Балачак кыңгыравы
методическая разработка (4 класс) по теме

Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна

4 класста  чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен кулланма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл balachak_kyngyravy.docx24.77 КБ

Предварительный просмотр:

«Балачак кыңгыравы”

4нче сыйныф укучыларының башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе.

А.Б. Бәйрәм бүген барлык мәктәптә,

Хис ташкыны дулый күкрәктә.

Укытучының моңсу карашлары

Озату сүзен яза йөрәккә

Укулар инде артта калды

Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.

Һәркем тоя үзен әзер итеп

Таулар, диңгезләрне кичәргә.

Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, ата-аналар, укучылар! Бүген

 сезнең өчен дә, безнең, өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген 4 сыйныф укучылары өчен башлангыч мәктәптә соңгы кыңгырау яңгыраячак.

Кадерле, балалар, әле кайчан гына сез мәктәпкә барырга әзерләнеп йөри идегез. Күлмәк, костюмнарыгызны әллә ничә тапкыр киеп карадыгыз.

        4 ел буе сез бергәләп белем баскычының иң авыр басмаларыннан күтәрелдегез. Укырга , язарга, санарга, дуслашырга,

мәктәп кагыйдәләре буенча яшәргә өйрәндегез.

      Кадерле, 4 нче сыйныф укучылары, бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Бер кызның кулында кыңгырау.

 Дуслар бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн.

Олы бәйрәм бүген бездә,

Зурлар инде һәммәбез.

Башлангыч белән хушлашабыз,

Бүген соңгы көнебез.

Кыз кыңгырау шалтырата укучылыр йөгереп керәләр

Уку елы тәмам булды,

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый,

Ничек сезгә сөйләргә.

Нигә бүген куанмаска,

Без бит инде зур үстек.

Башлангычны тәмамлап,

5нче класска күчтек.

Тик елыйсы килә ми нем,

Инде ни хәл итәсе.?-

Башлангычтан  - балачактан

Бер дә килми китәсе.

Гел карап торырбыз инде

Кечкенәләр ягына.

Нигә укытмыйлар икән,

Гел башлангычта гына.

Тик нишлисең яшең тулгач,

Тормыш бит шулай куша.

Балачакның бер баскычы

Безне үзенә дәшә.

 Мәктәп кырын атлап керүгә,

          Укытучы баса каршыңа.

           Ул, ямь  өстәп һәрбер көнеңә

           Яктылыкка илтә,яхшыга.

Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул балачак иле.

Юлларыбыз хәерле

Сәгатътә булсын иде.

Бик моңсу булса да бүген

Ярамый боегырга.

Дәвам итәрбез укуны

Шушы ук мәктәптә

Әгәр ничәү дисәгез?

Без класста җидәүбез.

Аерылмас дус булып

Тату булып үсәбез.

“ Әй, кара каш, кара күз” көенә

Безнең класс яхшы укый,

оешкан тату класс.\

Һәркайсына аерым туктап, мактап китмичә булмас.

Ходай бөтен сәләтне дә

Рәзинәгә өеп биргән.

Отличница да , җырчы да,

Биюче  дә бул, -дигән.

Рамазан кебек көчле, батыр

Яклаучылар булганда,

Безнең классны җиңә алмас

Бернинди дошманнар да.

Сөмбелебез бик күп яза,

Журналист булыр щле.

« Чулпан» премиясе алса,

Елдан ел баер әле

Инсаф чисталык ярата,

Кызлар кебек пөхтә ул.

Киемен дә, дәфтәрен дә

 аккуратно йөртә ул.

Рәмзиләбез чын артистка,

Любой рольгә керә ул.

Әбине дә, бәбине дә ,

бик тә килештерә ул.

Спорт өлкәсендә Илнур

 Берсен дә уздырмый ул.

Атларын да, футболын да,

Берсен дә калдырмый ул.

Гөлгенәбез барсына да    ,

Ничек вакыт җиткерә?

Мәктәп, мәчет, синтезатор-

Барсына да өлгерә..

Җитте хушлашу сәгате,

Сау бул, башлангычыбыз

Һәм мондагы бик кадерле,

Беренче укытучыбыз.

           Нурзилә Бариевна лаек

        Мактауның зурысына.

        Сабырлыгы,уңганлыгы

        Үрнәк булыр барсына.

           Беренчеләрдән булып киләсез сез

           Иң азактан кайтып китәсез.

           Барыбыз турында да кайгыртуы

           Җиңел түгелдер ул беләбез.

Саубуллашу бигрәк моңсу икән,

Бүгенгәчә аны белмәдек.

Шат яшәдек укытучыбыз,

Кырыс йөзегезне күрмәдек.

Баш иябез бүген сезнең алда,

Бурычлыбыз сезгә гомергә.

Өйрәттегез дус һәм тату булып,

Яшәгез!-дип шулай гел бергә.

Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген безнең укытучыбызга

Рәхмәт әйтәсе килә:

  • Безгә белем биргән өчен,
  • Кадерләп үстергән өчен,
  • Назлы карашыгыз өчен,
  • Дөрес тәрбиягез өчен,
  • Икенче әни булган өчен,
  • Барысы, барысы,барысы өчен,
  • Рәхмәт ,сезгә, укытучым.

