Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә
материал (2 класс) по теме

Фәйзеханова Кәримә Сәлиховна

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре

               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_konen_bagyshlangan_kich.doc64.5 КБ

Предварительный просмотр:

                           

                            25.11.2008

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре

               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын тагын да якынайту.

Алып баручы : Исәнмесез, хөрмәтле радио тыңлаучылар! Бүген турыдан- туры эфирда “Күке “ радиосы. Сезнең белән иртәдән алып кичкә кадәр, әтәч кычкырганнан башлап, кыскасы, үзегез арып йоклаганга кадәр мин, Халидә, булам. Сездән килгән котлау хатларын укып Күке радиосы аша тапшырырмын. Бүгенге программа иң кадерле кешеләребез - әниләргә багышлана. Сорауларыгыз, котлауларыгыз булса, кү-кү-тю-тю-ру телефоны аша шалтырата аласыз. Шулай итеп, тагын бер кат хәерле иртәләр, шатлыклы көннәр теләп, турыдан –туры эфирда “Күке “ радиосы.

         Исәнмесез, мәрхәмәтле әниләребез, йомшак куллы әбиләребез, нечкә күңелле ,зифа буйлы сеңелләребез. Хәерле көн, хөрмәтле радио тыңлаучылар, кунаклар, укытучылар, укучылар.

       Әни, әнкәй... Нинди зур көчкә, нинди тирән мәгънәгә ия бу сүзләр. Әни, әнкәй ...Бишектә яткан чакта ук без аның йөзен күреп елмайганганбыз, бишек җырын тыңлап татлы йокыга талганбыз.

      Хөрмәтле “Күке “ радиосын тыңлаучы әниләр ! Сезнең барыгызны да бәйрәм белән котларга Чиканас башлангыч укучылары килгәннәр. Рәхим итеп тыңлагыз.

  1. Әни ...                                                   3. Миңа башлап”гүзәлем”,- дип,

Нинди гүзәл исем!                                        “Йом кадерлем күзләрең”,- дип,

Нәрсә җитә әни булуга.                               Бишек җыры көйләгән,

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,              Куенына алып ятып,

Горурлыгы әни булуда!                               Төннәр буе матур-матур

  1. Чын күңелдән һәрчак сезгә                    Әкиятләр сөйләгән

Телибез изге теләк.                                      Әнием.

Җир йөзендә сездән башка                     4. Үчти-үчти, чәчәгем,- дип,

Берни юк кадерлерәк.                                  Ефәк кебек чәчләрең,- дип,

                                                    Туя алмыйча үбүче ,

                                                                          Орчык кадәр чагымда да

                                                                           “Дәү кызым син”- дип сөюче

                                                                            Әнием.

5. Чәчләремә бантик бәйләп,                     6. Әнкәйнең әле яшь чагын,

Чәчәкләрдән җыеп бәйләм,                        Чибәр чагын беләм мин.

 Мәктәпкә озатучы,                                     Картаюын теләмим!

Ак бант кебек саф булырга                        Әнкәй, чибәр килеш тор син

Теләк, дәрт уятучы                                     Яшь килеш кал, түз яме.

Әнием.

7. Дан сезгә, дан хөрмәтле хатын –кызлар,  8. Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Кешелеккә яшьлек бирүче!                            Килмәсеннәр сагыш- борчулар.

Котлау җыры җырлый яшьлек үзе-               Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын

Әниләрне тиңсез сөюче.                                 Аннан кадерлерәк нәрсә бар?

9. Куанычлар белән шат яшәгез      Таң җилләре таңда бәхет юллап

Йөзегездә нурлар балкысын.           Әкрен генә тәрәз шакысын.

10. Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булса күңелдә.

Без телибез: бәхет, сәламәтлек

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

                                ( Җыр, аерым шигырьләр)

      Турыдан-туры эфирда “Күке” радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саидка www күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

Хәзер мин сезгә “Күке” радиосына килгән беренче котлау хатын укып китәрмен. Аны безгә 4 нче класс укчысы Әһлиуллина Алсинә язып җибәргән.

                         Исәнмесез, хөрмәтле “Күке” радиосы. Сезгә бу хатны 4 нче

                         класс укучысы Алсинә яза.  Беренче мин “Күке” радиосында

                         эшләүче барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлыйм.                            

                        Эшегездә яңадан-яңа уңышларга ирешүегезне  телим. Мин

                        Сезнең радио аша Бирәзәбашта яшәүче әбиемне котларга

                        телим. Аның исеме –Илсөя. Аның яшьлеге авыр чорга туры

                       килсә дә, башлангыч белемне алу бәхетенә ирешә. Тормышка  

                       чыгып, бабай белән өч кыз тәрбияләп үстергәнәр.

