Мәктәп билгеләре
материал на тему

Галипова Гадила Талгатовна

Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sobranie_6.docx17.39 КБ

Предварительный просмотр:

Мәктәп билгеләре

Педагогик тренинг. 2 нче сыйныф.

Җыелышның бурычы: бер максатка омтылган гаилә-мәктәп бердәмлеген булдыру.

Җыелышта катнашучылар: сыйныф җитәкчесе, әти-әниләр, психолог.

Җыелышка әзерлек:

1. Ата-аналарга тарату өчен киңәшләр төзү; анкета сораулары язу.

2. И. Репинның “Тагын икеле” картинасы буенча балалар белән әңгәмәне магнитофонга яздыру.

3. Плакат язу:

• Дөньяда иң изге урын - мәктәп, иң зур байлык - белем.

Тема буенча әдәбият:

1.  Ачык дәрес. 2009. № 8.

2. Закирова К.В., Низамов Р.А. Рух һәм көч тамырлары. Мәгариф, 1998.

3. Зарипова Ф..Я. Могҗизалы мәктәп сәхнәсе. Мәгариф, 2003.

4. Низамов А.М. Әдәплелек кагыйдәләре. Казан, 1999.

5. Педсовет. 2009. № 7.

6. Татарстан укытучысы. 2010. № 3.

7.  Хуҗиәхмәтов Ә.Н., Габдуллин Г.Г. Педагогика тарихыннан лекцияләр. Казан, 1995.

Җыелыш планы:

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

2. Психолог чыгышы. Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.

3. Педагогик тренинг.

4. Тест уздыру.

5. Ата аналарга тема буенча киңәшләр тарату.

6. Җыелышны йомгаклау. Рефлексия.

Җыелыш барышы 

1. Сыйныф җитәкчесенең кереш сүзе.

  Кадерле, әти-әниләр! Без сезнең белән бүген гаиләдә һәм балалар тормышында мөһим роль уйнаган мәктәп билгесе турында сөйләшергә дип җыелдык. Бу җыелышта мәктәп билгесе белән бәйле ситуацияләрне (килеп чыккан хәлләрне) чишеп карарбыз. Бу үз

чиратында гаиләдә баланы тәрбияләгәндә еш очрый торган катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр.

2. Психолог чыгышы. Анкета нәтиҗәләре белән таныштыру.

  Хөрмәтле әти-әниләр, балалар белән “Ни өчен укыйм?” дигән темага үткәрелгән анкета нәтиҗәләре белән танышып китегез.

1. Дәресләрдә кызык булган өчен укыйм.

2. Начар билгеләр өчен әти-әни орыша, шуның өчен укыйм.

3. Эшләгәндә җиңел булсын өчен укыйм.

4. Әти-әниемә рәхәт булсын өчен укыйм.

5. Иптәшләремнән калышмас өчен укыйм.

6. Үземә ошый, шуның өчен укыйм.

7. Укытучы уңышларым өчен мактый, шуның өчен укыйм.

8. Әти-әнием начар билгеләр өчен җәза бирә, шуның өчен укыйм.

9. Яхшы укуым өчен башкаларга урнәк итеп куялар, шуның өчен укыйм.

10.  Күп яңалыклар беләм, шуның өчен укыйм.

11.  Бик күпне белергә телим, шуның өчен укыйм.

Анкета сораулары түбәндәге мотивларны (этәргечләрне) ачыклый:

I.  Танып-белү (1, 7, 11 нче сораулар).

II.  Социаль:

 Киң социаль (3, 4).

• Тар социшгь (6, 10).

• Күңелсезлекләрдән качу (2, 9).

Хуплауга ориентлашу (5, 8).

 Танып-белү яисә социаль мотивларның өстенлек итүе анализлана. (Социаль мотивларның өстенлек алуы танып-белү активлыгының һәм инициативаның кимүенә китерергә мөмкин.)

3. Педагогик тренинг.

нче күнегү.

   Ата-аналар түгәрәккә утырып түбәндәге сорауларга җавап бирәләр: “Балагызның мәктәптә алган билгесе сезнең өчен нәрсә аңлата?” (Сыйныф җитәкчесе ата-аналардан алган җавапларны тактага язып бара, соңыннан алар буенча фикер алышына.)

нче күнегү.

  Ата-аналар үзләренең бала чагында алган билгеләрен искә төшерәләр. Элеккеге һәм хәзерге балалар арасындагы билгегә мөнәсәбәт аермалыкларын чагыштырып фикерләшәләр.

нче күнегү.

Әти-әниләргә И. Репинның “Тагын икеле” картинасын искә төшерергә тәкъдим ителә. Шушы картинаның финалын 21 нче гасыр чорына туры китереп телдән сурәтләргә кушыла. Ата-аналар парларда (төркемнәрдә) эшлиләр.

  4  нче күнегү.