Укытучым, йөрәк җылыгыз

Безне мәңге җылытачак.

Юлыгызга келәм итеп

Чәчәк җыям кочак-кочак.

Җыр:  “Сез иң гүзәл кеше икәнсез”

 Сабый күңеленә ачкыч таба белгән,гадел һәм искиткеч сабыр булган,балаларны намуслы, кешеләргә карата шәфкатьле,мәрхәмәтле булырга өйрәткән,һәрберебезгә белем алуга аңлы караш, үз көченә ышаныч уята алган,әлбәттә 1 нче укытучыларыбыз. Хәзер сүзне сезнең беренче укытучыгыз, мәктәбебезнең директоры Нурзилә Бариевнага бирәбез. Рәхим итегез!!!!

 Нурзилә апайга сүз бирелә.

Тиктормаслар,шаян , шуклар

Идегез сез барыгыз

Тиз арада үзегезне

Яратттыра алдыгыз.

Зур өметләр баглап озатам

Сезне бүген 5нче класска.

Туры килсен иде сезнең хакта

Мактау сүзе генә ишетергә.

Бер баскычка бүген күтәреләсез,

Алда әле юлның озыны.

Начар гадәтләргә иярмичә

Сезнең юлыгыз булсын турысы.

Акыллы, тәртипле булып

Үсәрсез дип ышанам.

Сөйкемле сөякләрем

Мин сезне бик яратам.

Таныклыклар, дипломнар тапшару

Сүзне котлау өчен әти-әниләргә бирәбез.

Әнкәй кулларына сыенып үстем,

Күңелемнең тоеп аклыгын.

Васыять итеп алдым юлларыма

Сабырлыгын аның сафлыгын.

Сез әти-әни өчен бар матурлардан матуррак,кыйммәтледән-кыйммәтрәк,үз җаннарыннан да газизрәк.Хәзер сүзне әти-әниләргә бирик әле. Рәхим итегез!

Таныклыклар, дипломнар тапшару

Җыр:   «Өйрәтәләр мәктәпләрдә»

Яңа класста гел яңача

Булыр инде фәннәр дә.

Төшендереп торыр безне

Илдәге уй гамьнәргә.

Яңача фикерләү белән

Иске чорларга карыйк.

Бабамнарның чын язмышын

Ач әле, безгә Тарих.

Спорт белән дуслашырбыз,

Көчле, таза булырга.

Бар фәнне алыштырабыз,

Булсын тик физкультура!

Химияне яратырбыз,

Хет бишенче чирек бир.

Физиканы да үз итәрбез,

Яхшы белгеч кенә бир

Каршы алыр яңа укытучы

Каршылар яңа дуслар.

Көмеш авазлы кыңгырау

Тәүге дәресне башлар.

“Хуш килдең!”, - дип торсын көн дә

Әткәм-әнкәмнең теле.

Саклап телне сакла безне

Туган тел мөгаллиме.

Яратабыз алгебраны

Ул акылга өйрәтә.

Һәм аны “Фәннәр патшасы”, -

Дип Гаусс дөрес әйтә.

“Безгә АЭС кирәкми!”-

Дип торганда һәр тараф.

География апа да

Булмастыр бит битараф

Укулар бик читен булыр,

Сабырлык бир, Ходаем.

Укытучылыр һәрвакыт

Булса иде мөлаем.

Соңгы тапкыр башлангычым

Сөйли безгә яшерен серен...

Ак юлларга безне дәшә

Апам  биргән тирән белем.        (бергә)

Белем, безгә нурын сибеп,

Ут кабызды теләкләрдә.

Дуслык хисе ялкынланып  (бергә)

Яна безнең йөрәкләрдә

        Укытучым (бергә)

        Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

Тик бер рәхмәт кенә җитәрме...

Һәрберегездән гафу үтенергә

Бурычлы без соңмы-иртәме.

Җыр “ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең хыяллар.

Алар шулай акка буялган

Ак болытлар –безнең хыяллар.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар – безнең балачак.

ВАЛЬС

  •  

  1. Ансамбль « Балачак бәхет иле»
  2. Сөмбел “ Бергә гомергә”
  3. Ансамбль « Дуслык учагы”
  4. Гөлгенә “ Гүзәл җирем”
  5. Рәмзилә “ Авылыма”
  6. “ Уйларымда мәктәп еллары”

Ашыгабыз һаман ашыгабыз

Ни көткәнен белми һичкем дә -

Сезнең юллар вакыт кулында гел,

Сезнең юллар язмыш иркендә.

Хәерле юл!

Хәерле юл, сезгә, укучылар!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бәхетле балачак" концерт программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...

Сугыш урлаган балачак

Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....

"Балачак иле"

Воспитательная программа для начальной школы...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.

"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе....

Мин - балачак иленнән

Р. Валиева иҗатына багышланган кичә...

Балачак кыңгыравы

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе...