Сугыш урлаган балачак
презентация к уроку по чтению по теме

Нагимова Роза Рагатовна

 

 

Авыр булды безнең балачак та
Яшьлекләр дә җиңел булмады.
Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vakyyf_nurullin.pptx1002.58 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Сугыш урлаган балачак . ТР Арча районы Субаш-Аты башлангыч мәктәбе укытучысы Нәгыймова Роза Рәгать кызы 2011-2012

Слайд 2

Авыр булды безнең балачак та Яш ьле кләр дә җиңел булмады . Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады.

Слайд 3

« Шинел ьсез солдатлар » Вакыйф Нуруллин

Слайд 4

Вакыйф Нуруллин 1935 елның 1 маенда Татарстанның Балык Бистәсе районы Югары Әшнәк авылында туа . Аның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә . Башлангыч мәктәпне бетергәч , ул 1ел колхозда эшли , аннан урта мәктәпне тәмамлый . Армиядә хезмәт итә . Казан дәүләт университетын бетерә . 1964-1966 елларда үзенең беренче күләмле әсәрен - « Шинельсез солдатлар » исемле повестен яза . Яшүсмер малайның табигый , самими кичерешләре аша сугыш чоры авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән повестьны укучылар һәм әдәби тәнкыйть җылы каршылый .

Слайд 5

«… Сугышның беренче көне Равилләр бала- чагының соңгы көне булып чыга . Моңарчы үз ишләре белән тәгәрмәч тәгәрәтеп , таякка атланып « ат-ат » уйнап йөргән 10яшьлек ваемсыз малай өчен рәхәт тормыш бетеп,авыр көннэр , борчулы төннәр башлана . - Сугыш чыгып күп тә үтми , яңа гына әтисе үлеп , ярым ятим калган малайның абыйсы Искәндәр фронтка китә . Әнисен окоп казырга җибәрәләр .»

Слайд 6

Укыйсым бик килә дә бит. “...Әни мине укытырга теләмәде. Түләүләребез дә бик күп бит әле.Әнә кичә үзең күрдең ләбаса: “Шушы айда тиешле итегезне түләп бетермәсәгез, бозавыгызны алып чыгабыз”, - диделәр ич. - Бер сарыкны илттек бит инде, әни, - дидем мин, әле һаман түләү бетмәгәнгә гаҗәпләнеп. -Бер сарык кына җитми шул, балам, кырык кило кирәк бит! Менә шуңа әйтәм мин сиңа, укыма дип. Икәүләп эшләсәк, калхуз икмәк бирсә, шуны сатып түләрбез итне. Әтү, син дә эшләмәсәң, бозауны да алып китәрләр. Сугыш бит ул, улым, сугыш! Сау булсаң, сугыш беткәч укырсың, балам... Бик укыйсым килсә дә, әнигә каршы килмәдем. Рас ул укыма ди икән, димәк, белеп әйтә, бүтән чара калмаганга, ярдәм итәр кешесе булмаганга әйтә... Тик акыл белән әни яклы булып, аныңча эшләп йөрсәм дә,иртә-кичләрен мәктәп яныннан үткән чакларда күңел һаман шунда тарта...”

Слайд 7

Киез итек киеп йөрү – иң зур хыял . “...Киез итек киеп йөрү турында хыялланырга да курка идем мин, чөнки сарыкларыбыз инде күптән беткән иде безнең. Әмма кырык өченче ел башында Мәдинә апамине итекле итте. Кышкы каникулга әтиләре янына кайткан җиреннән, белмим ничек юнәткәндер, бик яхшылап олтан салынган бер пар киез итек алып килде ул миңа. Алгарак китеп булса да әйтим, мин ул итекләрне, ел саен олтанын яңарта-яңарта, кырык җиденче елда тикле киеп йөрдем. Юк,гади генә кеше түгелдер ул укытучы Мәдинә апа, изге җандыр ул...”

