Хатын-кыз – милләт рухын саклаучы
статья по теме

Гарипова Лейсан Котдусовна

Гаиләдә ана изге зат , аның сүзе күп вакыт- соңгы сүз, соңгы нәтиҗә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khatyn-kyz_millt_rukhyn_saklauchy.doc24 КБ

Предварительный просмотр:

Хатын-кыз – милләт рухын саклаучы

Нужа елгасыннан ятып эчкән,

Мең хәсрәтләр кичкән аналар

Архивларда гына яши мени?

Алар безнең җанда калалар:

Гасырларны кичеп киләчәккә

Гомер тавын тартып баралар

Үткән тарихыбызга күз салсак, аның нигезендә аналарга тирән хөрмәт ята. Гаиләдә ана изге зат, аның сүзе күп вакыт- соңгы сүз, соңгы нәтиҗә.Шуңа күрә дә милләтне милләт итеп яшәтүдә төп роль хатын-кызга, аналарга йөкләнә.

   Бөек язучы Ризаэддин Фәхретдин үзенең бер фәнни хезмәтендә болай дип яза: “Ир кешегә гаиләнең җитәкчесе, ә хатын-кызга гаиләнең терәге һәм өй белән идарә итү вазыйфасы йөкләнелә. Хатыннары тәртипле булган милләт-тәртипле милләт, хатыннары тәртипсез булган милләт-тәртипсез милләт, Тәрбияле аналар үз балаларына гына түгел, ә барлык мөселман балаларына хөрмәтле ана. Аналарның хезмәтләре иң авыр, иң мәшәкатьле хезмәт.

   Әйе, халкыбызның күп гасырлар дәвамында яшәп килгән тәрбия чараларын, күптөрле күркәм гореф-гадәтләрен, ата-баба йоласы буларак буыннан-буынга күчеп сакланып калган матур өлгеләрне тапшыручылар- аналар.

   Дине, теле, мәдәнияте, тарихы һәм йолалары бер булган кешеләрдән торган халыкны милләт диләр. Һәр халык үзенчә бөек һәм зирәк. Бу сыйфатларны ул үзенең тарихи яшәеш юлында тудыра, ягъни, милли халык барлыкка килә. Ә милләтнең сафлыгын һәм асыл сыйфатларын сакларга тиешле аналар милли әхлакъ һәм иман дигән изге төшенчәләрне онытмый, үз балаларында да тәрбияли.

    Татарларның бөеклеге- аларның мөстәкыйль рухлылыгында, теләсә нинди эштә уңган һәм һәвәс булуында .Һәр мәсьәләне тыныч хәл итү, башка халыклар белән аралашып яши белү- татар халкының кананда

  Татарларга укуга,гыйлемгә, мәгърифәткә омтылу, әдәплелек, әхлаклылык, олыларны олы итә белү, ислам дине кануннарын үтәп яшәү хас.

    Бу сыйфатларны бездә аналарыбыз тәрбияләгән.Хөрмәтлик аларны онытмыйк.

   Гаяз Исхакый: “Хатын-кызны , ананы хөрмәт итмәгән милләтнең киләчәге бик караңгы, өметсез”- дип язып калдырган.

   Фикерләребез, уйларыбыз һәм эш- гамәлләребез белән олылыйк, зурлыйк аналарны. Ярдәмебезне тоеп, сөенеп яшәсен әниләр

Ана назы-җирдә ул мәңгелек,

Мәңгелек җыр- бишек җырыгыз.

Без узасы юлда маяк булып,

Гомер буе балкып торыгыз.

Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тормыш яме әнкәй, хатын-кыз. Әниләр көненә багышланган кичә

Максат : әниләргә карата мәхәббәт, игътибарлылык, шәфкатьлелек хисләре               тәрбияләү һәм балалар белән ата-аналар арасын...

Урок русского языка: изложение с творческим заданием (Хатынь)

Урок развиття речи с целью создания своего текста на основе данного....

Классный час "Михезеева Поляна- Кубанская Хатынь"

Материал содержит методическую разработку,посвященную памяти трагедии на михезеевой поляне....

презентация "Хатынь"

Перезентация для проведения занятия по патриотическому воспитанию. Трагическая история деревни уничтоженной фашистским карательным отрядом....

Хатынь

Классный час...

Әнием - саклаучы фәрештәм.

Әниләр көненә багышланган кичә...