Җирле чимал
статья по химии (9 класс) по теме

Ганиева Лейсан Фаргатовна

Төбәк компоненты

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon himiya_zhirle_chimal.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

                Химия дәресләрендә  җирле чималны  файдалану

Уку-укыту эшендә химик экспериментлар укучыларда  матдәләр һәм әверелешләр турында күзаллау  булдыра, практик күнекмәләр, белемгә омтылыш, актив фикер йөртү үсешенә ярдәм итә. Җирле материалны,аерым алганда балчык,елга комы, тимер һәм пычкы чүбен, минераль ашламаларны, пластмассаны куллануны уңай күрәм.

   8 нче сыйныф укучыларын гамәли һәм лаборатор эшләрне үтәүгә кызыксындыру ниятеннән әйләнә-тирәдә очрый торган реактивларны химия дәресләрендә файдаланам. “Саф матдәләр һәм катнашмалар” темасын өйрәнгәндә төрле җирдән казып алынган балчык үрнәкләре лаборатор эштә кулланыла. Укучылар үзләре алып килгән балчык  үрнәкләре белән мөстәкыйль   тәҗрибәләр үткәрә, балчыкның үзлекләрен: агрегат хәлен, төсен тасвирлый. Нинди  катнашмада булуына карап, аның төсе дә үзгәрә. Балчык кызыл төстә булса, аңарда калий тозлары, куе көрән һәм кара төстәгесендә углерод кушылмалары һәм тимер барлыгына дәлил. Укучылар безнең яктагы балчыкта калий тозлары һәм тимер күп,  дигән нәтиҗәгә килә.

Балчыктагы матдәләрне аеру өчен алар тондыру һәм фильтрлау тәҗрибәләре ясый.  Тимер һәм пычкы чүпләрен, елга комын файдаланып, суда эремәүчән, төрлечә тыгызлыктагы матдәләрне төрле ишле катнашмалардан аерып алуга кагылышлы  тәҗрибәләр  үткәрелә.

   10 сыйныфта “Синтетик юучы матдәләр” темасын узганда  Казан химкомбинаты, “Нәфис” акционерлык җәмгыяте эшләп чыгарган төрле кер юу порошокларын, агарту матдәләрен һәм сабынны файдаланам. Укучыларга сабын һәм кер юу порошогы эремәсенең каты суда үзен ничек тотуын ачыкларга,  эремәләрнең рН ын үлчәргә кушыла. 3-5 мл дистиллирланган суга 5%лы кальций  хлориды эремәсен 2-3 тамчы тамызып,каты су әзерләнә Күзәтү нәтиҗәләрен укучылар дәфтәргә яза.  Сабын үзлекләре аңлатыла, --җитешсезлеге –каты суда начар юа. Синтетик юучы матдәләр  каты суда да яхшы юа, бик тотрыклы матдәләр: таркалмыйлар яки бик авыр таркалалар. Кер юып түгелгән сулар сулыкларга җыелып, әйләнә-тирәлекне пычрату турында  да  аңлатыла.

 Укучылар “Аксымнар” темасы буенча да тәҗрибәләр кызыксыну белән башкара.  Аксымнарның төсле реакциягә керүне раслау өчен түбәндәге тәҗрибә үткәрелә. Реактивлар һәм җиһазлар итеп өч чи йомырка, сулы стакан, бакыр сульфаты,  натрий хлориды кристаллары (5г.), 50мл натрий карбонаты эремәсе,  стаканнар һәм цилиндр алына. Йомырканы ватып,аның сарысын агыннан аерыла. Йомырка агын салкын суга салып, аксымның коллоид эремәсен әзерлибез, туглап күпертелә. Аңа натрий хлориды өстәлә, ачы тирәлек булдыру максатыннан натрий карбонаты эремәсе әзерләнә һәм аны реакция катнашмасына тамызабыз. Эремә шәмәхә төскә керә.Йомырка агы эремәсенә кургаш нитраты эремәсе салсак ак утырым хасил була.

Кислоталар темасын өйрәнгәндә кислоталылыгы югары булган  азык-төлектән файдалануны чикләү кирәклеге искәртелә. Күпләр  яратып  эчә торган Кока-кола, Пепси, Спрайт, Фанта тешләрдән кальций ионнарын чыгарырга сәләтле, чөнки аларга уксус, лимон, фосфор кислоталары өстәлә.

Мәсәлән, “Спрайт” эчемлегенең кислоталылыгын билгеләү өчен ике  стаканга эчемлек салабыз, берсенә кызгылт-сары метилоранж эремәсе өстибез. Эчемлек алсу төскә керде – бу кислота булу билгесе. Икенче стаканга универсаль индикатор кәгазе салабыз һәм рН шкаласы буенча тикшерсәк- кислоталылык дәрәҗәсе югары була.

Химия дәресләрендә даруханәдә сатыла торган бор кислотасын гидрпперит, глюкоза, йод эремәләрен, азык төлек әйберләреннән: желатин, крахмал,чәй содасы, шикәр, лимон кулланам. Көнкүреш әйберләрен,медицина реактивларын куллану неорганик, органик химия дәресләрендә төрле химик экспериментлар уздыру, өй шартларында  химик эксперимент үткәрү системасын эшләү мөмкинлеге бирә. Танып белү эшчәнлеге балаларның гамәли осталыгын арттырырга, дәрес материалын яхшырак үзләштерергә, иҗади сәләтен үстерүгә ярдәм итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кайбыч районы топонимнарының килеп чыгышын, аталу тарихын, җирле сөйләм үзенчәлекләрен өйрәнү.

Кайбыч  районында 13 татар авылы бар. Ләкин аларның барысын да тиз арада өйрәнеп бетерү мөмкин түгел, шуңа мин өчесенә генә тукталдым. Авыллар тарихы, географик берәмлек атамалары хакындагы мәгъл...

Инша - иҗади фикерләү чыганагы (Иҗади язма эшләрдә, сөйләм үстерү дәресләрендә җирле региональ компоненттан файдалану тәҗрибәсе)

Сөйләм үстерү дәресләрендә Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче әдипләрнең әсәрләрен куллану....

Җирле төбәк шагыйрьләре иҗатын өйрәнү максатында сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең мөһимлеге

Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләребез иҗатын сыйныфтан тыш чараларда куллану милли традицияләр, татар халкының гореф-гадәте һәм күркәм үрнәкләре буенча тәрбияләүдә зур роль уйный....

Җирле шагыйрә - Тәслимә Кәримова белән очрашу

Шагыйрә Т. Кәримованың иҗаты белән танышу...

Укучыларга экологик тәрбия бирүдә җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен куллану

     Туган якның бай тарихы һәм мәдәнияты, табигате – болар барысы да кечкенәдән үк тормышыбызның аерылгысыз бер кисәгенә әверелә. Туган як шагыйрьләренең әсәрләрен өйрәнү ...