Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.
классный час (4 класс) на тему

Шакирова Альфинур Халимовна
"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chygarylysh_kichese_2011.docx29.55 КБ

Предварительный просмотр:

Саба муниципаль районы

Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомуми белем бирү мәктәбе

Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак

(4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе)

I категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Шакирова Ә.Х. эш тәҗрибәсеннән

  •  Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән балаларның күңелләрендә иң якты хатирә булып сакланып калачак чыгарылыш кичәсенә җыелдык. Әйе, алар бүгеннән сабый чаклары белән саубуллашалар. Тормыш баскычларыннан бер адым югарыга күтәреләләр. Сүзне аларга бирик.

“Хуш, балачагым” (З.Минһаҗева) җырын җырлыйлар.

Укытучы: Сез балалар – минем чәчәкләрем,

                  Сез балалар – минем гөлләрем.

                  Сез бит минем үткән көннәрем,

                  Сез бит минем алгы көннәрем.

Әйе, балалар, сезнең белән саубуллашыр көннәр дә килеп җитте. Әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Формаларыгызны ничә тапкыр киеп карадыгыз. “1нче сентябрь кайчан җитә?” – дип әти-әниләрегезне аптыратып бетердегез. Шул көннәрнең ничек узуын искә төшерик әле.

1нче укучы. И мәктәбем  сентябрьдә    

                     Кабул иттең кочагыңа.

                     Хәреф танып, укый-яза

                     Белми идек ул чагында.

2нче укучы. Нәкъ 8 тулганда чыңлады

                      Дәрескә чакырып 1нче кыңгыраау.

                      Һәр бала сокланып тыңлады,

                      Тукталды уеннар һәм җырлар.

3нче укучы. Хәтереңдәме, дустым,

                     Алтын яфрак яуган

                     Кояшлы көзге иртә.

                     Әниләр кулына тотынып

                     Мәктәпкә килдек икәү.

4нче укучы. Хәтеремдә курка-курка гына

                     Классыма килеп кергәнем.

                     Хәтеремдә шулчак, беренче кат

                     Якты йөзен аның күргәнем.

5нче укучы. Дәреслекне ачкач, аптыравым,

                      Нәүмизләнеп кушап калуым.

                      Хәтеремдә аның әкрен генә

                      Иңнәремә кулын салуы.

6нчы укучы. Ул өйрәтте каләм тотарга һәм

                      Тәүге сызыкларны сызарга.

                     Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,

                     Иҗекләрдән сүзләр язарга.

7нче укучы. Һәрчак шулай сабыр булды

                     Ялгышларым булса төзәтте.

                     Хезмәт яратырга, туган җиргә

                    Тугрылыкка мине өйрәтте.

8нче укучы. Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың,

                     Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

                     Син инде уйнарга бармыйсың,

                     Кыңгырау чакыра мәктәпкә!

9нчы укучы. Якты йөзле апа каршы алды,

                      Өйрәтте ул белем серләрен.

                      Башлангычта дуслар белән бергә

                      Бик тиз узып китте көннәрем.

10нчы укучы. Кире кайтмас өчен үтте инде,

                        Балачакның татлы еллары.

                        Беренчедән – дүртенчегә тикле,

                        Үткәрдек күк бер ел нибары.

Җыр. “Мәктәп ул ямьле!”

1нче укучы.  Әлифба – ул барлык фәннәрнең

                       Тәүге баскычы.

                       Ул кадерле Туган телнең

                       Алтын ачкычы.

2нче укучы. Дустыбыз булды Әлифба,

                     Дәфтәр, каләм, партабыз.

                     Зур тәрәзәле классны

                     Хөрмәтлибез, яратабыз.

3нче укучы. Иң якын дусларың

                      Булдык гел без синең,

                      Һәр хәреф елмаеп

                      Әйтте үз исемен.

4нче укучы. Әлифба син алып кердең

                     Безне белем иленә.

                     Тырышлык та, ялкаулык та

                     Шушы илдә беленә.

5нче укучы. Без язарга да өйрәндек

                      Ручка тотып кулларга.

                      Хәрефләрне тезәбез,

                     Тигез матур юлларга.

