Абдуллина Рамиля Агзамовна

                        

Ф.И.О.

Абдуллина Рамиля  Агзамовна

Место рождения

Республика Татарстан,

Апастовский район  дер. Н.П.Ишеево

Дата рождения

 тарих кебек бик борынгы мин, сабый бала кебек иң яше

Образование

Название  ОО высшего образования  

(по диплому) и год окончания

 

Казанский государственный педагогический университет, 1998 г.

 

 

Квалификация

Учитель татарского языка, литературы и истории Татарстана

специальность

Татарский язык, литература и история Татарстана

Место работы

Место работы, адрес

МБОУ «Татарская гимназия №17 имени Г.Ибрагимова» Московского район г.Казани  

420039, г .Казань, ул. Восстания, д. 48

Предмет

Татарский язык и литература

Квалификационная категория

 Высшая,

Общий стаж/ педагогический стаж

26/26

           Награды:

 

- Ведомственная награда МОиН РТ знак отличия «Почетный наставник» (Приказ от 10.02.2021г. №86-н).

- Почетная грамота МОиН РТ  (Приказ от 19.02.2020г. №75-н),  

 - Грамота Министерство образования и науки Республики Татарстан за подготовку призеров заключительного этапа республиканской олимпиады школьников по татарской литературе, 2019, 2020, 2021, 2022г.

- Благодарственное письмо Министерство образования и науки Республики Татарстан за вклад в развитие национального образования, неутомимый и добросовестный труд, высокую ответственность и проявленную инициативу при выполнении поставленных задач, 2022г.

- Диплом  ГАОУ «Республиканский олимпиадный центр» за подготовку школьников к олимпиаде, 14.10.2018, 2019г.

- Благодарственное письмо Оргкомитета XVII Международной молодежной научно-практической конференции имени Каюма Насыри за научное руководство при подготовке призера конференции, 5.03.2019 г.

- Благодарственное письмо ИФИМК КФУ за подготовку научного доклада ученика победителя ХVI Всероссийской научно-практической конференции  «Литературоведение и эстетика в XXI веке»,2018, 2019г.

- Благодарность Управления образования исполнительного комитета г.Казани за подготовку призера XII городской научно-исследовательской конференции школьников имени К.Д.Ушинского, 2019г.

 - Почетная грамота Управления образования исполнительного комитета г.Казани за подготовку призера Межрегионального конкурса «Герои народа- герои страны», 2020г.

- Почетная грамота Управления образования исполнительного комитета г.Казани за высокий уровень подготовки победителя открытого городского конкурса юных переводчиков имени Шарафа Мударриса, 2021г.

- Почетная грамота Депутата Казанской городской Думы, председателя оргкомитета М.Р.Гельмутдиновой, за подготовку победителя конкурса чтецов стихотворений и исполнителей песен на татарском языке «Без булдырабыз» среди учащихся г.Казани с ограниченными возможностями, 2021г.

- Благодарность Управления образования исполнительного комитета г.Казани за подготовку финалиста городского конкурса «Татар кызы. Татар егете- 2021», 2021г.

 

                              

                                                        Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

                                                       Көрәшергә безне өндәде.

                                                      -Яратыгыз җирне! – диде һаман,

                                                      -Мине яратыгыз, - димәде.

                                                      Аңа бүген еллар аша карыйм,

                                                      Көлеп басып тора күңелдә.

                                                       Ай хәйләкәр укытучы!

                                                      Җирне, кешеләрне яраттырып,

                                                      Яраттырган икән үзен дә.

        Язмамны шигъри юллар белән башлавым тикмәгә генә түгел. Шушы сүзләрне ишетүгә, күз алдыма ефәктәй кап-кара чәчле, ачык йөзле гомере буе татар теле һәм әдәбияты укыткан әнием килеп баса. Мәктәпне тәмамлаганга күпме  еллар үтсә дә, аның һәр сүзе колагымда әле дә яңгырый. Менә мин дә егерме унөченче ел аның сукмагыннан атлыйм.

       Мәктәп... Минем бар хәятем, яшәешем аның белән бәйләнгән. Үземне хәтерли башлаганнан бирле, мин әнә шул могҗизалар илендә яшим.  Укучыларның дөньяга күзен ачучы, иҗат офыкларын киңәйтүче, очар өчен иңнәренә канат куючы остаханә ул. Балаларны еш кына тормыш чәчәге белән чагыштыралар, димәк мин әнә шул гүзәллекне, нәфис гөлләрне үстерүче бакчачы да. Бер акыл иясе: “Укучыларның күңелләренә мәрхәмәт орлыклары чәчегез, тик аларның үскәнен ашыгып көтмәгез. Гомерегез дәвамында аларның  уңышларын бәлки күрмәссез дә, әмма алар үз вакытларында, һичшиксез, шытып, җимеш бирерләр”, дигән. Әйе, баланың рухи күңел дөньясын баетучы  әдәбият укытучысы буларак, минем вазифам бик җаваплы.  Эшне уңышлы алып бару өчен, иң беренче чиратта үз укучыларыңны, аларның шәхси сыйфатларын, мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнергә кирәк. Һәр балага үзенең сәләтен ачарга да шул чакта гына мөмкин. Укытучы тәрбияче, психолог булудан тыш, эзләнүче дә. Ул гомер буе үз өстендә эшләргә, гомер буе укырга, кешелек дөньясына яңалык, белем орлыклары чәчәргә тиеш.

