Мин - балачак иленнән
методическая разработка (3 класс) на тему

Р. Валиева иҗатына багышланган кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_-_balachak_ilennn.doc23.5 КБ

Предварительный просмотр:

Мин – Балачак иленнән.

(Резеда Вәлиевага 80 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән әдәби музыкаль кичә)

Максат: Р. Валиева иҗаты белән таныштыру.

Җиһазлау: шагыйрәнең портреты, китапларыннан күргәзмә, диск “Кыңгырау чәчәк”, җырларына караокэ.

Кереш сүз. Шундый киң күңелле, искиткеч затлар була, аларның иң асыл сыйфаты – кешеләрне ярату. Мондый кешенең күңел кыллары да нәзберегрәк, ныграк тартылучан була. Ул үзе һәр күренешне нечкәләп кабул иткән кебек, башкаларның да хис-кичерешләрен сизгер тоемлый. Гадәттә, мондый шәхесләр табигатьтән, тирә-як биргән гүзәллектән тирән ләззәт алып кына калмыйлар, үзләре дә матурлык тудыралар.

     Шагыйрә Резеда Вәлиева да шундый шәхесләрнең берсе. Бүген без сезнең белән шагыйрәнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган “Мин – балачак иленнән “ дип аталган кичәгә җыелдык. Бу кичәдә сез Р, Вәлиеваның иҗаты белән танышырсыз, укучылар башкаруында аның шигырьләрен, әкиятләрен тыңларсыз, аның сүзләренә язылган җырлар ишетерсез.

1 алып баручы. Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 нчы елның 1 нче маенда Башкортстан АССРның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлап чыккач, ул утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли. Р. Вәлиева 1983 елдан Язучылар союзы члены.

2 алып баручы. Р. Вәлиева - нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турынла язган беренче шигъри тәҗрибәләре республика көндәлек матбугатында илленче еллардан күренә башлый, тәүге җыентыгы (“Минем дусларым”) 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1962-1983 еллар арасында шагыйрәнең тагын 15 җыентыгы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, аның иҗади уңышлары патриотик, героик темаларны чагылдырган поэмаларында, табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачык күренә.

1 алып баручы. Үзенең формасы белән фольклор формалары, бигрәк тә такмакка якын кыска һәм гади, шул ук вакытта күңелгә үтеп керә алырлык образларны үзәккә куйган шигырьләре белән Резеда Вәлиева балалар арасында бик тиз таныла. Аның “такмаклары” теле ачылган сабыйларга да, шаян-шук малайларга да, өлкәннәргә дә аңлаешлы. ( “Сәгать һәм мин”. “Телевизор карый Барый”, “Көяз кызый Гөлгенә”, “Бөтен класс егылып көлә”, “Ярый әле төш кенә” шигырьләре, “Кәләпүшем-калфагым” (Л. Батыр-Болгари көе) җыры)

2 алып баручы. Р. Вәлиева – шигырьләре белән балалар җанына үтеп кергән шагыйрә. Әдибә теләсә нинди вакыйгага җан өреп, шигъри аһәң сала белә. Нәни укучы кабул итәрлнк чынбарлыкны сәнгатьчә бизәп, туган илгә, туган телгә, анага карата хөрмәт һәм мәхәббәт кебек тирән хисләрне гәүдәләндерә. ( “Туган илкәй”, “Әнием – иң газиз кешем”, “И газиз туган телем” шигырьләре. “Сайра, моңлы сандугач” ( Л Батыр-Болгари көе) җыры башкарыла).

1 алып баручы. Табигать – гаҗәеп серле дөнья.. аның гүзәллеге, камиллеге кемнәрне генә сокландырмый икән дә, кемнәрне генә кулына каләм алырга мәҗбүр итми икән... “ Су буйларына төшсәм, урманнарга чыксам, мәһабәт имәннәргә, сылу каен кызларына, аллы-гөлле чәчәкләргә беркайчан да тыныч кына карый алмадым. Шушы иләслек, хыялыйлык табигатьне, тормышны, кечкенә дусларымны ярату шигърият дөньясына әйдәгәндер дә инде үземне, - дип яза Р. Вәлиева. (“Урманда”, “Умырзая” шигырьләре, “Яңгыр, яу” җыры)

2 алып баручы. Табигать һәм Кеше һәрчак гармониядә яшәсен өчен, берсе икенчесен күз карасыдай сакларга тиеш. Шагыйрә моны истә тотып, нәниләрдә кечкенәдән экологик сизгерлек тәрбияләргә омтыла. “Япь- яшь кенә бөдрә ап-ак каен”, “Яшә, кояш”, “Каен елый”, “Табигать баласына” шигырьләре шундыйлар. (шигырьләр сөйләнелә, “Сайра син, тынма гына” җыры җырлана)

1 алып баручы. Шигырьләр, поэмалар, хикәяләр, әкиятләр, повестьлар...Һәр жанрны да якын итә ул. Р. Вәлиеваның хикәя һәм әкиятләре туган як табигатен сакларга, ипекәйне кадерләргә, ата-анага ихтирамлы,мәрхәмәтле булырга, дуслык кадерен белергә өйрәтә; ялкаулардан, мактанчык һәм тәккәберләрдән көлә, чын кешеләр булып үсәргә чакыра. Хәзер Р. Вәлиеваның бер әкиятен тыңлап үтәрбез.

