Мәҗит Гафуриның "Гөлләр бакчасында" шигыре.
план-конспект урока (6 класс) на тему

М.Гафуриның "Гөлләр бакчасында" шигыре буенча ачык дәрес материалы рус мәктәпләрендә укучы татар балалары өчен төзелде. Дәрес ФГОС буенча компютер технологиясе кулланып үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_5_kl.docx31.34 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:          Мәҗит Гафуриның “Гөлләр бакчасында” шигыре.        

(Стихотворение М.Гафури «В цветочном саду»)

Максат (Цель):

1.Укучылырны М.Гафуриның “Гөлләр бакчасында” шигыре белән таныштыру; (Ознокомление учащихся со стихотворением М.Гафури “В цветочном саду”)

2. Шигырьгә анализ ясау барышында әсәрнең сәнгатьчә эшләнешенә игътибар итү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; (Развитие устной речи; в ходе анализа стихотворения обращение  внимания на художественную обработку произведения)

3. Укучыларга табигатьнең гүзәллеген, чәчәкләр матурлыгын төшендерү,  экологик тәрбия бирү;  аларда изгелек, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү; (Разъяснение  красоты природы, цветов; воспитание качества милосердия и доброты).

Җиhазлау (Обарудование): М.Гафури портреты, мәкальләр язылган плакатлар: “Кошның матурлыгы- төсе белән, кешенең матурлыгы- эше белән”, “Агачны яфрак, кешене хезмәт бизи”; М.Гафури турында истәлекләр китабы, чәчәкләр рәсемнәре, компьютер, слайдлар.

Дәрес барышы (Ход урока):

1.Оештыру (Организация)

1) Укучылар белән исәнләшү, дәрескә әзерлекләрен тикшерү (Учитель здоровается с учащимися и проверяет готовности к уроку):

  • Исәнмесез , укучылар! Дәрестә барыгыз да бармы? Кәефләрегез ничек?

 2) Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләрне искә төшерү (Учащиеся вспоминают правила поведения на уроке):

- Бүгенге әдәбият дәресебезне башлап җибәргәнче,  дәрестә кулланылырга тиешле кагыйдәләрне искә төшереп китик әле:

                        а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

                        б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.

                        в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

                        г) Аңламаган нәрсәңне сора.

-3) Тактага язылган шигырьне уку,  “матур” сүзенең мәгънәсен ачыклау. (Чтение стихотворения с  доски, разяснение смысла слова “красивый”)

“Мин матур”,- дип

Мактанмагыз,

Матурлар.

Матурлыкны тик

Матур эшләр

Матурлар.

  • Шигырьдә нәрсә турында сүз бара? (О чем идет речь в стихотворени?) 
  • ( кеше матурлыгы турында)
  • Автор нинди кеше матур була ди?  ( По мнению автора какой человек бывает красивым?)          (Матур эшләр эшләгән кеше )
  • Әйе  балалар, тышкы матурлыгына карап кына кешене матур дип әйтеп булмый икән әле, бу сыйфатны тулыландыру өчен кешеләрне сокландырырлык матур эшләрең дә булу кирәк икән.

II. Белемнәрне актуальләштерү.(Актуализация: Повторение биографи М.Гафури с помошью тестирования).

- Балалар, без узган дәрестә М.Гафуриның биографиясе белән танышып киткән идек. Хәзер язучының тормышы буенча белемнәребезне тикшереп алырбыз.

1. Мәҗит Гафуриның тормыш  юлы һәм иҗаты буенча өй эшен тикшерү.(5-6 слайд) 

Тест:

1. Мәҗит Гафуриның туган төбәге:

          a)     Мордва республикасы Рузаевка районы Татар Пешләсе авылы;

     ә)    Башкортстан республикасы Гафури районы Җилем- Каран авылы;

     б)   Татарстаннның Аксубай районы Иске Кармәт авылы.

2. Язучының туган елы:

a)                1884 ел, 27 февраль;

     ә)       1901 ел, 1 гыйнвар;

     б)       1880 ел, 1 август.

3. Мәҗит кемнән укырга-язарга өйрәнә?

     a)   авыл мәдрәсәсендә;

     ә)  әти-әнисеннән;

     б) Пешлә мәдрәсәсендә.

4. Ничә яшьтә ятим кала?

          a)   унөч яшендә;

     ә) унбер яшендә;

     б) биш яшендә.

5. Беренче әсәрен кайчан яза?

          a)     мәдрәсәдә укыганда;

     ә)     Казанга килгәч;

     б)    Уфага килгәч.

6. Мәҗит Гафури ничәнче елда Казанга килә?

     a)           1940 нче елда;

     ә)     1905 нче елда;

     б)     1931 нче елда.

7. Мәҗит Гафуриның вафат булу вакыты:

          a)     1931 ел, 8 гыйнвар;

     ә)     1885 ел, 16 март;

     б)     1934 ел, 28 октябрь.

