Рафис Корбан белән очрашу
материал на тему

Сираева Резеда Хайдаровна

Балалар язучысы Р.Корбан белән очрашу

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ochrashu.docx21.78 КБ

Предварительный просмотр:

Сәхнә бизәлеше:

1) И татар теле! Ничә гасырлар

Ирек яулаган тел син.

Дөнья теле булмасаң да,

Җиңгәннәр теле бүген син.

И безнең санлы телебез.

И безнең данлы юлдаш.

Нур сибәсең, җан өрәсең.

Син безнең якты юлдаш.

Рафис Корбан.

“Без бәхетле, без шагыйрьле халык,

 Без Тукайлы халык мәңгегә!”

 “Тукай маршы”(З. Хәбибуллин музыкасы) уйнатыла. Сәхнә алдына ике  укучы (ир һәм кыз бала) чыгып баса. Көй әкренләп тына.

1 нче алып баручы.

Әйләнәдә гөлләр,

Тормыш якты!

Бәйрәм хисе бүген күңелдә!

Туган көнең белән!-диләр,

Горурланып һәркем бу көндә.

2 нче алып баручы.

Килә, килә... Язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә,

Бетми торган гомерен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә.

1 нче алып баручы.

Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар, укучылар, килгән кунаклар!

2 нче алып баручы.

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, шаулап- гөрләп апрель килгәч, халкыбыз бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. 

1 нче алып баручы.

Һәм бу бәйрәм гасырлардан- гасырларга күчеп килә.

2 нче алып баручы.

Мәктәбем дә, телем дә ул Тукай.

Тукайдагы кебек тел кайда?!

Мең елдан соң да бер синең, илем,

Кайтасыңны беләм Тукайга.

1 нче алып баручы.

Минем телем, минем туган тел.

Горурланам анам теле белән,

Син дә дустым аның кадерен бел.

Үз телендә генә сайрый кошлар,

Сандугачтан үрнәк алыгыз.

Сүзләренә колак салып, дуслар,

Туган телгә тугры калыгыз!

Р.Корбан сүзләренә “Туган тел”җыры (Ямаширмә)

2 нче алып баручы.

Гөлия, туган тел дибез, ана теле дибез, Тукай теле дибез, синеңчә нинди сыйфатларга ия соң ул?

1 нче алып баручы.

И татар теле! Ничә гасырлар

Ирек яулаган тел син.

Дөнья теле булмасаң да,

Җиңгәннәр теле бүген син.

И безнең санлы телебез.

И безнең данлы юлдаш.

Нур сибәсең, җан өрәсең.

Син безнең якты юлдаш.

Җыр “Татар кызы”(Дөбъяз)

Р.Корбановның “ 1913.Апрель. Тукай.” (Ямаширмә) Шигыре укыла.

1 нче алып баручы.

Һәр якның, һәр төбәкнең бик матур кешеләре бар. Төскә- биткә генә түгел, үзләренең күркәм эшләре, тоткан кыйблалары белән киләчәк буыннарга да үзләреннән тирән эз калдырган шәхесләр яши. Алар мактанып йөрмиләр, тыныч кына эшлиләр.

2 нче алып баручы.

Шундыйларның берсе- әле генә укылган шигырь һәм җырның авторы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрь, драматург, якташыбыз Рафис  Корбан бүгенге бәйрәмебезнең олы кунагы.

1 нче алып баручы.

Биектауның биек таулары юк,

Биектауда биек үрләр бар.

Биектауның данын биекләргә

Алып менгән бөек ирләр бар.

2 нче алып баручы.

Безнең якны Казан арты, диләр,

Даны олы безнең якларның.

Еракларда йөри аның даны,

Даны булып йөри татарның!

1нче алып баручы: Балалар шагыйре һәм драматургы  Корбанов Рафис Харис улы 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә.

2 нче алып баручы.

Авылым, дип,күпме шигырь яздым,

Исемеңне телгә алмадым.

Кичер мине, кичер, Битаманым,

Мин хатамны инде аңладым. 

1 нче алып баручы.

Әй Битаман, канат куйдың иңгә,

Тургай бул дип илнең күгендә.

Исемеңне телгә алмасам да,

Син һәрвакыт күңел түрендә!

Татар халык биюе (Дөбъяз)

 Монолог итеп укыла (Ямаширмә)

 Р.Корбан “Син нинди бәхетле, ӘНИЕМ!”

