Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...
классный час (1 класс) на тему

Шафигуллина Лилия Асхадулловна

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bashlangych_syynyf_ukuchylary_ochen.doc73 КБ

Предварительный просмотр:

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

юл йөрү кагыйдәләренә

багышланган кичә

 МАКСАТ.          

1.Юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту.

2.Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл кагыйдәләрен үтәргә өйрәтү.

3.Юл хәрәкәтен көйләүче хезмәткәр, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү.

ҖИҺАЗЛАУ.

"Юллар, юллар", "Хәерле юл, сезгә” дигән плакатлар, юл билгеләре, машина, өй һәм мәктәп күренеше, укучы балаларның    рәсемнәре.

КАТНАШУЧЫЛАР:

 Балалар, ЮХИДИ хезмәткәре, Бүре һәм куян, светофор.

 МАТЕРИАЛ:

Ачык дәрес” газеталары № 3, 12 – 2007 – ел.

“Мәгариф” журналлары.

“Сабантуй” газетасының “Хәерле юл” кушымта

лары.

Р.Миңнуллин. Сайланма әсәрләр, 2 - китап.

 

КИЧӘНЕҢ БАРЫШЫ

Зал бәйрәмчә бизәлә. Бер якта "Юл йөрү кагыйдәләре", икенче ягында “Хәерле юл!" дигән плакатлар эленә.

1 нче алып баручы.

Татар халкында борынгыдан ук килгән күркәм бер гадәт бар: бездә юлчыларга юлга чыкканда: "Хәерле юл!"-дип озатып калу һәм: "Исән-сау кайттыңмы”, -дип каршы алу гадәткә кергән.

2 нче алып баручы.

Әйе шул, без яши торган заманда хәерле юллардан исән-сау әйләнеп кайту бик күп зиһен һәм тапкырлык сорый торган эш.

1 нче алып баручы.

Менә шуңа күрә дә без кечкенәдән  үк юлда исән-имин йөрү кагыйдәләрен белергә тиешбез.

 Җыр: "Юл билгеләре”.

1 нче укучы.

Юл билгеләре безгә

Бик күп нәрсә әйтәләр. 

Кирәк чакта боералар.

Кирәктә кисәтәләр.

2 нче укучы. Юлда булсаң, уяу бул.

3 нче укучы. Юлдашың үзеңнән яхшы булсын.

5 нче укучы. Юлга чыксаң, азыгың үзең белән булсын.,

6 нчы укучы. Юлда да акыл кирәк.

7 нче укучы.

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк. 

Моны белү һәркемгә дә,        

Кайда йөрсә дә, кирәк!   

8 нче укучы.

Юл чатында дуслаштым мин 

Горур светофор белән.

Аның барлык сигналларын

Тыңларга кирәк-беләм.

                                         
ЮХИДИ хезмәткәре /боерык укый/                                                                                      

-Тыңлагыз! Тыңлагыз! Боларны белү һәркемгә кирәк!

1. Юлның уң ягыннан гына йөр,

2. Бары тик тротуардан гына йөр.

3. Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан бар!

4. Тротуар булмаган урыннарда,сул яктан, каршы килүче транспортка карап  бар! 

5. Урамны тиешле урыннарда гына аркылы чык.

6. Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезендә тыела!

Барлык укучылар бергә.

Урамда йөрү күңелле бигрәк,
Урамда йөри белергә кирәк.
 

Көчле музыка астында Бүре керә. (күкрәгенә сугып):

Бүре.

Менә мин дә килеп җиттем. Велосипедта юл уртасыннан бар көчемә чаптым, бәйрәмегезгә тәки өлгердем.

1 нче алып баручы.

 Син үзеңне юлда, урамда ничек тотарга икәнен белмисең икән, Бүре дус. Юлда торган билгеләргә дә игътибар итмәгәнсең.

Бүре: 

Белмәгән, ди. Минем сумкамда юл буеннан җыеп килгән билгеләр  күп.Куян дустым белән ул билгеләрнең берсен дә калдырмадык.

2 нче алып баручы.

Сез бик начар эшләгәнсез,  һич ярамый алай! Сезнең аркада юлда  һәлакәтләр булуы  мөмкин бит.

Бүре:

Ә сез үзегез ул билгеләрнең ни аңлатуын беләсезме соң? Менә монда ни бу, яле, Куян, күрсәт. (“ Кеше  җир казый”  билгесе)

Куян:

Нәрсә эзли бу кеше,

Берәрегез беләме?

Әллә монда байлыклар,

Акчалар күмелгәнме?

9 нчы укучы.

Юк шул, юк шул, белмәдең,

“Юл эшләре бара” ул!

Ә син шуны күрмәдең. 

Куян. 

Карале монда, кара,
Юлда -  өндәү билгесе.  