8. Уфада Мәҗит Гафуриның музей-йорты кайчан ачылган?

         a)     1948 ел, 6 март;

    ә)     1920 ел, 15 гыйнвар;

    б)     1923 ел, 10 май.

Тестлар компьютерда  телдән тикшерелә.

2.Башлангыч сыйныфта өйрәнгәннәрне искә төшерү (Повторение изученного в начальных классах по творчеству М.Гафури).

- Укучылар, башлангыч сыйныфларда сез М.Гафуриның шигырьләре белән таныштыгыз инде. Слайдта шагыйрьнең шигырьләреннән өзекләр бирелгән, нинди шигырьләреннән алынды икән бу юллар, кайсыгыз әйтеп бирә алыр? (Укытучы шигырьләрдән юллар укый. Укучылар шигырь исемнәрен табарга тиешләр.)

(Учащиеся на слайде читают отрывки стихотворений и разгадывают их названия)

1. “Дүрт- биш бала җыелганнар бер урынга,

       Нәкъ уртада берсе китап тоткан кулга”. (“Китап hәм балалар”)

2. “Кыр казлары бүген, җепкә тезелеп,

     Җылы якка таба үтттеләр...”(“Хушыгыз, кыр казлары”)

3. “Яхшы булыр балалар

      Сабакка күз салалар” (“ Яхшы балалар”)

4.Психологик уңай халәт тудыру (Психологический настрой).

-Укучылар, бер генә минутка күзләрегезне йомыгыз. “Кояшлы көн. Кошлар сайрый. Чәчәкләр бакчасы. Хуш истән баш әйләнә.” (Закройте на минутку глаза. Солнечный день. Поют птицы. Цветочный сад. От аромата цветов кружется голова.)

Күзләрне ачтык. (Открываем глаза)

           1.Сезнең күз алдыгызга нәрсәләр килде? (Что вы представили  перед глазами?) (Бик матур чәчәкләр бакчасы).

           2. Бу бакчада нинди чәчәкләр үсә иде? (Какие цветы росли в этом саду ?)

     3.Нинди чәчәкләрне беләсез? (А каких цветов вы знаете?)

4. Сез нинди чәчәкләр үстерәсез? (Каких цветов вы выращиваете?)

5. Чәчәкләрне кемнәргә, кайчан бүләк итәбез? (Когда и кому мы дарим цветы?)

III. Яңа дәрес материалын үзләштерү (Изучение нового материала).

 

1. Дәреснең темасы, максаты белән танышу (Ознокомление темой и целью урока). 

- Бүген без М.Гафури иҗаты белән танышуны дәвам итәбез.  Аның “Гөлләр бакчасында” исемле шигырен укырбыз.

- Сез ничек уйлыйсыз, бу шигырь нәрсә турында? (Как вы думаете, это стихотворение о чем?)( чәчәкләр турында)

- Ә хәзер шигырьне сәнгатьле итеп укырбыз, аны анализларбыз, тел-сурәтләү чараларын тикшерербез. Аңа кадәр сүзлек өстендә эшләп алыйк.

2.     Сүзлек өстендә эш (Работа над словарем):                    ( 10 слайд).

Кылдым тамаша- сокланып карадым

Җан шатлана- душа радуется

Хәйран калып- с удивлением

Күзләр камаша- күзләр чагыла

3.     Укытучының сәнгатьле итеп шигырьне сөйләве (Выразительное чтение наизусть стихотворения учителем).

4.     Укучылар шигырьне эчтән укыйлар (Учащиеся самостоятельно читают стих ).

5.     Аерым укучылардан укыту (Выразительное чтение стихотворения отдельных учащихся).

                                 6. Ял минуты (Физкультминутка).

Гөлчәчәкләр күренде
Һәм кояшка үрелде.
Аларга җылы кирәк,
Кояш астында рәхәт.
Җил исте...
Чәчәкләрне селкетте…
Уңга бөгелделәр, Җиргә иелделәр.
Сулга бөгелделәр,
Җиргә иелделәр.
Бар син, җил, моннан кит,
Чәчәкләргә тими үт,
Алар зур булып үссен,
Безгә шатлык китерсен.
Матур сүзләр уйладык
Ял итәргә туктадык.
Җилкәләрне турайттык,
Тирән итеп суладык.
Башны як-якка бордык,
Чүгәләдек һәм тордык.
Сузылдык, киерелдек.
Югарыга үрелдек.
Соңыннан тынычланып
Шөгыльне дәвам иттек.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту (Закрепление).

 

-Балалар, шигырьне ничә өлешкә бүлеп була?  (На сколько частей можно делить стих?)(өч)

- Әйдәгез, беренче өлешне тикшерик.

  1. Лирик герой кая килгән? (Куда пришел лирический герой?)
  2. Ул нәрсәгә сокланып караган? (На что он смотрел с  восхищением?)
  3. Чәчәкләргә нинди сорау биргән? (Какой вопрос он задал цветам?)

