СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК
методическая разработка (4 класс) по теме

Патриотик тәрбиягә карата материал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ БАТЫРЛЫК83 КБ

Предварительный просмотр:

                 СЕЗНЕҢ ТОРМЫШ – ҮЗЕ  БАТЫРЛЫК

     МАКСАТ. Укучыларны әби – бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең коточкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионлаган совет халкының фронтта, тылда фидакарь көрәше, хезмәте нәтиҗәсе икәнен аңлату; ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; тынычлык сөюче шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү.

    ҖИҺАЗЛАУ. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, компьютер, презентация, , тактада сугыш турында язылган шигырь юллары.

                              Класс сәгатенең барышы

     -Хөрмәтле көн, хөрмәтле кунакларыбыз-тыл ветераннары, кадерле балалар, хезмәттәшләр! Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу класс сәгатенә  җыелдык. Сугыш чорындагы авыр, газаплы тормыш турында сөйләшербез. Сезгә бу турыда сөйләү әбиләр килде. Барыгыз да игътибар белән тыңлап торыгыз. Сыйныф сәгатенең темасы “Сезнең тормыш – үзе батырлык”  дип атала. Сез игътибар белән тыңлагыз соңыннан менә бу сорауга җавап бирерсез: “Кемнәрнең тормышы - үзе батырлык ?” дип әйтеп була.

    Ә хәзер сез сугышны яхшырак күзаллау өчен диск карап китәрбез.

    Әйе, укучылар, сугыш ул бик куркыныч нәрсә: кан ул, ут ул, кайгы, ачлык. Тактадагы язманы укыйк шле.

         Сугыш ул бик куркыныч нәрсә

         Кан ул, ут, ул, үлем, яралар,

         Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

         Тол аналар, ятим балалар.

    Тол аналар. Ятим балалар кемнәр соң алар? Сугыш башлануга барлык әтиләр дә сугышка киткән, күбесе шунда үлеп калган, хәбәрсез югалган. Ә әниләр балалары белән калганнар. Балалар ятим, ә әниләр тол булганнар.

   Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көйлгә әйләнгән. Барлык ир-егетләр сугышка китә, авылда картлар, хатын- кызлар, балалар гына кала.

Фаҗигале чынбарлык буларак сыгыш елларында авылыбыз халкына авыр проблемаларны чишәргә туры килә. Яңа шартларга туры китереп авыл хуҗалыгын фронт ихтыяҗларына мобилизациялиләр. Авылның хезмәт ресурслары нык кими: кешеләрне армиягә, промышленность предприятиеләренә алып тору авылда эшче куллар саны бик күпкә азайта. Авыл күбесенчә хатын-кызларга һәм яшүсмерләр кулына кала. Шундыйлардан авылда хатын-кыз механизаторлар да булган: Исмәгыйлова Сәхея кыз чагында ире Шамилне дә тракторда эшләргә өйрәткән һәм сугыш елларында тракторда эшләгән. Язгы кыр эшләре чорында яшүсмерләр кырда куна-төне икмәк чәчәләр, атны 1 кеше алдан җитәкләп бара (чөнки ат ач булгач, иелеп үлән чемчергә тырыша), ә икенче кеше сабан тота. Шул чорда эшләгән кешеләр хәтерләвенчә, 1 сменага молотилка белән 18 тонна тары суга идек диләр. Сугышның баштагы елларында әз генә җиңелрәк була; ләкин сугыш озакка сузылган саен авылга авыррак була бара. Мисал өчен шуны әйтеп үтәргә кирәк: Минникаев Госман Шәймәрдан улының 1942 елда сугышка киткәнче язган 60 ел сандык төбендә яткан көндәлеге табылды, аны сеңлесе Миннекәев Минзифа әби саклаган. (Көндәлекне күрсәтү) Шул көндәлекне укып карасаң, үзе бер тарих. Мәсәлән, анда халыкның никадәр патриот булуын дәлилләргә мөмкин: Госман абый болай дип яза: 24 апрель 1942 ел”Автомат алып, немецларны тар-мар итәргә йөрәгем ашкынып тора иде” ди. Авылның яшь егетләрен Әлмәткә хәрби өйрәнүләргә җыеп (март, апрель айларында) төрле хәрби эшләргә өйрәткәннәр. Дошманны тиз җиңүгә ышаныч шулкадәр көчле була, ул: “Кырым фронтында немецлар моның белән безне җиңә алмаслар. Бу ел гитлеризмны тәмам юк итү елы булыр” , дип язган. Бу көндәлектә колхозчыларның икмәк чәчү, урып-җыюлар, печән чабулар, машина ярдәмендә икмәк уру һәм молотилка белән ашлык сугу да, хәтта һава торышы да язып барылган.