6нчы укучы. Яңа тактага зур итеп,

                      Язылган акбур белән.

                      “Туган тел” – диеп укыдык

                      Бертавыштан хор белән.

7нче укучы. Каләм тоту кыен булса

                     Булышты кара тактабыз.

                     Барысыннан да күбрәк

                     Өйрәтте укытучы апабыз.

8нче укучы. Укытучы ярдәмендә

                     Барып җиттек “А”дан “Я”га.

                     Очар коштай канатланып

                     Чыктык фән дигән дөньяга.

9нчы укучы. Аннан мисал, мәсьәләне

                      Чишү юлын эзләдек.

                      Дәфтәрләрне, көндәлекне

                      “5”ле белән бизәдек.

10нчы укучы. Саннар саный беләбез без,

Бүлү, кушу һәм алуны.

Очар канатларыбыз нык,

Һич белмәс ару-талуны.

Бу канатлар кирәк безгә

Тормыш үрләрен менәргә.

Зур үскәч сөекле илне

Хөрмәткә, данга күмәргә.

Хор: Барысы өчен рәхмәт, мәктәп!

         Рәхмәт сиңа, Әлифба!

         Рәхмәт сиңа, кара такта!

         Рәхмәт, укытучы апа!

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

1нче укучы: Бәхет җиргә үзе килми,

Бәхет табыла эзләп.

Бәхетләргә и ң якын юл,

Иң туры юл тик хезмәт.

Уку – безнең төп бурыч.

Тырышып уку – эшебез.

Тирән белем сорый илем.

“5”ледә бит көчебез.

Татар теле. (кыңгырау тавышы)

2нче укучы. Хәреф язабыз бүген

Хәреф бит рәсем түгел,

Серле таяклар сызам,

Матур чыкмаса – бозам.

Язам-бозам, язам-бозам...

Ә дәрес һаман уза.

3 нче укучы. Минем эш шундый чиста,

Кыек та сызылмаган.

Туры да сызылмаган –

Бер юл да язылмаган!

Аһ, ярдәмчем сынаткан,

Барын бетереп аткан.

Алып баручы. Килеп җитте тәнәфес

                       Көтеп алган тәнәфес.

                       Биеп алыйк, җырлап алыйк,

                       Уйнап алыйк. Әйдәгез!

Татар кызлары биюе.

Математика дәресе (кыңгырау тавышы)

  • Хәзер безнең математика дәресе булачак.

Табышмак – мәсьәлә әйтү.

  1. Ничә көн алды?

Әни күпме бар әле

Беренче сентябрьгә!

Исәплик бергә-бергә,

31 көн августта,

Ә бүген уналтысы.

Хәзер инде үзең дә

Шәт, исәпли алырсың...

Йә, ничә көн калды соң? (31-16=15)

  1. Ничә тай?

Аяклары кырык дүрт

Бар да чаба уйнаклап.

Болар ничә тай булыр,

Яле, тизрәк уйлап тап! (44:4=11)

  1. Ничә чыпчык булган?

Хәерле көн, ун чыпчык!-

Дигән икән бер чыпчык,

Тегеләре и көлгәннәр,

Чырык, чырык килгәннәр:

Безне өчкә тапкырлап,

Кушсаң гына үзеңне,

10 булабыз, дигәннәр. (3*3+1)

Сорауларга җавап бирик

  1. Кайсы айда 28 көн? (һәр айда да)

  1. Ике кыз, ике әни, әбисе, оныгы. Барлыгы ниә кеше?  (3)

  1. Әтисенең 5 кызы бар. Һәр кызның абыйсы. Барлыгы ничә бала? (6)

  1. Нинди сәгать тәүлеккә 2 тапкыр бер вакытны күрсәтә? (туктаган)

  1. Ике әти, ике ул 3 йомырка ашады. Һәр кешегә ничә йомырка туры килә? (1)

Рәхмәт, әфәрин! Сез бик күп беләсез икән. Ә хәзер укучылар башкаруында “Бәйрәм бүген” җыры.

Кыңгырау тавышы.

4нче укучы. Шулкадәрле ягымлы,

Тансык бу тавыш.

Яле, яле уйлап кара,

Уйлап тап, бераз тырыш.

