Корбан бәйрәме
план-конспект на тему

Ильдарханова Зимфия Миннахметовна

Корбан бәйрәменә багышланган чара

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon korban_byrme.doc48.5 КБ

Предварительный просмотр:

КОРБАН бәйрәме

“Изге көндә изге гамәл”

Алып баручы (Сәхнә артыннан)

Һәр көн саен биек манарадан

Моң агыла тирә - якларга.

Азан моңы белән иртә - кичен

Ислам нуры иңә җаннарга.

 

Азан әйтелә. (Мироваев Вадим)

Азан әйтелеп бетүгә сәхнәдә малай һәм бабай  пәйда була. Ут сүнә.

Малай. Я, Мөхәммәд пәйгамбәр, миңа азанның нәрсә икәнен аңлат әле!

Бабай.

Азан – ул намазга чакыру. Аның тәрҗемәсе:

Иң бөеге, иң зурысы – Аллаһы Тәгаләдер!

Мөхәммәд галәйһис- сәлам – Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчеседер.

Ашыгыгыз намазга!

Ашыгыгыз яхшылыкка!

Иң бөеге, иң зурысы – Аллаһы Тәгаләдер!

Малай.  Хак әйттең Мөхәммәд пәйгамбәр, миңа хәзер ислам турында аңлат инде.

Бабай.

Ислам-Аллаһыдан башка иләһ юк,

Мөхәммәд - Аллаһының илчесе дип белдерүдер,

Намаз укудыр,

Зәкят бирүдер,

Рамазанда ураза тотудыр,

Хәленнән килсә, Кәгъбәгә хаж кылудыр.

Малай.  Син хак әйттең. Хәзер миңа иман турында әйт инде.

Бабай.

. Ул-Аллага, аның фәрештәләренә, аның пәйгамбәрләренә вә кыямәт көнгә ышанудыр.

 

Малай Ә хәзер миң Корбан гаете турында аңлат инде.  

Бабай.

Мөселманнарның зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете. Ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 1нчы көнендә билгеләп үтелә. Гарәп теленнән Корбан сүзе карубә ягъни якынаю дигән  сүз. Шәригатьтәге мәгънәсе гамәл гыйбадәт белән Аллаһыга якынаю, димәк, без намаз укуыбыз, Корбан чалуыбыз белән Аллаһыга якынаябыз.

Ут яна.  Мөхәммәд пәйгамбәр һәм Малай юкка чыга.

Алып баручы.

Җир йөзендә яшәгән барча  мөселманнар шатланып көтеп алган, елга бер генә килә торган мөбарәк Корбан бәйрәме килеп җитте.

Мөэмин – мөселманнарга фарыз булган уразаны тотып, 70 көн узгач  адәм баласы сынауны үтә алуыннан шатланып, сөенеп бәйрәм итә.

Менә без дә Корбан гаетен  зурлап, бәйрәм итәргә җыелдык.

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

 Хәзер сүзне Алабуга  муниципаль районы имам-мөхиәсибе  Рөстәм  хәзрәткә бирәбез.

( Рөстәм  хәзрәт чыгышы)

  Алып баручы.   

 Безнең борынгы бабаларыбыз безгә рухи байлык, рухи мирас калдырган. Ул - Иман. Без олы буын кешеләреннән ике сүзнең берендә: «Йә, Раббем, иман байлыгы бир, иман байлыгыннан аерма»дигән сүзләрне еш ишетәбез. Иман- гарәп сүзе. Ул ышанычны аңлата. Бер хәдистә болай дигән: «Холкы гүзәл булган мөселман иман ягыннан иң камил мөселмандыр».
                                                                                                           

Иманлы кеше булу өчен нинди сыйфатлар кирәк икән?

Шул турыда мөнәҗәт тыңлыйк

 ( “Иманлы бул” - Мөнәҗәт  башкарыла   Әлфия Хамматовна  Зәйнуллина)

Иман булса, тоткан кыйблаң булса,

Баскан җирең синең нык булыр.