   Никадәр колхозда эшләү авыр булса да , кешеләрнең күңеле төшенке булмый. Госман бик күп җырлар да язып калдырган, шуларның берсен  генә укып китәм:

                               Бара торган машинаның

                               Номерлары билгесез,

                               Башларымның ни күрәсе

                               Әле хәзер билгесез.

                               Биек тауның башларында

                               Тал-тирәк  үсәр микән

                               Минем гаҗиз башкаларым

                               Кайгыда үтәр микән?

  Сугыш чорында авылда көн-төн эшләгән фидакарь колхозчылар: Гайнетдинов Бәшир, Мөхәммәдиев Әсгать, Гыймадиев Фаат, Әхмәдиев Мәрзия һәм Яббарова Миннурый, Нуретдинова Рауза апалар һәм бик күп башка кешеләрне санап китәргә була. Менә шулар турында безгә сөйләргә Нуретдинова Рауза апага сүз бирәбез.

      Рауза апа , сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде? Нинди эшләр башкардыгыз, ничек киендегез, ниләр белән тамак туйдырдыгыз ул елларда? Шулар турында балаларга бераз сөйләп китегезче.

     Сугыш чоры авырлыклары балалар өстенә дә төшә. Авыл балалары бик тиз олыгаялар. Алар сукалыйлар, тырмалыйлар, печән чабалар, иген уралар, көтү көтәләр, кырда башак җыялар. Сугыш чорында колхозчыларга бернинди дә түләү булмый. Алар үз хуҗалыкларыннан алынган бәрәңге һәм башка азык – төлек хисабына ачлы – туклыклы яшиләр. Ничек кенә авыр булмасын, кешеләр бирешмиләр, түзәләр, барлык сынауларным да намус белән үтәләр.

   Ә хәзер Нурия апага сүз бирәбез.

- Нурия апа, сез үзегезнең гаиләдә ничә кешенең сугышка китәен, ничек яшәвегезне, ул чорда мәктәптәге укулар, балалар башкарган эшләр турында сөйләп бирегез әле.

    Безнең укучылар әби-бабайлары турында бик күп мәгълумат туплап килгәннәр иде. Сүзне Ярусова Алинага бирәк әле. Ул сезгә

                      апа  сөйләгәнен җиткерер.

    Әйдәле, Эльмира, син дә бабаң турында сөйләп бирче безгә.

  • Менә, укучылар, сез әбиләрегезнең бала чагы белән якыннан таныштыгыз. Әйе, аларга бик авыр булган.
  • Укучылар,  дәрес башында бирелгән сорауга җавап бирә аласызмы инде?  Кемнәрнең тормышы - үзе батырлык?
  • Ул безнең әби-бабаларыбызның тормышы. Чөнки аларның балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган.
  • Дөрес, балалар. Ә хәзер бүген дәрестә алган белемнәрне тикшерү өчен кроссворд чишеп алабыз. Бу кроссвордны чишкәч, менә бу баганада бер тылсымлы сүз килеп чыгарга тиеш.

