әлеге жанрда еш очрый торган алсу өрәңге, ак дулкын, юеш җиң, күз яшьле җиң, энҗе бөртеге, чия чәчәге кебек чагыштырулар сакланып калган. Татар шигъриятендәге ак каен, салкын чишмә, бөдрә тал, янар йөрәк, очар кош, өзелә үзәк кебек сүз уйнатулар белән татар халык җырларына бик якын алар. Тагын бер охшашлык: татар халык җырлары кебек, танкаларның авторлары күбесенчә билгесез.

6. Лена Шагыйрьҗан тәрҗемәләре белән таныштыру.

    - Япон бишьюллыкларын татарчага Лена Шагыйрьҗан тәрҗемә итте. Ул аларны үзебезнең шигырьләргә хас булганча бераз рифмага сала.

Сиңа булган мәхәббәтем мине

Җәйге үлән сыман кырдагы:

Йолкып ташласаң да,

Чапсаң да, ул

Өр-яңадан үсәр сөеклем!

             ***

Капка төбемдәге агачның

Җимешләре тулып өлгергән.

Йөзләгән кош килеп кунды аңа...

Меңләгән кош – төрле-төрледән,

Син генә юк шулар арасында.

               ***

Чыгып китәр идем юлга

Таякка таянып та,

Таяк таянмыйча да,

Тик белмим шул кайсы юлдан

Синең атлап барасыңны...

        ***

Чия чәчәгенең исе дә,

Төсе икән – элеккечә...

Язлар шау чәчәктә!

Тик мин генә

Бүтән инде хәзер – еллар узгач...

        ***

“Бүген” диеп әйтеп өлгермисең,

Инде менә “кичә” килеп җиткән.

“Иртәгә”се дә шул бик тиз килә.

Аккан сулар сыман, көннәр-айлар

Үтә тора сиздермичә генә.

                ***

Хәбәр җибәр миңа

Кыр казлары аша,

Канатына салып алып килер.

Хәбәр җибәреп тор бертуктаусыз,

Бу якка бит агыла болытлар да...

7. Төркемнәрдә эш.  Япон шигырьләрен русчадан татарчага тәрҗемә итү. 

                1. Ирис над водой                        2. Иль, от стаи отстав

                    Как же все-таки                друзей в облаках он оставил?

                   похожи отражением.                  Гуся клич прощальный        .

                                           3. Молодая листва –

                               как ярко блестит под солнцем

                                               пышная зелень!

8. Р. Фәйзуллин шигырьләрен уку, япон шигыре белән уртаклыклар билгеләү.

Күңелгә иш – ертык болытлар...

                    (“Хәсрәтле чакта”)

                     ***

Тынлык ул – иң бөек илаһи музыка.

                    ***

Толымланып салынып төштеКүк сагышы.

                               (“Яңгыр”)

Кара төннең күзе юк,

Намуссызның – йөзе юк.

                  ***

Минем хәлгә төшәр өчен

Көянтә-кар ботакларда

Каян килгән кызыл алма?

Бәс эчендә кызылтүш икән!

             (“Кышкы бакчада”)

               ***

Алда, артта, ян-янда

Аста, өстә – һәркайда

Теләк ярлары.

              (“Яшьлек»)

 Сиңа менәргә әле!                

9. Йомгак. Р. Корбанның “Хезмәтем” шигырен сөйләү.

Хезмәт белән  үтә минем көнем.

Хезмәт мине җирдә яшәтә.

Текмәсәм дә, иген икмәсәм дә

Киендерә мине, ашата.

Бик җиңелдән түгел мине эшем.

Көч тә сорый, тама тирем дә.

Шушы авыр хезмәт ярдәмендә

Нык торам мин баскан җиремдә.

Эшем мине мәртәбәле итә.

Эшем – минем җирдә терәгем.

Кешеләргә эшем кирәк икән,

Мине дә бар, димәк. Кирәгем.

Кешеләргә кирәгеңне тою –

Шул түгелме бәхет дигәнең?!

Эшлим икән, димәк, бәхетле мин.

Бәхетнең зур – эшләп килгәне.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстанның шигъри картасы

Рус төркемнәре өчен эшләнгән татар теле дәреслекләрендә Татарстанга багышланган бүлекләр елдан-елга цикллап кабатланып бара. Татар төркемнәрендә дә туган җиребезгә багышланган сөйләм үстерү дәресләре ...

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

“Шигърият бәйрәме” (әдәби музыкаль кичә)

Резедә Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы Районы Дүшәмбикә авылында  укытучы  гаиләсендә туган.Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң  Казанга килеп, Казан дәүл...

Гимназиядә шигърият кичәсе

Алып баручы. Гимназиядә бүген бәйрәм – шигырь яратучылар бәйрәме, шигырь язучылар бәйгесе. Залда тере шагыйрәләр, танылган шагыйрәләр, нәни шагыйрәләр утыра. Бу уку елында район күләмендә шигырь...

“Шигърият дөньясы”на сәяхәт.

Ш. Галиевның иҗатына карата әдәби-музыкаль кичә....

“Туган тел” көненә багышланган шигърият кичәсе

Туган тел көненә багышланган шигырьләр сөйләү....

“Ач, шигърият, серләреңне”

МАКСАТЛАР:     1)Туган телгә,шигърияткә,туган як мәдәниятына  ...