Белмисезме? Көмеш тавыш

Ул кыңгырау тавышы.

Утырып тәмам туйгач

Шуннан яхшы бармы соң?

5нче укучы. Дәрес беткәнен белдереп

Чыңлавын кыңгырауның

Тиз ишетеп алабыз,

Шундук чыгып чабабыз.

Тик дәрескә керергә дип,

Чакырганда кыңгырау

Бик ишетеп бетермибез,

Шуңа күрә еш кына без

Соңга калып керәбез.

Кыңгырау тавышы. Рус теле дәресе.

6нчы укучы. Вот и мы уже большие –

Переходим в пятый класс.

А помните, пришли какими

Мы в эту школу в первый раз?

Скоро в школу я пойду,

Буд я учиться,

Потому что это в жизни

Очень пригодится.

Буду правильно стараться

На уроках отвечать

И учиться обещаю

На «4» и на «5».

7нче укучы. Как же нам не волноваться,

Ведь сегодня грустный день:

Мы закончили, ребята,

Школу первую степень.

Нас немножко пугает

Ожидание новизны

И конечно, то, что будем

Без учительницы мы.

8нче укучы. Как же нам не веселиться,

Не смеяться и не петь?

Дальше будем мы учиться,

И на десять долгих лет.

Будем мы одной семьёю:

Дружной, доброй, озорной!

Друг за друга мы горою,

Хоть и ссоримся порой.

9нчы укучы. Прошла пора побед и неудач,

Мы выросли, окрепли, повзрослели,

Решили много непростых задач,

Умеем то, что раньше не умели.

Я вспоминаю звуки сентября

Красивую обложку «Букваря»,

Волшебные, прекрасные страницы.

10нчы укучы. Учительнице первой мой привет,

И ей я посвящаю строки эти.

Она сказала мне, что лучше нет

Моей  страны на голубой планете.

Нас научила, как построить день,

О правильной осанке рассказала

И как перебороть ребятам лень,

Как сидеть за партой, показала…

1нче укучы. Сегодня прощается с нами

Умеющий тайны хранить

Наш первый учитель,

Что смог научить нас

Надеяться, верить, любить.

2нче укучы. Что ждет впереди – неизвестно

Но нам никогда не  забыть,

Те добрые песни, что пели мы вместе

Их будем беречь и любить.

Сложные задания, первые признания

Озорной и очень дружный класс.

Длинные уроки и учитель строгий,

Никогда не забудем мы вас.

Слово учителя.

Я их учила всего чытери года

Читать, писать, учила их дружить.

И нам теперь прибавится заботы –

Пора им в пятый переходить.

Любите их, как я их всех любила,

 И знаю я, что эта мысль – не новь,

Ведь так всегда на белом свете было:

Любовью отвечают на любовь.

Пускай они все разные такие

И трудно им на месте усидеть:

Веселые, шальные, озорные...

И верю я, что так и будет впредь.

Ведь в нашей жизни всякое бывает –

Не торопитесь приговор свой выносить.

Им, может, просто нашей дружбы не хватает

Их может, просто надо полюбить.

Я знаю, трудная у нас работа,

 Но постарайтесь каждого понять.

Всех окружите вы своей заботой,

Тогда вам дети будут доверять.

Четвертый класс мы проводить пришли,

Для них слова хорошие нашли.

Желаем в жизни много счатья вам,

Делить печали с другом попалам.

Труд педагогов надо уважать

И учиться на “5”!

Ещё мы вам желаем быть всегда послушными,

Веселыми вам быть,  в беде в любой не унывать.

И озорными быть, и крепко всем дружить,

И друга никогда не предавать.

Кыңгырау тавышы.

  • Чү, бу ни соң?

Әллә инде, дөнья бетеп киләме?

  • Яисә якын урманнан Шүрәлеләр килгәнме?
  • Яки Кызыл Калфакны да

Явыз бүре йотамы?

  • Каф тау арты җеннәре

Сабантуй уздырамы?

  • Әллә песиләр бары да

Тычкан ауларга чыкканмы?

