Әнием - саклаучы фәрештәм.
методическая разработка

Әниләр көненә багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniem_-_saklauchy_fereshtem.docx20.38 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

“Иске Өҗем төп гомуми белем мәктәбе”

Әнием – саклаучы фәрештәм.

(1-2 нче сыйныфлар белән үткәрелгән әниләр көне)

        Укытучылар: Халикова Д.Ю.

                                                                                                                   Шәрифҗанова Р.В

Әнием -  саклаучы фәрештәм.

(Әниләр көненә багышланган кичә)

А.б. Туарына бер көн кала бала Аллаһы тәгаләгә :

  • Мин иртәгә җирдә булачакмын, -диләр. Мин анда ничек яшәрмен, мин бит бик бәләкәй һәм ярдәмчесез, -дигән.
  •  Аллаһы тәгалә аңа каршы:
  • Мин сиңа Фәрештә бүләк итәм, ул һәрвакыт синең яныңда булыр, сине барлык бәхетсезлекләрдән саклар,- дигән.
  • Ә аның исеме ничек? - дип сораган бала.
  • Анысы мөһим түгел. Син аңа Әни диярсең. Әни –ул безнең фәрештәбез, яклаучы, саклаучы фәрештәбез!

Бию “ Яклаучы фәрештәм”

  1. Тал бишекләрдә тирбәтеп

                              Кем ул көйләр көйләгән?

                              Әниләр бит, әниләр бит

                              Кызык әкият сөйләгән.

  1. Безгә бөтен көчен биреп

                              Назлап-сөеп үстергән.

                              Давылларда адашмаслык,

                              Һич бетмәслек көч биргән.

  1. Менә шуңа иң изге сүз

                              Әни сүзе була ул!

                              Иң кадерле кеше җирдә

                              Әни үзе була ул!

  1. Әни сүзе – иң бөек сүз,

                    Юк аңа һичбер алмаш.

                    Иң – иң әйбәт кешеләр дә

                    Әни кебек булалмас.

  1. Әкрен генә карлар ява.

                   Дөнья бик юмарт бүген.

                   Бүген әниләр бәйрәме

                   Шуңа күңелем шат минем.

  1. Иң кадерле кешеләрне

                   Кадерлибез, зурлыйбыз.

                   Чын күңелдән һәммәгезне

                   Бәйрәм белән котлыйбыз.

  1. Әниләрнең бәйрәме ул

                  Безнең дә көткән бәйрәм.

                  Җырлап – биеп күңел ачыйк

                  Бүген әниләр белән.

  1. Газиз әниләрне котлап,

                  Җырларбыз да биербез.

                 “Бәйрәм белән сине, әни!

                  Бәхетле бул!” – диярбез

  1. Көн дә ничә тапкыр “әни” дибез,

                   Рәхәт тә соң әни диюләр,

                   Шигырьләр һәм җырлар бүләк итик,

                    Бүләк итик матур биюләр!

  1. Яңгырасын көйләр, шат көлүләр,

                    Тирә-юньгә бүген таралсын.

                    Кемнәр икән бу балалар диеп

                    Бөтен кеше безгә соклансын!

  1. Әни безне тудырган,

                    Әни безне үстергән,

                    Ана сөте гомерлеккә

                    Җитә торган көч биргән.

               12. Авырсаң янда тора ул,

                    Төн буе керфек какмый,

                    Үз саулыгын да кызганмый

                    Ул безне яклый-саклый!

  1. Әнием, син бер генәм,

                    Иң якыным, гөл генәм,

                    Дөньяларда иң яраткан

                    Якын кешем, якты кояш,

                    Гөлҗимешем син генә!

Җыр: “Әнием – син энҗе бөртегем

 “ Ана белән бала”(скетч).

Бала.  Әнием,син нәрсә укыйсың?

Ана.  Аллаһ белән сөйләшәм, балам.

Бала. Әнием, ә син Аллаһка нәрсә дип әйтәсең?

Ана. Минем балам әти-әнисен дә,башка кешеләрне дә хөрмәт итсен, начар эшләр кылмасын иде, дим.