1. Яз көне, карлар бетүгә басуда нәрсә җыйганнар? (бәрәңге)

2. Сугышка әбиләребезнең кемнәре  киткән? (әти)

3. Сугышка киткән кешеләрдән нәрсә көткәннәр? (хат)

4. Солдатлар кулларына нәрсә тотып сугышкан? (мылтык)

5. Сугыш вакытында нәрсәгә кытлык булган? (икмәк)

6. Сез бүген тракторга охшаган нинди техника күрдегез? (танк)

         Баганада нинди тылсымлы сүз килеп чыкты?

                          (ребус)

  • Рәхмәт сүзе килеп чыкты.
  • Бу рәхмәт сүзе бүгенге сыйныф сәгатендә безгә ни өчен кирәк булыр икән? Без кемнәргә рәхмәт әйтергә тиеш.
  • Әйдәгез, әби-бабаларыбызга рәхмәтләрегезне җиткерегез инде. (Укучылар шигырьләр сөйли.)

   1. Хөрмәтле өлкәннәребез!

       Илебез өчен сез бит үзегезне,

       Аямыйча сабый чагыннан.

       Урак урган, кибәннәрне куйган,

       Окоплар да хәтта казыган.

2.     Урман кискән, сыер, үгез җиккән,

       Иярләгән корыч айгырын.

       Түләү түләп яшьләй тоеп үскән

       Ни икәнен хәсрәт-кайгының.

3.     Чабатадан кар суларын ерып,

       Күтәрәмләп орлык ташыган.

       Салкын җиргә тезләнеп

       Черек бәрәңгеләр эзләгән.

4.     Шул хезмәтне сез ачялангач

       Башкаргансыз бит яңгыр-буранда.

       Бушка эшләгәнсез, байрак тотып

       Колоннада баргансыз гел алда.

5.     Көнне төнгә ялгап

       Басулардан кайтмый эшләп

       Ачлы-туклы, ялангач яшәп

       Бар булганын Җиңү өчен биргән

       Олы җаннар

       Рәхмәт,  сезгә!

       Рәхмәт, сезгә, өлкәннәр!

6.    Буыннардан буыннарга

       Күчә барыр сезнең даннар.

       Барысы-барысы өчен дә

       Рәхмәт сезгә әби-бабайлар.

7.     Картаймагыз әле, ветераннар,

       Илгә дан китергән тынмас җаннар.

       Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

       Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

8.     Безнең өлкәннәребезгә

       Әйтер сүзебез бер генә:

       Сызламасын кулларыгыз,

       Авыртмасын аякларыгыз!

9.     Яшәгез сез мәңге яшь булып

       Туган йортыгызда ямь булып.

       Сез булсагыз таза-сәламәт,

       Безгә дә булыр бик рәхәт.

10.  Тыныч булсын төннәрегез,

       Матур үтсен көннәрегез,

       Түрдә булсын урыныгыз

       Озын булсын гомерегез.

  Шуның белән сыйныф сәгатебез тәмам, игътибарыгыз өчен рәхмәт.

         

     МАКСАТ. Укучыларны әби – бабаларының, авылдашларының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш, аяусыз көрәшләре, хезмәтләре белән таныштыру, сугыш афәтенең коточкыч фаҗига булуын төшендерү, бу җиңүнең миллионлаган совет халкының фронтта, тылда фидакарь көрәше, хезмәте нәтиҗәсе икәнен аңлату; ветераннарга олы ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү; тынычлык сөюче шәхес, патриотик хисләр тәрбияләү.

    ҖИҺАЗЛАУ. Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе, компьютер, презентация, магнитофон, кассеталар, тактада сугыш турында язылган шигырь юллары, стендлар: “ Сугыш чорында авылда көн-төн әшләгән фидакарь колхозчылар”, “2007 ел-Татарстанда Хәйрия елы”, Миннекаев Госман абыйның көндәлеге.

