Страница для родителей

На этой странице собраны материалы для родителей. Читайте, изучайте, применяйте!

Конвенция о правах ребенка

Принята и открыта для подписания, ратификации и присоединения

резолюцией 44/25 Генеральной Ассамблеи от 20 ноября 1989 года.

Вступила в силу 2 сентября 1990 года, в соответствии со статьей 49.

Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас

  Шәхеснең үсешендә һәм формалашуында әхлак тәрбиясенең никадәр мөһим булуы педагогикада борынгы заманнардан ук билгеле. Галимнәр фикерепчә. бары әхлакый тәрбия генә кешеләрдә ныклылык сыйфатлары һәм үзара шәфкатьле мөнәсәбәт формалаштыра. Бүгенге җыелышның темасы итеп мин Р.Фәхретдиннең «Балачакта алынган тәрбияне соңыннан дөнья халкы үзгәртә алмас» дигән сүзләрен алдым.

Бала ни өчен алдалый?

“Кайда дөреслек - шунда бәхет” дигән мәкальне ишеткәнегез бардыр, һәр әти-әни баласының бәхетле булып үсүен тели. Бала ни өчен алдалый? Балага дөресен сөйләп үссен өчен ничек ярдәм итәргә? Бүгенге ток-шоуда шул катлаулы сораулар буенча сөйләшербез.

Гаиләдә ата –ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары

Нәрсә соң ул конфликт ?  Конфликт- ике кешенең яки социаль төркемнең бер үк дәрәҗәдә югары бәяләнгән әйбергә ия булу өчен бәхәсләшүе, бәрелеше . Конфликт ул-бәхәс, ызгыш, бер-береңә үпкә , бер-береңне күрәалмаучанлык . Шулай ук ул-кешеләрнең бер-беренә булган мөнәсәбәтләрен тикшерү мөмкинлеге ,үз дәрәҗәңне яклау алымы да .

Наркотиктан ничек сакланырга?

Ата-аналарга наркотикның зарарлыгын аңлату, балаларына карата игътибарлы булу, балаларына үрнәк булу

Мәктәп билгеләре

Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

Компьютермы, китапмы?

Бүген без җыелышка “Компьютермы, китапмы?” дигән сорау куйдык. Бу очраклы түгел. Әле кайчан гына Россия халкы дөньяда иң күп укучы халык дип санала иде. Ә бүген олылырга да, балаларга да компьютер мониторы яки телевизор каршында утыру күпкә күңеллерәк. Ничек баланы китап укырга өйрәтергә? Ничек китап белән дуслаштырырга? Бәлки моның барысын да компьютер алыштырадыр? Менә бу сорауларга бүген җавап эзләрбез.

Балага игътибарлы булырга булышу.

Бүген без ата-аналар җыелышын “Балага игътибарлы булырга булышу” дигән темага багышларбыз, сезне борчыган проблемаларны уртага салып сөйләшербез. Сораулар бирербез һәм уеннар аша аларга җавап табарбыз.

Тәрбияле бала үстерү серләре.

Баланы ничек тәрбияләргә? Кешеләр белән аралашканда үзеңне ничек дөрес тотарга, җәмгыятьтә үз урыныңны ничек табарга? Үзебезне борчыган шушы сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.

Бала тормышында уен.

Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган уен темасы турында сөйләшергә дип җыелдык. Үзебезнең көчебезне, сабырлыгыбызны, балаларны аңларга никадәр сәләтле икәнебезне дә тикшереп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

Бала укырга керә

Программа һәм дәреслекләр, аларның үзенчәлекләре, уңай яклары, уку-укытуда яңа технологияләр белән таныштыру.

Алма агачыннан ерак төшми

  Бер хакыйкатьне онытмыйк: балаларыбыз - алар безнең картлыгыбыз. Дөрес тәрбия бирү - ул безнең бәхетле картлыгыбыз, начар тәрбия бирү - ул безнең булачак кайгыларыбыз, күз яшьләребез, безнең бүтәннәр алдында, бөтен ил алдында кылган гаебебез! Балаларыбызның тәрбиялелеге, гаиләләребезнең ныклыгы - илебезнең ныклыгы да ул!