Слайд 8

Бүгенгә генә түзәм дә... “... Ул чорларда мин ат кудым. Безнең колхозда трактор фәлән юк, игенне дә алты ат көче белән эшли торган машина белән сугалар. Шул алты атның икесен мин куам. Без, өч малай(алар миннән олылар), иртәнге алтыдан кичке тугызга кадәр бер түгәрәк өчендә әйләнәбез. Барабан туктаусыз үкереп, авызына Хәбир бабай тараткалап тыккан көлтәләрне йотып тора, хатын-кызлар кайсы саламын селки, кайберләре арышын, бодаен, кыскасы, нәрсә сугылса – шуны җилгәрүчеләргә тырма белән эшереп илтеп тора. Бик арыган минутларда мин машинаның ватылуын тели идем. Ә ул, үч иткәндәй, тагын да шәбрәк үкереп эшли башлый. Шундый көннәрне үз-үземә: “Бүгенгә генә түзәм дә, иртәгә үтерсәләр дә чыкмыйм ат куарга. Әнә минем шикелле малайлар рәхәтләнеп уйнап йөриләр”,-дим. Ә иртән, төнлә йоклап ял иткәннән соң, тагын кәнүшнигә менәм...”

Слайд 9

Булыр, әни! Мин хәзер зур бит инде. “...Әни! Иртәгәдән мин эшли башлыйм! Самат абыйдан сорадым. Ул Мәүлиха апа атларын җигәргә кушты. Әни, барам, яме, ачуланма,яме! -Әй,улым,улым! – диде әни. – Бик яш ь син . Әле яңа унберенче яшь китте ич сиңа . Көннәр буе ат артыннан йөгерер вакытың түгелләбаса ! Синең түгел , олыларның да җелеген суыра торган эш ич ул. Мин язгы чәчү беткәнче тырмада йөрдем . Күрәсең , олылардан ким эшләмәгәнмен – чәчү беткәннең икенче көнендә колхоз идарәсе тарафыннан бүләкләнүчеләр арасында минем исем дә бар иде . Яхшы эшләвем өчен мактый-мактый , Самат абый үз кулы белән миңа ситсы бирде . Бик ярап куйды ул. Күлмәгем тузып , менә бетә , менә тәмам төшеп кала дип курка-курка гына йөргән чакта кулыбызга эләккән шул ситсыдан бик әйбәтләп бер күлмәк , кыска булса да бер ыштан тегеп бирде әни …»

Слайд 10

Ике көн эчендә алты мәет. Безнең ризык – элмә каерысы да юкә кабыгы. Көненә бер мәртәбә бер уч арыш ярмасыннан пешерелгән аш эләгә. Безнең бәхеткә яз иртә килде. Черек бәрәңге җыелып беткәч, халык узган елда коелып калган башакны җыярга ябырылды. Без дә, башагыннан аерып җлгәргәннән соң, бер чиләккә якын ризык җыйдык. Әмма ике көн эчендә безнең кечкенә генә авылдан алты кеше вафат булды. Теге кар астында кышлаган башак бодаен ашап агуланганнар икән.

Слайд 11

Иң авыр чор. Иң авыр чор: базлар – бәрәңгесез, Ә игеннәр әле – серкәдә. Керосин һәм шырпы алырлык та, Акча дигәне юк кесәдә. Алабуга, кузгалак, кычыткан, Сөттә пешкән авыл ашында, Киемнәрдән бет яңгыры яуды, Кыздырганда мунча ташында. Бүлештегез кайгы – хәсрәтләрне Кич утырып, калын төннәрен. Ир-атларның укып фронтлардан Килгән яхшы – яман хәбәрен.

Слайд 12

Буыннарның көмеш чылбырын Өзмәс өчен килдек дөн ь яга. Моңлы булып үстек, тирә-яклар Кайгы–хәсрәт белән тулганга.

Слайд 13

Сугыш чоры төшләремә керә, әле дә куркып уянам.

Слайд 14

Файдаланган әдәбият: Даутов Р. Н., Гамбәров Н. Г. Балачак әдипләре – Казан: мәгариф, 2005. – 335 б. Нуруллин В.Н. Шинел ьсез солдатлар . – Казан:Тат.кит.н әшр.,1989-255б. Сафин Р. Әллә ниләр бирер идем. // Сөембикә.-2004-№3-Б11.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бәхетле балачак" концерт программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...

Балачак кыңгыравы

4 класста  чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен кулланма...

"Балачак иле"

Воспитательная программа для начальной школы...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.

"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе....

Мин - балачак иленнән

Р. Валиева иҗатына багышланган кичә...

"Сугыш урлаган балачак"

Класстан тыш чарада  үткәрү өчен кулланма материалБөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана...Сугыш батырларын,тарихи вакыйгаларны онытырга хакыбыз юк.Сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын,тыл һәм х...