Кирәкми безгә сугыш !
методическая разработка (4 класс) по теме

класстан тыш чара эшкәртмәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon scenarii_kirkmi_bezg_sugysh_.doc52 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яр Чаллы  шәһәренең

“ 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль   автономияле гомуми белем бирү  учреждениясе

Кирәкми безгә сугыш”

исемле музыкаль композиция планы

(Җиңү бәйрәме көннәрендә мәктәп укучылары тарафыннан сугыш ветераннары , балалар каршында  чыгыш ясау өчен тәкъдим ителә)

                                                            Авторы: Яр Чаллы шәһәре 4нче урта

мәктәбенең башлангыч сыйныфы

укытучысы Буриева Айгөл Мубәрәк  кызы

       

                                              Яр Чаллы                        

                                                -2010-

                                    “Кирәкми безгә сугыш”

исемле музыкаль композиция планы

Катнашучылар: әби, аның оныгы, егетләр һәм кызлар.

        

Әкрен генә музыка тавышы ишетелә (тыныч җыр яки башка бер җырны сайларга мөмкин).

        Сәхнәгә әби белән оныгы чыгалар. Әбинең кулында өчпочмаклы солдат хатлары. Ул аларны әйләндергәләп карый, сыйпый, үзе нидер уйлый.        

        Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

        Әби. Әйе, балам. Җиңү бәйрәме көне якынлашты исә, узган сугыш еллары үзәкләрне өзеп искә төшә.

        Оныгы. Әбием, зинһар, сөйлә әле шул еллар турында.

        Әби. Ярый, балам, тыңла алайса. (Бер читкә китеп утыралар, әби сөйли башлый)

        1941 елның матур җәе иде. Шәһәр халкы Сабантуйга әзерләнә. Кама елгасы буйларында уен-көлке, җыр-бию тавышлары яңгырап тора. Минем дә, бабаңның да яшь чагы, без дә биюгә кушылып киттек.

   (Сәхнәдә яшьләр төрле уеннар уйныйларУенның  иң кызган чагында куркынган, дулкынланган кыяфәттә бер кыз йөгереп керә)

        Кыз. Кызлар, егетләр! Герман сугыш башлаган! Барыбыз да өйләребезгә таралышыйк.

        Яшьләр. Сугыш?

“ Священная война»  В.Лебедев-Кумач шигыре,  А.Александров көе.слайд

          Кыз.

        Сабан туйда, көрәш барган мәйданнардан

        Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

        Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

        Яраланган аккош кебек ятып калган.

     Әби. (Әкрен генә алга чыга) Чаллы шәһәребез – баһадир яшьләрен, кызлар – сөйгән ярларын, аналар – улларын, яшь хатыннар сөекле ирләрен сугышка озатты ул көнне. Ир-егетләрнең җырлары бүген дә колагымда яңгырап тора сыман.

      (Яшьләр “Герман” көенә җырлый-җырлый сәхнәгә чыгалар, кызлар аларны озата)

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.

Явыз дошман килә ил өстенә

Ил байлыгын талап җыярга.

Алып килә канлы палачларын

Халкыбызның канын коярга.

Кара көчләр килә ил өстенә

Шәһәр- авылларны яндырып.

Газиз аналарны дарга асып,

Балаларны ятим иттереп.

Тыныч иде әле таңнарыбыз

Аяз иде әле иртәләр.

Дошман басып керде илебезгә

Ир- егетләр яуга китәләр.

Безне озаткан сукмакларны

Капламасын үләннәр.

Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,

Сез көтегез безне, сөйгәннәр.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә балам, син – әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм.

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан эземнән

Бер адым да артка чигенмәм.

(Яшьләр “Герман” көенә җырлый-җырлый сәхнәдән чыгалар, кызлар аларны озата)

        Әби. Шулай итеп, бабаң яуга китте, ә мин кечкенә улым белән ялгызым шәһәрдә  калдым. Авыр, бик авыр булды ул еллар. Сугыштагыларга җиңел булсын дип, көнне төнгә ялгап эшләде халык. Балалар да өлкәннәргә ярдәм иттеләр.        

        Оныгы. Әбием, ул сугышның никадәр авыр булуын мин дә китаплардан укып беләм..

          Барды сугыш, бетте чарпаланып

        Туган әнкәм – газиз кара җир...

        Калды ятып, калды канга батып,

        Минем якташ, таныш баһадир.

        Тамды җиргә, сеңде җиргә ал кан

        Һәм иң соңгы гомер тамчысы.

        Калды шунда, калды читтә яткан

        Ап-ак баулы корыч каскасы.