                              Класс сәгатенең барышы

     -Хәерле көн, хөрмәтле кунакларыбыз-тыл ветераннары, кадерле балалар, хезмәттәшләр! Бүген без, сезнең батырлыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу класс сәгатенә  җыелдык. Сугыш чорындагы авыр, газаплы тормыш турында сөйләшербез. Сезгә бу турыда сөйләү өчен әбиләр килде. Барыгыз да игътибар белән тыңлап торыгыз. Сыйныф сәгатенең темасы “Сезнең тормыш – үзе батырлык”  дип атала. Сез игътибар белән тыңлагыз соңыннан менә бу сорауларга җавап бирерсез: “Ни өчен безнең кунакларыбызның тормышын батырлык дип әйтеп була ?  Быелгы ел Хәйрия елы һәм менә шушы ел уңаеннан без тыл батырлары, өлкәннәр өчен нинди изге гамәлләр кыла алабыз?”  

    Ә хәзер сез сугышны яхшырак күзаллау өчен презентация (копьютер) карап китәрбез. (Левитан тавышы яңгырый)

    Әйе, укучылар, сугыш ул бик куркыныч нәрсә: кан ул, ут ул, кайгы, ачлык. Тактадагы язманы укыйк әле.

         Сугыш ул бик куркыныч нәрсә

         Кан ул, ут, ул, үлем, яралар,

         Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

         Тол аналар, ятим балалар.

    Тол аналар. Ятим балалар кемнәр соң алар? Сугыш башлануга барлык әтиләр дә сугышка киткән, күбесе шунда үлеп калган, хәбәрсез югалган. Ә әниләр балалары белән калганнар. Балалар ятим, ә әниләр тол булганнар.

   Сугыш... Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән. Барлык ир-егетләр сугышка китә, авылда картлар, хатын- кызлар, балалар гына кала.

    Фаҗигале чынбарлык буларак сыгыш елларында авылыбыз халкына авыр проблемаларны чишәргә туры килә. Яңа шартларга туры китереп авыл хуҗалыгын фронт ихтыяҗларына мобилизациялиләр. Авылның хезмәт ресурслары нык кими: кешеләрне армиягә, промышленность предприятиеләренә алып тору авылда эшче куллар саны бик күпкә азайта. Авыл күбесенчә хатын-кызларга һәм яшүсмерләр кулына кала. Шундыйлардан авылда хатын-кыз механизаторлар да булган: Исмәгыйлова Сәхея кыз чагында ире Шамилне дә тракторда эшләргә өйрәткән һәм сугыш елларында тракторда эшләгән (рәсемен күрсәтү).  Язгы кыр эшләре чорында яшүсмерләр кырда куна-төне икмәк чәчәләр, атны 1 кеше алдан җитәкләп бара (чөнки ат ач булгач, иелеп үлән чемчергә тырыша), ә икенче кеше сабан тота. Шул чорда эшләгән кешеләр хәтерләвенчә, 1 сменага молотилка белән 18 тонна тары суга идек диләр. Сугышның баштагы елларында әз генә җиңелрәк була; ләкин сугыш озакка сузылган саен авылга авыррак була бара. Мисал өчен шуны әйтеп үтәргә кирәк: Минникаев Госман Шәймәрдан улының 1942 елда сугышка киткәнче язган 60 ел сандык төбендә яткан көндәлеге табылды, аны сеңлесе Миннекәева  Минзифа әби саклаган (Көндәлекне күрсәтү).  Шул көндәлекне укып карасаң, үзе бер тарих. Мәсәлән, анда халыкның никадәр патриот булуын дәлилләргә мөмкин: Госман абый болай дип яза: 24 апрель 1942 ел”Автомат алып, немецларны тар-мар итәргә йөрәгем ашкынып тора иде” ди. Авылның яшь егетләрен Әлмәткә хәрби өйрәнүләргә җыеп (март, апрель айларында) төрле хәрби эшләргә өйрәткәннәр. Дошманны тиз җиңүгә ышаныч шулкадәр көчле була, ул: “Кырым фронтында немецлар моның белән безне җиңә алмаслар. Бу ел гитлеризмны тәмам юк итү елы булыр” , дип язган. Бу көндәлектә колхозчыларның икмәк чәчү, урып-җыюлар, печән чабулар, машина ярдәмендә икмәк уру һәм молотилка белән ашлык сугу да, хәтта һава торышы да язып барылган.