                      Бүгенге көндә алар бәхетле генә гомер итәләр. Әби! Сине чын

                      күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Сиңа саулык- сәламәтлек,

                      озын гомер, тыныч күк йөзе телим. Илсөя апа, хәзер  

                     яңгыраячак җыр сезнең өчен.

                                    ( Җыр)

     Турыдан-туры эфирда “Күке” радиосы үзенең эшен дәвам итә.

Котлауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саидка www күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

  Чираттагы хатны укыйбыз. Хөрмәтле “Күке” радиосы!

                       Без 1 нче класс укучылары бакча белән саубуллашып,

                      1 нче класска килгәндә бездә бераз курку хисләре бар иде.

                      Шикләнүләребез юкка гына булган икән, анда да укытучы

                      апалар түзем, ярдәмчел, усал түгелләр, барысы да яхшы,

                      ачык күңелле, әниләребез кебек, безне яраталар. Без үзебезнең

                      укытучы апаларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз. Сезнең

                     барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур

                     тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

1.Сезнең тормышыгыз безгә үрнәк,          2. Суза Рәзинә моңнарын,

Йөрәктә сез кичен-иртәсен.                         Ильяс җырлый клуб залында.

Сезгә насыйп булган бәхет-шатлык           Кирәк түгел безгә артистлар да

Яхшы көннәр мәңге бетмәсен.                    Үзебезнең кызлар барында.

Хөрмәтле укытучылар, сезнең өчен 1 класс укучысы Хасангалиева Гөлия җыр башкара.

      Турыдан-туры эфирда “Күке” радиосы үзенең эшен дәвам итә.

Котлауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саидка www күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

   Ә хәзер безнең программада һава торышы. Бүген алмашучан йә болытлы, йә болытсыз һава, атмосфера басымы бик югары, яныгыздан берәресе йөгереп үтсә каты җил чыгуы ихтимал, каршыгызга пеләш башлы кеше очраса, бозлавык булырга мөмкин, өй эшләрен эшләмичә йөрүчеләргә “2” ле алучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк, көндәлегегезне әниегез карарга мөмкин. Кыска вакытлы яңгырдан соң өстегез чыланып салкын тидерү куркынычы бар.

   Алдагы котлау хатын укып китәбез. Аны безгә Сафиуллина Алсинә язып җибәргән.

                  “Хөрмәтле “Күке” радиосы! Мин сездән әниемә, бәйрәм бүләге

                    итеп, җыр тапшыруыгызны сорар идем. Аның исеме-  

                   Раушания.

                                           

                                 Син, әнием, безнең өчен

                                 Бу дөньяда бер генә.

                                 Елмайганда йөзләреңнән

                                 Бар өйгә нур бөркелә.

                                 Иң кадерле кешебез син,

                                 Сөекле әниебез.

                                 Син булганга без бәхетле,

                                 Тыныч, рәхәт яшибез.

    Кадерле әнием! Сине бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Синең сау- сәламәт булып, озак яшәвеңне телим.    

     Хөрмәтле Раушания, алдагы җыр сезнең өчен.

                                      ( җыр )  

      Турыдан-туры эфирда “Күке” радиосы үзенең эшен дәвам итә. Котлауларыгызны кү-кү-тю-тю-ру-ру телефоны аша, шулай ук сорауларыгызны безнең саидка www күке нокта ру электрон почтасы аша хәбәр итә аласыз.

     Хәзер безнең программада укучылар өчен киңәшләр.

    -  Кем өй эшләрен эшләп килми, дәфтәрен онытып калдырдым,- дип җавап бирсә яхшы булыр.

  1. Айнур, тукта әле, син әллә нәрсә сөйли башладың. Әйдә , бүләк турында сөйләшик. Менә син бәйрәмгә әниеңә нинди бүләк алыр идең?  
  2. Минме, мин берәр көн Ясмилә ападан тәмле әйбер алырга акча сорамыйча торыр идем.
  3. Айнур, син минем соравымны аңламыйсың. Әйдә, алайса менә бу сорауга  җавап биреп кара. Ирләрнең хатын-кызларга булышуын ничек күз алдына китерәсең?
  4. Әгәр –атын-кыз идән юганда ирләр аякларын күтәреп торсалар бик зур тырышлык була инде ул.
  5. Айнур, синең белән сөйләшеп тә булмый. Әллә син мине, әллә мин сине аңламыйм. Әнә безгә шалтыраталар, әйдә тыңлыйк әле. Алло, исәнмесез...