        Еш кына тәүге тапкыр егерме биш пар күз текәлеп көтеп торган сыйныф бүлмәсен ачып кергәч, югалып калганым, эшне каян да башлый алмый торганым исемә төшә. Беренче карлыгачларымны очырганыма быел  20ел. Укытучы һәм сыйныф җитәкчесе буларак, азмы-күпме тәҗрибәм дә тупланып килә. Яшермим, хезмәтемнең беренче елларында бик авыр булды миңа. Сыйныфның җитәкчеләре ел саен алмашып торгангамы (мин аларның җиденче сыйныф җитәкчесе идем), укучыларда да, ата-аналарда да педагогларга карата ихтирам-хөрмәт уяту җиңелләрдән бирелмәде. Әти-әниемнең тәрбиясе, остазларымның биргән төпле белемнәре, хезмәттәшләремнең ярдәме иң проблемалы сыйныфта уртак тел табарга, нәтиҗәле эш алып барырга булышты. Мәктәпкә килгән кичәге студент  тикшерү-эзләнү алымнарын - теорияне белсә дә,балалар коллективы белән эшләргә практикасы аксый. Үз гомеремдә бер мәртәбә дә  ата-аналар җыелышын күрмәгәнгәме, аны нәкъ педагогика китабы кушканча уздырганым әле дә хәтердә. Әлбәттә, рәсми булгандыр ул, аның каравы хәзер һәр ата-анага, һәр балага шәхси якын килергә, алар көенечен-сөенечен үземнеке итәргә кирәклеген яхшы аңлыйм. Укытучының укучылар өчен икенче әни, алай гына түгел, ата-ана эшли алмаганны да башкаручы, үзгә бер талант, сәләт  таләп итә торган һөнәр, вазифа икәнен дә беләм.  Әлбәттә, бүгенге балаларны яхшы, заман таләпләренә җавап бирә торган, белемле һәм тәрбияле  укытучыдан  башка тәрбияләп булмый. Гөлләргә үсәр өчен кояшның шифалы нурлары кирәк булган кебек, балаларга да укытучы бар күңел җылысын, бөтен барлыгын, йөрәген бирергә тиеш. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре баланы тормышка әзерләүче, аның рухи күңел дөньясына ачкыч бирүче тормыш дәреслеге, тормыш мәктәбе бит. Укучы үзен укыткан мөгаллимне мәктәп укытучы итеп кенә түгел, ә тормышта юл күрсәтүче укытучы итеп күрергә тели икән, моңа минем  әзер булуым мөһим.

          Тәүлекнең 7-8 сәгатен мәктәптә үткәргән балаларга якын дус, аларның сердәшчеләре булганыма ышанам. Дәресләр беткәч, үзләренең бар “яңалыкларын” түкми-чәчми миңа сөйләргә ашыккан укучыларым бүген - студентлар, элемтәләрен өзмичә, шатлык-сөенечләрен әледән-әле җиткереп торалар, киңәшләр сорыйлар, рәхмәтләрен ирештерәләр.

    Олы тормыш юлына – гаилә тормышына аяк баскан укучыларымның туй мәҗлесләрендә дә булырга туры килә. ”Бу - яраткан укытучым” дип таныштырганда, җиһанда миннән дә бәхетле кеше юк шикелле тоела миңа. Түккән көчем, тырышлыгым бушка китмәгән: бу дөньяда укытучы дигән бөек ЗАТка хөрмәт уята, тәрбияле, инсафлы, кешелекле балалар тәрбияләүгә әз генә өлеш кертә алганыма чиксез шатланам.

Һәр кояшлы иртәне сокланып, шатланып каршылыйм. Гаиләмдәге татулыкка ямь өстәп, яраткан эшем барлыгына рәхмәтлемен. Берсеннән-берсе кечкенә ике йөрәк җимешемне  балалар бакчасына урнаштырып, кояш нурларында бөтерелеп яуган ап-ак могҗизага сокланып, яңа яуган карга басарга да кыймыйча, мәктәбемә ашыгам. Мең борчу - шатлыклары белән көтеп алган укучыларым янына. Халкыбызның иң матур сыйфатларын, рухи байлыгын, күңел гүзәллеген аңлатырга. Мин бары мәктәп өчен, балалар өчен яшим төсле. Укытучылык –  минем өчен намус эше. Бары НАМУС ЭШЕ!

Добавить запись

Защита от спам-роботов