   Никадәр колхозда эшләү авыр булса да , кешеләрнең күңеле төшенке булмый. Госман бик күп җырлар да язып калдырган, шуларның берсен  генә укып китәм:

                               Бара торган машинаның

                               Номерлары билгесез,

                               Башларымның ни күрәсе

                               Әле хәзер билгесез.

                               Биек тауның башларында

                               Тал-тирәк  үсәр микән

                               Минем гаҗиз башкаларым

                               Кайгыда үтәр микән?

       Сугыш чорында авылда көн-төн эшләгән фидакарь колхозчылар: Гайнетдинов Бәшир, Мөхәммәдиев Әсгать, Гыймадиев Фаат, Әхмәдие

ва Мәрзия һәм Яббарова Миннурый, Нуретдинова Рауза апалар һәм бик күп башка кешеләрне санап китәргә була (фоторәсемнәрен күрсәтү). Менә шулар турында безгә сөйләргә Газизова Нурия  апага сүз бирәбез.

      Нурия апа , сугыш башланганда сезгә ничә яшь иде? Нинди эшләр башкардыгыз, ничек киендегез, ниләр белән тамак туйдырдыгыз ул елларда? Шулар турында балаларга бераз сөйләп китегезче (сөйли).

     Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачканнар.

     Ә хәзер сүзне Миңзифа апага бирәбез .

- Миңзифа апа, сез үзегезнең гаиләдә ничә кешенең сугышка китәен, ничек яшәвегезне, ул чорда мәктәптәге укулар, балалар башкарган эшләр турында сөйләп бирегез әле (сөйли).

    Сезнең өчен Шамил белән Айдар  бии.

        Эльмира бабасы турында бик күп мәгълумат туплап килгән иде. Сүзне аңа бирик әле. Ул сезгә Габдулла абый   сөйләгәнен җиткерер (сөйли).

  • Менә, укучылар, сез әбиләрегезнең бала чагы белән якыннан таныштыгыз. Әйе, аларга бик авыр булган.

Сугыш чоры яшьләре өчен “Тынычлык” җыры яңгырый.

  •  Ә хәзер бүген дәрестә алган белемнәрне тикшерү өчен кроссворд чишеп алабыз. Бу кроссвордны чишкәч, менә бу баганада бер тылсымлы сүз килеп чыгарга тиеш.

1. Яз көне, карлар бетүгә басуда нәрсә җыйганнар? (бәрәңге)

2. Сугышка әбиләребезнең кемнәре  киткән? (әти)

3. Сугышка киткән кешеләрдән нәрсә көткәннәр? (хат)

4. Солдатлар кулларына нәрсә тотып сугышкан? (мылтык)

5. Сугыш вакытында нәрсәгә кытлык булган? (икмәк)

6. Сез бүген тракторга охшаган нинди техника күрдегез? (танк)

         Баганада нинди тылсымлы сүз килеп чыкты?

1

2

3

4

  5                                                                                        

 

6

  • Рәхмәт сүзе килеп чыкты.
  • Бу рәхмәт сүзе бүгенге сыйныф сәгатендә безгә ни өчен кирәк булыр икән? Без кемнәргә рәхмәт әйтергә тиеш.
  • Әйдәгез, әби-бабаларыбызга рәхмәтләрегезне җиткерегез инде. (Укучылар шигырьләр сөйли.)

   1. Хөрмәтле өлкәннәребез!

       Илебез өчен сез бит үзегезне,

       Аямыйча сабый чагыннан.

       Урак урган, кибәннәрне куйган,

       Окоплар да хәтта казыган.

2.     Урман кискән, сыер, үгез җиккән,

       Иярләгән корыч айгырын.