        Әби. Әйе, балам, баһадирдай күпме ир-егетне харап итте ул сугыш.Чаллы шәһәреннән генә сугышка 14 меңнән артык солдат китте. Шуларның 8меңе генә әйләнеп кайта алды. Калганнары сугыш кырында ятып калды. Күпме аналар яшь түкте ул көннәрдә, күпме яшь киленнәр тол калды, күпме балалар ятим үстеләр. Сугыш вакытында Чаллыга бик күп ятим балаларны, яралылырны китерделәр.Без хатын-кызлар  көне буе  эшләдек, ә кичләрен оекбаш-бияләй бәйләп сугышка посылкалар сала идек.Барабыз да җиңү көнен якынайтырга тырыштык.

-Сугыш бетәр алдыннан бабаңның соңгы хаты килде. Менә ул хат бүген дә минем кулымда. Мин аның һәр сүзен отып алдым. Син дә тыңлап кара, балам, язылганнарны күңелеңә сеңдер.

  Әби  хат укый:

        Килер ул көн: тагын күрешербез,

        Сугыш бетәр, иркен суларбыз,

        Бәлки хисне бергә бүлешербез,

        Тормыш җебен бергә сузарбыз

        Килер ул көн: тагын табышырбыз,

        Сугыш кырын горур кичәрбез;

        Исән булсак, бәлки кавышырбыз,

        Гомер буйлап бергә китәрбез.

        Әби. Миңа бабаң белән кавышулар насыйп булмады ,ул сугыш кырындаятып калды. Үзеннән соң якты истәлеге булып , шушы хатлары, фотолары гына калды. Сугышта ирләрен, балаларын, сөйгәннәрен югалтучылар башка хатыннар да, шул истәлекләр белән күңелләрен юатып яшәделәр

( Берничә бала сәхнәгә чыгып шигырь  укыйлар)

     

         Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

        Китсәләр дә алар кайтмады.

        Алар өчен бары җилләр генә        

        Ачып-ябып йөрде капканы.

        

          Алар өчен янды ялгыз гына,

        Күз нурларын сирпеп еракка,

        Тик ил өчен, геройларча, дигән

        Хәбәр генә кайтты бу якка.

         Хәбәр генә кайтты бу якларга

        Ядкарь булып газиз анага...

        Һәм ир даны кайтты югалмыйча,

        Мәңгелек ут булып янарга.

        Оныгы. Ә соңыннан ниләр булды, әбием?

               Әби. Тиздән сугыш та бетте. 1945 елның 9 нчы Маенда Чаллы  халкы тантана итте, ул үз батырларын каршы алды. Исән калган солдатлар шәһәребезгә кайтты. Шатлыкның иге-чиге булмады. Халык җиңүчеләргә дан җырлады. Алар арасында  Советлар Союзы Герое исемен алучылар да  да күп иде.слайд

( ”Җиңү җыры” .Р.Байтимеров шигыре, Р.Яхин сүзләре.)

        Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым. Миңа һәм минем кебек миллионнарга сугыш кирәкми!

 ( Берничә бала сәхнәгә чыгып шигырь  укыйлар)

         

Сез “чәчәкләр”, дисез безне.

Чәчәкләр сулмасыннар.

Җир йөзендә бәхетсезләр,

Ятимнәр булмасыннар!

Кояшлы булырга тиеш

Безнең һәрбер иртәбез.

Без сездән Тынычлык белән

Бәхет таләп итәбез.

          Безнең теләк- төзү илдә

        Тиңдәшсез, гүзәл тормыш,

Без - иң тыныч халык җирдә, -

Хор белән: Кирәкми безгә сугыш!

 (“Һәр вакыт булсын кояш” җыры  яңгырый. Пәрдә төшә).

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре безгә бик күп нәрсә әйтәләр...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен юл йөрүкагыйдәләренә багышланган кичә...

Сугыш урлаган балачак

Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....

1812 елгы Ватан сугышы

Дәрес  укучыларны 1812 елгы Ватан сугышы башлану сәбәпләре, кайсы илләр арасында булуы, гаскәр җитәкчеләре,  сугышның кайда һәм кайчан булуы, кайсы гаскәрнең җиңеп чыгуы белән таныштыра. Рос...

Сибгат ага Хәким сугыш елларында

                     Бөек Ватан сугышы батыры Сибгат ага Хәкимнең сугыш елларындагы тормышы. Туган илен саклау аның иҗат юлындагы чагылышы...

Ашык безгә,Яңа ел!

Башлангыч сыйныфларда Яңа ел бәйрәме....

Кычыткан безгә думсы,дошманмы?

Башлангыч сыйныф укучыларын проект эшчәнлегенә әзерләү өчен үткәрелгән класс сәгате...

Табиб кирәк шул безгә

Бу физкультминут 2 нче сыйныфта "Тән әгъзалары" темасын үткәндә өйрәнелә....