Бала. Әнием, тагын нәрсә дип сөйләшәсең?

Ана. Менә тиздән балам зур булып үсеп җитәр. Ләкин ул үзенең татар милләтеннән икәнен, туган телен онытмасын иде, дип әйтәм.

Бала. Ә тагын?

Ана. Минем балам бик тырышып белем алсын, тәүфыйклы, уңган булып үссен, илебезгә хезмәт итсен, бәхетле һәм сәламәт булсын иде, дим.

Бала. Рәхмәт, әнием.

1.А.б.  Әйе, әниләр  һәрвакыт  балаларына яхшылыклар гына тели, изге догаларында да баласына бәхет-тәүфыйк сорый. Әниләрнең бар уйлары, бар тырышлыклары балалары өчен.

1 А. б. Бар хәстәрем, бар хәсрәтем

Бала өчен.

Хөрмәтем дә, хезмәтем дә

Бала өчен.

Үкенүләр, үтенүләр

Бала өчен.

Тынгысыз көн, йокысыз төн

Бала өчен.

2 А.б. Утка, суга укталуым

Бала өчен.

Чыгар юлдан тукталуым

Бала өчен.

Таңнан әүвәл кайнар аш та

Бала өчен.

Тәгәрәгән кайнар яшъ тә

Бала өчен.

1 А.б. Иртән - кичен йөрәк хисем

Бала өчен.

Барлык эшем, барлык көчем

Бала өчен

Янам - түзәм, көям - күнәм

Бала өчен.

Горур башны түбән иям

Бала өчен.

Төнен якты таңнар көтәм

Бала өчен.

Күңелемдә җырлар йөртәм

Бала өчен. Бала өчен...

Җырлый Хөснетдинова Раилә

Газиз әнкәй!
Йомшактыр кулларын,
Татлыдыр сүзләрең,,
Жылыдыр карашың,
Тансыктыр табының.
Сабыйлык языннан
Бүгенге көнгәчә
Безләргэ зур бәйрәм
Тибеше жаныңның!
И, Ходай, кабул ит
Безләрдән зур гозер
Әнкәйгэ бир саулык!
Әнкәйгэ бир гомер!

1.А. Б. Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны кушып, гөлләр чиктек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул. (бүләкләрен тапшыралар)

Кадерле әниләр!

Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

Көнегез гел шат булсын,

Елның һәрбер көне сезгә

Әниләр көне булсын!

                 Котлап бүген барчагызны

 Әниләр көне белән,

 Бәйрәмне без тәмамлыйбыз

 Иң матур бер җыр белән!

 “Рәхмәт, әни” җыры

        

.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Класс сәгате."Үз-үзеңне ничек тотарга"

Класс сәгате "Үз-үзеңне ничек тотарга"...

өйгә эшне ничек эшләргә?

Ата-аналар өчен. Балаларны ничек мөстәкыйль дәрес хәзерләргә өйрәтергә....

Технологическая карта по предмету "Окружающий мир" для 1класса по ФГОС.Тема: "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә"

Технологическая карта  по предмету "Окружающий мир" на тему "Кышын кошларга ничек ярдәм итәргә" для 1-класса составлен по учебнику авторов  О.Н.Федотовой, Трафимовой Г.В и Трафимова С.А, УМК...

Хатын-кыз – милләт рухын саклаучы

Гаиләдә ана изге зат , аның сүзе күп вакыт- соңгы сүз, соңгы нәтиҗә....

“Дәү әнием минем, дәү әнием...”

ldquo;Дәү әнием минем, дәү әнием...”Дәү әни диеп әйтер кешесе булган кеше дөньяда иң бәхетлеседер. Бәхетле кешеләрнең берсе – без. Чөнки безнең дәү әниебез бар һәм бердән-бер....

“Әнием, дәү әнием – сез безнең кадерлеләребез”

(3 нче, 4 нче сыйныфлар өчен әдәби- музыкаль кичә)Максат: балаларда әбиләргә, әниләргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү, аларны олылау һәм кадерләү.               Исә...

Әсәкәйем - минең фәрештәм

Это внеклассное мероприятие, посвященное дню матери....