Җирле шагыйрә - Тәслимә Кәримова белән очрашу
материал (7 класс)

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Шагыйрә Т. Кәримованың иҗаты белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл t._krimova_beln_ochrashu.docx19.46 КБ

Предварительный просмотр:

Чәчәкләр сере

(Шагыйрә Тәслимә Кәримова белән очрашу)

1 Алып баручы.

Мин күкләргә үрелмәдем,

Йолдыз булып балкымадым.

Кызыкмадым күргән чакта,

Асылташлар ялтыравын.

Тик куандым сабыйларның

Күзләрендә очкын күрсәм.

Йөрәгемнән шул очкынны

Кабызырлык ялкын өрсәм.

Хәерле көн, хөрмәтле мөгаллимнәр, кадерле укучылар! Без бүген сезнең белән бик тә матур, җылы, күңелле  бәйрәмгә җыелдык. Бүген бездә кунакта -  безнең өчен  якын булган мөхтәрәм кунагыбыз, яраткан шагыйрәбез – Тәслимә апа Шәһидулла кызы. Үзенең гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган көчле биолог ул. Табигатькә гашыйк җан, һәр чәчәкнең, һәр үләннең исемен, холкын белә. Киләчәкне дә гүзәл итеп күрергә тели.

БИЮ

Алып баручы.

Кырларга бай, урман-күлләргә бай,

Татарстан минем – үз илем.

Моңнар тулы, көмеш яңгырашлы

Татар теле – минем үз телем.

Тукайлардан килгән чишмә башы

Горурлыгы: Такташ, Җәлилләр.

Аһәңнәре – Ахуннары аның,

Яшеннәре – Зөлфәт, Рәзилләр.

Җыр.

Алып баручы.

Гәүһәр, якутлардан кыйммәтлерәк,

Энҗе, мәрҗәннәрдән затлы ул.

Мәгърифәт һәм гыйлем – саф чишмә ул,

Күңелләрдән иңгән якты нур.

Якты нурны әгәр саклап калса,

Чишмә үзенең ярын табачак.

Укытучы исеме гасырларга

Изге мирас булып барачак.

Менә шушы урында безнең мөхтәрәм кунагыбызны бирегә чакырасы килә. Рәхим итегез, Тәслимә апа.

  • Тәслимә апа, сез тумышыгыз  белән  Кукмара районы Янсыбы авылыннан.  

Туган җир, туган авыл төшенчәсе – һәркем өчен бик кадерле. Ә сезнең өчен туган җир нәрсә ул?

-Тәслимә апа, иҗат ул – күңел дөньясы. Иҗат ул – күңел рәхәтлеге.Ә менә сезнең иҗат юлыгыз ничек башланып китте? Беренче әсәрегез ничә яшьтә язылды?

- Сезнең иҗатыгызда менә шундый шигырь юллары бар:

Табигатьнең камиллеге – бөтенлектә.

Зәгыйфлектә камиллек юк, бу- хакыйкать.

Бу җиһанның матурыгын күралмасаң

Каш ясыйм дип, күз чыгару нигә хаҗәт?

Сезнең иҗатыгызда табигать темасы аерым урын алып тора. Ул сезнең биология фәне белән бәйләнешлеме, әллә инде башка сәбәпләре бармы?

  • Тәслимә апа, безнең очрашуыбыз бүген юкка гына “Чәчәкләр сере” дип аталмаган, чөнки сезнең шигырьләрегез арасында бик күп кенә чәчәкләр телгә алына. Аларның файдасы, кирәклеге турында искәртелә. Шушы урында мин сүзне укучыларга бирәсем килә.

“Чәчәкләр сере”

Ямалутдинова А.

“Нәркис”

Ап-ак минем таҗларым

Чәчәк атам язларын.

Хуш исемнән танырсыз

Букет җыеп алырсыз.

Кем дисезме, нәркис мин,

Һәр чәчәктән нәфис мин.

Ромашка

Ярата, яратмый, диеп,

Чукларымны санама.

Бар бизәгем – чукларымда,

Күз тидермә аларга.

Күктә миңа тиңдәш – бары

Нур сибүче тулган ай.

Ә халыкта минем исемем –

Ак тәлинкә, сары май.

Лалә чәчәге

Ерак Иран кунагы

Уттай кызыл таҗларым.

Мин бит лалә чәчәге

Бизәп җирне язларын.

Энҗе чәчәк

Ак энҗеләр төсле мин

Үзем тәмле исле мин.

Кыңгыраулар – чукларым,

Эчәм таңның чыкларын.

Шуңа күрә җанга сихәт

Чәчәкләрем, ңимешем.

Төннәтмәмне чеп кара

Кемлегемне белерсең.

Дәлия

Бакчабызда дәлияләр

Кызыллары, аклары

Дәлия чәчәк атканда

Көзнең матур чаклары.

Кашкарый

Ак кыраулар җиргә яткач

Көннәрне санап кына.

Кашкарыйлар каш астыннан

Елмаеп карап тора.

Миләүшә

Иртә яздан көзгә чаклы

Сезгә шатлык өләшә.

Сары чәчәле, зәңгәр күзле

Серле чәчәк – миләүшә.

Алып баручы.

Кеше җиргә нәрсә өчен туа

Яктыртмаса әгәр кояш булып.

Тау елгасы булып ярсымаса,

Ташымаса, ярларыннан тулып.

-Тәслимә апа, үзегезнең иң яраткан шигырьләрегезне безгә укып китегез әле.

Алып баручы.

Кадерле, дуслар! Менә шундый матур, җылы очрашуыбыз ахырына якынлашып килә.

Тәслимә апа,  сезнең белән булган матур мизгелләр күңелләребезгә күтәренке кәеф өстәде. Рәхмәт Сезгә булганыгыз өчен! Матур, эчтәлекле игырьләрегез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә очрашулар булып торсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Җирле чимал

Төбәк компоненты...

Шагыйрь белән очрашу "Шигърият илчесе - Расых Шагаев"

Шагыйрь белән очрашу кичәсенең план-конспекты....

Г. Тукай премиясе иясе,Әлмәт шәһәре шагыйрәсе Клара Булатова белән очрашу кичәсе.

29  нчы ноябрь  көнне  лицеебызда татар әдәбиятының йөзек кашы булган, шигърияттә якты йолдыз булып балкыган, үзенең киң кырлы иҗаты белән меңнәрчә китап сөючеләрнең күңелен яулаган Кла...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

шагыйрь Х.Касыймов белән очрашу кичәсе

Сугыш еллары балалары ничек яшәгәннәр, нәрсә турында хыялланганнар?Шагыйрьләрдән дә төгәлрәк, хислерәк итеп әйтеп бирүче табылмас. Сугыш вакыты, шул чор балаларының тормышы турында күбрәк белер өчен, ...

“Шигърият бакчасында” (Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу)

Кичә Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры белән башлана.            Исәнмесез , диеп башлыйк әле,...