Бала ни өчен алдалый?
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

“Кайда дөреслек - шунда бәхет” дигән мәкальне ишеткәнегез бардыр, һәр әти-әни баласының бәхетле булып үсүен тели. Бала ни өчен алдалый? Балага дөресен сөйләп үссен өчен ничек ярдәм итәргә? Бүгенге ток-шоуда шул катлаулы сораулар буенча сөйләшербез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bala_ni_onen_aldalyy.docx17.14 КБ

Предварительный просмотр:

Бала ни өнен алдалый?

Ток-шоу. 2 нче сыйныф.

Җыелышның бурычлары:

1.  Белем бирү: ата-аналарга балаларның ни өчен алдауга бару сәбәпләрен аңлату.

2. Тәрбияви: гаиләдә бала тәрбияләүдә дөрес юнәлеш сайларга ярдәм итү.

3. Мәгълүмати: балаларның ни өчен ялганга баруларын аңларга, аларны искәртергә ярдәм итүче әдәбият исемлеге тәкьдим итү.

4.  Махсус: балалары еш алдалаган ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү.

Җыелышта катнашучылар:   сыйныф җитәкчесе, психолог, укучыларның әти-әниләре.

Җыелышка әзерлек:

1.  Җыелыш темасы буенча психологик-педагогик әдәбият сайлап алу һәм аларга анализ ясау. Китаплар күргәзмәсе оештыру.

2.  Алдау очраклары нәрсәләргә китерүе турында китап, газета- журналлардан өзекләр әзерләү.

3.  Укытучы һәм психологның җыелышка бергә әзерләнүе. Килеп чыгарга мөмкин булган “авырткан нокталар“ны билгеләү.

4.  Ток-шоуга чакыру билетлары ясау.

5.  Сыйныф бүлмәсен әзерләү, секторларны бизәү, плакат язу.

6.  Җыелыш карарының проектын эшләү.

7.  Музыкаль бизәлеш әзерләү.

8.  Плакатлар язу:

•   Аз-аз алдап, алдакчы булырсың.

•   Алдашу — урлашуга беренче адым.

•   Ялганның гомере кыска.

•   Без капчыкта ятмый.

•   Дөреслек булган җирдә генә бәхет була.

•  Дөреслек утта янмый, суда батмый.

  Тема буенча норматив-хокукый, мәгьлүмати-методик материаллар, психологик-педагогик әдәбият:

1.  Бала хокуклары Конвенциясе.

2.  Фромм А. Азбукадля родителей. М., 1994.

3.  Экман П. Почему дети лгут? М., 1993.

Җыелыш планы:

1.       Оештыру өлеше. Алып баручының кереш сүзе.

2.       Психологик күнегү.

3.       Интеллектуаль күнегү.

4.       Тәрбияви стратегия төзү.

5.       Эксперт сүзе.

6.       Җыелыш карары (проект).

Җыелыш барышы

1. Оештыру өлеше.

   Сыйныф бүлмәсендә 2 сектор билгеләнә: ак һәм кара креслолар. Укытучы җыелышның гадәти булмаган формада - ток-шоу формасында булачагын хәбәр итә. Укытучы - алып баручы, ә әти- әниләр катнашучы һәм тамашачы ролендә. Ток-шоуны эксперт ролендә психолог күзәтә.

Алып баручының кереш сүзе.

“Кайда дөреслек - шунда бәхет” дигән мәкальне ишеткәнегез бардыр, һәр әти-әни баласының бәхетле булып үсүен тели. Бала ни өчен алдалый? Балага дөресен сөйләп үссен өчен ничек ярдәм итәргә? Бүгенге ток-шоуда шул катлаулы сораулар буенча сөйләшербез.

2.  Психологик күнегү.

Ток-шоу башлануын белдерү. Катнашырга теләүчеләрне ак һәм кара секторларга чакыру. Ак төс - “дөреслек”, кара төс - “ялган” символы.

Алып баручы сораулар ярдәмендә “дөреслек” һәм “ялган” тәкъдим итә.

Сораулар гади һәм бер генә җаваплы булырга тиеш (“әйе”, “юк” дип җавап бирерлек). Мәсәлән, “Сезнең кызыгызның исеме Алисәме?”, “Сез велосипедта йөри беләсезме?” һ.б. Психологик күнегү кызу темпта алып барыла.

Шундый блиц-интервьюдан соң катнашучыларга үз фикерләре, хисләре белән уртаклашу тәкъдим ителә: нинди сорауларга җавап бирүе бик җиңел булды? Үз фикереңне яшерергә мәҗбүр булганда, нинди хисләр кичерәсең?

Тамашачылардан катнашучыларның үз-үзләрен тотышына бәя бирү сорала: ялган сөйләүченең ялганлау билгеләрен сиздегезме (мимика, интонация)?

Эксперт фикере тыңлана: кеше ялган сөйләгәндә нинди дә булса хәрәкәт ясый һәм йөзендәге мимикасы үзгәрә.

3  Интеллектуаль күнегү. 

Психологик күнегүдән соң барлык катнашучыларга “дөреслек” һәм “ялган” төшенчәләре турында фикер алышуда катнашу тәкъдим ителә. Катнашучылар төшенчәләргә аңлатма бирә:

“Дөреслек” ул - чынбарлык; билгеле бер тәртипкә нигезләнгән намуслылык.

“Ялган” - дөрес сөйләмәү, алдалау.

Алып баручы йомгак ясый: ялган ул - кешедәге икейөзлелек. Икейөзлелек кешегә уңайсызлык тудыра, физик көчне киметә. Ялганлау кешедә курку, нервлану китереп чыгара.