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе?!

(Биеп китә.)

2 нче укучы.

Юк, ярамый, дусларым,
Монда юл бик куркыныч.

Бу билге сорый бездән          

Үтәргә әкрен, тыныч.

Бүре:

      Бу билгене карачы:

      Батарея ник монда       

Рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда   

Гел шушында җылына?  

3 нче укучы.

Алай түгел, болай ул:  

Бу билге шоферларга

Менә нәрсә әйтә ул:

“ Тукта! Әнә, ерактан

Бер поезд килә тизләп,

Шлагбаумнан чыкканда

Бик зур түземлек кирәк.”

1 нче алып баручы.

Бүре абзый, күрдеңме, без юл билгеләрен бик әйбәт беләбез.

Бүре:

Мин дә! Мәсәлән, юлдагы менә бу сызыкларның ни өчен ясалганын беләм.Шахмат уйнарга ярый дигән сүз ул.

 

2 нче алып баручы.

Юк инде, син нәрсә, Бүре дус! Бу “зебра” дип атала. Ул -  җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыны.

Бүре:

Монысы нигә балага?

Басып тора багана.

4 нче укучы.

Багананың өч күзе,.

Өч күзендә өч сүзе!

Берсе аның-кызыл күз,

Икенчесе- сары күз,  

Өченчесе- яшел  күз.

Светофор:

Урамнарны күзәтәм,

Узганнарны кисәтәм.  .

Янып тора өч күзем,

Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:

-Кузгалма!-ди кызыл күз.

-Сабыр!-дия сары күз.

-Ярый!-дия яшел күз.

Җыр:"Светофор" Р.Миңнуллин шигыре

Бүре:

Моннан ары мин дә светофорга гына карап йөрермен.

ЮХИДИ хезмәткәре.

Юлда имин йөрү өчен юл билгеләрен дә белергә кирәк. Алар кешеләрне, шоферларны төрле хәвеф – хәтәрләрдән кисәтәләр.

5 нче укучы.

Бу билгене күрсәләр,

Шоферлар уйланалар.

Димәк, тиздән мәктәп бар,

Игътибарга алалар.

6 нчы укучы.

-Тукта!- дип әйтә билге,

Хәвеф- хәтәрләр юкмы?

Әгәр инде булмаса,

Газга бас та бар алга!

7 нче укучы.

            Яратсам да чабарга сәпиттә,

Туктата бу билге, әлбәттә.

Аңлата ул миңа: ярамый

Бу юлда чабарга сәпиттә.

 

 8 нче укучы.

Бу билге- шундый билге:

Сине саклый, җәяүле!

Чыгабыз бергә-бергә  

Без юлны шушы җирдә.

9 нчы укучы.

       Бу билгене күрүгә, 

 Барысы да шатлана.

 Димәк, кирәк вакытта

 Мөмкин тамак ялгарга.

 

Бүре:

 Юл билгеләрен белү чынлап та бик кирәк икән шул.

Юлларда машиналарның иге-чиге юк! Әмма мин яхшы төшендем: «Сау-сәламәт булыр өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!”

Алып баручы.

  Ә хәзер җанатарларыбызның белемнәрен

  сыныйк.Табышмакларга җавап бирсеннәр әле. Кем   тапкыррак икән?

Светофор уены.Балалар, парлашып, түгәрәккә басалар. Бию көенә түгәрәк буенча бииләр.Уртадагы бала(“светофор”) “Яшел” дисә, бииләр, “Кызыл” дисә,туктыйлар, “Сары” дисә, бер-берләре белән парлашалар. Кем так кала, шул уртадагы светофор була.

ЮХИДИ хезмәткәре.

     Әти белән әниеңне

     Кайгылардан сакла син.

     “Юл фәне әлифбасы”ның

     Һәр билгесен ятла син.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кирәкми безгә сугыш !

класстан тыш чара эшкәртмәсе....

Юл билгеләре!

Внеклассное мероприятие по правилам дорожного движения....

Һөнәрләр. Билгеле үткән заман хикәя фигыль 4 нче сыйныф ( рус төркеме )

Урок татарского языка для руссоязычных детей. Лексическая тема: "Профессии", грамматическая тема: "Глаголы определенного прошедшего времени"...

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

"Юл билгеләре иленә сәяхәт" исемле әкият-сценарий тәкъдим итәм....

Ашык безгә,Яңа ел!

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме....

Кычыткан безгә думсы,дошманмы?

Башлангыч сыйныф укучыларын проект эшчәнлегенә әзерләү өчен үткәрелгән класс сәгате...

Табиб кирәк шул безгә

Бу физкультминут 2 нче сыйныфта "Тән әгъзалары" темасын үткәндә өйрәнелә....