“Мин бәләкәй чакта рәсем ясарга бик ярата идем, әмма  рәссам булып китәргә язмады. Аның өчен, башлангыч сәнгать мәктәбен үтәргә кирәк икән шул. Ә менә шагыйрь булыр өчен, Аллага шөкер, махсус мәктәпләр кирәк түгел. Шигырьне мин икенче сыйныфта укыган вакытта ук яза башладым. Хәер, ул язмаларым шигырь булудан шактый ерак иде. Ләкин беренче укытучым Фәнзия апа аларны укып: «Бу бит шигырь. Син шагыйрь булачаксың!» — дип, мине үсендереп, иңнәремә канатлар куймаган булса, мин шигырь яза башлаган булыр идем микән?! Ә шигырь язу сәләте  әниемнән күчкәндер. Миңа шагыйрь җанын әнием биргән. Мин аның дәвамы. Мин әнием алдында рәхмәтле дә, бурычлы да. Әгәр дә әдәбият сөючеләр, Рафис Корбан атлы балалар шагыйре бар дип таныйлар икән, аларны минем әниемә дә рәхмәтле дип саныйм. Менә күр, әнием, күпме кеше сиңа рәхмәт укый! Син нинди бәхетле!”

Җыр “Әнием”(Ямаширмә)

2нче алып баручы: 1977 елда университетның өч курсын тәмамлый. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Рафис Корбанга туры килә: рәссам да ул, төрле тапшырулар редакцияләрендә, газета-журналларда җаваплы вазифаларны башкара , Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли.

1 нче алып баручы.

Шагыйрь булмый мөмкинмени,

Ту да шундый авылда!

Тау астыннан чишмә чыга,

Җырлап ага ич ул да!

Шуңа да шагыйрь булганмын,

Торып булмагач түзеп.

Туган якның матурлыгын

Эһ, җырлыйм әле өзеп!

Җыр Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган нигез”(Ямаширмә) җыры

2 нче алып баручы.

Сукмакны бит кайчандыр
Кешеләр салып үткән.
Димәк, сукмак салырга
Безгә дә чират җиткән, —

ди шагыйрь. Әйе, һәркем үз сукмагын салырга тиеш. Рафис Корбан та балалар дөньясына үз сукмагын салган язучы.

1нче алып баручы: Рафис Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары репертуарын баету юнәлешендәге иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Язучының  әсәрләре  курчак театры сәхнәләреннән төшми.

2нче алып баручы:

Татарда бүген сабантуй!

Туй! Димәк, олы бәйрәм.

Туйның алтын балдагыдай

Җемелдәп тора мәйдан.

Асыл исемен җуйса да,

Җыеннар һаман да бар!

Кунаклар җыеп җыенга,

Сабантуй ясый татар!

1нче алып баручы:

Бүген без, балаларга,

Чыгара ул “Күчтәнәч”.

Биюбез, җырларыбыз

Булсын аңа күчтәнәч!

Р.Корбанның “Сабантуй” (Биектау 1нче мәктәп) шигырен сәхнәләштерү

2нче алып баручы:

Безнең арабызда да

Бар шигырь язучылар.

Сез кабызган иҗат утын

Лаеклы саклар алар.

Кулле мәктәбе укучысы үзе язган шигырьне сөйли.

1 нче алып баручы.

Рафис Корбанов шигъриятендә бер үзенчәлек бар. Алар шат елмаю аша дөньяны танып белергә ярдәм итәләр.

Рафис Корбанның  “Көйсез гармун” (Ямаширмә) шигыре укыла.

Алып баручы.

Быелгы бәйрәм аеруча истәлекле. Якташыбыз, танылган балалар шагыйре, драматург, журналист һәм нәшир Рафис Корбанов үзенең туган ягы- Биектау районы балаларының иҗади сәләтләрен ачуны, үстерүне һәм республика күләмендә танытуны максат итеп куеп, үз исемендәге конкурс үткәрде.

(Конкурс нәтиҗәләре ясала)

1нче алып баручы.

И татарның күңел көзгеләре!

Укыйм сезгә сәҗдә сүрәсен:

Бу дөньяда татар күзләренең

Беркайчан да нуры сүнмәсен!

2нче алып баручы.

Даны барның җирдә җыры булыр

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без-бәхетле, без шагыйрьле халык.

Без Тукайлы халык мәңгегә!

Күмәк Г.Тукайның “Туган тел” (күмәк) җыры башкарыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Презентация "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"

Презентация для классного часа "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"...

Корбан бәйрәме

Корбан бәйрәменә багышланган чара...

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Рафис Корбанга - 60!

Рафис Корбанга - 60! Тормыш юлы һәм иҗаты. Язучы турында истәлекләр....

“Шигърият бакчасында” (Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу)

Кичә Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры белән башлана.            Исәнмесез , диеп башлыйк әле,...