Эксперт: “ялган” һәм “дөреслек” сүзләренең мәгънәсенә таянып, шундый нәтиҗә ясап була: бала кайда ялган, кайда дөреслек икәнен һәрвакытта да аңлап бетермәскә мөмкин. Алга таба шул хакта сөйләшербез.

4. Тәрбияви стратегия төзү.

Алып баручы теләүчеләргә секторларга утырырга тәкъдим итә (яисә катнашучылар һәм тамашачылар рольләрен алышалар). Аларга укылачак ситуацияне тыңларга (яисә уйналачак өзекне карарга), алдалау сәбәпләрен ачыкларга һәм һәр очракка тәрбияви стратегия төзергә кушыла.

1  иче очрак (Н. Носовның ”Фантазерлар” әсәренә нигезләнеп).

-   Бервакыт диңгездә йөзгәндә миңа акула һөҗүм итте. Мин аның башына суктым, ә ул минем башымны шалт итеп өзде дә алды, - диде Айзат.

-  Алдалыйсың!

-  Юк, дөрес.

 Ни өчен син үлмәдең?

 Нәрсәгә миңа үләргә? Мин йөзеп чыктым да, өйгә кайтып киттем.

-    Башыңнан башкамы?

-   Әйе. Нигә миңа баш?

-    Ә хәзер нишләп башың бар?

-    Яңасы үсте.

2  нче очрак (Н. Носовның “Фантазерлар” әсәренә нигезләнеп).

 Менә сез тикмәгә генә алдалыйсыз. Ә менә мин кичә алдаладым, әмма файдасы булды.

-   Ничек?

-   Кичә кич әти белән әни кунакка киттеләр, ә без сеңлем белән икәү генә өйдә калдык. Сеңлем йокларга ятты, ә мин ярты банка кайнатма ашап бетердем. Аннан соң әнидән миңа эләгәчәген уйладым

да, сеңлемнең иреннәренә кайнатма сылап куйдым. Әни кайткач: "Кайнатманы кем ашап бетерде?” - диде. Мин: ”Сеңлем”, - дидем. Әни сеңлемнең иреннәрендәге кайнатманы күрде дә аны орышты, ә мине тагын кайнатма белән сыйлады. Менә, алдалауның файдасы булды.

Катнашучылар үз фикерләре белән уртаклашалар, тормыштан шуңа охшаш башка очраклар китерәләр (начар билге, өй эшен хәзерләмәү Һ.6.).

Алып баручы “фантазия” сүзе язылган карточканы алып катнашучылардан аның кайсы сектор янына куелырга тиешлеген сорый.

Фикерләшү барышында шундый нәтиҗәгә киләләр: ялганлау башкаларга куркыныч тудыра, ә фантазия кешеләрне көлдерә, күзаллауларын үстерә. Фантазиягә бирелү - начар түгел, ләкин чамасын белергә кирәк.

Алып баручы фикер алышу барышында туган нәтиҗәләрне тактага яза. Ялганлауга китерүче сәбәпләр:

^ чынбарлыктан качу;

^ җәзадан курку;

^ кемнән булса да үч алырга теләү;

^ кеше булдыра алмаганны булдырырга теләү.

5. Эксперт сүзе.

Ялганлау сәбәпләре тәрбиянең авторитар стильдә булуыннан, тормышта каты принциплардан, ә кайчагында әти-әниләрнең дә алдалавыннан килеп чыга. Баланы күбрәк орышкан саен, ул ешрак алдалый. Ялган ул - бачага карата игътибарсызлык сигналы, түбән үзбәя һ.б.

Әти-әниләргә киңәшләр:

^ Бала ялганлый башласа, үзегезгә сорау бирегез: каты җәза бирмисезме? Сез һәр очракта да хаклымы?

Искә төшерегез, балагызга нәрсә булса да вәгъдә итеп үтәмичә калмадыгызмы?

^ Ялганнан уен-көлке ярдәмендә чыгарга өйрәнегез.

^ Балагызның серләрен хөрмәт итә белегез.

^ Бер-берегезне аңларга тырышыгыз.

6.       Җыелыш карары (проект).

^ Ялганлауга омтылышы булган балаларның ата-аналарына психологка мөрәҗәгать итәргә.

^ Психологка ата-аналар өчен күрсәтмәләр эшләргә.

^ Тема буенча махсус әдәбият укырга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балықшы мен балық

Әдебиеттік оқуСабақтың тақырыбы: Пушкин А.С. "Балықшы мен балық"(Ертегі)Сабақтың мақсаттары: Сабақтың мақсаты:1.  Ертегі мазмұнын түсіну арқылы идеясын ашуға, өмірімен байланыстыра білуге дағдыла...

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

А.С.Пушкин "Балық пен балықшы"

А.С.Пушкин туралы түсінік бере отырып ертегіні түсіндіру....

"Әдепті бала, арлы бала" тәрбие сағаты

Тәрбие сағаттың тақырыбы:  "Әдепті бала, арлы бала" деп аталады. Тәрбие сағатының мақсаты:     а) Оқушыларды  адамгершілікке, қарапайымдылыққа, кішіпейілділікке, әдептілікке,...

Сценарий Пушкинского бала «Я был от балов без ума!»

Занятие построено в форме бала XIX века, что позволяет учителю познакомить учащихся с некоторыми страницами романа А.С.Пушкина «Евгений Онегин», пробудить интерес к творчеству великого русского поэта ...