       Түләү түләп яшьләй тоеп үскән

       Ни икәнен хәсрәт-кайгының.

3.     Чабатадан кар суларын ерып,

       Күтәрәмләп орлык ташыган.

       Салкын җиргә тезләнеп

       Черек бәрәңгеләр эзләгән.

4.     Шул хезмәтне сез ачялангач

       Башкаргансыз бит яңгыр-буранда.

       Бушка эшләгәнсез, байрак тотып

       Колоннада баргансыз гел алда.

5.     Көнне төнгә ялгап

       Басулардан кайтмый эшләп

       Ачлы-туклы, ялангач яшәп

       Бар булганын Җинү өчен биргән

       Олы җаннар

       Рәхмәт, сезгә!

       Рәхмәт, сезгә, өлкәннәр!

6.    Буыннардан буыннарга

       Күчә барыр сезнең даннар.

       Барысы-барысы өчен дә

       Рәхмәт сезгә әби-бабайлар.

7.     Картаймагыз әле, ветераннар,

       Илгә дан китергән тынмас җаннар.

       Сезгә тиеш әле бик күп назлар,

       Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

8.     Безнең өлкәннәребезгә

       Әйтер сүзебез бер генә:

       Сызламасын кулларыгыз,

       Авыртмасын аякларыгыз!

9.     Яшәгез сез мәңге яшь булып

       Туган йортыгызда ямь булып.

       Сез булсагыз таза-сәламәт,

       Безгә дә булыр бик рәхәт.

10.  Тыныч булсын төннәрегез,

       Матур үтсен көннәрегез,

       Түрдә булсын урыныгыз

       Озын булсын гомерегез.

  • Укучылар,  дәрес башында бирелгән сорауларга җавап бирә аласызмы инде?  Ни өчен безнең кунакларыбызның тормышын үзе батырлык дип атала?
  • Ул безнең әби-бабаларыбызның тормышы. Чөнки аларның балачагын, яшьлекләрен сугыш урласа да, алар талмаганнар. Ач булсаларда, бирешмәгәннәр, укыганнар, колхозда эшләгәннәр, фронтка җылы оекбаш һ. б. кирәк яраклар әзерләгәннәр.

-    Сез быелгы елда нинди изге гамәлләр кылдыгыз инде, нинди яхшы эшләр башкарырга мөмкин?

         Хөрмәтле тыл батырлары, буразнада үскән апалар! Без сезнең алда баш иябез. Аяз күк йөзе, тыныч хезмәт, мул тормыш, тирә-ягыбыздагы матур табигать, ал чәчәкләр өчен без Сезгә бурычлы (укучылар белән бергә кабатлау).

  Аяз күк йөзе өчен рәхмәт!

  Хәтфә тугайлар өчен рәхмәт

  Мул игеннәр, тулы табыннар,

  Яшәешебез өчен зур рәхмәт!

  2007 ел – Хәйрия елы итеп игълан ителде. Бу ел сезнең күңелегездә калсын дип истәлекле бүләкләр тапшырабыз.

                                                                                             

                                                                                             

                               

                                               


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Классный час Дуслык бит ул-тормыш үзәге

Классный час   Дуслык бит ул-тормыш үзәге...

Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты

«Кем  миллионер  булырга  тели?» уенының  эчтәлеге (тестлар  белән  эшләү)....

Ачык дәрес "Чәчәкләр- тормыш яме"

укучыларның чәчәкләр турындагы белемнәрен баету; чәчәкләрне танып белергә, аларны тасвирлап сөйләргә өйрәтү; мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү; укучыларны пөхтә итеп эшләргә өйрәтү; кеше тормышынд...

Урман җәнлекләренең кышкы тормышы

1 сыйныфта әйләнә - тирә дөнья дәресе конспекты...

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.

"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе....

“Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән концерт программасы)

ldquo;Тормыш ямьле Сезнең белән” (Өлкәннәр көне уңаеннан  Урта Бирәзә мәктәбендә үткәрелгән концерт программасы)...