Имансызлар белән илең тулса,

Җирең, суың, халкың юк булыр.

 Иманның 4 асылы, күңел җәүһәре, бар.

4 укучы чыга( кулларында язулар «Ирек, изгелек», «Мәхәббәт, мәрхәмәт»,«Акыл»,«Намус» )
1.
«Ирек, изгелек»  
Дөньяда эзлә син тик яхшылык,
Бисмиллалы булсын һәр эшең.
Кыл яхшылык, чәч син иман нуры,
Бүген чәч, иртәгә соң булыр.

2.
«Мәхәббәт, мәрхәмәт»   
Мин яратам бар җиһанны-
Җиреңне дә, күгеңне дә.
Мәхәббәтнең орлыкларын
Мул сипкәнсең күңелемә.
Әй, Илаһым, рәхмәт сиңа!
-Матурдан матур кем?
-Газиз әнкәем матур.
-Батырдан батыр кем батыр?
-Газиз әткәем батыр.
-Затлыдан затлы ни затлы?
-Динем, йолам затлы.

3. «Акыл» 
Кешенең өченче асылы -гакыл, дигән.
Гакылсызда тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Гакылсызда намус та юк, иман да юк.
Ялганга ант итеп, барын сатар, дигән.

4.
«Намус» 
Кеше өчен иң кирәкле асыл -намус, дигән.
Намусыңны сатып итмә табыш, дигән.
Байлык өчен илен-көнен саткан кеше
Ике дөнья өчен дә явыз, дигән.
Тәбрикләү өчен сүз гимназия директоры Лилия Миргасимовнага бирелә.

Алып баручы

Халкыбыз гомер-гомергә бәйрәмнәр уздырган, гореф-гадәтләрен, йолаларын үтәп килгән. Бу  бәйрәмнәр арасында  корбан бәйрәме  аерым урын тота.  Бу бәйрәм бигрәк тә авыл җирлегендә яшәгән халык өчен изге бәйрәм булып саналган.  Безнеӊ күбебезнеӊ нәсел җепләре авылга килеп тоташа.  Бүгенге изге бәйрәмдә күӊелләребез белән кендек каннарыбыз тамган якларга кайтсак  күӊеллеребез сафланып калыр иде.  Бәйрәм күчтәнәче итеп сезнеӊ хөрмәткә татар халык  җыры  яӊгырый.

(  “Авыл көе”)

 Алып баручы.

                 Менә без дә  акрын-акрын гына

                 Кайтып килешебез динебезгә.

                 Азан моңы, изге Коръән белән

                 Иман нуры иңә өебезгә.

                 Үзенә дәшеп һәрбер мөселманны,                                                    

                  Ишекләрен инде  ачып куйган.

                “Бисмилла”ңны әйтеп түргә уз да

                  Белгәнеңне укы, дия сыман.

Мөнәҗәт әйтелә

 

 Алып баручы.

Аллаһы Тәгалә телләребезне – йомшаклык, күңелләребезне – пакьлек, иманнарыбызны – ныклык белән баетсын.

         Аллаһы Тәгалә безгә көч-куәт, гайрәт бирсен дип сорап калабыз.  

            Җир йөзенә кан-яшь түгелмәсен. Хәләл икмәктән безне аермасын.         Ил – көннәргә иминлек бирсен.        

 Барчагызга муллык насыйп итсен. Әмиин.                              

                                                             

КОРБАН бәйрәме

“Изге көндә изге гамәл”

Шәһәркүләм ачык чара

Гайсина З.М.

2010 нчы ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"

Презентация для классного часа "Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!"...

Рафис Корбан белән очрашу

Балалар язучысы Р.Корбан белән очрашу...

“Шигърият бакчасында” (Шагыйрь Рафис Корбан белән очрашу)

Кичә Р.Корбан сүзләренә язылган “Туган ягым” җыры белән башлана.            Исәнмесез , диеп башлыйк әле,...