                ( телефон тавышы ишетелә һәм әнисен бәйрәм белән котлап

                 җыр  тапшыруларын сорый )

                                 ( җыр )  

Минем дә дөньядагы барлык әниләрне бәйрәм белән котлап “Сөекле аналарга” исемле шигырь юлларын укып үтәсем килә.

 Аны Заһирә Гомәрова язган.             

        1.   Аналарга дан җырлыйк без,                   Аналарга рәхмәт укыйк      

           Аналарны гел зурлыйк без,                       Түр башында гына тотыйк,

           Аналарны ялгыз өйдә                                 Кадерлик аналарны.

           Ятим итеп калдырмыйк без.

           

                     ( Бабай киемендә киенгән кеше керә. )

  1. Бабай, исәнмесез, ни эш бетереп йөрисез?
  2. Менә Рәхимә әбиемне бәйрәм белән котлап “Күке” радиосы аша биеп алмакчы идем.
  3. Соң, бабай, синең биегәнеңне Рәхимә әби радиодан ничек күрсен.
  4. И-и кызым, көен ишетсә җитә аңа, барыбер күзе начар күрә.
  5. Бабай, нинди көйгә биисең соң?
  6. Татарчаны инде, татарчаны.

                         ( Көй ишетелә. Бабай киемнәрен салып ташлый һәм бер

                         егет бии башлый )

   Аналарның иң бөек, иң илаһи зат булуы күп шагыйрьләрне илһамландырган, әнисенә, шулай ук, Ана исемен йөртүчеләргә багышлап шигырьләр иҗат итәргә мәҗбүр иткән. Ләкин аналар турында күпме генә җырлар, шигырьләр, романнар язсаң да аз булыр. Һәр чорның бөтен авырлыгын иңнәренә күтәрүчеләр, иң авыр йөкне алып баручылар – алар бит.

  Шигырь “Әниемә “ Гөлүсә Ногманова сүзләре

1.   Гомер ага...сулар кебек,                  2.      Һич оныта алмыйм, киткән чакта,

   Чәчләреңә чаллар үрелә.                       “Хатлар яз!”, дип елап калганың.

   Ак яулыклы маңгай тирәсендә            Учларыма кулларыңны кысып,

   Җыерчыклар мулдан күренә.               Озатырга мине барганың.

   Үстердең син, назлап кеше иттең,       Тиздән кайтам, әнием синең янга,

   Авыр чакта түздең, үткәрдең                Өй каршына чыгып мине көт.

   Һич оныта алмыйм әни, һаман истә     Борчуларга салган өчен,

  “Тор, балам!”,- дип сөеп үпкәнең.        Зинһар, әнием, мине гафу ит.

Шигырь. “Әниләрне ташлап китмәгезГабидә Хәйретдинова сүзләре.

1.Үсеп җиткәч, инде кеше булгач,            2.     Әниләрнең бөтен мәхәббәте,

Әниләрне ташлап китмәгез.                         Бөтен мәрхәмәте балада.

Ташлап китеп картлык көннәрендә            Аналарга дигән җан җылысы

Сез аларны ятим итмәгез.                            Адашып йөрмәсен далада.

3.Безнең өчен күргән кайгылардан,

Әниләребез яшен түкмәсен.

Әниләрнең түккән күз яшьләре

Каргыш булып безгә төшмәсен.

     

    Кадерле әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр, укытучылар, укучылар! Хәзергә “Күке” радиосы сезнең белән хушлаша. Сезнең барыгызны да чын күңелдән бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар телибез. Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын, сабыйларның киләчәге якты булсын!

    Сау булыгыз. Киләсе очрашуларга кадәр.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок русского языка: изложение с творческим заданием (Хатынь)

Урок развиття речи с целью создания своего текста на основе данного....

Хатын-кыз – милләт рухын саклаучы

Гаиләдә ана изге зат , аның сүзе күп вакыт- соңгы сүз, соңгы нәтиҗә....

Классный час "Михезеева Поляна- Кубанская Хатынь"

Материал содержит методическую разработку,посвященную памяти трагедии на михезеевой поляне....

презентация "Хатынь"

Перезентация для проведения занятия по патриотическому воспитанию. Трагическая история деревни уничтоженной фашистским карательным отрядом....

Хатынь

Классный час...

Безнең уен. Илһам Шакировның тормышы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен.

Безнең уен. Илһам Шакировның тормышы һәм иҗатына багышланган интеллектуаль уен....