   Әти-әниләргә магнитофон язмасында И. Репинның “Тагын икеле” картинасы буенча балалар белән әңгәмәсе тәкъдим ителә.

Картинада сурәтләнгән малай үзен ничек хис итә? Ни өчен?

Синең уйлавыңча, аңа якын кешеләре һәм туганнары нинди мөнәсәбәттә?

Аңа булышырга теләр идеңме?

Тормышында менә шушы картинада сурәтләнгән очрак булганы бармы?

Ничек уйлыйсың, бу хәл нәрсә белән бетәр? (Чишелешне тәкъдим итү.)

5  нче күнегү.

    Түбәндәге ситуацияләр буенча сөйләшү:

•  бала начар билге алса да, яхшы билге алдым дип әйтә. Бу бик еш кабатлана;

• бала, дөрес бәяләми дип, укытучыны гаепли.

4.  Тест уздыру.

  Баланың укуын анализлап, еш кына үзегез куллана торган әйтелмәләрне билгеләп барыгыз.

•    Син бүген нинди билге алдың?

•    Борчылма, барысын да төзәтергә безнең вакыт бар әле.

•    Шулай булуын сизгән идем аны. Син кемгә охшап тудың икән?

•    Марш, үзеңнең бүлмәңә, күземә күренмә!

•    Син бик акыллы, киләчәктә укытучы моның шулай булуына ышаначак.

•    Сиңа ничә тапкыр аңлатырга була инде?!

•    Сиңа минем ярдәм кирәкме, әллә тагын мөстәкыйль эшләп карыйсыңмы?

•    Кем дә булса синнән яхшырак билге алдымы?

•    Утыр, тагын бер тапкыр укы, ә мин соңыннан тикшерермен.

•    Әйдә, бергәләп эшләп карыйк әле.

•    Беләсеңме, мин кечкенә чагында бу тема миңа да авыр бирелгән

иде.

•    Китапка тагын бер тапкыр күз салыйк әле. Ул безгә булышыр дип уйлыйм.

•    «2» гә, «3» кә «утырып» йөрерсең, менә шул!

•    Әтиең кайтыр! «2» ле өчен күрсәтер әле ул сиңа!

•    Кара, мин ничек укыдым, ә син!

Үзегезнең гамәлләрегезне бәяләгез.

5. Ата-аналарга тема буенча киңәшләр тарату.

нче киңәш. Баланың билгеләргә мөнәсәбәте.

^ Начар билге алган өчен баланы ачуланмагыз. Сезнең алдыгызда ул яхшы булып күренергә тели. Шуның өчен дә ул алдаша башларга мөмкин.

^ Балагыз күп көч куеп та, нәтиҗәсе югары түгел икән, аны аңларга тырышыгыз. Нәтиҗәнең һәрвакыт югары була алмавын аңлатыгыз.

^ Балагызның проблемалары өчен, сәбәпсезгә башка балаларны һәм зурларны гаепләмәгез.

^ Яхшы якларын күреп, аны мактап алыгыз.

нче киңәш. Өй эшләрен эшләгәндә балага ничек ярдәм итәргә?

^ Балага эш өстәле булдырыгыз. Көндәлек режим, дәрес расписаниесе язылган битне күз алдына элеп куегыз.

^ Дәресләрне бары тик бер эш өстәлендә генә эшләргә өйрәтегез.

^ Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган, яки аңа өй эшләрен эшләргә авыр икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.

^ Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.

^ Мәктәптән кайткач та баланы дәрес хәзерләргә утыртмагыз. Бала 2-3 сәгать ял итеп атсын (1 нче сыйныфлар 1,5 сәгать йоклап алсалар тагын да яхшырак). Дәрес хәзерләү өчен иң яхшы вакыт көндезге сәгать 3 тән 5 кә кадәр. Кич белән дәрес хәзерләргә бөтенләй киңәш ителми.

^ Барлык фәннәрдән дә дәрес хәзерләүне бер утыруда башкарырга мәҗбүр итмәгез. 15-20 минут шөгыльләнгәннән сон 10-15 минутлык ял кирәк.

6. Җыелышны йомгаклау. Рефлексия.

Җыелыш азагында ата-аналар нинди яңалык алулары турында үзләренең фикерләрен әйтәләр. Җыелышка бәяләмә язалар:

..., мин шуңа ышандым.

..., мине шуңа ышандыра алмадылар.

..., мин шуңа каршы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре!

Внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения....

Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә...

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

"Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле әкият-сценарий тәкъдим итәм....

Эссе "Бүген укытучы билгеле бер фән укытучысы гына була алмый..."

quot;Мәктәпнең вазыйфасы - фәкать гыйлем өйрәтү белән генә чикләнмичә, балаларның күңелләренә Алланы сөю, гүзәл холык кебек яхшылык орлыкларын чәчү -  тәрбияләп үстерү булачактыр". ...