2 алып баручы. Шагыйрә шулай ук патриотик тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирә. Аның “Якты яр” повесте, Муса Җәлилгә багышлап язылган поэмалары, “Җиңү бәйрәме, мәктәп, ишегалды һәм безнең укытучыбыз”, “Өзелгән моң”, “Куылган кайгы” хикәяләре, күп санлы шигырьләре  сугыш еллары, ятим балалар, тол хатыннар тормышы, сугыш геройлары белән таныштыра. Хәзер Җиңү бәйрәменә багышлап язылган шигырьләрне тыңлап үтәрбез.(“9 Май бүген,” “Моңсу бәйрәм”, “Аналар теләге” шигырьләре)

1 алып баручы. Р. Вәлиева – тәрҗемә өлкәсендә актив эшләүче автор да. Татар укучылары Н. Верзилинның “По следам Робинзона”. Н. Поповның “Юность Андрея”, А. Бартоның”Наш праздник”, С Михалковның “Мы сприятелем” китапларын Р. Вәлиева тәрҗемәсендә укый алалар.

2 алып баручы. Шагыйрәне халыкка киң таныткан бер өлкә - ул , әлбәттә, җыр. Ике йөздән артык көй язылган аның сүзләренә, аларны балалар да, өлкәннәр дә яратып тыңлыйлар, җырлыйлар. Бүгенге кичәдә яңгыраган җырлар барысы да Р. Вәлиева сүзләренә иҗат ителгән.

Йомгаклау. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Р. Вәлиева кешеләрне ярату һәм яраттыру сәнгатен камил белгән бәхетле шәхес. Бүгенге кичәбезне “Бәхетлеме син?” – дип сорыйсыз сез...”шигыре белән тәмамлыйсы килә:

     “Бәхетлеме син?”- дип сорыйсыз сез,

       Ничек аңлыйсың бит бәхетне,

       Мин бәхетле, халкым якын иткән

       Җыр-моңнарым белән бәхетле.

       Бәхет диеп саныйм мин тагын да

       Иртәләрен, кичен янымда,

       Яшьлек дәртен саклап җаннарымда,

       Сөеп багар күзләр барында.

       Бәхетлемен “Рәхмәт” сүзе алсам,

       Күңелләргә шәфкать нуры салсам,

       Нәни генә бер игелек кылсам,

       Ваклыклардан өстен кала алсам.

       Мин бәхетле, чөнки бу дөньяда

       Алтын-көмеш коймый бәхетне.

       Мин бу җирдә саф хисләрем белән,

       Якты рухым белән бәхетле.

       Мин тик шулай аңлыйм бәхетне.

       Мин бәхетле, дуслар, бәхетле.

Иске Өҗем урта мәктәбе

Мин- Балачак иленнән.

Резеда Вәлиева иҗатына багышланган кичә.

                                                 Шәрифҗанова Р. В.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бәхетле балачак" концерт программасы

Башлангыч сыйныфлар өчен концерт программасы...

Сугыш урлаган балачак

Авыр булды безнең балачак таЯшьлекләр дә җиңел булмады.Без бит сугыш чоры балалары- Бәхетебезне сугыш урлады....

Балачак кыңгыравы

4 класста  чыгарылыш кичәсе үткәрү өчен кулланма...

"Балачак иле"

Воспитательная программа для начальной школы...

Башлангыч сыйныф укучылары белән сыйныфтан тыш эшләү өчен “Урланган балачак” темасына проект эше.

Проект эше мәктәптә укытучы җитәкчелегендә эшләнә торган мөстәкыйль иҗади эш.Эшнең нигезе- тикшеренү эше.Башлангыч сыйныф укучылары өчен  шактый күп көч таләп итә торган хезмәт.Проектның максаты:...

Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак.

"Сезнең белән үткән балачак – күңелләрдә мәңге калачак" дип аталган 4нче класс укучыларның чыгарылыш кичәсе....

Балачак кыңгыравы

Башлангыч мәктәп белән саубуллашу кичәсе...