Дус- дошман ( каршы мәгънәдә торалар)

2 нче өлеш өстендә эшләү.

  • Чәчәкләргә нәрсә булды? (Что с цветами случилось?) ( җанландылар)
  • Балалар, тормышта шулай буламы? (В жизьни так бывает?) (юк, әкияттә генә шулай була)
  • Мондый күренешне без ничек дип атыйбыз? (Как называется такое явление?) (Сынландыру)

Нәрсә соң ул сынландыру, искә төшерәбез. (Что такое одушевление?) (Сынландыру- җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү).

  • Әйдәгез,  мисаллар китерик.(Приведите примеры со стихотворения) (Чәчәкләр җанландылар,  көлделәр, җавап бирделәр.)
  •  Шагыйрь  тагын нинди тел-сурәтләү чараларын куллана? Без сезнең белән тагын нинди тел-сурәтләү чараларын беләбез?( Какие средства изображения вы еще знаете) ( чагыштыру, метафора)

          -    Нәрсә соң ул чагыштыру? (Что такое сравнение?) (аерым билгеләре буенча ике предметның яки күренешнең охшаш якларын күрсәтү.) Мисал: “ кемнәр чәчәк кебек саф күңелле”.

    - Метафора дип нинди сурәтләү чарасына әйтәбез? (Что такое метафора?)

(күренешләрнең охшашлыгына яки каршылыгына нигезләнеп, яшерен чагыштыру хасил иткән сурәтләү чарасы)

  • Шигырьдән метафорага мисаллар китерәбез. (Из стихотворения приводим примеры на метафору)
  •  ( “ нәфис төс, нәфис буй”,” кара эчле”, “ саф күңелле”)
  • Балалар,  чәчәкләрнең дуслары кемнәр дә дошманнары кемнәр соң инде? (Ребята, кто же друзья и кто враги цветов?)

Нәтиҗә (Вывод): Чәчәкләрнең дуслары- тырыш, уңган, эшчән, саф күңелле кешеләр.

Чәчәкләрнең дошманы- кара эчле, тар күңелле, ялкау кешеләр.

3 нче өлеш өстендә эшләү:

  • Лирик герой чәчәкләрнең җавабы белән килешәме? (Соглашается ли лирический герой  с ответом цвтов?)
  • Ул нинди нәтиҗә ясый? (Какой вывод он делает?)(уку)

“Эшсез кешеләрнең хаклары юк

Сезне түшләренә кадарга...”

Фикер алышу:

  • Бу шигырьдә М.Гафури безгә нәрсә әйтергә теләгән? (Что хотел нам сказать М.Гафури в этом произведени?)
  • ( Җирдә тормыш матур булсын өчен эшләргә, тырышырга кирәк)
  • Җиребезне матур итәр өчен эшчән, тырыш, игелекле, кешелекле, саф күңелле булып үсәргә кирәк.( дәрес башында кабатлаган шигырь тагын бер кат хор белән укыла).

                                  Мин матур дип

Мактанмагыз

                                           Матурлар.

                                 Матурны тик

Матур эшләр

                                           Матурлар.

Рефлексия.

-         Укучылар, без табигатьне саклый беләбезме? Суларның, һаваларның пычрану сәбәпләре нәрсәдә? (Ребята, умеем ли мы сохранять природу? В чем причина загрязнения  воздуха и водоемов?)

 -         Сез табигатьне саклауда үзегездән нинди өлеш кертәсез? (Что вы делаете чтобы сохранять природу?)

-  Табигать белән кеше- аерылгысыз төшенчәләр. Табигатьне саклау- безнең изге бурычыбыз. Елга- күлләрне, урманнарны, кырларны чүп- чардан тазарту, агачларны, бөтен төр файдалы үсемлекләрне, бигрәк тә чәчәкләрне, гөлләрне кадерләп үстерү- игелекле эшләр.

       Табигатьне саклау – безнең бурычыбыз!( слайд).

V. Йомгаклау (Заключение).

1. Мәҗит Гафуриның “ Гөлләр бакчасында” шигыренең әһәмиятен билгеләү. 

Дәрес буенча нәтиҗәләр чыгару, фикерләрне гомумиләштерү. (Определение значения стихотворения М.Гафури. Обобщение знаний, делать вывод)

2. Укучыларга билгеләр кую. (Оценивание знаний кчащихся)

VI. Өйгә эш (Домащнее задание).

“ Чәчәкләр –тормыш бизәге” дигән темага кечкенә сочинение язып килергә (слайд).

(Написать миниатюрное сочинение на тему “Цветы – украшение нашей жизни”)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар әдәбиятыннән 5 нче сыйныфлар өчен Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” хикәясе буенча презентация

Татар әдәбиятыннән  5 нче сыйныфлар өчен  Мәҗит  Гафуриның  “Кыр казы”  хикәясе   буенча презентация...