“Шигърият бакчасында” (Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу)
классный час (8 класс)

Абдуллина Рамиля Агзамовна

Кичә Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры белән башлана.

           Исәнмесез , диеп башлыйк әле,

           Очрашулар шулай башлана.

           Ачык йөз һәм тәмле сүзләр

           Күңелләрдә ныграк саклана.

    Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, яраткан шагыйребез Рәфис абый!

    Бүген безгә Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләк иясе, Ш.Маннур исемендәге премия лауреаты  Рәфис Корбан  белән якыннан танышу, аралашу бәхете елмайды. Җанында балачакның шуклыгын, шаянлыгын, ярсулы яшьлек дәртен, хисләрендә мең төрле әрәмә чәчәкләренең назын туплаган, үз шигъри гөлләрен үстерә алучы, шул гөлләрнең орлыкларын балалар, яшьләр күңеленә сеңдерә алучы Рәфис агага сүз бирик әле.

-Кайсы якның моңлы чишмәләренең татлы суын эчеп үстегез?Шигырь язу сәләте кайдан бирелде икән?

(СҮЗ ШАГЫЙРЬГӘ БИРЕЛӘ)

Татарстанның халык шагыйре Ш.Галиев шагыйрь турында болай яза: “Рафис- иҗатының табигате белән балалар язучысы.Ихлас һәм мавыктыргыч әсәрләрендә баланың кызык сынып дөнья тануын үтемле итеп күрсәтә белә ул”.

    Чыннан да, Рәфис абый балалар дөньясын бөтен нечкәлеге белән тоеп, сизеп яза. Шигырьләрен укыганда гомернең иң садә, мәшәкатьсез сабый чаклар искә төшә: урман-кырларда йөрисең, су буйларына төшәсең, җиләкле аланнарның татлы сыен авыз итәсең, шомырт исе килеп торган авыл бакчасында да, салкыннан балланган кызыл миләшләрне дә татыйсың.Күңелле дә, серле дә балачак иле...Моның шулай икәнен гимназистлар чыгышы да раслый. Рәхим итегез, балалар!

  “Куянны рәнҗеткәннәр”

   “Үсәсем килә”

   “Матур көн”

“Буран нигә туктаган?”

“Ялгышканмын”

“Мин бәйрәмнәр яратам”

“Миләш агачы”

     Рәфис абый, “Син нинди бәхетле, әнием!” парчасында кечкенә чагыгызда рәсем ясарга яратуыгыз турында язгансыз. Рәсем сәнгатенә мәхәббәтегез ничек, сүрелмәдеме? Кайсысына күңел ешрак тартыла: каурый каләмгәме, әллә пумалагамы?

                  Әни, әни газиз балам, диеп,

                  Яшисеңдер уйлап син анда.

                Әниләрне борчымаслык итеп

                Яшик әле, дуслар, дөньяда...

Шагыйрь бер җырында әнә шундый юллар китерә. Бер истәлегендә: “...шигырь язу сәләте миңа әниемнән күчкәндер.Ул да яшь вакытында шигырьләр язган” дип яза. Рәфис абый, әниләр турында байтак шигырьләрегез бар.Аларны иҗат иткәндә үз әниегезне күздә тотасызмы? Гомумән, Тукайча итеп әйткәндә, “язар өчен азык”кайдан аласыз?

                   Кайгысын да, шатлыгын да

                   Кеше җирдә җырга салган.

                   Җырлап, хәсрәтен тараткан,

                   Җырлап, җанга ләззәт алган.

                   Җыр – кешенең юлдашы,

                    Ул

                   Җыр ишеткән тумас борын,

                   Елый-елый тыңлаган ул

                  Әнкәсенең бишек җырын...

Гөлнур Сәләхова  башкаруында Рәфис Корбан сүзләренә язылган “Балачак”җыры яңгырый.

        Рәфис абый,Сез үз көчегезне драматургиядә дә сынадыгыз.”Куркуын җиңгән куян”, “Бардым күлгә, салдым кармак”, “Ак күлмәктә кара елан” кебек пьесаларыгыз курчак театрларында яратып уйналды, нәниләр тарафыннан җылы кабул ителде.Кайсысын язу авыр: шигырьнеме, әллә сәхнә әсәренме?

Безнең гимназистлар да театр артистларыннан бер дә ким түгел. Игътибарыгызга “Керпе малае дуслар эзли” пьесасыннан өзек тәкъдим итәбез.

Каләмдәшегез Г.Гыйльмановның бер героинясы болай ди: “...шигырь язу, җыр язу-... иң зур бәхет. Аның бәхете шунда, ул үз хисләрен, шатлыгын башкаларга да өләшә ала...”Сезнең дә байтак шигырьләрегез көйгә салынган. Җырга әйләнгән шигырьләрегезне беренче тапкыр ишеткәч, нинди хисләр туа? Нинди композиторлар белән эшлисез?

Музыка укытучысы Рәмзия Рашатовна Мотыйгуллина башкаруында “Онытма” җырын бүләк итәбез.

Балаларның теле – кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява, мең сорау...

Балаларның Сезгә бирер сораулары бар.

Залдагылар соравына җавап бирү

Һәрнәрсәнең соңы була,

Җырның була ахыры.

Саубуллашыр чаклар җитте,

Аерылабыз ахыры.

Җырларыбыз күп тә күбен,

Яңасын бар отасы.

Ә бүгенгә очрашуның

Шушы булыр ноктасы...

Кичәбез ахырына да якынлашты.

Бер йөрәккә барып тоташалар

Татар каны аккан тамырлар.

Киләчәкнең Тукай, Галимҗаннары

Шушы гимназиядә белем алырлар.

    Амин, шулай булсын дип, югары нотада Сезнең белән саубуллашабыз.

    Рәфис абый, күркәм шигърият кичәсе бүләк иткәнегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗат чишмәләрегез беркайчан да саекмасын, яңа иҗат үрләре телибез.

     Укытучының төп эш коралы – акбур белән такта.  Соңгы елларда аны да компьютер алмаштыра башлады. Ә менә шагыйрьнең эш коралы алыштыргысыз. Сезгә дә үзебезнең кечкенә генә бүләгебезне - каурый каләм белән куен дәфтәре бүләк итәсебез килә. Сездән – шигырь, бездән – җыр- моң... Кабул итеп алыгыз.

   “Гөлләр” биюе башкарыла.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon r.korban_ochrashu_stsenariy.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

“Шигърият бакчасында”

(Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу)

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мәҗит Гафуриның "Гөлләр бакчасында" шигыре.

М.Гафуриның "Гөлләр бакчасында" шигыре буенча ачык дәрес материалы рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен төзелде. Дәрес ФГОС буенча компютер технологиясе кулланып үткәрелде....

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

Рафис Корбан белән очрашу

Балалар язучысы Р.Корбан белән очрашу...

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

шагыйрь Х.Касыймов белән очрашу кичәсе

Сугыш еллары балалары ничек яшәгәннәр, нәрсә турында хыялланганнар?Шагыйрьләрдән дә төгәлрәк, хислерәк итеп әйтеп бирүче табылмас. Сугыш вакыты, шул чор балаларының тормышы турында күбрәк белер өчен, ...

Җирле шагыйрә - Тәслимә Кәримова белән очрашу

Шагыйрә Т. Кәримованың иҗаты белән танышу...