  • Бәлки Акбай берәр явыз угрыны тоткандыр?
  • Юк икән лә, бары безнең

Сыйныфта мәшһәр купкан.

Чөнки укытучы апа

Бераз бүлмәдән чыккан.

Бу бераз шаяру гына

Зинһар гаеп итмәгез.

Шаярсак та, уйнасак та,

Тик чама белеп кенә,

Мәктәп кагыйдәләренә

Туры килерлек кенә.

“Яшь спортчылар җыры”

Шәрык кызлары биюе.

Укытучы: (әти-әниләргә сорау) Башлангыч сыйныфта иң истә калган вакытлар, вакыйгалар нинди соң?

(бәйрәмнәр, экскурсияләр, гаилә бәйрәмнәре һ.б.)

Иң яраткан дәресләрнең берсе – музыка дәресе.

“До-ре-ми музыка дәресе” җырын җырлау.

Укытучы. Әти-әниләрне “Тарих тәгәрмәче” уенына чакырабыз.

  • Әйдәгез, сез дә үзегезнең балачак елларына кайтып килегез әле.
  • Кайсы елны укырга кердегез?
  • Беренче кайсы хәрефне  язарга өйрәндегез?
  • 4нче классны кайчан тәмамладыгыз?
  • Беренче укытучыгыз кем иде? Һ.б.
  • Иң истә калган мизгелләрегез?
  • Балаларыгыз башлангыч сыйныфта укыганда иң истә калган вакытлар нинди? Һ.б.

4нче укучы. Кайгыртканда юатучы

Безнең өчене ут йотучы

Гадилеккә өйрәтүче

Рәхмәт сиңа, укытучым!

5нче укучы. Дөнья безне алга дәшә,

Ә сез  безгә гел янәшә.

Тәүге хәреф танытучы

Рәхмәт сиңа, укытучым.

6нчы укучы. Инде зурлар булабыз дип,

Күңел гел куанса да,

Укытучыма карагач

Күңелем моңсулана.

7нче укучы. Безгә  ныклы белем биргән,

Үз балаларыдай күргән,

Якты йөзле укытучым

Безгә дәрес бирми бүтән.

8нче укучы. Без укыган бу сыйныфка

Башка балалар килер.

Минем яраткан укытучым

Аларга белем бирер.

10нчы укучы. 4 ел гомер сиздермичә үтеп киткән,

Бу класска без хуҗалар түгел бүтән.

Бу класста булырбыз тик кунак кына,

Шаярмабыз, утырырбыз тыйнак кына.

2нче укучы. Моңсуланмыйк, без бит әле

Бөтенләйгә китмибез.

Укытучыбыз янына

Көн дә кереп йөрербез.

Сау бул инде көзгә хәтле

Китәрбез мәктәп синнән.

Көтә безне җәй рәхәте,

Ул безнең өчен килгән.

Җыр. “Безнең туган як кына”

Укучыларга дипломнар тапшыру.

  • Укучыларны тәбрикләү өчен сүз мәктәп директоры Илфат Рафинатовичка бирелә.
  • Әти-әниләр сезнең әйтер сүзләрегез бардыр....

Укытучы. Мәктәбемдә яшьнәп, күкрәп үткән

Алтын гомеремне кызганмыйм.

Белем орлыкларын чәчә-чәчә,

Сизмимен дә еллар узганын.

Рәхмәт инде укучыларыма,

Артта калмаслар бу тормышта.

Уңган ата-ана балалары

Тырыш була бит ул тумыштан.

Кадерле укучыларым! Сезнең барыгызны да, 4нче сыйныфны тәмамлап, 5енчегә күчүегез белән котлыйм. Атлыйсы юлларыгыз ак, йөзегез якты булсын!

Өлкән сыйныфларда да тырыш булырсыз, минем һәм әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәссез дигән өметтә калам.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бәхетле балачак" концерт программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...

Сугыш урлаган балачак

Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....

Балачак кыңгыравы

4 класста  чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен кулланма...

"Балачак иле"

Воспитательная программа для начальной школы...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК

Патриотик тәрбиягә карата материал...

“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән концерт программасы)

ldquo;Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан  Урта Бирәзә мәктәбендә үткәрелгән концерт программасы)...